Татар әдәбияты дәресләрендә күпмәдәниятле тәрбия бирү
статья

Зарипова Алинә Әнис кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары өчен әзерләнгән чыгыш

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар  әдәбияты дәресләрендә күпмәдәниятле тәрбия бирү

Зарипова Алинә Әнис кызы, II категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Күпмәдәниятле  тәрбия бирү – бүгенге мәгарифнең башка халыкларның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешләрен үзләштерергә ярдәм итүче, башка милләт кешеләренә карата ихтирам  тәрбияләүче мөһим бер бүлеге. Күпмилләтле җәмгыятьтә яшәп тә, үз телебезне, мәдәниятыбызны саклап калу һәрберебезнең изге бурычы.

Бүгенге көндә безнең туган телебез – татар теле тирәсендә  бәхәсләр  куера. Татар милләтеннән булган кешеләрнең дә татар теленең кемгә, нәрсәгә кирәге бар, диюе бигрәк тә күңелгә авыр. Шуңа күрә бүгенге көндә татар теле укытучылары телебезнең кирәклеген төшендерә белергә, аның матурлыгын аңлата белергә тиеш, дип саныйм. Шул максаттан, үземнең эш тәҗрибәм белән дә уртаклашасым килә. Мин рус төркемнәрендә дә, татар төркемнәрендә дә эшлим. Яңа укучыларым белән танышкан вакытта, ягъни кереш дәресләрдә үк, кыска, ләкин мәгънәле шигырьләр аша телебезгә карата кызыксыну уятырга тырышам:

Культура каждого народа

Жемчужина добра.

Татарский ласковый язык

Всем выучить пора.

Взрослый ты или ребёнок

Ты должен понимать:

Раз в Татарстане живёшь

Татарский надо знать.

Туган оясыннан аерылган кош

Кайтарына мәңге юл тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

Тату булу һәрчак кирәк икән

Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә.

Башка телләрне дә белү кирәк

Үз телеңне яхшы белсәң дә.

Укучылар  белән бергәләп төрле телләрне өйрәнү, аларның ни өчен кирәк булуы турында әңгәмә корабыз. Шул беренче дәрестә үк балалар шигырьләрдәге фикерләрнең дөреслегенә инаналар.

Шуны ассызыклап үтәргә кирәк: күпмәдәниятлы тәрбия бирүнең  нигезендә әхлак тәрбиясе ята. Әгәр кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә – ягындагылары да бәхетсез була. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш,” – дигән. Ә татар теле тел һәм әдәбияты дәресләре балада әхлак тәҗрибәсе булдыру өчен иң туры юл, дип саныйм мин. Иң беренче чиратта балада үз милләтенә, аның гореф – гадәтләренә, тарихына,  тел, сөйләм үзенчәлекләренә карата кызыксыну, хөрмәт уятырга кирәк.  Бу эш, башлыча, әдәби әсәрләрне һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен  өйрәнү – анализлау барышында алып барыла. Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү дәресләрендә төрле жанрдагы фольклор әсәрләре белән, аларның рус телендәге вариантлары белән танышабыз, уртак һәм аермалы якларын, аларда әйтелгән төп фикерне билгелибез. Төрле әсәрләрнең фольклор белән бәйләнешне ачыклыйбыз. Моңа мисал итеп Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек»  әсәрен  китерә алабыз. Повестьны өйрәнү барышында без халкыбызның тормышы, милли йолалары һәм гореф – гадәтләре, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр белән танышабыз. Геройларының милли фикерләвен төрләндерү максатыннан, автор персонажларның сөйләмен мәкальләр, әйтемнәр, халык телендә кулланылучы җор сүзләр белән баета. Туган ягыбыз, туган халкыбыз турындагы бу әсәр укытучының сөйләмен тагын да җанландыра, телне өйрәнүгә кызыксыну уята һәм күпмәдәниятлы шәхес тәрбияләүдә зур роль уйный. Чөнки без күпмилләтле илдә яшибез һәм бу җирдә туган, яшәгән һәр кешенең бәхетле булырга хакы бар.

Тел һәм әдәбият дәресләрен төрле фәннәр, шул исәптән сәнгатьнең төрле тармаклары белән  интегральләштереп укыту да зур әһәмияткә ия. Белгәнебезчә, әдәбият халыкларны дуслаштыра. Шуңа күрә әдәбият дәресләрендә башка халыкларның әдәбияты, мәдәнияты турында да сөйләшәбез. Мәшһүр шагыйребез Тукайның кайбер шигырьләре Пушкинга ияреп язылганлыгын, Пушкиннан тәрҗемә ителгәнлеген ачыклыйбыз. Танылган язучы Фәнис Яруллинның биографиясен өйрәнгәндә исә Николай Островский турында да әйтеп китмичә булмый. Шулай ук көчле рухлы  рәссам Гакыйль Сәгыйровның да иҗаты игътибарга лаек.

Күренекле татар язучылары Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еникилар Башкортстанда туып үскәннәр. Шуңа күрә  аларның әсәрләрендә бу якларның гүзәл табигате,  башкорт халкының тормыш – көнкүреше ачык чагыла.Боларга мисал итеп Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” , Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” повестьларын, “Матурлык” хикәяләрен  китерергә була. “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә образлар системасы бик бай. Шул образларның иң әһәмиятлесе – Акъәби һәм васыять образлары. Нәкъ менә шушы образларга мөнәсәбәтләре аша башка образларның да ни дәрәҗәдә әхлакый сыйфатларга ия булуы ачыклана. Әмирхан Еники алар аша халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карау кирәклеге мәсьәләсен күтәрә, рухи бушлыкны, әхлакый мәдәни мирастан читләшүне тәнкыйтьли.

Шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше, бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтүдә Ә.Еникиның “Матурлык” әсәре зур әһәмияткә ия. Әсәрдә Бәдретдиннең күңел матурлыгы да, гаиләдәге, шәкертләр арасындагы  мөнәсәбәтләрнең матурлыгы да, бала һәм ана арасындагы мәхәббәт матурлыгы та бөтен тулылыгы белән сурәтләнгән. Мондый темалардан  соң үткәрелгән әңгәмәләрнең тәрбияви әһәмияте аеруча зур, дип саныйм. Укучылар матурлык сүзенең башка мәгънәләрен дә күрә башлыйлар, ә бу алар яшендә бигрәк тә мөһим.

Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең “Татар теле” шигыре бу ике милләт арасындагы эчкерсез дуслыкның ачык мисалы булып тора.

Күпмәдәниятле тәрбия бирү ягыннан әһәмияткә ия булган тагын бер әсәрне әйтеп китми мөмкин түгел. Бу Миргазыян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте. Тумышы белән төрле милләт вәкилләреннән булган өч егет: Сәйрин Сәләхов, Максим Майнагашев һәм Марсель Ялчинскийларны уртак хис – туган илгә мәхәббәт, тугрылык хисе берләштерә. Аларның дуслыгы, тиңдәшсез батырлыгы укучыларны тормыш, кешеләр белән, шул исәптән башка милләт кешеләре белән үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга мәҗбүр итә.

Татар әдәбияты дәресләрендә милли бәйрәмнәребезне өйрәнүгә дә зур әһәмият бирелә. Шуларның берсе “Нәүрүз” бәйрәме. Укучылар бу бәйрәмнең барлык төрки халыклар өчен дә уртак бәйрәм булуы, һәр милләтнең аны үзенчә үткәрүе турында мәгълүмат алалар. Шулай ук татар халкының бу бәйрәмне ничек үткәрүе турында да сүз алып барыла. Башка халыкларның язгы бәйрәмнәренә дә күзәтү ясыйбыз. Рус халкының «Масленица» бәйрәме дә «Нәүрүз» бәйрәме белән охшаш. Алар кышны озату, язны каршылау буларак билгеләп үтелә. Кешеләр, нинди милләт вәкилләре булуына карамастан, язгы кыр эшләре алдыннан бергәләп бәйрәм иткәннәр. Бу бәйрәмнәр, бераз үзгәртелеп булса да, бүген дә бәйрәм ителә. Әлеге чараларда төрле милләт вәкилләре катнаша. Бу шулай ук  милләтләр арасындагы дуслыкка,  бердәмлеккә бер дәлил булып тора.

Төрле фәннәрне интегральләштерү ярдәмендә рус төркемнәрендә укучы балаларда да телебезгә, туган җиребезгә, анда яшәүче халыкларга карата хөрмәт тәрбияләргә тырышам. Аерым шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнү барышында, аларның сүзләренә иҗат ителгән җырлар, кайбер әсәрләренә багышланган иллюстрацияләр белән танышабыз. Төрле темаларны үткәндә дә башка фәннәргә мөрәҗәгать итәбез. Мәсәлән «Музейларга барабыз» темасын Салих Сәйдәшев, Габдулла Тукай музеена, Милли музейга багышлангән презентация ярдәмендә үзләштерәбез. Анда музейларның кайбер экспонатлары турында мәгълүмат бирелә.

Әлбәттә, мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Без, укытучылар, һәрбер әсәрне, текстны укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе, күпмәдәниятлы тәрбия бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга тиеш. Шул вакытта гына без өлкән буынга лаеклы алмаш тәрбияли алырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү

Әдәбият дәресләрендә укучыларның әхлагы тәрбияләнә.  Һәрбер сыйныфта укучы халык авыз иҗаты әсәрләрен, язучыларның әсәрләрен өйрәнеп, үзендә  тормышта кирәкле сыйфатларны булдыра....

"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнары"

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә нинди уен алымнарын кулланып була...