Гариф Ахуновка багышланган мастер класс
статья

Фазылзянова Разиля Рифатовна

Гариф Ахунов иҗатын өйрәнүгә багышланган мастер класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл garif_ahunov_hzin_echend_hzin.docx18.53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Бертуган Максудилар исемендәге Биектау бишенче номерлы гомуми урта белем мәктәбе"

Фазылҗанова Рәзилә Рифат кызы, башлангыч класслар укытучысы

Хәзинә эчендә - хәзинә.

       Ватан, Туган тел, туган җир...

       Бу төшенчәләр әти-әни кебек үк якын һәм кадерле. Тыныч тормышта без үз туган җиребезнең кочагында иркәләнеп үсәбез һәм ул безнең яшәешебезнең бер өлеше булуы турында уйланмыйбыз да.

        Татар әдәбияты, теле – халкыбыз рухы өчен зур бер галактика. Ә шул галактикадагы Тукай, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев һ.б. иң якты йолдызлардан. Инде менә шул кабатланмас язучыларыбызны, сәнгать әһелләребезне үз күңеленә, рухына җыеп, татар халкына юмарт рәвештә өләшеп бирер мәсләктә йөрәген яндырган бөек бер каләм иясе, шәхес, җор телле, гел көләч була белгән Гариф Ахунов та шундый йолдызларның берсе.

     Кем соң ул Гариф Ахунов? Әдип – хикәяләр, повесть, пьеса, шигырь, романнар иясе, шул әсәрләре белән халыкларның чәчен чәчкә бәйләгән асыл зат. Татар әдәбиятында милләтебезнең бай тарихын чагылдырган язучылар бик күп. Мине талантлы әдип, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең барысын да үз иткән, алар турында эчкерсез кайгыртып яшәгән, әдәбият дөньясында күпләргә ихлас күңелдән зур ярдәм күрсәткән, яшь язучыларның шактыен кулларыннан җитәкләп әдәби-иҗат мәйданына алып килгән, киң күңелле, олы йөрәкле, көләч йөзле, шаян сүзле, җор күңелле һәм бер үк вакытта гадилек һәм бөеклеккә ия шәхес Гариф Ахунов иҗаты үзенә җәлеп итте.

     Лотфулла Дияров – “Хәзинә” романының үзәк герое. Ул гомеренең дүрт дистәдән артык өлешен нефть өлкәсенә багышлаган, бораулау мастеры булып эшләгән. Атаклы останың даны ил буенча таралган, олыгайган көнендә аны туган ягы Кәлимәткә эшкә чакыралар. Нык куллы, егәрле һәм үз эшенең остасы булган шәхесләр Кәлимәткә бик кирәк булган чор була бу. “Кечерәк буйлы, мыеклы, тыгыз һәм нык гәүдәле Дияровтан нарат сагызы кебек көчле рух, ышаныч аңкып тора, һәм ул урамның урта бер җиреннән хуҗаларча нык басып узган чакта, гүя, аяк астындагы җирнең чыдамлыгын сыный кебек иде. Дияровның гәүдә тотышында гына түгел, сөйләгән сүзендә дә ныклык бар. Күп сөйләми ул, ләкин бер әйтсә, берәгәйле итеп әйтә”, – дип сурәтли аның портретын Г.Ахунов. Күренгәнчә, автор Лотфулла Дияровтан бөркелеп торган эчке ныклыкка басым ясый. Ә бу сыйфат аңа үз эшен намус белән башкару, илгә-халыкка хезмәт итүе белән бәйле иңгән. Халкына хезмәтенең кирәклеген тойган Дияров беркайчан да үзенең тормыш принципларыннан читләшмәгән, намусы кушканча яшәгән. Нәкъ менә шуңа күрә дә аның җаны тыныч, рухы нык. Автор аның иң беренче чиратта ил мәнфәгатен кайгыртуына һәрдаим басым ясап тора.

      Белгәнебезчә, татар әдәбиятының үзәгендә борын-борыннан ук кеше торган. Бу традиция Г.Ахунов иҗатында да дәвам иттерелә, чөнки язучы үзәккә нефть түгел, ә үзәкләштерелгән кеше образын куя. Димәк, әсәрнең нигезендә халык турында кайгырту ята һәм шуның белән аның гуманистик әсәр булуы исбатлана. Шулай ук романда борынгы чор әдәбиятыннан ук килгән традицияләр: әхлаклылык, гаделлек, намуслык, хезмәт сөю дәвам иттерелә.

       Гариф Ахунов татар әдәбиятында лаеклы үз урынын күптән раслады. Аның әсәрләре бүтән тарафларга, урыс теле ярдәмендә бүтән илләргә, бүтән телләргә барып җитте. Татар халкы хакында, татарның рухи халәте хакында дөнья алдында үз сүзен әйтте. Татарның күренекле шәхесе, классик язучысы Гариф Ахуновның иҗатын, татар әдәбияты хәзинәсенең матур бер үрнәге итеп, әле бик күп буыннар яратып укыр һәм кадерләп саклар.

Искәрмәләр:

1. Г.Ахунов. Әсәрләр, I том. Хәзинә. Хуҗалар. Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1881. – Б.7.

2. Күрс. хезм. – Б.17.

 3. Г.Ахунова: Истәлекләр / Төз. Ш.Г.Максудова, Н.Г.Ахунова. –Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – Б.38.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе .

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и  и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе ....