Татар теле буенча ачык дәрес. "Иҗек һәм басым" 5 нче сыйныф
план-конспект урока (5 класс)
В татарском языке ударение обычно падает на последний слог: кеше́ – «человек», тиме́р – «железо», ала́ – «берет». При присоединении к корню аффикса (окончания) ударение переходит на аффикс, т. е. опять на последний слог: кешелə́р «люди», кешелэр-ебе́з «наши люди», кеше-ләребезгə́ «нашим людям».
Знать понятие «слог», принципы деления слова на слоги. Уметь делить слова на слоги, определять количество слогов в словах.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 18.06 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле буенча ачык дәрес, 5 нче сыйныф
Тема:Иҗек һәм басым.
Максат: Иҗек һәм басым төшенчәләрен актуальләштерү, ачык һәм ябык иҗекләр турында белешмә бирү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес тибы; Яңа материал үзләштерү
Җиһазлау: Дәреслек, “Туган як- кадерле төбәк”, “Туган ягым- яшел бишек” дигән сүзләр язылган плакатлар, Туган як турында язылган китаплардан күргәзмә.
Дәрес барышы.
#1052;отивлаштыру- ориентлашу
1. а) Уңай психологик халәт тудыру;
б) белемнәрне тигезләү.
-Укытучы: Укучылар ,без сезнең белән узган дәрестә “Тартык авазлар таблицасы”н өйрәндек. Әйдәгез әле, нәрсәләр исегездә калды тикшереп китик әле.
Тартык авазлар таблицасы төзеп күрсәтелә.
- Тартыклар таблицасын төзү нигә кирәк? (мондый таблица ярдәмендә тартык авазлар турында белгәннәрне гомумиләштерергә һәм системага салырга мөмкинлек туа)
2. Өй эшләрен тикшерү
#1071;ңа теманы аңлату.
Укытучы. Укучылар әйтегез әле, сүзләр нәрсәләрдән тора? (сүзләр иҗекләрдән тора)
Дөрес, димәк иҗек - әйтелешнең иң кечкенә кисәге, һәр иҗек бер сузык авазга нигезләнә.Иҗекләр ике төркемгә бүленәләр. Сузык аваздан гына торган яки сузык авазга тәмамланган иҗекләр – ачык иҗекләр дип, ә тартыкка тәмамланганнары ябык иҗекләр дип йөртеләләр.Ә хәзер әйдәгез, дәреслектәге 19 нчы биремне карыйк.
Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүләргә, басымны билгеләргә. Дәрескә УМ куярга.
Көтелгән җавап: Ты-ры-ша, дус, ал-маш-лык, кул-баш, о-я, И-дел.
Укучылар, димәк, без бүген иҗек һәм басым турында сөйләшербез.
Дәфтәргә тема языла.
#1041;елемнәрне ныгыту.
нче күнегү. Бирелгән җөмләнең сүзләрен иҗекләргә бүлеп язарга. Иҗек булсын өчен кирәкле булган шартны әйтергә.
Китә башлады инде бездән кошлар. (Г.Тукай)
Җавап: Ки-тә баш-ла-ды ин-де без-дән кош-лар. Иҗек булсын өчен, сузык аваз булырга тиеш.
*Физкультминут.
нче күнегү.Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлеп, аның нинди авазга бетүен күрсәтергә.
Җавап: О-я-ла, ки-лә, күр-мим, сар-гай. Беренче 2 сүздә иҗекләр -сузык авазга, икенче төркемдәге 2 сүздә тартык авазга тәмамланалар. Шуннан чыгып иҗекләрне ике төркемгә : ябык һәм ачык иҗекләргә бүләбез.
3. 145 нче күнегү. Сүзләрне юлдан-юлга күчерерлек итеп, иҗекләргә таркатырга. Сүзләрнең барысын да юлдан-юлга күчереп буламы? Булмаган сүзләрнең асларына сызарга.
Җавап: Аң,ыша-ныч; умар-та-чылык, умарта-чылык, умартачы-лык; иләк,егет, дус , ант.
#1049;омгаклау.
Карточкалар белән эш
Яратыгыз, киткәннәр, нәрсә, кайта, авылдашлар, ишеткәнчә, көткәнсездер,соңлама, әнә,язамы. #1048;җекләргә таркатырга. #1057;үз басымын билгеләргә (бергәләп тикшерү) |
Укучылар. димәк без бүген иҗек һәм басымны карадык.Сезнең нәрсәләр исегездә калды?
-Без иҗек дип нәрсәгә әйтәбез?
-Иҗекләрнең нинди төрләре бар?
-Сүз басымы дип нәрсәгә әйтәләр?
-Татар телендә басым гадәттә, кайсы иҗеккә төшә?
V. Укучыларга билгеләр кую.
VI. Өй эше.
А)147 нче күнегү.
Б)148 нче күнегү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
6 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.Татар теленнән эш программасы белем бирү учреждениесенең фә...
9 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)2. “Мәгариф турында” Татарстан Рес...
![](/sites/default/files/pictures/2016/10/11/picture-829539-1476213026.jpg)
11 нче сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы
11 нче сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы...
![](/sites/default/files/pictures/2016/07/01/picture-800707-1467393393.jpg)
4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары
4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....