Саннар. Тәртип саны
методическая разработка (6 класс)
Максат:1) тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны сөйләмнәрендә файдалана белү күнекмәләренә ирешү;
2)саннарны дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
3)Укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.
Җиһазлау: чәчәкләр, компьютер, алма
Дәрес төре: Яңа материалны аңлату.
Үткәрү формалары: Фронталь, индивидуаль, парлы.
Укыту методлары: Дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, күрсәтмә әсбаплардан файдалану, аңлату.
Укыту алымнары: Сорау – җавап, уен , язмача эшләү, тәрҗемә эше.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 21.14 КБ |
![]() | 1.05 МБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Саннар. Тәртип саны
Максат:1) тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны сөйләмнәрендә файдалана белү күнекмәләренә ирешү;
2)саннарны дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
3)Укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.
Җиһазлау: чәчәкләр, компьютер, алма
Дәрес төре: Яңа материалны аңлату.
Үткәрү формалары: Фронталь, индивидуаль, парлы.
Укыту методлары: Дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, күрсәтмә әсбаплардан файдалану, аңлату.
Укыту алымнары: Сорау – җавап, уен , язмача эшләү, тәрҗемә эше.
Дәрес барышы:
I Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.
1)Исәнләшү.
- Исәнмез,укучылар!
- Исәнмесез!
2) Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү.
- Хәерле көн, балалар!
-Хәерле көн!
- Кәефләрегез ничек?
- җавап бирәләр.
II.Белемнәрне тигезләү
1) Өй эшен тикшерү. 8 нче күнегү, 14 б.
2) – Укучылар, әйдәгез татар телендә генә булган авазларны санап үтик әле. (Ә,Ү,Ө,Ң,Җ,Һ,W)
(Бу авазлар кергән сүзләрне укучылар берәм-берәм әйтәләр, аннары укытучы артыннан хор белән кабатлыйлар)
3) Аудирование. “Кул чабу” уены үткәрү.(Ү авазы буенча)
- Мин сүзләр әйтәм. Ә сез әгәр дә ү авазын ишетсәгез, кул чабарга тиеш буласыз..(Үрдәк, урындык, кул, күл, дүрт, күз, курчак, бүлмә, рәсем, түшәм, күлмәк, акбур).
III.Уку мәсьәләсен кую.
- Укучылар, тактада чәчәкләр. Минем сорауларга җавап бирсәгез, бүгенге дәреснең темасын белербез. Ничә чәчәк бар? Ничә зур чәчәк бар? Ничә кечкенә чәчәк бар? Ничә кызыл чәчәк бар? Ничә зәңгәр чәчәк бар?
- Сез минем сорауларга җавапны каян белдегез? /Тактадагы чәчәкләрне нишләтеп карадыгыз? (Санап). /Без чәчәкләрне нәрсәләр ярдәмендә санадык? (Саннар ярдәмендә)
- Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Саннар турында). Әйе, укучылар, бүген без саннар турында сөйләшербез.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
- – Укучылар, ә тугыз чәчәк ул азмы, күпме? (Күп). Күп булгач, ни өчен без “тугыз чәчәкләр” димибез? Ике чәчәкләр, биш чәчәкләр димибез? (Татарча алай сөйләшмиләр, матур түгел, озын була һ.б).
- Әйе, укучылар, димәк, татар телендә саннар янында килгән сүзләр берлек санда гына була. Рус телендә “девять цветов” дигәндә, “цветов” дип күп итеп әйтсәк тә, татарча тугыз чәчәк дип кенә әйтәбез. (Кагыйдәне укыту. 2 нче күнегү, 14 б.).
2. 1 нче күнегү, 14 бит. Саналмышны уку. Төшеп калган сүзләрне кую.
- Нинди сүзләр төшеп калган? (Дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз). Алар нәрсәләр?
- Укучылар, бу считалка. Татарчасы – саналмыш. Кабатлыйк әле: саналмыш. Әйдәгез, хәзер саналмышны бергәләп укыйбыз. (Бергәләп уку)
- Кемнең исендә калды? Такта янына чыгып, саналмыш ярдәмендә иптәшләрне саныйк әле. (Берничә укучы саналмышны яттан сөйли).
3. – Укучылар, ә безнең сыйныфта ничә кыз, ничә малай бар икән? Санап карыйк әле. Такта янына кызлар гына чыксын, ә малайлар санасын. – Бер, ике, өч, дүрт.
- Сыйныфта ничә кыз бар? (4) Без аларны нәрсәләр ярдәмендә санадык? (Саннар ярдәмендә).
- Ә хәзер, малайлар, такта янына чыгыгыз да физкультура дәресендәге кебек буй буенча тезелегез. Без сезне саныйбыз. (1, 2...11).
- Ә сез физкультура дәресендә ничек саныйсыз. Малайлар, “На первый, второй, расчитайся!”. Ә татарча ничек санарсыз икән? (Беренче, икенче, ...унберенче).
- Ә бу саннарга нинди сорау куярсыз? (Ничәнче? соравын куябыз) Ничәнче? соравы русча ничек була? (-Который?)
4. 4 нче күнегү, 15 б. – Нинди саннар төшеп калган, шуларны куеп күчереп языгыз. (Берничә укучыдан укыту).
- Ә кем саннарны дәвам итә ала?
5. Ял минуты.
Бер, ике, өч – балалар,
Шулай канат кагалар.
Бер, ике, өч – атлагыз,
Әйдәгез, сынатмагыз.
6. 5 нче күнегү. Биремен укыту.
- Рәсемне карагыз. Сез анда нәрсә күрәсез? (Куян, Бүре, Төлке)
- Алар нинди ярышта катнашканнар? (Йөгереш)
- Алар ничек киенгәннәр? (Җиңелчә, спорт киеменнән)
- Куян ул нинди? (Ловкий - Җитез, тиз)
- Бүре нинди? (Көчле, усал)
- Төлке нинди? (Хәйләкәр)
- Ә хәзер саннар кулланып, җөмләләр төзибез.
7. 6 нчы күнегү, 16 б. Парларда эшләү. (Дәрестә әзрәк катнашкан укучылардан эшләтү)
8. Слайд. 1) - Ә хәзер тәрҗемә итегез: беренче сыйныф, өченче чәчәк, алтынчы дәрес, бишенче дәфтәр, унынчы өстәл.
2) - Ә хәзер тәрҗемә итегез: пятый дом, седьмая книга, пятой ученик, десятая школа, второй цветок
9. 6н, к3, т10, әй1, 100ек, 1лек, 100ә
10. Тактада эш – баганалап эш. ун – ынчы
биш – енче
алты – нчы
ике – нче
(Вакыт калса язмача)Бу саннар нинди сорауга җавап бирә?(Ничә?) (Бу саннарны ничәнче ?соравына җавап бирерлек итеп үзгәртик)(Дөрес җавап бирдекме икән? Тикшереп карыйк әле)
V. Рефлексия.
- Укучылар, дәрестә нәрсәләр белдек?
- Дәрестә сезгә нәрсә ошады?
- Дәрестә без нәрсәләр эшләдек? (Укыдык, яздык, санадык, саналмыш өйрәндек)
- Саналмышны бергәләп искә төшерик әле.
- Укучылар, мин сезгә көз бүләге – алмалар алып килдем. Әйдәгез, сез дә миңа булышыгыз, бергәләп саныйк. (Кәрҗин).
2. Өй эше: 7 нче күнегү, 16 б.
3. Билгеләр кую.
- Укучылар, кем бүгенге дәрестә үзенә 5 билгесе куяр иде? (4,3?)
- Дәрес тәмам.Сау-сәламәт булыгыз.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Ничәнче? -Который?
беренче сыйныф өченче чәчәк алтынчы дәрес бишенче дәфтәр унынчы өстәл
пятый дом седьмая книга пятой ученик десятая школа второй цветок
6 Н
К 3
Т 10
ӘЙ 1
100 ЕК
1 ЛЕК
100 Ә
ун – биш – алты – ике –
унынчы бишенче алтынчы икенчы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рациональ саннар белән гамәлләр
Рациональ саннар белән гамәлләр темасына презентация...

Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф рус төркеме өчен "Тәртип саны"
Тема: Саннар илендә. Тәртип саны.(Сингапур проекты буенча 4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)Максат: 1)тәртип саны төшенчәсен бирү һәм саннарны сөйләмдә дөрес куллана белергә...

Микъдар һәм тәртип саннары
5 классларның рус төркемендә уен элементларын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәрмәсе...

Вписанные и описанные многогранники. Задачи на многогранники, цилиндр, конус и шар
Задания направлены на повторение теории на вписанные и описанные многогранники, на совершенствование уме...