Микъдар һәм тәртип саннары
план-конспект урока (5 класс)
5 классларның рус төркемендә уен элементларын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәрмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
galieva_zsh_dres_eshkrtmse_5_kl_1.docx | 98.87 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәреснең темасы: Микъдар һәм тәртип саннары.
Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәнү (яңа теманы беренчел үзләштерү дәресе)
Дәреснең төзелеше:
I. Оештыру өлеше.
II. Дәрескә максат бурычлар кую. уку эшчәнлеген мативлаштыру.
III. Белемнәрне актуальләштерү.
IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
VI. Яңа белемнәрне ныгыту.
VII.Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
VIII. Рефлексия.
Әлеге дәрестә укытуның традицион методлар һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым (информацион, үстерелешле, коммуникатив, сингапур)
Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.
Дәрескә түбәндәге максатларны куйдым:
Максат. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру, аларны сөйләм шартларына туры килгән ситуацияләрдә дөрес куллану.
Бурычлар:
- тема буенча яңа грамматик күнекмәләрне формалаштыру,
- иҗади активлыкларын үстерү;
- танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;
- аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
- коллективта хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү;
Тәрбияви максат:
- әңгәмәдәшеңә ихтирам тәрбияләү;
- укучыларда бер-береңне хөрмәт итү хисен тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
- предмет буенча: Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру, аларны сөйләм шартларына туры килгән ситуацияләрдә дөрес куллану.
- Танып – белү УУГ: фикерне дөрес төзү; логик - проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү;
- Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлый белү, парлап һәм төркемдә эшли белү; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу;
- Регулятив УУГ: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштыру, билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укытучы күрсәтмәләрен аңлап үти белү, проблемалы сорауларга җавап табу, дөрестән дөрес түгелне аеру.
Предметара бәйләнеш: Математика, әйләнә-тирә белән бәйләнеш.
шәхескә кагылышлы
- әңгәмәдәшеңә ихтирам тәрбияләү;
- укучыларда бер-береңне хөрмәт итү хисен тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, колонкалар.
Дәреснең тибы. Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе
Метод һәм алымнар: әңгәмә; биремнәрне аерым-аерым үтәү, төркемнәрдә эшләү.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, Зөлфия Шамиловна!
- Хәлләрегез ничек?
- Яхшы, рәхмәт, Зөлфия Шамиловна. Ә сезнең хәлләрегез ничек?
- Яхшы, бик яхшы, рәхмәт, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Сезнең парталарда бәяләү критерийлары ята. Ручкаларны алып, тиз генә үз исемнәрегезне язып куегыз эле. Дәрес ахырында сез шушы критерийлардан чыгып, үзегезгә билге куярга тиеш буласыз.
Бәяләү критерийлары | ФИ. | |
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – 5 (материал урока хорошо усвоил, даже могу рассказать товарищу – 5) | ||
Әйбәт эшлим, материалны аңладым – 4 (на уроке хорошо работаю, материал усвоил – 4) | ||
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – 3 (на уроке хорошо работаю, но от помощи товарища не откажусь – 3) |
II. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
- Укучылар, сезнең сәяхәт иткәнегез бармы? Мин дә бүген сезне сәяхәткә чакырам. Сәяхәтебез зур бер патшалыкка. Бу патшалыкның исемен белү һәм анда барып җитү өчен безгә төрле биремнәр үтәргә кирәк. Ә анда ничек барырга соң? Менә бу безнең сәяхәтебезнең картасы.
(1нче слайд)
Әйдәгез, сәяхәткә кузгалабыз. Сез бүген дәрестә ничә укучы?
- 8 укучы.
- Ничә малай? Ничә кыз?
- 4 малай һәм 4 кыз.
- Рәхмәт, кузгалдык. (Укучылар басалар һәм хәрәкәтләр белән түбәндәге сүзләрне кабатлыйлар.)
-Алдык 8 капчыкны,
Салдык 8 кашыкны,
Сәяхәткә ашыктык
4 малай һәм 4 кыз.
- Укучылар, без кая килеп җиттек?
- Урманга.
(2нче слайд)
- Әйе, бу урман аланы.
Фонетик күнегү.
Тыңлагыз әле, чишмә тавышы : [шшшш] (Бергәләп кабатлау)
Кошлар сайрый: [чүт], [чүт], [чүт], [чүт] (Бергәләп кабатлау)
Бал кортлары тавышы ишетелә: [җҗҗҗҗ] (Бергәләп кабатлау)
-Нинди матурлык, укучылар. Табигатьне яратырга кирәк, аны сакларга кирәк.
Карагыз әле, без сезнең белән 1нче капкага килеп җиткәнбез бит. Капкадан керү өчен безгә бирем үтәргә кирәк. Укучылар, бу сүзләр эчендә нинди сүзләр бар? Бу биремне үтәсәк, без сезнең белән патшалыкның исемен дә белербез.
(3нче слайд)
Алтын, тун, бишек (төркемнәрдә эшлиләр)
Тикшерү.
- Болар нәрсәләр?
- Саннар.
-Димәк без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәбез?
- Саннар турында.
- Әйе, саннар турында сөйләшербез, яңа сүзләр белән танышырбыз, төрле биремнәрне эшләрбез.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
- Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бастык.
-Алдык 8 капчыкны,
Салдык 8 кашыкны,
Сәяхәткә ашыктык
4 малай һәм 4 кыз.
(4нче слайд)
- Булды, укучылар. Менә без икенче капкага да килеп җиттек. Бу капкадан үтү өчен безгә бу саннардагы хаталарны төзәтергә кирәк. Ак битләргә язылган биремне үтисез. (төркемнәрдә эшлисез)
Эч, ун икә, йоз,
.....
- Ә бу саннар нинди сорауга җавап бирә?
- Ничә?
- Әйе, ничә санына җавап бирүче саннар микъдар саннары дип атала.
Количественные числительные, обозначают количество предмета.
III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
- А как сказать, третий, двенадцатый, сотый?
- Өченче, уникенче, йөзенче
- Әйе, дөрес. Бу саннар нинди сорауга җавап бирә?
- Ничәнче? (Который по счету?)
- А что они обозначают?
- Порядок предмета при счете.
- Бик дөрес. Бу саннар тәртип саны дип атала. Тәртип саны ничек ясала?
(5нче слайд)
- Укучыларның җавабы.
- Булдырдыгыз, бик яхшы. Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Картага карагыз әле укучылар, без хәзер ничәнче капкага юл тотабыз? Бастык.
-Алдык 8 капчыкны,
Салдык 8 кашыкны,
Сәяхәткә ашыктык
4 малай һәм 4 кыз.
- Менә өченче капкага да килеп җиттек. Укучылыр, карагыз әле, капкага ниндидер сүзләр язылган. Капкадан үтү өчен, без бу сүзләрнең тәрҗемәсен белергә тиеш.
(6нчы слайд)
1) Капкада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).
бер елгы [бэр йылгъы] - одного года(рождения)
бер яшьтә [бэр йәштә] -одного/одинакового возраста
Кайсы елгы [къасы йылгъы] - С какого года?
Кайсы елда туган? [къасы йылда тугъан] - В каком году родился/родилась?
2) Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатлау):
- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;
- сүзне кабатлау.
Сорауларга җавап бирү:
- Син кайсы елгы?
-...
- Ә син кайсы елгы?
-...
- Димәк, сез бер елгы.
- Сиңа ничә яшь? Ә сиңа?
-...
- Димәк, сез бер яшьтә. Булды, укучылар, юлыбызны дәвам итәбез. Бастык, кузгалдык. Безне алда ничәнче капка көтә?
- Дүртенче.
-Алдык 8 капчыкны,
Салдык 8 кашыкны,
Сәяхәткә ашыктык
4 малай һәм 4 кыз.
V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
(7нче слайд)
- Укучылар, дүртенче капкадан үтү өчен, безгә бу саннарга кушымчаларны дөрес итеп ялгарга кирәк.
бер -енче
ике-нче
алты-нчы
тугыз-ынчы
Нәтиҗә ясау.
VI. Яңа белемнәрне ныгыту.
(8нче слайд)
- Карагыз әле, укучылар, безнең алда нинди матур алан. Аланда чәчәкләр, ләкин алар ачылмаган. Әйдәгез, аларга ярдәм итәбез. Сары кәгазьләргә язылган биремнәрне үтәсәк, безнең чәчәкләребез ачылачак.
(Төркемнәрдә эшлиләр)
Ситуатив күнегүләрне үтәү.
Карточка:
Спросите у друга, в каком году он родился?
_________________________________________
Скажите, что вы все одного года.
_________________________________________
Скажите, что вы все одного возраста.
_________________________________________
Тикшерү:
(9нчы- 11нче слайдлар)
-Булдырдыгыз. Молодцы! Без чәчәкләргә ярдәм иттек.
(12нче слайд)
-Менә без саннар патшалыгына килеп тә җиттек. Карагыз эле, бу нәрсә? Саннар патшалыгы, сезгә нәрсә әзерләгән?
(13нче слайд)
-Әйе, бу сандык. Ә сандыкта нәрсә бар икән? Карыйк эле. (Укытучы өстәлгә сандыкны куя, ача һәм сандыктан өй эше язылган карточкаларны ала, укучыларга тарата.) Укучылар, Саннар патшалыгы сезгә өй эше әзерләгән.
(14нче слайд)
Билге кую. Хәзер, карагыз бәяләү битләрегезгә. Үзегезгә билге куегыз. Шуннан чыгып, өй эшен сайлыйсыз. Бишлегә үзләштерсәгез, 1в. сайларга тәкъдим итәм. Дүртлегә - 2в. ны, 3 билгесе алсагыз, 3 в. сайларга тәкъдим итәм.
VI. Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау.
ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН ( Укучылар укытучы белән килешсәләр, торып
басалар, килешмәсәләр урыннарында утырып калалар.)
Без бүген дәрестә саннар турында сөйләштек.
Без бүген дәрестә җырладык, йокладык.
Без бүген дәрестә сорауларга җавап бирдек.
Без бүген дәрестә тәрҗемә иттек, җөмләләр төзедек.
Дәрестә миңа авыр булды.
Дәрес миңа ошады.
-Укучылар, шуның белән дәресебез тәмам. Дәрес өчен сезгә бик зур рәхмәт!
Әйдәгез, дәрес өчен бер-беребезгә дә рәхмәт әйтик:
-Рәхмәт, миңа (в ладожки)! Рәхмәт сиңа! Рәхмәт, Сезгә! Рәхмәт барыбызга да!
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Саннар. Чама саннары"
6 нчы сыйныфның русс группасында "Саннар" темасын үткәндә кулланырга була....
Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф рус төркеме өчен "Тәртип саны"
Тема: Саннар илендә. Тәртип саны.(Сингапур проекты буенча 4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)Максат: 1)тәртип саны төшенчәсен бирү һәм саннарны сөйләмдә дөрес куллана белергә...
урок татарского языка "Сан төркемчәләре. Микъдар саны"
сан сүз төркеме буенча белемнәрне тирәнәйтү,микъдар саны турында белем бирү, аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү, укучыларда төгәллек тәрбияләү...
Тәртип саны
6 нчы сыйныфта татар төркемнәре өчен татар теленнән дәрес планы...
“Микъдар саннары” 5 нче Б сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе
Тема:СанМаксат: укучыларга сан турында тулы мәгълүмат бирү,түбән сыйныфларда өйрәнгәннәрне ныгыту; саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру, саннарның т...
Микъдар һәм тәртип саннары
Ачык дәрес планы...
Саннар. Тәртип саны
Максат:1) тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны сөйләмнәрендә файдалана белү күнекмәләренә ирешү;2)саннарны дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;3)Укучыларда та...