План-конспект урока, 8 класс на тему “Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел”
план-конспект урока (8 класс)

План-конспект урока для учащихся 8 класса (татарская группа)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keshelek_donyasy_tarih_sabaklaryn_onytyrga_tiesh_tugel.docx30.35 КБ

Предварительный просмотр:

Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел  (Нәби Дәүлинең  «Яшәү белән үлем арасында» әсәре буенча)      

Дәреснең максатлары:

1.Әсәрне укып  аңлау өчен шартлар тудыру.

2. Фашизм китергән газапларның авырлыгын  ачыкларга ярдәм итү.

   3.Тарих сабакларын онытуның  куркыныч булуын  аңларга булышу.

Дәреснең бурычлары:

  1. Белем бирү максаты: әсәрнең төп фикерен ( сугыш чоры кешеләренең Җиңүгә булган ышанычын, рухи ныклыгын ) укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.
  2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

3.Тәрбия бирү максаты: үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк  икәнлегенә ышандыру, сугыш газапларын күргән буынга хөрмәт хисе тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

  1. Предмет нәтиҗәләре: әсәрнең темасын аңлау һәм формалаштыру.
  2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: туган илен яратучы, аның киләчәген кайгыртучы  шәхес тәрбияләү. Халкыбыз батырларына хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
  3. Метапредмет нәтиҗәләр:

-регулятив: үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, әсәрдә күтәрелгән проблеманы аңлау, анализлау аша аны бәяләүгә, гомуми нәтиҗә чыгаруга әзерлек.

- коммуникатив: сугышны булдырмау, фашизмга баш күтәрергә ирек бирмәү өчен нәрсә эшләргә мөмкин икәнлеге  турында  төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә,  мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү.

Педагогик технологияләр: өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә

Эшне оештыру: төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү, “тукталышлы уку”

 Җиһазлау. Язучы әсәрләреннән  күргәзмә, дәрескә презентация

Дәрес барышы.

I.                  Оештыру этабы.    

 1)Төркемнең җитәкчесен сайлау

№2 өстәл  сыйныфташларын   сәламли

№ 1өстәл   сыйныф исеменнән  кунакларны сәламли

№3өстәл  сыйныф исеменнән укытучыны сәламли;

Укытучы дәрестә уңышлар тели.

2)     Сәламләү

3)Укытучы. Халык  яфракка күмелгән  агач кебек. Агачка тамырлары көч бирә. Тамырсыз  аны җилбик җиңел генә  егар иде. Агачны  тамырлары туендыра, аны җир  белән бәйли. Безнең тамырларыбыз –ул кичәге көн, бер ел элек, моннан йөз, мең еллар элек  кылган эш-гамәлләребез. Ул безнең гореф- гадәтләребез , тарихыбыз , үткәнебез.

Бүгенге дәресебез безне кешелек дөньясы тарихында булган иң куркыныч вакыйгаларның берсе- Бөек Ватан сугышы көннәренә кире кайтарыр.

4)Асаф Вәлиев башкаруында “Солдатлар” җыры. (слайд)

5)Укытучы.“Сугышның икенче көнендә үк миңа да повестка килде. Инде кичке якта безнең эшелон юлга чыкты. Вокзалда меңләгән куллар, яулык болгый- болгый, безне озатып калды. Без фронтка киттек.” ( слайд)

Бу юллар фронтовик- язучы Нәби Дәүлинең“Яшәү белән үлем арасында” дип аталган әсәреннән.(слайд)

Өйдә сез Нәби Дәүлинең тормышы һәм иҗаты  турында белгәннәрне искә төшерергә һәм “Яшәү белән үлем арасында”  әсәренә кереш белән танышырга тиеш идегез. Язучының сугыш вакытындагы тормышы  турыда сез нәрсәләр белә алдыгыз?

6) Укучылар Нәби Дәүлинең сугыш вакытындагы тормышы турында сөйлиләр.

7) Укытучы.  Нәби Дәүли  “Фашистларның Бухенвальд – Дора үлем лагерьларында фашистларга каршы азатлык көрәшендә катнашучы» медале белән бүләкләнә. Кызганыч, бу хәбәр килгәндә, язучы инде үлгән була.

II.Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укытучы. Дәресебезгә эпигаф итеп  Нәби Дәүлинең

“Яшь кеше!

Әгәр син, иртә белән тыныч йокыдан уянгач, тәрәзә төбендә ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрсәң, әгәр син шул иртәдә өй каршындагы тирәкләрдә кошларның сайравын ишетсәң,  бел-бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калган солдатларның, фашизм тоткынлыгында һәлак булган ватандашларыңның ялкынлы тормышы бар. Әгәр син тыныч өйдә, иркен мәктәптә дәрес укып утырасың икән, бел-бу җиргә синең матур яшәвең өчен меңләгән солдатларның, меңләгән патриотларның каннары түгелгән. ” юлларын алдым.( слайд)

-Бу юлларны сез ничек аңлыйсыз?

Укучыларның фикерләре тыңланыла.

Укытучы.Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Дәресебезнең темасын билгелик.

Укытучы.Шулай итеп, балалар,  дәресебезнең темасын “ Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел”.

Дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм бүгенге числоны, дәреснең темасын  язып куегез.

Ни өчен  үткәннәрне онытырга ярамый? Ни өчен кешелек дөньясы тарих сабакларын, сугыш китергән газапларны  онытырга тиеш түгел?

Бу сорауга җавапны сугышның алгы сызыгында, ут астында йөргән, сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган язучы   Нәби Дәүлинең 1958 нче елда язылган  “Яшәү белән  үлем арасында”  әсәреннән эзләрбез.

-Бу әсәрдә   кайчан булган вакыйгалар турында сүз барачак?

-Сугышның беренче көннәре турында нәрсә белдегез?

-Бу сугыш безнең илебез халкы өчен нинди сугыш була? Бу турыда Нәби Дәүли ничек яза?

-Автор сугыш вакытында нинди хәлгә очрый?

  -Чолганышка эләккән әсирләр нәрсә турында уйлыйлар?

- Аларга нәрсә көч бирә?

-“Кереш”кә  язучы “Мин хәбәрсез югалган идем” дип исем биргән. Ни өчен? Сез ничек уйлыйсыз?

(Укучыларның фикерләре тыңланыла)

“Хәбәрсез югалганнар” җыры тыңланыла.

Укытучы. Әйе, укучылар, сугыш беткәнгә 75 ел узса да, “хәбәрсез югалганнар”ның язмышлары  турында нәрсә дә булса белергә теләүчеләр саны  шактый. Якыннарының каберләре кайда икәнлеген белмәүчеләр дә күп. 

Бу турыда моннан   “Яшәү белән үлем арасында ” әсәрендә  болай дип язды:  

Ватан өчен, туган халкы өчен үзләренең тормышларын корбан иткән батырлар...

Ул гади солдатлар палач балтасы астында да баш имәделәр, тез чүкмәделәр. Алар  көрәшеп яшәделәр, көрәшеп үлделәр!Мин ул “хәбәрсез югалганнар”ның адресларын беләм. Ләкин ул адрес буенча хат бармый, аннан хат килми...

Ул адресны аналар, балалар белсеннәр иде дидем мин. Аларның язмышларын, көрәшләрен күрсеннәр иде. Шул теләк белән, мин шушы повестьны яздым”

Укытучы.Әсәргә “Кереш”   сүзен ул мондый юллар белән  тәмамлый:

      “ Яшь кеше!

Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың.Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәр.

...Ниһаять, син шулай тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда “фашист” дигән сүзне күрерсең.

   Кем иде соң ул фашист?

   Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим.”

Укытучы. Сугыш, ул китергән газаплар,  “хәбәрсез югалганнар”, аларның язмышлары, көрәшләре. Сораулар, сораулар, сораулар... .Хәзер  әсәрдән өзекне тукталышлы укуга күчәбез.

1нче укучы укый      (1нче тукталыш)

Укытучы. Әле генә укылган өзектән  сугыштурында   нәрсәләр белдегез? Сугыш сүзенә характеристика биреп карыйк. Фикеребезне сугыш ул-  дип башлыйбыз.

Укучылар. Сугыш ул-  

2 нче укучы укый     (2нче тукталыш)

Укытучы

-Фашизмның  кешеләр  өстеннән кылган явызлыклары ничек сурәтләнә?    

3  нче укучы укый    ( 3 нче тукталыш)

Укытучы.

-Әби һәм кыз белән очрашу әсирләргә ничек тәэсир итә?

4 нче укучы укый (4нче тукталыш)

             Укытучы.

-Нәби Дәүлинең тоткыннык көннәре кайда башлана?

Укытучы.Солдат өчен барысы да авыр, үкенечле. Нәби Дәүли дә әсирлеккә төшермен, кеше чыдый алмаслык газаплауларны күрермен дип уйламаган.  Орша төрмәсендә аның тоткынлык көннәре башлана. Алда нәрсә көткәнен ул әле  күз алдына да китерә алмый.

Беренчел ныгыту.

Укытучы.

Укылган өзектән  сез фашистның кем булуы  турында нәрсә белдегез?

Фашистларны үз күзләре белән күргән  Нәби Дәүли:

«Ә явызлык ул — фашизм... Бәлки ул дошманның исеме киләчәктә башкача аталыр. Бәлки ул башка киемгә төренеп йөрер, ләкин аның явыз исеме үзгәрмәс. Ул һаман фашист, һаман үтерүче булып калыр... »дип  язды һәм киләчәк буынны уяу һәм сак булырга чакырды. Аның бу чакыруы бүгенеге көн өчен урынлымы? Актуальме?

Төркемнәрдә шул турыда сөйләшеп алыгыз.

Төркемнәрдә эш. Уяу һәм сак булу мәсьәләсе  бүгенеге көн өчен урынлымы? Актуальме?

Укучыларның җаваплары тыңлана

Укытучы

Дәреснең темасын “Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел” дип билгләгән идек

     Хәзер төркемнәрдә үткәнне, тарих сабакларын ни өчен онытырга ярамаганлыгы  турыда сөйләшеп  алыгыз. Фикерләрегезне  терәк схема буенча белдерә аласыз.

•        « Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел, чөнки ...»

•        « Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел, чөнки ...»

•        « Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел, чөнки ...»

Сугышлар  әле анда, әле монда кабынып торалар, кызганычка каршы. Сугыш афәтен булдырмас өчен үткәннәрне онытмаска, алардан сабак алырга, сугыш кырларында башларын салган батырларның, сугыш ветераннарының сугышчан юлларын өйрәнергә, исән- сау булганнарына игътибарлы һәи ихтирамлы булырга кирәк.

Бу темага сөйләшүебезне алдагы   дәрестә дәвам итәрбез.

III. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Өй эше : 1.дәреслектә бирелгән өзекләрне укып бетерергә.

 2. Сезнең туганнарыгыз, якыннарыгыз арасында да сугышта катнашкан кешеләр бардыр. Шулар турында сөйләргә әзерләнергә.

1.Исеме,фамилиясе.

2.Сугышка кадәрге тормышы.

3.Кем булып эшләве.

4. Гаиләсе: хатыны, балалары, балаларының бүген кайларда яшәүләре турында.

5. Нинди кеше булуы турында. (төс-кыяфәтләре(фотографиясе) сугышка киткәндә әйткән сүзләре, җырлаган җырлары, фронттан язган хатлары)

IV.Рефлксия

Бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек?

Дәрес башында мин сезгә халык үткәне, тарихы белән көчле дигән идем. Дәрес ахырында үткәнен оныткан халыкның киләчәге булмый дигән нәтиҗә ясадык. Без үткән тарихыбызны белергә, батырларны онытмаска  тиеш. Фикеремне  дәрескә әзерләнгәндә язган  шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Әле анда, әле монда

Дар исе чыгып тора.

Кеше канына сусаганнар

Мәкерле планын кора.

Хәтерләре сай, күрәсең,

Онытканнар үткәнне.

Сугыш кырларында, тылда

Әби- бабаларның күргәнен.

Күпме газап, күпме үлем

Кичерде газиз халкым.

Нинди  югалтулар аша

Китерде Җиңү таңын.

Юл куймабыз берәүгә дә

Тыныч күкне бозарга.

Кирәкми сугыш афәте

Малайларга, кызларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект открытого урока литературы по теме "К.Г.Паустовский. Рассказ"Телеграмма" "

Главная задача урока-воспитывать в учениках чувство благодарности и заботы к родителям, умение ценить красоту и силу материнской любви. Данный урок можно провести и как воспитательное мероприятие - кл...

План-конспект к уроку музыки на тему: "Мифы и сказки о музыке"

План-конспект к уроку музыки в 5 классе на тему:  "Мифы и сказки о музыке"...

Планы-конспекты 8 уроков алгебры по теме "Линейная, квадратичная и дробно-линейная функции" в 8-м классе

Представлены 8 планов-конспектов уроков алгебры по теме "Линейная, квадратичная и дробно-линейная функции" в 8-м классе....

План - конспект открытого урока - презентации по теме "В мире сказок" для учащихся 4 класса в формате технологической карты по требованиям ФГОС.

Данный урок представлен в игровой форме. Направлен на коммуникативное обучение иноязычной культуре....

План - конспект открытого урока - игры по теме "Одежда" для учащихся 2 класса в формате технологической карты по требованиям ФГОС.

Данный урок направлен на воспитание корректного отношения к своему внешнему виду и толерантного отношения к внешнему виду иностраных людей....

План-конспект открытого урока по биологии. Тема: "Макроэволюция"10 класс

План-конспект открытого урока по биологии. Тема: "Макроэволюция"10 класс...

План-конспект открытого урока географии на тему: «Расы и народы мира». 6 класс

Урок разработан в соответствии с ФГОС, в содержание урока включены элементы обучения школьников универсальным учебным действиям. Данный урок проведен по ходу изучения раздела «Население и расы&r...