Мастер-класс Г.Исхакый
план-конспект урока (10 класс)
Предварительный просмотр:
Гаяз Исхакый әсәрләрендә милли геройлар.
Инкыйразлы тарих сазлыгыннан
Йолып калыр өчен ил халкын,
Калкып чыкты милләтпәрвәр кеше
Халык каһарманы Исхакый.
Әхәт Гаффар
Халыкның ачы язмышын күргән һәм йөрәге белән тойган , аны бәйсезлеккә , иркен тормышка, бәхеткә ирештерү теләге белән янган һәм гомерен шуңа багышлаган шәхесләр бар. Милләтебезнең горурлыгы булган шундый олы затларның берсе – XX йөз башындагы алдынгы татар иҗтимагый хәрәкәтенең күренекле вәкиле, Октябрь инкыйлабын кабул итмичә эмиграциягә киткән һәм гомере буе үз халкына, тоткан кыйбласына тугры калган атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый.
Гаяз Исхакый 1878 елның 22 февралендә Казан губернасының Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйләҗетдин мулла гаиләсендә туа. Әтисе Гыйләҗетдин хәзрәт – тирә-юньгә танылган дин эшлеклесе, әнисе шул якларның атаклы Мөслим Вәли хәзрәт кызы Камәрия абыстай була.
Г. Исхакый кечкенәдән үк үзенең табигате - үткенлеге, чаялыгы, тугрылыгы белән тиңнәре арасында аерылып торган. Атасы ярдәмендә башлангыч белемне алгач, 1890 елда Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Биредә 3 укыганнан соң , 1893 елда Мөхәммәтгаяз әтисе рөхсәте белән аны тәмамлый һәм Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә урнаша.
Гаяз Исхакый 1898-1902 елларда Казандагы Татар укытучылары мәктәбендә укый, милли-мәдәни эшләрдә актив катнаша. Бу уку йортын төгәлләгәч, ул Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытучы булып эшли.
Биредә ул дәресләр бирү белән генә чикләнми, ә әдәбият, музыка кичәләре, мәдәни мәҗлесләр һ.б. чаралар үткәрә.
Бер елдан соң Г. Исхакый “Хөсәения” мәдрәсәсеннән китә һәм 1903 елның җәендә , Казанга кайтып, университетка укырга керергә әзерләнә башлый. Әтисе кинәт авырып китү сәбәпле, аны туган авылына мулла итеп чакыралар. Муллалык хокукларыннан файдаланып, авылында яңа мәктәп ачтыруга ирешә, тирә-юнь авылларда митинглар оештыра. Бераздан муллалыгын ташлап, яңадан Казанга килә һәм сәясәт, көрәш дөньясына ташлана.
1905 елгы революция йогынтысында Г. Исхакый сәясәтче булып таныла. Ул татар эсерлар партиясен оештыра, аны җитәкли һәм “Таң йолдызы” исемле революцион эчтәлекле газета чыгара, аның җурналист-публицист таланты ачыла.
“ Таң йолдызы” ябылганнан соң, Г. Исхакый җурналистлык эшчәнлеген ”Тавыш” гәзитендә дәвам итә.
Революцион эшчәнлеге өчен Г. Исхакыйны кулга алалар һәм 1907 елда Архангельск губернасына сөрәләр. Сөргеннән качканнан соң, ул Төркиядә, Петербургта һәм башка урыннарда яши. Әмма 1911 елда янә кулга алына һәм 1913 елга кадәр сөргендә була.
1913-1917 елларда Г. Исхакый Петербургта, Мәскәүдә яши. ”Ил”, ”Сүз” һәм башка газеталары чыгара.
Әдип XIX гасыр азакларында ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1905 елгы инкыйлабка кадәр үк инде ул дистәгә якын хикәя, ике повесть һәм “Теләнче кызы”романының беренче кисәген иҗат иткән һәм бастырып чыгарган була. Иҗатының башлангыч чорында язылган “Бай угылы”, ”Кәләпүшче кыз” романнары, “Өч хатын белән тормыш” пьесалары мәгърифәтчелек рухы белән сугарылган.
Ә инде Г. Исхакыйның “ Ике йөз елдан инкыйраз” (инкыйраз – бетү, юкка чыгуны аңлата) исемле әдәби-публицистик әсәре бу чорда аеруча үзенчәлекле урын тота. Бу әсәрендә автор милли үсеш, үзгәреш һәм иҗтимагый прогрессны тәэмин итә торган шартларга туктала. Нәкъ менә шушы әсәр татар әдәбиятына яңа баскычка күтәрелергә этәргеч булган.
1902 нче елда язылган “Ике йөз елдан соң инкыйраз”исемле әсәрендә егерме дүрт яшьлек Мөхәммәтгаяз тулаем халкыбыз язмышы турында уйлана. Болгарлар язмышы (ул татарларны шулай атый), аларның яшәеше, көнкүреше рәвешен кыл иләктән үткәреп җентекли һәм шактый күңелсез нәтиҗә ясый: тормышыбыз, яшәү рәвешебез болай барса, халкыбыз ике йөз елдан соң юкка чыгачак! Бу нәрсә яшь каләм әһелен тетрәндереп җибәрә, аның төн йокыларын качыра. Үзе ясаган нәтиҗә белән тулаем халкыбызны таныштырырга тели.
Повесть төзелеше белән өч кисәктән тора һәм алар автор тарафыннан бик оста, үз алдына куйган максатына ирешүгә кулай итеп төзелгәннәр. Иң әүвәл туй күренеше сурәтләнә. Ниндидер Фәхри байның улы Шаһимөхәммәт бай кызына өйләнә. Ике яктан туй чыгымнарына кырык мең сум акча сарыф ителә. Ләкин әлеге байлар ни өчен дип шулкадәр юмартланалар соң? Моңа җавап әсәрнең үзендә: “Менә абзаң ни эшли!” дип, тел шартлаттыру өчен. Мондый акча түгүләр милләткә файда китерәме соң? Юк!
Халык тормышын алга җибәрүгә ярдәм итми торган нәрсәләр турында кирәгеннән артык көч куеп шапырынуларны, әһәмиятле эш башкарабыз дип, үз-үзләрен ышандыруларны
Г. Исхакый юмор-сатира ярдәмендә көлкегә ала. Безгә чын тормыш белән яшәргә кирәк, ди, ул. Аның өчен татар җәмгыятен алга киткән милләтләр сафына чыгару – иң әһәмиятлесе. Милләтнең алга үсешенә комачаулый торган сәбәпләрне бетерергә кирәк. Шундый каршылыклар сыйфатында
Г. Исхакый түбәндәгеләрне күрсәтә:
- дин әһелләренең алдынгы карашларны якламавы;
мәктәп – мәдрәсәләрдә укытыла торган гыйлемнәрнең дөньяви ихтыяҗларга яраксыз булуы;
- бик надан булуыбызны танымавыбыз, рус мәктәпләрендә укытыла торган фәннәрнең мәдрәсә- мәктәпләребездә урын алмавы;
- кылган эшләребезнең нигезле, эзлекле булмавы, башлаган гамәлләребезне ахырына җиткерә алмавыбыз һ.б.
“Инкыйраз” ның әһәмияте бүген аеруча үсте. Халкыбыз бәхеткә ирешү өчен көрәшә. Башка милләтләр белән тигез хокуклы булуны максат итә.
Язучының мирасын һәм данлы исемен илгә кайтару өчен күп көч куйган галим И. Нуруллин бу әсәрне болай дип бәяли:
” Гаяз Исхакый үзе һәм аның белән бергә яисә соңрак әдәбиятка килгән каләм ияләре “Инкыйраз” да күтәрелгән мәсьәләләрне тема итеп алып, һәркайсы сәләтенә, тормышны белүенә, сайлаган җанрның үзенчәлегенә бәйле рәвештә сәнгатьчә эшкәртә башладылар”. Алар Гаяз Исхакыйны үзләренең мәгънәви атасы итеп һәм икейөзле, ялганчы, эчкерлеләргә юлны бикли торган зат дип хөрмәтләгәннәр.
“Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестенда күтәрелгән теманың бер ягын - татарның интеллектуаль потенциалын тәшкил итүче катлауларның берсе булган мирзаларның үз милләтеннән читләшү проблемасын Г. Исхакый сәнгать чаралары аша “Көз “ повестенда тасвирлый.
Пароходта ике хатын очраша. Берсе бик матур, үз тормышыннан бик канәгать, икенчесенең йөзе үк тормышының газаптан торганын күрсәтә. Бәхетле Нәфисә белән бәхетсез Гөлсемнең тормыш юллары әсәрнең буеннан-буена табигать күренешләре белән бергә янәшә куеп сурәтләнә. Нәфисә тормышы кояш белән чагыштырыла, Гөлсемнеке исә бәхетсезлек билгесе булып көз образы ярдәмендә тасвирлана. Көз символик образы, бер яктан, Гөлсем тормышындагы сагышны, шыксызлыкны гәүдәләндерсә, икенче яктан, мирзалар тормышының көзе җиткәнлеген аңлата.
Героиняларның бүгенге язмышын автор алар тәрбияләгән социаль катлау , гореф-гадәтләр тәэсиренә бәйләп аңлата. Урта хәлле сәүдәгәр кызы Нәфисә милли традицияләрне үзләштереп үсә, дингә еш таяна, русча да өйрәнә.Үз бәхете өчен көрәшерлек көчле рухлы, милли җанлы кыз булып җитешә.
Мирза кызы Гөлсем исә бик иртә әнисез кала, әтисенең сеңелесе тәрбиясендә , рус мохитендә үсә. Петербургта мирза кызы татар студенты белән танышса да , кызның ярым урыслашкан туган-тумачасы яшьләрнең бәхетенә каршы төшә, аны мирзалар нәселеннән булган хәрби кешегә кияүгә бирү белән хыяллана.Чөнки тутасы урысмы ул, татармы – бары тик хәрби кешеләр алдында гына баш ия. Шуңа күрә Гөлсем белән Пашаның мәхәббәтен җимерү өчен барысын да эшли. Ә кыз исә үз бәхете өчен көрәшергә көч тапмый. Ахырдан бер эчкече офицерга кияүгә чыга һәм бәхетсез була.
Повестьта автор мирзалар катлавының аянычлы хәлен чагылдыру белән бергә , аларның тоткан юлы, гореф-гадәтләре хатын-кыз бәхетенә каршы булуын да күрсәтә.
“Җан Баевич” комедиясендә Г. Исхакый бүген дә актуаль булган прблеманы күтәрә:әсәрендә тәрәкъкыйпәрвәр булам дип, үзенең милли яшәешеннән баш тартучылардан көлә.
“Җан Баевич” та беренче пәрдәдә Мөхәммәтҗан сәүдәгәрнең гадәти тормышы, көндәлек мәшәкатьләрен хатыны һәм балалары белән нормаль мөнәсәбәте күрсәтелә. Алга таба үзәк каһарман образы һәм вакыйгалар сурәтләнеше кискен үзгәрә. Мөхәммәтжан Җан Баевичка әйләнә, башына тай типкән хәлгә төшә, урыслашырга тырышуы төрле җүләрлекләргә китергән рәвештә тасвирлана. Башка персонажлар (Феодосия, калган урыслар, хезмәтче-асраулар һ.б.) шарҗлаштырылган шушы образлардан көлү өчен фон хезмәтен үтиләр, алары һич тә комик яки сатирик персонаҗлар түгел.
Г.Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш” пьесасында хәрәкәт драматургия кануннары буенча бара, диалоглар һәм монологлар шактый ук төзек , холык-гадәтләренә туры килә. Ягъни, каһарманнарның үзләренчә сөйләү рәвеше, үз холкына гына туры килә торган үз-үзен тотышы, үсеш сызыгы бар.
Яшь Казан бае , “кыланчык һәм надан “ Кәрим бер генә хатын белән торырга риза түгел. “Урыс баеса, чиркәү сала, татар баеса хатын ала “дигәннәр. Беренче хатыны – акыллы һәм сабыр. Әсма өстенә ул Мәрьямгә өйләнә. Монысының , пьесада әйтелгәнчә,”бозыклыкта гомерен үткәргән , калебсез бер хатын” икәненнән ул хәбәрдар түгел.Әпитит ашаганда килә, дигәндәй, озакламый гаиләдә өченче хатын да пәйда була. Монысы – Сөрур, автор әйткәнчә, “йомшак күңелле, мәҗбүрә бер хатын”.
Ләкин күп хатын белән җүньле, ипле тормыш кору өчен байлык кына түгел, акыл да кирәк. Ә Кәрим – надан. Аның хатын өстенә хатын алуы азгынлыгыннан да, башка байлар алдында кәпрәясе килүдән дә туган. Хатыннарның үзара тату, үзен хөрмәт итеп яшәүләре өчен ул берни дә эшләми, эшли дә алмый. Нәтиҗәдә гаиләдә озак кына бозык һәм комсыз Мәрьям башлык итә. Күбрәк аның “ тырышлыгы” белән Кәрим бөлә, ярлының да ярлысы булып кала.Үзенә яратып чыккан Әсмадан кала башка хатыннарның мәхәббәтен яулап ала алмый. Бары тик Әсма гына иренә ахыргача тугрылык саклый, авыру, хәерче ирен ул үлгәнче тәрбияли. Кәрим соңарып булса да тәүбәгә килә, кылган җәбер-золымнары, борчу- сыкраулары өчен Әсма алдында гафу үтенә, үз хаталарын танып, үкенеп дөньядан китә.Түземле, сабыр, олы җанлы һәм саф күңелле булуы өчен Әсманы тыныч-имин картлык көтә:ул лотереяда калган гомеренә җитәрлек акча ота.
Сәнгатьчә эшләнешендә аерым кимчелекләр булса да, “Өч хатын белән тормыш” пьесасында инде авторның фикер –карашлары ачык чагыла. Ул бозыклыкка, гаилә төзүгә җиңел карауга, наданлыкка кискен каршы чыга. Татар арасында очрый торган күп хатын алу кебек гадәтне ул хупламый.
Г. Исхакыйны реалист язучы итеп өч кисәктән торган “Теләнче кызы” романы (1901-1908, 1914) таныта.Үзәк герой –авылда туып-үскән Сәгадәт ачлык елны әти-әнисе белән шәһәргә күчеп килә, якыннарының үлеменнән соң теләнче кызга әйләнә, бозык бай малае Габдулла тарафыннан алданып, фахишәлек юлына басарга мәҗбүр була. Мәгърифәтче Мансур йогынтысында Габдулла вөҗдан газабы кичерә һәм фахешханәдән Сәгадәтне хатынлыкка ала. Сәгадәтнең дөньяга күзе ачылуга , рухи яңаруына Мансур (прототибы Г. Исхакый үзе) зур тәэсир итә. Кыз, бай хатыны булудан баш тартып, халыкка хезмәт итү юлына баса. Гомумән, әлеге романда
Г. Исхакыйда хатын-кызга карата карашының зур үзгәреш кичергәнлеге күренә. Хатын-кыз язмышы мәсьәләсен ул хәзер милли тәрәккыять һәм азатлык өчен көрәш белән тыгыз бәйләнештә карый.
“Теләнче кызы “ романында Г. Исхакый , татар әдәбиятында беренчеләрдән булып, тормыш төбендә яшәүчеләрне реалистик һәм натуралистик буяулар аша сурәтли. Теләнче- сукбайлар , фахишәлек дөньясын тудыруда М. Горький традицияләре чагылыш таба.
Г. Исхакыйның заманында күп шау-шулар , бәхәсләр тудырган әсәре -“Зөләйха” пьесасы 1907 елда Истанбулда дәвам иттерелә, 1912 елда Петербургта тәмамлана.
“Зөләйха” драмасында Россиядә колониаль шартларда яшәгән татарларның тарихында булган хәл – аларны көчләп чукындыру вакыйгасы ята. Автор әйтүенчә, вакыйга XIX гасырның 60 елларында Казан губернасында бара. Зөләйханы иреннән һәм өч баласыннан аерып, бер урыска көчләп бирәләр, исемен русчага алыштыралар, ә ирен Себергә сөрәләр. Алар гаиләсендә татарның йөзен матурлап торган гүзәл исемнәре дә коры, мәгҗнәсез исемнәргә алыштырыла. Гыймади карт- Василий, Зөләйха – Марфа, аның ирен-Митрофан дип үзгәртеп, аларны көчләп христиан диненә күчерәләр. Ләкин исем үзгәртеп кенә, кешенең бөтен кануннарын үзгәртеп булмый шул. Исерек ирен агулап үтергәне өчен Зөләйха унсигез ел төрмәдә була. Ләкин кайда гына булса да ул үз диненә тугры кала: вакытында намазын укый, уразасын тота. Авыр газаплардан соң үләр алдыннан ул балалары белән очраша, урыстан туган улының да исламга кайтуын күреп, тыныч күңел белән мәңгелек дөньяга күчә.
Дин- буыннардан-буыннарга күчкән иң кадерле нәрсәләрнең берсе. Кемнеңдер язмышы белән уйнап аны юкка чыгарырга тырышу – имансызлык. Шулай да татар халкы зур сынауларны үтеп, хәзер дә үсә, чәчәк ата.Татар дигән горур исем, үзенең бөек Зөләйхалары булганда , әле яши һәм яшиячәк тә.
Г. Исхакый Зөләйха образында аерым бер татар хатынының авыр язмышын түгел, бәлки 1552 елдан бирле колонизаторлар изүе астында яшәгән бөтен татар милләтенең тарихи фаҗигасен сурәтли.
Зөләйха кебек көчле рухлы милләт Аналары булганда милләтнең яшәешенә ышаныч белдерә.
Г. Исхакый милләтне бетүгә алып баручы тагын бер мәсьәләне -катнаш никах проблемасында күреп алган.
Укымышлы татар егете белән рус кызы арасындагы мәхәббәт темасы “Ул әле өйләнмәгән иде” (1916) повестенда тасвирлана. Шәмси белән Аннаның олы мәхәббәт тарихын бик матур гәүдәләндергәннән соң , балалары тугач, автор аларны бергә яшәтеп калдыра. Шәмси – психологик тирәнлек белән эшләнгән образ. Аның Аннаны сөю хисләре дини-милли традицияләр белән каршылыкка керә. Балаларны Төркиягә алып барып, мөселман итәм дигән уйлары буш хыял булып кына кала бирә. Анна образы идеаллаштырып, Тукайның кем икәнлеген дә белмәгән татар кызларына каршы куеп сурәтләнгән. Әсәрендә Г. Исхакый , бер яктан, катнаш никахның татар милләтенә зыян китерүен күрсәтсә, икенче яктан, Шәмси кебек зыялы егетләргә тиң Анна кебек укымышлы , мәдәниятле татар кызлары булуын тели.
Язучының сәхнә әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннарда укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнми. Милләт югалмый, аның дине дә, теле дә югалмаячак!
Г. Исхакый иҗаты гомумкешелек кыйммәтләрен чагылдыруда һәм яклауда әдәбиятыбызның иң алдында барган һәм шул көче белән бүгенге иҗатчылар өчен дә үрнәк булып тора.
Телен, динен яклап халкыбызның
Азатлыкка чыккан таңында,
Һәр иманлы милләттәше белә
Зур өлеше барын аның да,
Кайберәүләр инде онытса да,
Хәтерендә ил саклый...
Халык белән ерак дәверләргә
Бергә барыр Гаяз Исхакый!
Кулланылган әдәбият:
1. Г.Исхакый. Сайланма әсәрләр. 1-5 томнар. Тарих-2002.
2. Миңнәхмәт Сәхапов. Яңарыш хәбәрчесе Г. Исхакый иҗаты турында. Казан:Мәгариф, 2003.
3. Х.И. Миңнегулов, Н.С. Гыймадиева.Татар әдәбияты, 10 сыйныф. ”Мәгариф” нәшрияты, 2006.
4. “Чистай хәбәрләре” газетасы. №91, 29 июль, 1999ел.
5. ”Татарстан” журналы. № 4, 2003 ел.
6. “Казан утлары журналлары.
Куллану өчен материаллар:
Бу юллар экранда яктыртыла.
Г. Исхакый “ Әүвәл - әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә” – дигән.
Укучылар , халык үзе бетә, димәк, нәрсә тагын бетәчәк?
Әйе, тел бетә.
Бүген нәрсә турында сүз барганлыгын аңладыгыз. Бу юлларның авторы Г. Исхакый 76 еллык гомеренең 60 елын милли азатлык көрәшенә, әдәби иҗатка, татар матбугасын үстерүгә багышлый. Ул 58 әсәр язып, шуларның 27-се проза, 21-е драма, 6-сы тәрҗемә, калганнары төрле темага карый.
Г. Исхакый әсәрләрендә татар тормышы, милли мәсьәләләр яктыртыла. Иҗатының үзәгендә һәр милләт үз телен, мәдәниятен , гореф –гадәтләрен саклап , үзенә үзе булып, мөстәкыйль яшәргә тиеш дигән фикерне үткәрә.
1902 нче елда язылган “Ике йөз елдан соң инкыйраз”исемле әсәрендә (Инкыйраз” сүзе бетү, юкка чыгу дигәнне аңлата) 24 яшьлек Мөхәммәтгаяз тулаем халкыбыз язмышы турында уйлана. Болгарлар язмышы (ул татарларны шулай атый), аларның яшәеше, көнкүреше рәвешен кыл иләктән үткәреп җентекли һәм шактый күңелсез нәтиҗә ясый: тормышыбыз, яшәү рәвешебез болай барса, халкыбыз ике йөз елдан соң юкка чыгачак! Бу нәрсә яшь каләм әһелен тетрәндереп җибәрә, аның төн йокыларын качыра. Үзе ясаган нәтиҗә белән тулаем халкыбызны таныштырырга тели.
Чыннанда, бу әсәр бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмаган әсәрләрнең берсе, һәркемне уйланырга мәҗбүр итә.
1902 нче елдан бирле 117 ел вакыт үтеп киткән . 117 ел эчендә татар халкының тормышында , әлбәттә, зур үзгәрешләр булды.
“Инкыйраз” ның әһәмияте бүген аеруча үсте. Халкыбыз бәхеткә ирешү өчен туган телебезне саклап калу өчен көрәш алып бара, көрәшә. Башка милләтләр белән тигез хокуклы булуны максат итә. Әйе, милләт мәсьәләсе, тел язмышы бүген дә иң зур, җитди проблемаларның берсе булып кала.
Ә алда тагын 83 ел вакыт бар.. Киләчәктә ана телебезнең язмышы ничек булыр? Газиз ана телебезне саклап кала алырбызмы? Телебезне саклап калу , аны үстерү, киләчәк буынннарга җиткерү юнәлешендә сез нинди эшләр алып барырга тәкъдим итәсез.
Алдыгызда биремнәрне үтәр өчен чәчәк таҗлары.
Үзегезнең фикерләрегезне шул таҗларга языгыз әле. Укытучылар үзләренең фикерләрен язалар.
Укытучы язылган фикерләрне конвертка сала, укый бара.
Нәтиҗә ясала. Кадерле укучылар, бу хат бездән – киләчәк буыннарга тапшырылачак.
!
Телне киләчәктә саклап калу:
Һәр милләт баласы үз ана телен , халкының гореф –гадәтләрен белеп, өйрәнеп үссеннәр өчен барлык мәктәпләрдә дә шартлар булырга тиеш. “ Ата –аналар теләге белән “ дигән сүз бөтенләй булырга тиеш түгел. Инглиз телен атнасына 3әр сәгать өйрәтергә бер ата – ана да гариза язмый, сорап та тормыйлар.
1. Ана телен өйрәнүне башта гаиләдән башларга. Баланың теле “әни”, “әти” ,”әби”, “бабай”сүзләре белән ачылырга тиеш.
2. Балалар бакчаларында ана телен , мәдәниятен өйрәнеп үсәргә тиеш;
3. Мәктәпләрдә ана телен мәҗбүри рәвештә укытылырга тиеш;
4. Кабинетлар хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек җиһазландырылырга, дәресләр инновацион технологияләрдән файдаланып үткәрелергә тиеш.
5. Электрон дәреслекләр белән эшләргә кирәк.
6. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар халкының гореф – гадәтләрен чагылдырган музейлар, мини почмаклар булдырыга кирәк. Тарихны белмәгән баланың киләчәге юк.
7. Катнаш никахларның нәтиҗәсен һәр бала белеп үсәргә тиеш.
8. Казан шәһәре – җир йөзенә сибелеп яшәүче барлык татар халкының башкаласы. Анда тулаем татар рухы хөкем сөрергә, афишалар ике - өч телдә язылырга тиеш.
9. Ана теле укытучыларының абруен үстерү өлкәсендә эшләргә, хезмәт хакларын арттырырга кирәк.
10. Һәр татар баласы үзенең татар булуы белән горурланып үсәргә тиеш һ.б
Презентациягә
1нче слайд.
Г.Исхакый портреты.
Туган елы: 1878 нче ел
Туган җире: Казан губернасы,Чистай өязе, Яуширмә авылы
Иҗаты: ул 58 әсәр язган. 27 – се проза, 21-е драма, 6-сы тәрҗемә, калганнары төрле темаларга карый.
Вафаты : 1954 елның 22 июлендә. Истанбулда күмелә.
2нче слайд .
“ Әүвәл - әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә”
Г. Исхакый.
3 нче слайд
“Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре.
“ Инкыйраз ” сүзе бетү , юкка чыгу дигән мәгънәне аңлата.
4 нче слайд. Г. Исхакый әсәрләрендә татар тормышы, кеше хокуклары мәсьәләсе, милли мәсьәләләр яктыртыла. Иҗатының үзәгендә һәр милләт үз телен, динен , мәдәниятен , гореф –гадәтләрен саклап , үзенә үзе булып, мөстәкыйль яшәргә тиеш дигән фикерне үткәрә.
5 нче слайд.
Г. Исхакый газиз милләтен ирекле, бай рухлы, бәхетле итәр өчен шәхси байлыктан да, шөһрәттән дә аңлы рәвештә ваз кичкән олы җанлы сәнгать кешесе, гасырга бер генә тапкыр туа ала торган даһи иҗатчы һәм каһарман көрәшче.
6 нчы слайд. 1нче сорау. Татар телен саклап калу өчен бүгенге көндә нәрсәләр эшләнә?
2 нче сорау. Татар теленең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
Укытучы нәтиҗә ясый.
7 нче слайд .
Кем ул бу милләтне күтәргән кеше?
Кем ул телле һәм тавышлы иткән?
Кайгылы милләтне кем юаткан?
Караңгыда идек, аттырды “Таң кем?
Узган көннәребез турында уйлаткан кем?
Безнең өчен күп зәхмәт чиккән кем?
Соңыннан рәхмәтен уртак иткән кем?
Гаяз Исхакый !
Укытучы: Әйе, язучы үзеннән соңгы буыннар да кайта – кайта өйрәнерлек, файдаланырлык искиткеч бай әдәби, тарихи, сәяси мирас калдырган. Ул мирас тулысы белән милләтебезне саклап калу ,яшәтү, үстерү, азатлыкка чакыруга багышланган.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»
Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...
Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе» Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе»
Мастер-класс «Сайт АНКЕТЁР и его использование в образовательном процессе»....
Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"
quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....
Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .
Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически »Цель: Дать учащимся возможность...
мастер-класс.Согласие участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"на обработку персональных данных.
Яруллина Гульшат Минасхатовна...
Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»
Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...
Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе .
Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе ....