ДӘрес эшкәртмәсе.Теләсәм, өйдә барлык эшне үзем башкарам. Тезмә фигыльләр. 5 нче сыйныф , рус төркеме
план-конспект урока (5 класс)
5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес. УМК Р.Р. Нигъмәтуллина
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 254.92 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле
Теләсәм, өйдә барлык эшне үзем башкарам. Тезмә фигыльләр.
5 нче сыйныф , рус төркеме
Мурзина Гөлнара Фәрит кызы
Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
8 905 372 56 88
Дәрес тибы: яңа материалны ачу
Максатлар:
Укучының эшчәнлеген формалаштыру максаты(деятельностная цель): Укучыларда яңа эш ысулларына күнекмә формалаштыру: күзәтү, анализ ясау, эзләнү, алгоритм төзү.
Эчтәлек максаты (содержательная цель): өйдә башкарыла торган эшләрне белдерүче сүзләр белән танышу һәм аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
- Шәхескә кагылышлы – укучы үзлегеннән белемен арттыру мотивациясе нигезендә, үз эшчәнлеген оештыра алу осталыгына өйрәнәчәк.
Метапредметнәтиҗәләре:
- Регулятив универсаль укугамәлләре:
-укучы яңа уку мәсьәләсен куя һәм уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнәчәк;
-укучы куелган максатларга ирешү юлларын планлаштырырга, очраган авырлыкларны чишү алымнарын табарга өйрәнү мөмкинлеге алачак.
- Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- укучы тиешле мәгълүматны таба,сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә сала белергә өйрәнәчәк;
-дәлилләр нигезендә нәтиҗә ясарга өйрәнү мөмкинлеге алачак.
- Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- укучы төрле фикерләрне исәпкә алырга, үз фикерләрен телдән төгәл итеп җиткерә һәм дәлилли белергә өйрәнәчәк;
- күмәк эшчәнлектә гомуми нәтиҗә чыгарырга өйрәнү мөмкинлеге алачак.
- Предмет буенча:
- укучы өйдә башкарыла торган эшләрне белдерүче сүзләрне табарга, танырга өйрәнәчәк;
- укучы өйдә башкарыла торган эшләрне белдерүче сүзләрне сөйләмдә куллана белергә өйрәнү мөмкинлеге алачак.
Эшне оештыру: фронталь, парларда һәм индивидуаль эшләү.
Дәреснең урыны:“Барлык эшне бергә башкарабыз” бүлегендә беренче дәрес.
Дәреслек: Р.Р.Нигматуллина , 5 кл.
Җиһазлау: компьютер, экран, проектор, Интернет, дәрес презентациясе, эталоннар, “Рәсемле лото” уены, мөстәкыйль эш өчен карточкалар, үзбәя карточкалары
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этаплары | Дәрес этабының максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | ||||||||||||||||||||||
1.Мотивлаштыру. Эшкә кызыксыну тудыру. | Укытучы өчен максат: халәт барлыкка китерү
| –Исәнмесез, хәерле көн, укучылар. -Урок начнем чтением пословицы. Кем эшләми, шул ашамый. -Как понимаете смысл пословицы? - А вы хотите поесть? -Если хотите поест, значит нужно работать. | -Исәнмесез. Шигырьләр тезмәсен сөйлиләр -Кто не работает, тот не ест. -Да. | КУУГ:классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү | ||||||||||||||||||||||
2.Актуаль ләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру | Укытучы өчен максат: Укучылар өчен максат: сәнгатьле итеп укый белү, монологик, диалогик сөйләм төзү, үз фикерләрен аңлата алу. | –Проверим домашнее задание.Первый и второй ряд - вы должны были написать сочинение о вашем доме, о квартире.А третьему ряду я задала тест и составить словарик с новыми словами. Первый и второй ряд, посоветуйтесь: кто прочитает самое лучшее сочинение. А третий ряд, подходите к компьютеру и выполняйте тест : https://www.azatliq.org/a/30969824.html -Оцените свою работу на этом этапе урока. | Ученики первого и второго ряда сообща решают: кто прочитает самое лучшее сочинение. Ученики третьего ряда подходят к компьютеру и выполняют тест, раздают остальным составленный ими словарики
Өй эшенә үзбәя куялар | ТБУУГ: үз фикереңне белдерү, РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | ||||||||||||||||||||||
3.Проблеманың урынын һәм сәбәбен табу. Уку мәсьәләсен кую | Укытучы өчен максат: Укучылар өчен максат:уку материалын чагыштырып нәтиҗә ясый белү | -Посмотрите на экран. -Что можете сказать по картине? -А конкретно что нужно сделать детям? (то что говорят дети выходит на экране) -Какие из этих слов и словосочетаний вы можете перевести на татарский язык? -А остальные слова и словосочетания почему не можете перевести? | -На картине я вижу беспорядок дома. Нужно сделать уборку. -Помыть посуду,расставить вещи по местам, подметать пол,выносить мусор,протереть пыль,прибрать кухню -Савыт-саба юа, тузан сөртә. -А остальные слова перевести не можем, потому что знаний нет | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую , чагыштырып нәтиҗә ясый белү ШУУГ:яңа белем алуга кызыксыну уяту | ||||||||||||||||||||||
4.Авырлык тан чыгуның проектын төзү | Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү | - Значит, какую цель мы поставим на этом уроке? - Чтобы достичь этой цели что мы должны сделать? - Как сформулируем тему нашего урока? | -Узнать новые слова, которые обозначают домашние дела. -Мы не только будем узнавать эти слова, а составим с ними предложения, использовать , в своей речи, переведем. -Домашние дела. | ТБУУГ: сорауларга дөрес җавап бирү, мөстәкыйль рәвештә уку мәсьәләсен әйтү. ТБУУГ: проблема кую һәм адымлап чишү юлларын билгеләү | ||||||||||||||||||||||
5.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. | Укытучы өчен максат: Укучылар өчен максат: өй эшләрен белдерүче яңа сүзләрне истә калдыру,аларны кулланып иптәшең белән сөйләшү оештыра алу. | - Әйдәгез яңа сүзләр белән танышыйк. (презентация буенча) Дәреслегезнең 85 нче битен ачыгыз, 2 нче күнегүне карагыз. Минем арттан кабатлагыз. -А теперь попробуем использовать эти слова в речи. На экране:СИН НИШЛИ БЕЛӘСЕҢ? (диалог между учителем и учеником) -А теперь спросите у соседа, что он умеет делать? Начинает тот, у кого волосы длиннее. (диалог между учеником и учеником) -Скажи, что может делать твой сосед? ( диалог между учеником и учителем) -А теперь спросите у наших гостей, что они могут делать? -Әлеге этапта үз эшегезне бәяләгез. | Укучылар укытучы артынан кабатлыйлар, мөстәкыйль рәвештә дәфтәрдә яза баралар. Мин савыт-саба юа беләм. Мин идән себерә беләм... -Самир, син нишли беләсең? -Мин идән себерә беләм. -Самир идән себерә белә. -Сез нишли беләсез? Үзбәя карточкасына билге куялар. | ТБУУГ: иҗади һәм эзләнү характерындагы ысуллардан файдаланып проблеманы чишү юлларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, сорауларга дөрес җавап бирү,үзара бәяләү. ТБУУГ: алган белем күнекмәләрен кулланып, алгоритм төзү. Регулятив эшчәнлек: анализлый белү КУУГ: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару | ||||||||||||||||||||||
Динамик пауза |
|
|
| |||||||||||||||||||||||
6.Яңа белемнәрнеберенчел ныгыту | Укытучы өчен максат: яңа мәгълүматны ныгытуга өстәмә материал булдыру; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне өстәмә материал кулланып камилләштерү | -“Рәсемле лото” уйнап дәресебезне дәвам итәбез һәм белемнәрне ныгытабыз. (Укытучы өй хезмәтен әйтә,укучылар туры килгән рәсемне каплап баралар һәм чылбыр буенча ачып эш төрен әйтәләр)
-Үзбәя карточкаларына билге куегыз. - Белемнәребезне ныгытабыз, төркемнәрдә карточка белән эшлисез.Җәя эчендәге фигыльләрне татарчага тәрҗемә итегез
- Эшегезне эталон буенча тикшерегез.
-Парларда текст буенча диалог төзегез -Үзбәя карточкаларына билге куегыз. | Фронталь эш Укучылар эшне төркемнәрдә башкаралар -Синең гаиләң нинди? Гаиләңдә ничә кеше? -Кем нәрсә эшли? -Үзбәя карточкаларына парларда эш өчен билге куялар | РУУГ: үзконтроль, белгән һәм белмәгән күнекмәләрне чагыштыру, үзара бәйләү, нәтиҗә ясау. ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү | ||||||||||||||||||||||
7. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү | Укытучы өчен максат: яңа мәгълүматны мөстәкыйль ныгытуга өстәмә материал булдыру; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат:татарча диалогны тыңлап аңлау, биремне дөрес үтәү | - Алган белемнәрне тагы да ныгыту өчен ишетеп аңлау күнегүе тәкъдим итәм. Сезнең максат- фигыльләрне ишетеп аңлау һәм биремне үтәү. https://www.azatliq.org/a/30016504.html -Проверьте понимание содержания текста методом «Әйе +, юк - »
- Үз эшегезне эталон буенча тикшерегез.
-Үзбәя карточкаларына билге куегыз. | Укучылар тыңлыйлар, истә калдыра баралар, карточкадагы биремне мөстәкыйль үтиләр Үзбәя карточкаларына мөстәкыйль эш өчен билге куялар | КУУГ: аралашу күнекмәләрен формалаштыру. РУУГ: үзбәя һәм үзара бәя бирү. ТБУУГ: логик фикерләү чылбырын булдыру. | ||||||||||||||||||||||
8. Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия | Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату | - Укучылар, дәрестә нинди яңалык белдегез? -Күз алдына китер: дустың авырып бүгенге дәрестә булмады ди. Аңа бу теманы кыскача ничек аңлатырсың? - Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар: -Кем бүгенге теманы аңладым дип уйлый, ул https://konstruktortestov.ru/test-27738 сайтына кереп тест эшли. -Кем бүгенге теманы яхшы аңладым, биремнәрне хатасыз эшләдем дип уйлый, сезгә әлеге фигыльләрне кулланып “Атналык план” төзергә. - Кем бу теманы яхшы аңладым һәм башкаларга да аңлата алам дип уйлый, сезгә түбәндәге схема буенча диалог төзеп язарга. - просьба мамы - согласие - уточнение - разрешение - Ә хәзер үзбәя карточкаларын кулыгызга алыгыз. Куйган билгеләрезнең урта арифметик санын табыгыз һәм язып куегыз/ миңа җыеп бирегез.Үзбәя карточкаларын миңа җыеп бирегез. - Бүгенге дәрестә миңа сезнең белән эшләү ошады. Рәхмәт сезгә.Дәресебез тәмам. | -Өй эшләрен белдерүче сүзләр белән таныштык. -Сөйләп аңлатырмын . Укучылар көндәлекләренә үзләре сайлаган өй эшен язып куялар | ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)
6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/15/picture-204429-1360922968.jpg)
Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.
Максат. Табигать темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү; белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...
![](/sites/default/files/pictures/2016/06/04/picture-795631-1465069296.jpg)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...
![](/sites/default/files/pictures/2017/09/22/picture-950768-1506028892.jpg)
8нче сыйныф татар төркеме өчен "Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау" темасына дәрес эшкәртмәсе
Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау....
![](/sites/default/files/pictures/2018/02/06/picture-1008381-1517936481.jpg)
"Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,5нче сыйныф(рус төркеме)
quot;Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,Р.З.Хәйдәрова дәреслеген кулланып, , 5нче сыйныфның рус төркемендә узды...
![](/sites/default/files/pictures/2020/01/28/picture-1212442-1580229478.jpg)
Дәрес эшкәртмәсе.Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы .6 нчы сыйныф , татар төркеме
6 нчы сыйныфта укучы татар балалары белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...
![](/sites/default/files/pictures/2016/12/19/picture-868339-1482144896.jpg)
11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше
Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...