Дәрес эшкәртмәсе.Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы .6 нчы сыйныф , татар төркеме
план-конспект урока (6 класс)
6 нчы сыйныфта укучы татар балалары белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 171.27 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле
Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше.
Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы
6 нчы сыйныф , татар төркеме
Мурзина Гөлнара Фәрит кызы
Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
8 905 372 56 88
Дәрес тибы: яңа материалны ачу
Максатлар:
Укучының эшчәнлеген формалаштыру максаты(деятельностная цель): Укучыларда яңа эш ысулларына күнекмә формалаштыру: күзәтү, анализ ясау, эзләнү, алгоритм төзү.
Эчтәлек максаты (содержательная цель): боерык фигыль турында укучыларда яңа белем формалаштыру һәм сөйләмдә кулланырга өйрәтү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
- Шәхескә кагылышлы – укучы үзлегеннән белемен арттыру мотивациясе нигезендә, үз эшчәнлеген оештыра алу осталыгына өйрәнәчәк.
Метапредмет нәтиҗәләре:
- Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-укучы яңа уку мәсьәләсен куя һәм уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнәчәк;
-укучы куелган максатларга ирешү юлларын планлаштырырга, очраган авырлыкларны чишү алымнарын табарга өйрәнү мөмкинлеге алачак.
- Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- укучы тиешле мәгълүматны таба, сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә сала белергә өйрәнәчәк;
-дәлилләр нигезендә нәтиҗә ясарга өйрәнү мөмкинлеге алачак.
- Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- укучы төрле фикерләрне исәпкә алырга, үз фикерләрен телдән төгәл итеп җиткерә һәм дәлилли белергә өйрәнәчәк;
- күмәк эшчәнлектә гомуми нәтиҗә чыгарырга өйрәнү мөмкинлеге алачак.
- Предмет буенча:
- укучы боерык фигыльне табарга, танырга өйрәнәчәк;
- укучы боерык фигыльне сөйләмдә куллана белергә өйрәнү мөмкинлеге алачак.
Эшне оештыру: фронталь, парларда һәм индивидуаль эшләү.
Дәреснең урыны: “Фигыльләр” бүлегендә дүртенче дәрес.
Дәреслек: Сәгъдиева Р.К., Гарәпшина Р.М., Хәйруллина Г.И. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы с-ф. / Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2015. – 191 б.: рәс. б-н.
Җиһазлау: компьютер, экран, проектор, Интернет, дәрес презентациясе, эталоннар, Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт ” мультфильмы, нетбуклар, үзбәя карточкалары
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этаплары | Дәрес этабының максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | ||||||||||||||||||||||||||
1.Мотивлаштыру. Эшкә кызыксыну тудыру. | Укытучы өчен максат:
| –Исәнмесез, хәерле көн, укучылар. - Татар теле дәресен экрандагы мәкальне уку белән башлыйк: Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә. – Әлеге мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? – Ә сезнең бәхетле буласыгыз киләме? ‒ Әйдәгез белемле булыйк, белемебезне арттырыйк. | Укучылар теләкләр тели: -Белемне табу җиңел түгел, ул юлда аунап ятмый. -Әйе. | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оешты руда хезмәттәшлек итү | ||||||||||||||||||||||||||
2.Актуаль ләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру | Укытучы өчен максат: Укучылар өчен максат: сәнгатьле итеп укый белү, монологик, диалогик сөйләм төзү, үз фикерләрен аңлата алу. | – Өй эшен тикшерик. 343 нче күнегүнең эталоны тактада , тикшерегез.
- Нәтиҗә ясыйбыз: фигыльләр нинди сүз төркемнәреннән ясала? -Кемнәр әлеге сүзләр белән җөмләләр төзеп язды? Иң уңышлы дип санаган җөмләгезне класска кычкырып укыгыз. -Үзбәя карточкасына билге куегыз. |
-Фигыльләр исемнән, сыйфаттан һәм рәвештән ясала. Укучылар җавабы тыңлана Өй эшенә үзбәя куялар | ТБУУГ: үз фикереңне белдерү, РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | ||||||||||||||||||||||||||
3.Проблеманың урынын һәм сәбәбен табу. Уку мәсьәләсен кую | Укытучы өчен максат: Укучылар өчен максат:уку материалын чагыштырып нәтиҗә ясый белү | - Экранда бирелгән шигырьне укыгыз. Фигыльләрне табыгыз. Беренче дүртюллыктагы фигыльләр икенче дүртюллыктагы фигыльләрдән ничек аерыла?
- Ә хәзер эталонга карыйк, дөрес фикерләр әйттегезме икән?
-Дәрес башында укыган мәкальгә әйләнеп кайтыйк әле.Болар нинди фигыльләр ? | -Беренче дүртюллыкта фигыльләргә кушымча ялганмаган,алар эш кушалар, команда бирәләр, ә икенче дүртюллыктагы фигыльләргә кушымча ялганган һәм алар кешенең теләген белдерәләр. -Эш кушуны, боеруны белдергән фигыльләр. | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую , чагыштырып нәтиҗә ясый белү ШУУГ:яңа белем алуга кызыксыну уяту | ||||||||||||||||||||||||||
4.Авырлык тан чыгуның проектын төзү | Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү | - Димәк, алдагы эшебезнең максаты нинди булыр? - Әлеге максатка ирешү өчен нишләргә тиешбез? - Дәресебезнең темасын ничек формалаштырырсыз? | - Эш кушуны , боеруны белдергән фигыльләрне таный белергә, табарга өйрәнү - Бу фигыльләр белән җөмләләр төзергә өйрәнү,дәреслек белән эшләргә, төрле күнегүләр башкарырга - Боерык фигыль | ТБУУГ: сорауларга дөрес җавап бирү, мөстәкыйль рәвештә уку мәсьәләсен әйтү. ТБУУГ: проблема кую һәм адымлап чишү юлларын билгеләү | ||||||||||||||||||||||||||
5.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. | Укытучы өчен максат: | - Күнегүләр эшләп карыйк. Дәфтәрләрегездә УКЫ фигылен зат-сан белән барлык һәм юклык формасында төрләндерегез. - Үз эшегезне эталон буенча тикшерегез
- Үзбәя карточкасына билге куегыз. - Башкарган эшегез буенча нинди нәтиҗә ясап әйтә аласыз? - Дөрес нәтиҗә ясадыгыз микән, дәреслекнең 150 нче битендәге кагыйдәне укып карагыз. -Кагыйдәне укып тагы нәрсә белдегез? -Төркемнәргә бүленегез һәм боерык фигыль турында алган яңа белемнәрне туплап кластер төзегез. Биремне үтәү вакытында түбәндәге таблицадан файдалана аласыз http://tatarschool.ru/posobie/morfologiya -Һәр төркемнән бер укучы чыгып үзләренең кластерларын башкаларга аңлатыгыз. - Кайсы төркемнең кластерын иң уңышлы дип таптыгыз? Ни өчен? | Укучылар мөстәкыйль рәвештә дәфтәрдә эшлиләр Үзбәя карточкасына билге куялар. - Боерык фигыль 2 нче һәм 3 нче затта гына була, берлек һәм күплек санда кулланыла.Ә 1 нче затта булмый. Дәреслектән кагыйдә укыйлар. -Боерык фигылнең сораулары: нишлә? Нишләсен? Укучылар төркемнәргә бүленәләр һәм кластер төзиләр Һәр төркемнән бер укучы чыгып үзләренең кластерларын башкаларга аңлата. | ТБУУГ: иҗади һәм эзләнү характерындагы ысуллардан файдаланып проблеманы чишү юлларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, сорауларга дөрес җавап бирү, үзара бәяләү. ТБУУГ: алган белем күнекмәләрен кулланып, алгоритм төзү. Регулятив эшчәнлек: анализлый белү КУУГ: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару | ||||||||||||||||||||||||||
Динамик пауза |
|
|
| |||||||||||||||||||||||||||
6.Яңа белемнәрне беренчел ныгыту | Укытучы өчен максат: яңа мәгълүматны ныгытуга өстәмә материал булдыру; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә материал кулланып камилләштерү | - Хәзер алган белемнәрне ныгытабыз. Алгоритм-кластерны кулланып 150 нче биттәге 348 нче күнегүне фронталь эшлибез. Сезнең максат: боерык фигыльне табып затын-санын билгеләү. - Әлеге күнегүне эшләгәндә авырлыклар тудымы? -Үзбәя карточкаларына билге куегыз. - Боерык фигыльләрне ныгытуыбызны парларда дәвам итәбез. Күршегез белән әлеге сылтама аша кереп боерык фигыльне барлык - юклык формаларын билгеләгез һәм фигыльләрне дәфтәрегезгә язып, аларга басым куегыз, нәтиҗә ясагыз. https://learningapps.org/12081182 - Эшегезнең җавапларын эталон буенча тикшерегез.
- Күнегүне эшләгәндә нинди авырлыклар туды? -Әлеге сорауга җавапны түбәндәге презентациядән табарсыз. Р.К. Сәгъдиева, Д.Х. Хөснетдинов “Татар теленнән презентацияләр”, “Мәгариф- Вакыт” нәшрияты - Димәк, нинди нәтиҗә ясарсыз? -Үзбәя карточкаларына билге куегыз. | Укучылар алгоритмны кулланып чылбыр буенча җавап бирәләр. - Боеру фигыльләренең кушымчаларын билгеләү авыр булды. Үзбәя карточкаларына фронталь эш өчен билге куялар Нетбукларда сылтама аша кереп эшлиләр. -Басым я беренче иҗеккә, я соңгы иҗеккә төшә. Кайчан кая куелуы аңлашылмый. -Боерык фигыльдә басым 2 нче затта 1 нче иҗеккә , 3 нче затта соңгы иҗеккә төшә. Үзбәя карточкаларына парларда эш өчен билге куялар | РУУГ: үзконтроль, белгән һәм белмәгән күнекмәләрне чагыштыру, үзара бәйләү, нәтиҗә ясау. ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү | ||||||||||||||||||||||||||
7. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү | Укытучы өчен максат: яңа мәгълүматны мөстәкыйль ныгытуга өстәмә материал булдыру; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру Укучылар өчен максат:боерык фигыльләргә морфологик анализ ясау | - Боерык фигыль турында алган белемнәрне тагы да ныгыту өчен ишетеп аңлау күнегүе - Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт ” мультфильмын карарга тәкъдим итәм. Сезнең максат- ишеткән боерык фигыльләрне язып алу : https://edu.tatar.ru/cor/281 - Җавапларыгызны эталон буенча тикшерегез:
- Ә хәзер дәрес башында төзегән кластер- алгоритмны файдаланып бер фигыльгә морфологик анализ ясагыз. Сезгә дәреслекнең 315 нче күнегүе ярдәм итәр. - Үз эшегезне эталон буенча тикшерегез.
- Кемнең эшендә бер хатада юк? Сезгә дөрес итеп эшне башкарырга нәрсә ярдәм итте? -Үзбәя карточкаларына билге куегыз. | Укучылар тыңлыйлар һәм яза баралар. 1 укучы тактада, калган укучылар дәфтәрдә морфологик анализ ясыйлар. -Кластер- алгоритм Үзбәя карточкаларына мөстәкыйль эш өчен билге куялар | КУУГ: аралашу күнекмәләрен формалаштыру. РУУГ: үзбәя һәм үзара бәя бирү. ТБУУГ: логик фикерләү чылбырын булдыру. | ||||||||||||||||||||||||||
8. Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия | Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату | - Укучылар, дәрестә нинди яңалык белдегез? -Күз алдына китер: дустың авырып бүгенге дәрестә булмады ди. Аңа бу теманы кыскача ничек аңлатырсың? - Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар: -Кем бүгенге теманы аңладым дип уйлый, ул боерык фигыль кергән 6 мәкаль эзләп яза. -Кем бүгенге теманы яхшы аңладым, биремнәрне хатасыз эшләдем дип уйлый, сезгә боерык фигыльләрне кулланып “Китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләрен” язарга. - Кем бу теманы яхшы аңладым һәм башкаларга да аңлата алам дип уйлый, сезгә боерык фигыльләр кергән мәкальләрдә кулланылган фигыльләрдән https://crosswordlabs.com сылтамасы аша кереп кроссворд төзү. - Ә хәзер үзбәя карточкаларын кулыгызга алыгыз. Куйган билгеләрезнең урта арифметик санын табыгыз һәм язып куегыз һәм миңа җыеп бирегез. - Бүгенге дәрестә миңа сезнең белән эшләү ошады. Рәхмәт сезгә.Дәресебез тәмам. | -Боерык фигыль турындагы белемнәребезне тулыландырдык. - Кластер- алгоритмны күрсәтеп боерык фигыль турында сөйләрмен. Укучылар көндәлекләренә үзләре сайлаган өй эшен язып куялар | ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/12/19/picture-47510-1387461821.jpg)
Затланышлы фигыльләр.
Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерелешле технологиясе буенча рус урта гомум белем мәктәбенең 7нче сыйныфы татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәләре. ...
Затланышлы фигыльләр.Тест.
"Затланышлы фигыльләр" темасы буенча тест. 6 класс....
Затланышлы фигыльләр.
"Затланышлы фигыльләр" темасына дәрес планы....
Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.
Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат кызының дәрескә үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...
![](/sites/default/files/pictures/2018/10/09/picture-229545-1539116277.jpg)
Боерык фигыль. Татар теле. 4класс
Татар теле дәресенең темасы "Боерык фигыль". 4класс татар балаларына. Дәреслекнең авторлары Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2009ел...
![](/sites/default/files/pictures/2022/11/02/picture-254630-1667387624.jpg)
"Боерык фигыль" темасы буенча дәрес (5класс, рус төркеме)
"Боерык фигыль" темасы буенча технологик карта (5класс, рус төркеме)...