Конспект урока по башкирскому языку и литературе на тему Ә. Еники” Матурлык” хикәясе.
план-конспект урока (9 класс)

Гульсина Гигантовна Ишмухаметова

            Дәреснең темасы:  Ә. Еники” Матурлык” хикәясе.

  1.  Максат :  1)  Укучыларга “Матурлык” әсәренең эчтәлеген төшендерү.
  2.  Әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәcьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.
  3. Укучыларда ата-аналарга миһербанлык тәрбияләү. Бәдретдин образы, шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше һәм бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтү. Бу эштә халык педагогикасына таяну.
  4.  Укучыларга сәнгатле уку күнекмәләре бирү һәм аларда матурлык хисләре тәрбияләү.

 Җиһазлау:  Ә. Еникинең портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе, магнитофон һәм түбәндәге эчтәлекле плакатлар.

  Хатын-кызның бөтен матурлыгы

Бөтен күрке ана булуда...

                        Һ. Такташ.

  Матурлыкка бай ул безнең заман,

Адым саен бездә матурлык.

Барлык батырлыкның,

Матурлыкның

Иҗат итүчесе халык бит!

                         Һ. Такташ.

   Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә. (Мәкаль)

   Тышкы матурлык белән масайма, эчке матурлык белән масай. (Мәкаль)

                      Дәрес түбәндәге план буенча алып барыла:

            1.Кереш: 

а) Әсәрнең эчтәлеген сөйләү.

б) матурлык турында әңгәмә.

2. Төп өлеш:

а) тезислар билгеләү;

б) төркемнәргә бүленеп, текст белән эшләү;

в) куелган сорауларга җавап табу.

3. Әсәрнең композициясен анализлау:

а) сюжет элементларын табу;

б) тел-стиль үзенчәлекләрен билгеләү.

            4. Нәтиҗә ясау. Укучыларның чыгышларын бәяләү.

            5. Өйгә эш бирү.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

  Оештыру.

  Бер укучы Р. Сәхәветдинованың М. Сираҗи сүзләренә “ Йокларга” дигән бишек җыры яңгырый.

Кояш йөреп еракларга

Кайтып төште офыкларга,йокларга,йокларга...

Укытучы.  Бала дөньяга килгәнче, ана кеше аны йөрәге янында 9 ай буе йөртә,тугач, төннәр буе аңа бишек җыры көйли.

            Менә бала тәпи йөреп китә, сөйләшә башлый... Баксаң, ата белән ана күрми дә калган, бала инде зур үскән һәм мөстәкыйль кеше булырга тырышап ята икән.

            Үсә төшкән саен, бала белән ата-аналар арасында бик күп яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар, элек-электән, буыннан-буынга күчә килгән. Һәм бик күп язучылар аларны үз иҗатларында чагылдырырга тырышалар.

-Сез моңа нинди мисаллар китерә аласыз?- дигән сорау ачыклап үтелә.

            Укучылар: Биредә И. С. Тургеневның “Ата-аналар һәм балалар” романы; М. Кәримнең “Озын-озак балачак”,  В. Распутинның “Прощание с Матерой”, Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” әсәрләрен телгә алырга мөмкин.

Укытучы.

  • Безнең өлкән язучыбыз Ә. Еники дә бу мәсьәләне төрле яктан ачарга тырышкан.  

   Актуальләштерү.

            Үткән дәрестә без аның” Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышкан идек инде. Аның бу әсәре белән янәшә куеп карарга мөмкин.

1 укучы.  Ә. Еники әсәрендә Акъәби үзенең васыятен әйтеп калдыра алмый; ул балаларының туган җирләрен онытуларына тирән борчыла, аларда рухи байлыкларның киләчәктә дә саклануын тели.

            - Бүген сезнең белән аның “Матурлык” дигән әсәре белән танышып үтәрбез.    

 Сез аның бу әсәрен өйдә укып килергә тиеш идегез

1-2 укучы эчтәлеген сөйли.

   Яңа теманы аңлату.

            -Сез матурлык турында нинди мәкальләр беләсез? (Укучылар үзләре белгән мәкальләрне әйтәләр).

Укытучы.

            -Нәрсә соң ул матурлык? Сез аны ничек аңлыйсыз? дигән сорау һәм берничә укучының җавабы тыңланыла. Шуннан соң балаларның игътибарына “Матурлык” күлмәк белән сәдәфтә түгел,оят белән әдәптә” дигән плакатка юнәлтелә.

            -Әйе, матурлык- бик тирән мәгънәле  төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлыйсыздыр.

 1 укучы.  Мин матурлыкны табигатьтә күрәм, аның матурлыгына сокланып карыйм,- ди..

Икенчесе, төп матурлык- кеше күңеленең матурлыгы дип раслый.  

Өченчесе, кемдер яшь буынның матурлыкны күрә белмәвенә ачына. – ди.

Икенче берәү исә , матурлык-ул беренче мәхәббәт, аның кадерен генә белергә кирәк, ди. Дүртенчесе, безнең кайберләребез матурлыкны тыныч трмышта, илнең иминлегендә, үз телегездә укый, белем ала алуыбызда күрәдер дип уйлыйм.

Укытучы.    -Хәзерге вакытта Россиядә һәм чит илләрдә генә түгел, безнең республикада да “Матурлык” бәйгеләре үткәрелә. Сез нинди бәйгеләр беләсез, укучылар? (“Сылукай”, Нәүрүз чибәре”, Гыйфәт туташ”, һ.б.)

Укытучы. -Сез ничек уйлыйсыз: бу бәйгеләр нинди максат белән үткәрелә?

Укучылар . Әлеге бәйгеләрдә тышкы матурлыкны гына бәяләү максаты куелмый. Монда хатын – кызның акыл дәрәҗәсе дә, милли традицияләре, гореф-гадәтләрне,татар халык иҗатын белүләре, аш-суга осталыгы да,уңган килен,мәрхәмәтле ана булырлыкмы- юкмы икәнлеге дә ачыклана.

Укытучы.     Ә менә бу “Матурлык” бәйгеләрен сугыш вакытында үткәреп булыр идеме?

Укучылар.    Юк. Бу бәйгеләрне үткәрү өчен илнең, дөньяның имин, тыныч яшәве кирәк. Шулай ук республиканың игътисади яктан тотрыклы булуы да исәпкә алына.

Укытучы.

            -Игътибарны плакатка язылган сүзләргә юнәлтәбез:

“Матурлыкка бай ул безнең заман...”

    Яңа теманы ныгыту.

            -Ә менә Ә. Еники үзенең бу әсәрендә “Матурлык” темасын ничек ача соң? Авторның матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтеп китик.

            Җаваплар тыңланганнан соң, түбәндәге тезислар дәфтәрләргә язып куела:

            -Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

            -Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы.

            -Шәкертләрнең матур мөгамәләсе.

             -Табигать матурлыгы.

Укытучы:

            -Югарыда без дәреснең максатын, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрне ачыкладык. Хәзер исә аларга җавап табып карыйк, ә моның өчен текстка игътибар итик. Һәрбер төркем аерым тезислар буенча эшләр:

1. Бәдретдин- шәкерт. 2. Бәдретдин- аның атасы һәм бабасы. 3. Кеше һәм табигать.

1 нче төркемнең җавабы:

            -Күңел матурлыгын ачыклау өчен, Бәдретдингә шәкерт буларак характеристика бирелә. (Кешегә йөк  булырга ярамый. Яхшы укый. Сабыр холыклы. Шигырь язучы, сөйкемле). Монда әсәрдән Бәдретдиннең кемлеген, нинди кеше булуын ача торган өзекләр укыла һәм сөйләм үзенчәлеге дә күрсәтелә:

Укучы.   -Характеристика биргәндә аның иң ярлы, шул ук вакытта бик тырыш һәм намуслы шәкерт булуын дә әйтеп китәргә кирәк.

Укытучы:

            -Димәк, Бәдретдин образы аша без шәкертләр мөхитен күз алдына китердек. Менә сез дә шундый ук укучылар. Нинди аерма бар соң сезнең тормыш һәм Бәдретдин тормышы арасында? Сез нинди шартларда яшисез?

            Укучыларның җаваплары тыңлана. Шуннан соң укытучы өстәп куя:

            -Әйе, чөнки белемегезгә карап категория бирәләр, категориягә карап акча түләнәчәк, ә моңа карап гаилә тормышыгыз җитеш булачак. Әлбәттә,белемне акчага гына кую кирәкми, белемегезгә һәм эшегезгә карап, сезнең турыда фикер йөртәчәкләр, хөрмәт итәчәкләр һәм хезмәт хакы түләячәкләр. Юкка гына бөек рус язучысы А. П. Чехов: “Кешедә барысы да булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да”, - дип әйтмәгән. Менә без дә Бәдретдиннең әйбәт шәкерт икәнен күрдек. Ә өйләренә кайткач, ул үзен ничек тота соң? Гаилә әгъзаларына аның мөнәсәбәте ничек?

            2нче төркем җавабы:

-Бәдретдин белән атасы күрешүенә генә игътибар итик. Алар бик озак күрешмәгәннәр. Һәр-берсенең кочагына да ташланмыйлар, үбешмиләр дә. Чөнки татар халкында андый гадәт юк. “Улым” дип күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер- берсенә булган ихтирамнарын белдерәләр.

–Аның ничек итеп эндәшүенә игътибар итик “бабакай” – аның бабасын ихтирам итүе күренә.

            -Шәкертләрне озатканда да, аның фатиха бирүен сорый. Монда инде аның гаиләдә ихтирамлы булуы күренә, чөнки мөселман халкында олыларга зур хөрмәт белән карау гадәткә кергән.

Укучылар:

            -“Ике куллап күрешү”. Бу мөселман халкы өчен хас гадәт. “Җанланып китү”. Әлеге тәгъбир көндәлек тормышының үзгәрүенә, аны игътибарсыз калдырмауларына ишара итә. “Түрдә утыру”. Кәкрәеп түгел, бәлки горур утыру.

3нче төркем җавабы:

            -Әсәрдә табигать бик матур тасвирланган. Димәк, шул табигатьне күреп үскән кешеләр ямьсез була алмый.

  Укучылар:

            -Бәлки, автор кеше белән табигать арасындагы гармония бозылмасын дияргә теләгәндер.Мәсәлән, сайрый да сайрый тургай, туган җиреннән ераккарак та китеп карый, әмма һич тә туган туфрагыннан аерыла алмый, чөнки шуннан ала моңны да, җырны да, матурлыкны да.

Укытучы.  Алга таба әсәр белән танышканда, без башта Бәдретдиннең әнисенең шәкертләр янына чыкмавына гаҗәпләнеп калабыз. Ә менә өйгә кергәч, Бәдретдиннең әнисеннән чәй ясатырга теләвен күрәбез.

            -Нигә ул бу эшне әнисенең эшләвен үтенә?

Сораулар ачыклана. Укучылар, Бәдретдиннең әнисе чәй ясарга чыккан урынны тексттан табып, аны сәнгатьле итеп укыйлар.

Ана белән очрашу бик күп сораулар тудыра, тетрәтә, бу сорауларга җавап бирер өчен текст белән эшләү дәвам иттерелә.

            -Бәдретдин скрипкасын көйләгәндә ана аңа ничек итеп карап утыра? Тесттан шул өзекне табып укыгыз,-ди укытучы.

Укучылар:

( Ул ямьсез хатын гына түгел, ә Ана, бала Анасы. Менә шул ямьсез хатыннан туган бит инде ул шәкерт, гыйлем иясе булачак кеше).

Тактага эленгән плакаттагы Һ. Такташ сүзләренә игтибар итәбез: “ Хатын-кызның...”

            -Бәдретдин скрипкасында уйный башлагач, без аның тагын нинди сыйфатларын беләбез.

            -Ул йомшак, шигъри күңелле,аның өендә дә скрипканың сагышлы моңы агыла. Гаилә агъзалары арасында ихлас туганлык мөнәсәбәтләре хакимлек итә.

            Һәм менә ул әнисенә мөрәҗәгать итә, аның өчен уйный.

Укытучы. -Бәдретдин ни өчен әнисенә мөрәҗәгать итә?

Укучылар. Иптәшләренең сорауларына җавап бирү өчен,әнисенең  эчке дөньясын күрсәтү өчен шулай эшлидер. Бәдретдиннең күзенә ул беркайчан да ямьсез булып күренми. Чөнки Ана аны шулай тәрбияли алган. Бәдретдин аның белән горурлана, хөрмәт итә, аның эчке дөньясының матурлыгы күрә.

Укытучы. Татар халкында  “ Ана күңеле балада – бала күңеле далада” дигән мәкаль бар. Тормышта моңа мисаллар шактый. Сез  моңа әдәби әсәрләрдән нинди мисаллар беләсез?

Укучылар. -Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” хикәясе һ.б.

Укытучы:  -Бу әсәрне без нинди жанрга кертәбез?(Хикәя жанрына)

            -Нәрсә ул хикәя?(аерым вакыйгаларны тасвирлау.)

            -Ә хәзер бу хикәянең композициясенә игътибар итик. Нәрсә соң ул композиция? (Сюжет,табигать күренешләре, тел- стиль үзенчелекләре.)

            -Табигать күренешләре без инде тукталып үттек, ә хәзер сюжетка игътибар итик.

Кульминация.

Вакыйгалар үстерелеше.

Чишелеш.

            -Әсәрдән шул сюжет элементларына туры килгән урыннарны табыгыз.

            Экспозиция -1-2 нче абзац; вакыйгалар үстерелеше- Бәдретдиннең кем икәнен ачыклау ( ул һәм шәкерт буларак); кульминация- ананың йөзен күреп, шәкертләрнең тетрәнүе; чишелеш- куелган сорауларга җавап бирү һәм соңгы җөмлә.

            Әсәр якты төсләр һәм буяулар белән язылган. Аның һәр җөмләсеннән нур һәм шатлык бөркелеп тора. Шәкертләр дөньясы, авыл җире турында сөйләгәнгәдер, Ә. Еникинеә бу әсәре җанлы сөйләмгә хас төзелмәләргә, тарихи сүзләргә , диалектизмнарга, этнографизмнарга бай.( Мәсәлән, сыпырта торган иде(фраз.); туң күчән(фраз.); бакырлар тошергәли иде(жаргон); җилен(тарихи сүз)-клей; егетләр мыегыдай сызылып чыга (чагыштыру);”тәмлекәй”(диал.); озын сыйрак(фраз.); низаль(тарихи)-тәртип; ишел алды; кизеле ашЪяулык(тарихи)-җыентык, сайланма әсәрләр; сөкүт калу(тарихи)-эндәшми тын тору; иганә(тарихи)-пособие,ярдәм һ. б.)

            -Ни өчен кирәк соң андый сүзләр? (Алар хикәялүгә җирле колорит,милли яңгыраш биреп торалар.)

             Ә хәзер әйдәгез дәрескә йомгак ясыйк. Язучы бу әсәре белән нәрсә  әйтергә тели?

 Укучылар .Әдип бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын,бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать  дәрәҗәсенә күтәреп раслый.

 Укытучы.  Бик күп шагыйрләр, язучылар әниләр турында дан җырлаган һәм без дә бүгенге дәресебезне Савина Вика  башкаруында “Әниемә” дигән җыр белән тәмамлыйбыз.

 Билгеләр кую.

 Өйгә эш: “Минем әнием” дигән темага инша язып килергә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dresnen_temasy_._eniki_maturlyk_hikyase.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по башкирскому языку для 4 класса

Хобби. Ҡылымдарҙың заман ялғауҙары....

конспект урока по башкирскому языку по теме "Тәбиғәтте һаҡлайыҡ! ”Һандар” темаһын нығытыу."" в 6-ом классе

Разработка урока по башкирскому(государственному) языку в 6-ом классе...

Конспект урока по башкирскому языку на тему Әсхәл Әхмәт-Хужа. “Эй Ҡыш бабай, Ҡыш бабай”

Тема:     Әсхәл Әхмәт-Хужа.  “Эй Ҡыш бабай, Ҡыш бабай”.Маҡсат.шиғырҙың йөкмәткеһе менән танышыу;уҡыусыларҙың һүҙ байлығын, телмәрен, фекерләү кимәлен үҫтереү;балаларҙа ...

Конспект урока по башкирскому языку на тему Мостай Кәрим. Һеңлемдең төшө. Омонимдар.

Мостай Кәрим. Һеңлемдең төшө. Омонимдар. Маҡсат: М.Кәримдең тормошо һәм ижады менән таныштырыу,өҙөктөң йөкмәткеһен үҙләштереү, бөйөк әҙиптең тормошо һәм ижадына ҡарата һөйөү, хөрмәт тәр...

Конспект урока по башкирскому языку и литературе на тему "Атай икмәге" Ф.Акбулатова (7 класс)

Тема. Фәрзәнә Аҡбулатова “Атай икмәге.”Маҡсат.Ф.Аҡбулатованың биографияһы менән танышыу,”Атай икмәге” хикәйәһенең идея- тематик йөкмәткеһен үҙләштереү; уҡыусыларға икмәкте...