Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты
презентация к уроку (7 класс)
Танылган язучы Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gayaz_ishakyynyn_tormysh_yuly_hm_izhaty.pptx | 533.81 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Г.Исхакый 1878 елның 22 февралендә Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә туа. Әнисе Камәриянең дә нәселе Морат муллага барып тоташа. Исхакый тумыштан ук зирәк була, биш яшендә укырга өйрәнә. Кечкенәдән үк үзенең яшьтәшләреннән белемле булуы белән аерылып тора. Ул үзенең белеме белән канәгать булмыйча һәрвакыт алга омтыла. Менә шушы сыйфатлар да аның алдагы тормышына йогынты ясамыйча калмый.
Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия абыстай
Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә . « Тәгаллемдә сәгадәт » [1] исемле беренче әсәрен 17 яшендә яза . 1902 елда «Ике йөз елдан соң инкыйраз [2]» исемле хыялый -публицистик повестен төгәлли . 1905 елгы революциягә кадәр үк инде ул дистәгә якын хикәя һәм повесть, ике пьеса һәм « Теләнче кызы » исемле романының беренче кисәген тәмамлый һәм күбесен дөньяга чыгара . 1904 елны Казанга килеп , революцион хәрәкәткә кушылып китә . « Таң йолдызы » исемле газета чыгара башлый .
1893-1897 нче елларда Гаяз Исхакый укыган Күл буе мәдрәсәсе ( Казан)
Г . Исхакый , хөкүмәткә каршы җинаятьтә гаепләнеп , 1906 елда кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла . Шунда « Зиндан » исемле автобиографик повестен яза . Аннары Архангель губернасына сөргенгә җибәрелә . Шушы авыр шартларда ул «Солдат» повестен , « Теләнче кызы » романының икенче кисәген , берничә пьеса яза . Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән игълан ителгән амнистия нигезендә 1913 елда азат ителә .
1898-1902 нче елларда Гаяз Исхакый укыган Татар укытучылар мәктәбе (Казан )
Казан шәһәрендә Гаяз Исхакый исемендәге урам
Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музее
Гаяз Исхакыйның кабере Төркиянең Истанбул шәһәрендә
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә гореф – гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше
Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясенә анализ....
Гаяз Исхакыйның иҗат юлы
Гаяз Исхакый иҗатына багышланган...
Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә анализ.
10 нчы сыйныфта Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрен анализлауга дәрес эшкәртмәсе...
Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне ...
Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм "Көз" әсәренә технологик карта
1.Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәрен өйрәнүгә технологик карта.2.Гаяз Исхакыйның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнугә технологик карта...
«Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәренә анализ››
6 нчы А сыйныфының татар төркемендә үткәргән әдәбият дәресе....
Сүнмәс йолдыз (Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)
Киек казлар өйгә кайта иде – Каңгылдашып күккә эленеп калды... Офыкларга сары сагыш ку...