Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше
проект (7 класс) по теме
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне сүрәтли. Ул алдан күреп, традицияләрнең дәвам иттерелергә тиешлеген әйтә. Әсәрнең әһәмияте борынгы йолаларны саклауда, югалтмауда. Әдип безнең күңелебезгә шуларны сеңдереп калдырырга тели. Милли гореф – гадәтләр, йолалар, тел милләтнең сыйфатлары буларак уелып кала һәм алар сакланганда гына милләт яши дигән фикерне бирә.
Минем эшемнең максаты: Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендәге татар халкының милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрен бүгенге көн белән чагыштыру, читекләрнең бүгенге көндә тоткан урынын билгеләү. Бирелгән максатымнан чыгып түбәндәге бурычларны куйдым: милли татар читекләре турында мәгълүматлар җыю, яшьтәшләремдә милли аяк киеме-читекләргә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре уяту. Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә милләтебезнең дини бәйрәме – гает бәйрәме күрсәтелә. Гает бәйрәмендә гореф- гадәтләребез беренче урында тора.
Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына, сакчыл һәм булдыклы, дингә хөрмәт белән карарга өнди.
Халык Әхмәдулла кебек гореф-гадәтләрне намуслы үтәүне, гает бәйрәмендә катнашуны, аның традицияләрен җиренә җиткереп башкаруны үзенең изге бурычы итеп санасын иде. Бәйрәмнәрдә милли киемнәр киенү үзе зур куаныч бит
Г. Исхакыйның әсәрендә күтәрелгән мәсьәлә укучы күңеленә үтеп керә: уйландыра, сабак бирә, тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итә. Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдырып, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итик.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rabota.docx | 509.08 КБ |
Предварительный просмотр:
Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше
Эчтәлек
I. Кереш өлеш
Гаяз Исхакый милләтебезнең акылы, намусы…………………….. 4
II. Төп өлеш.
1. Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән
чисталыгына өнди………………………...........................................6
2. Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек”әсәре…………………………..8
3. Читекләрнең бүгенге көндә актуальлеге………………………...11
4. Арча читекләре……………………………………………………13
III. Йомгаклау………………………………………………………..15
IV. Кулланган әдәбият………………………………………………17
V. Кушымта………………………………………………………….18
Максат:
1. Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендәге татар халкының милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрен табып бүгенге көн белән чагыштыру.
2. Читекләрнең бүгенге көндә тоткан урынын билгеләү.
Бурычлар:
1. Әсәрне укып, халкыбызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен барлау;
2. Әбиләрдән сөйләтеп, китаплардан укып, татар халкының милли йолаларына анализ ясау;
3. Милли татар читекләре турында мәгълүматлар җыю;
4. Яшьтәшләремдә милли аяк киеме-читекләргә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре уяту.
Кереш
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен.
Р. Фәйзуллин
Һәр кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәгә игътибар итмичә, каядыр ашкына, гел алга омтыла. Татар реалистик әдәбиятына нигез салучыларның берсе, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, журналист, җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең горурлыгы булган Гаяз Исхакый – татар тарихында әнә шул тау елгасы төсле көчле, кырыс, җиңелмәс көрәшче, олы әдип һәм бөек шәхес буларак урын алган кеше. Җитмеш алты ел гомеренең алтмыш елын милләте өчен көрәшеп үткәргән ул. Шул вакыт эчендә 55 әсәрен китап итеп бастырып, 500 ләп мәкаләсен язып өлгергән, һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан.
Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Тарихка әнә шулай зур өлешен керткән кеше ул. Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы, минемчә. Тормыш искиткеч катлаулы нәрсә. Аның арбасыннан төшеп калмас өчен, күпме ихтыяр көче, күпме тырышлык кирәк. Хәтта сине тормыш арбасыннан тибеп төшерсәләр дә (безнең илдә андый язмышка хөкем ителгәннәр бик күп), кабат сикереп торып, аякка баса алу бары тик көчле шәхесләргә генә хас түгелмени?
Гаяз Исхакыйны да татар халкының тарихыннан сызып ташларга теләгәннәр. Исемен дә әйтергә ярамаган заманнар булган, ләкин чиста намуска кер кунмый, диләр бит. Г. Исхакый милләтебезнең акылы, намусы булып калган һәм ул бер дә тапланмаган. 60-70 елларда татар мәктәпләрендә укыган әби-бабайларыбыз сөйләвенчә, ул елларда әдәбият дәресләрендә Г. Исхакый турында бернинди дә мәгълүмат бирелмәгән, әсәрләрен уку түгел, исемен дә белмәгәннәр. Әнә шундый юллар белән халык хәтерен юк итәргә тырышсалар да, халыкның укымышлы катлавы үзенең Исхакый кебек бөек затларын онытмады. Гаяз Исхакый бөтен тынгысыз тормышын, дәртен, талантын татар халкының азатлыгы, башка милләтләр белән тигезлеге, рухи үсеше өчен көрәшкә багышлады. Аның исеме хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзендә тора.
Г. Исхакый милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яссылыкта яктырта. Бер төркем әсәрләрендә ул, милләтне инкыйраздан саклап калу максатында, укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, милли колоритына, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.
Язучының әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы проблемалары күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнми, милләт югалмый, аның дине дә, гореф-гадәтләре дә, теле дә югалмаячак!
Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына өнди
Милләтнең тормыш-көнкүреш тәртибе үзенчәлекле күп йолалар белән бәйләнгән. Йола дип милләтнең яшәешенә борынгы заманнарда ук кереп урнашкан тормыш-көнкүреш, дин кануннарын үтәү белән бәйле тәртип һәм гадәтне атыйлар. Мәсәлән, исәнләшү-сәламләшү тәртибе, зур эш башкарыр алдыннан олылардан фатиха алу тәртибе, юлга чыгар алдыннан дога уку h.6. Гореф - үз-үзеңне тотышта ныгытылган тәртип. Мәсәлән, хәер алганда уң кулың белән алу, тупсаны атлап кергәндә уң аякны беренче атлау, йокыдан торганда уң аякка басу һәм башкалар.
Гадәт - халыкка хас, нык урнашкан үзенчәлек, һәркем үтәргә тиешле кагыйдә, канун. Мәсәлән, мөселман кешесе башкарырга тиешле кырык фарыз. Еш, даими рәвештә кабатланудан ихтыярга әверелгән үз-үзеңне тоту сыйфаты.
Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт, туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары арта башлаганы сизелә. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.
Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабантуйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Май чабу, Покрау, яфрак бәйрәмнәре; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; христиан диненә бәйле Пасха, Раштуа, Кач ману бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.
Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола Һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең әдәбиятыбызда чагылыш тапкан. Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрененең бирелешен күрәбез. Алар милли хисләр формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр. Халык бәйрәмнәре, йола, гореф-гадәтләр язучыларыбызның күбрәк авылга багышланган әсәрләрендә сурәтләнә, чөнки авыл халыкның бик борынгыдан килә торган мондый хәзинәләрен үзендә саклаучы дөнья итеп карала.
Татар халкының үзенә генә хас булган бер йола - сөннәткә утырту. Бик күп ир балалары булган гаиләләр сөннәт йоласын үтиләр, чөнки бу ата-ананың изге бурычы. Хәзер бу йола шифаханәләрдә табиблар тарафыннан лазер белән башкарыла. Ә бит моннан берничә дистә еллар элек кенә сөннәтче бабайлар, әбиләр булган. Г. Исхакыйның ” Сөннәтче бабай “ әсәрендә Сөннәт йоласының гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгәнлеге күрсәтелә. "Сөннәтче бабай” - чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Ул татар авылының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен белеп язылган. Сөннәтче бабайның пәкесе - ул аның шәҗәрәсе.
Татар халкының бүгенге көндә яратып каршы ала торган дини бәйрәмнәребез Рамазан һәм Корбан гаетләре бар. Аларны башка мөселман кардәшләребез белән бергә бәйрәм итәбез. Халкымның үзенә генә хас туй, үлгән кешеләрне күмү йолалары буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр сакланган. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве - бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек”әсәре
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Әхмәдулла исемле малайның кичерешләре тасвирлана. Аның бу кичерешләре әтисе бүләк итәчәк читек белән бәйле. Малай гает бәйрәмендә катнашуны, аның традицияләрен җиренә җиткереп башкаруны үзенең изге бурычы итеп исәпли. Әхмәдулла кешеләргә, бигрәк тә яшь буынга хас булган аерым җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Яңа кәҗүл читек иясе була алмау вакыйгасы аны бик зур борчуга сала. Чапан һәм кәҗүл читек хакында иптәшләренең фикерләрен, шаяруларын күңеленә бик авыр кабул итә.
Менә гает бәйрәме якынлаша. Һәр гаиләдәге кебек, Әхмәдулла гаиләсендә дә бәйрәмгә әзерлек эшләре башлана. Әтиләре шәһәргә барып, бүләкләр, күчтәнәчләр алып кайта. Киткәндә Әхмәдуллага да кәҗүл читек вәгъдә итә. Әхмәдулла әтисенә чын күңеленнән ышана һәм аның кайтуын түземсезлек белән көтә. Бу турыда ул сеңлесе Рәбигага да мактана, иптәш малайларына да сөйли. Аның уйлавынча, читек беркемнекенә дә охшамаган, андый читек башка малайларда да юк. Ул − кәҗүл читек. “Минем читек балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сахтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый... тип-тигез киселгән була. Аның шыгырдавы да башкача”. Яңа читекне киеп гаеткә барырга хыяллана Әхмәдулла. Читек әбисе тегеп биргән чапан белән бик килешәчәк. Кәҗүл читек моңа кадәр күрелмәгән бәйрәм ясаячак малайга. Әхмәдулла эшләрен дә тиз эшли, сыерны да башка малайларга алып кайтырга куша, аларга тәмле әйберләр бирергә вәгъдә итә. Аның тизрәк өйгә кайтасы, әтисен каршы аласы, кәҗүл читекне күрәсе бар.
Рабигага читек тә, саплы калач та эләгә. Тик Әхмәдуллага гына читек кайтмый. Аңа дигән читек өлгермәгән, читек тегүче авырып киткән. Аның урынына олыларга яраклы читек кайткан. Малайга аны киертеп карыйлар. Тик ул малайның үзе кереп утырырлык зур. Менә шунда әтисе читекне муллага бүләк итәргә карар кылуын әйтә. Чыннан да, мулланың читеге иске икән. Ничек инде ул мәчеткә намазга барсын? Әхмәдулланың читек турындагы татлы хыяллары чәлпәрәмә килә. Әтисе киләсе баруында, һичшиксез, алып кайтачак. Әмма Әхмәдулла боларның берсен дә ишетми. Ул үзен дөньяда иң бәхетсез кеше итеп тоя, алып кайткан күчтәнәчләрен дә алмый. Әбисе Әхмәдулланың сүнгән өметен кабызып җибәрә. Ул аңа төнлә читек тегәчәген әйтә. Малай әбисе тегәчәк читекне күз алдына китерә, хәтта төшендә дә күрә. Әбисе,чыннан да, гает көнне читек кигезә малайга. Әхмәдулланың ничек шатланганын күрсәгез иде! Мәчеткә кергәндә, барысы да аңа карыйлар шикелле тоела, чөнки кәҗүл, ялт-йолт килеп тора торган читек бары тик анда гына! Малай үзенең алдануын сизми әле. Тик корымның чапан итәге белән сөртелеп, читекнең әбисенеке икәнлеге беленгәч, малайлар көләргә тотынгач кына, Әхмәдулла эшнең нидә икәненә төшенә. Намаздан соң да малайлар Әхмәдулладан калмыйлар, аны үртәүләрен дәвам итәләр. Тик әбинең генә, берни булмагандай, шат күңел белән: “Оятсызлар, кая, колагын кисим әле!” - дип каршы алу малайларны айнытып җибәрә. Ә Әхмәдулланы:
- Бәйрәм мөбарәк булсын, угылым! - дип каршылый һәм малайның кайгысын йомшарта.
Г. Исхакый «Кәҗүл читек» хикәясендә бала күңелендәге кичерешләрне бик оста бирә алган. Ул зурларга да балага үти алмаслык вәгъдәләр бирмәскә куша. Бала күңеле бик нечкә, ул зурларның барлык сүзләренә дә ышана. Үти алмаган вәгъдә бала күңеленә ярамый.
Әхмәдулла авыл малайлары кебек эш сөючән. Ул маллар карарга, тәрбияләргә ярата. Үзенең иптәшләренә дә дустанә мөнәсәбәттә, халыкның гореф – гадәтләрен намуслы үтәргә тырыша. Гает намазында катнашуны үзенең изге бурычы дип саный. Туганнарының киңәшләренә колак сала белә.
Гаиләдә ата – ана, бала арасындагы эчкерсез мөнәсәбәт сурәтләнгән. Читек өлгермәгән. Аны тегүче хатынның баласы авырган икән. Баланың күңелен күрү өчен, өлкәннәр Әхмәдулла белән үтә дә итәгатьле сөйләшәләр. Аны алдыйбыз, ялган ачылыр дип күз алдына да китермиләр дә. Ә әби аны әнә ничек матур сүзләр белән каршы ала:
- Бәйрәм мөбарәк булсын, угылым! - дип аркамнан кагуына, мин акырып елап җибәрдем.
Бу исә баланың күңелендәге кытыршылыкны эретеп җибәрә.
Хикәядә милләтебезнең дини бәйрәме – гает бәйрәме күрсәтелә. Гает бәйрәмендә гореф- гадәтләребез беренче урында тора:
- бәйрәмчә ризыклар пешерү (борчак белене, кыстыбый, коймак, сумсалар, пәрәмәчләр;
- яңа киемнәр сатып алу, тегү;
- бисмилла әйтеп уң аякка, кулга кию;
- Гарәфә көнне еларга ярамый;
- нигә чапанны искедән теккәннәр, читек алып кайтмаганнар? Чөнки татар халкы сакчыл, уңган, булдыклы, булганны әрәм итми - дин кушмый.
Әхмәдулланың чапаны әтисенең чапаныннан тегелгән, җем-җем итеп тора, саранҗы, искерми, бохар патшасының улы гына кия торган, яшел. Әхмәдулла, дәрәҗәгә ия булган мулла булып, милләтнең дәвамчысы булырга тиеш. Чалма чуар, димәк, Әхмәдулланың уйлары төрле, ләкин ул әтисенең эшен дәвам итүче булыр. Әхмәдулла хикәя ахырында да читексез кала. Без моннан Әхмәдулланың дәрәҗәле булып күп йөрергә, кайгыртырга, тәҗрибә тупларга, көрәшергә тиеш икәнлеген аңлыйбыз. Исхакый өлкән буынга зур роль бирә, ул тәрбияче булырга, ә үсеп килүче буын укымышлы, көчле ихтыярлы хуҗа булырга тиеш ди. Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына, сакчыл һәм булдыклы, дингә хөрмәт белән карарга өнди.
Татар язмышы, милләт язмышы тәрбияле яшьләр кулында булырга тиеш, бу очракта Әхмәдулла кулында милләт язмышы. Заманында шулкадәр зур урынны тоткан “Кәҗүл читек” бүгенге көндә актуальме соң? Әйе, бу проблема бүгенге көндә көн кадагында тора.
Читекләрнең бүгенге көндә актуальлеге
Гореф-гадәтләр, йолалар бүгенге көндә дәвам итәме соң? Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез республикабызда яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.
Соңгы елларда мин яшьләрнең йолаларга зур игътибар бирүләрен күрәм: намаз укыйлар, ураза тоталар, гаеткә йөриләр. Г.Исхакый “Кәҗүл читек” хикәясендә, татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне сүрәтли. Ул алдан күреп, традицияләрнең дәвам иттерелергә тиешлеген әйтә. Әдипнең фикерен 2013нче елның 2-5 август көннәрендә Алабугада булып узган төрки илләрнең күн эшләнмәләр фестивалендә күтәреп чыгалар. Фәнни симпозиумда катнашучылар төрки дөньяның халык сәнгате, күн эшләнмәләрнең төрле илләрдә саклануы һәм аларны алга таба да югалтмау хакында фикер алышканнар. Розалина Шаһиева фикеренчә, каюлы күн эшләнмәләр һәр татар өчен дә бәйрәм киеменә әйләнергә тиеш. Милли бәйрәмнәрдә милли кием кию традицияләрен кертергә кирәклеген әйтә. Каюлы читек бүгенге көндә дә актуаль, тик читек серләрен белүчеләребез олыгаеп бара, ә бу кәсепне югалтырга ярамый.
Заманында даны еракларга таралган Арча читекләрен күрмәгән, ишетмәгән, кимәгән кеше бик сирәк булгандыр. Һәрхәлдә өлкән буын вәкилләре ул читекләрне киеп йөрүләрен яхшы хәтерли әле. Заманалар башка хәзер. Чигүле чүәк-читекләрне бүген нигездә биюче кызларда һәм музейларда гына күреп була торгандыр. Ул аяк киемнәре көндәлек булудан күптән туктады.
Милли аяк киемнәрен җитештерүне узган гасырның 70-80 нче еллары дәрәҗәсенә үстерү өчен барлык нәрсә дә җитәрлек югыйсә. Әлеге сәнгать әсәренә тиң бөек хезмәтнең тамырларын һәм аны дәвам итүнең мөһимлеген, халык өчен, киләчәк өчен кирәклеген, бәлки, район, шәһәр башлыклары әле белеп бетерми торгандыр?!.
Читекләр милләтебезгә кирәк! Аяк киеме буларак кына түгел, һөнәр буларак, күңел бизәкләре, халык җәүһәрләре буларак кирәк!
Кәҗүл читекнең тарихы белән кызыксынуым мине халыкны гомер буе читек белән тәэмин итеп торган Арча якларына алып килде.
Арча читекләре
Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. 1883 елда мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль белән бүләкләнгән. 1980 елда Лейпцигта үткәрелгән Халыкара ярминкәдә алтын медальгә лаек булып, Арчаны бөтен дөньяга танытты. Аннары һәркайсыбызга таныш заманнар башлана. Илдә барган сәяси киеренкелек һәм икътисадый кризис нәтиҗәсендә бик күп завод-фабрикалар ябыла. Шул рәвешле, бөтен дөньяга мәшһүр "Арча читекләре" дә эшләүдән туктый. Ул вакытта фабрика бер кулдан икенче кулга күчә башлады, биш елда биш җитәкче алышынды, – дип искә ала Айрат Солтанов. – Аннан ул эшмәкәрләр кулына да эләгеп караган иде – уңай нәтиҗәсе булмады. Ахыр чиктә фабрика бөтенләй эшләүдән туктап, аның бинасыннан торак йорт ясадылар. Бик күпләр эшсез калды ул чакта. Шул вакытта хезмәттәшләрем: "Булса, синнән генә була. Бу эшне үз кулыңа алмыйсыңмы соң?" –дип мөрәҗәгать иттеләр. Тәвәккәл таш ярыр, ди халык мәкале. Таркалып беткән фабриканың эшен дәвам иттерү Айрат Солтановка да җиңел булмагандыр. Әйтергә кирәк, аның әле бүген дә бар эшләрне бер җирдә башкарырлык махсус цехы юк. Заманында бер мең ярым кешене эшле иткән фабрика урынында хәзер торак йорт, кибетләр... Хәер, халык һөнәрчелеген тар гына дәвам итүче кечкенә цехны хәтерләткән оешма бар-барын. Әмма дөньяга шаулаган милли аяк киемнәре берләшмәсен һәм күпмедер дәрәҗәдә әлеге фабрика үстергән Арча шәһәрен икесен бергә янәшә куеп караганда, бу күренешне акыл кабул итә алмый. Айрат Солтанов янына барганда, аның бу эше үзенә берәр файда китерәме икән соң дип уйладым. Баксаң, читекчеләрнең эшсез торганнары юк икән. Аена 20-25 пар читек тегеп саталар. Читекчеләр дигәнем – Айрат Солтанов җитәкчелегендә эшләүче 10 кеше. Чигүчеләр, тегүчеләр, кисүче һәм аяк киеме ясаучы. Һәркайсы диярлек заманында читек фабрикасында эшләгән. Айрат Солтанов үзе дә "шул яклардан". Мәктәптә укыган вакытта ук фабрикада әти-әнисенә булышып йөргән малай, еллар узгач, читекләрнең "ипие"нә әвереләсен башына да китермәгәндер. Мәскәүдә модельер-дизайнер һөнәрен үзләштереп кайткан егеткә фабрикада шундук эш табыла – инженер-конструктор була. Чигүле аяк киемнәренә бизәкләрне Айрат Солтанов иҗат иткән рәсемнәр буенча төшерәләр. Чигүчеләре үз өйләрендә торып чигә, тегүчеләр өчен көйләнгән аерым бер бүлмәсе бар. Ә үз өе янындагы "һөнәрче йорты"нда, үзе әйтмешли, эшнең башы һәм ахыры эшләнә – бизәкләр төшереп киселә һәм аяк киемнәре тегелеп бетә.
– Продукцияне фабрика масштабында әзерләмибез, эшсез торганыбыз да юк, – ди Айрат Солтанов. – Сорау бар. Казандагы сувенир кибетләре белән эшлибез, бию коллективларыннан заказлар була. Эшләгән әйберең сатылмыйча өелеп тормагач, начар түгел инде.
Эшмәкәр сүзләренә караганда, бер пар читек тегү өчен кимендә ике атналап вакыт кирәк. Бар да аяк киеменең катлаулыгыннан тора. Кулны тота торган өлеше – чигү. Әлеге эш бары тик кулдан гына башкарыла икән. Чигүче Фәридә апа Кәримуллинаның эшләгәнен карап торып, сүзсез калдым. Бик вак һәм күп вакыт таләп итә торган эш. Фәридә апа чәчәк бизәген махсус кысага киертеп куелган күн кисәгенә җитез генә чигеп бара. Аның кулларында энә биеп барган төсле. Гомере буе (1975 елдан бирле) фабрикада чигү чиккән кеше икәнлеге күренеп тора.
Чигү бизәкләре күбрәк булган саен, читекнең бәясе дә кыйммәтрәк. 7 мең сумлыклары да, 13 мең сумнан артып киткәннәре дә бар. Чүәкләр 850 сум чамасы.
Йомгаклау
Мин үз эшемдә Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә бирелгән милли йола, гореф –гадәтләрнең бүгенге көндә дә дәвам итүен күрсәтергә теләдем. Халык Әхмәдулла кебек гореф-гадәтләрне намуслы үтәүне изге бурыч итеп санасын иде. Бәйрәмнәрдә милли киемнәр киенү үзе зур куаныч бит. “Ә менә халыкның милли киемнәргә карашы ничек? Хәзерге вакытта читек кияләрме? Кайда күргәнегез бар?” дигән сорауларга җавап Айрат Солтанов янында булганнан соң үзеннән – үзе безнең алдыбызга килеп баса. Халык кәҗүл читекләрне кия, димәк безнең йола, гореф – гадәтләребез сакланып килә. Вакыты белән кәҗүл читекләр биюче кызларда, музейларда гына сакланган булса да, соңгы 2 елда читекләрне халык яратып кия башлады дип без горурлык белән әйтә алабыз. Авырлык белән булса да читекләрне тегәләр. А.Солтанов әйтүенчә, Алман илендәге модельерларны да Татарстандагы җитештерү осталарының кул хезмәте белән башкарган күнгә чигү традицияләре кызыксындыра. Элек-электән алтын белән бәяләнгән татар милли аяк киемнәре Европа илләрен дә кызыктыра.
Республикабыздагы милләтләрнең зур бер гаилә, толерантлык үрнәге булып яшәвендә милли бәйрәм, йола, гореф-гадәтләрнең роле зур. Халык бәйрәмнәрен саклап калу, аларны кабат җанландыру, өйрәнү, җәмгыятебезнең бәйрәм культурасын баета, халыклар дуслыгын ныгыта.
Г.Исхакый “Кәҗүл читек” хикәясендә, татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне сүрәтли. Әсәрнең әһәмияте борынгы йолаларны саклауда, югалтмауда. Әдип безнең күңелебезгә шуларны сеңдереп калдырырга тели. Милли гореф – гадәтләр, йолалар, тел милләтнең сыйфатлары буларак уелып кала һәм алар сакланганда гына милләт яши дигән фикерне бирә.
Язучының әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы проблемалары күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Г. Исхакыйның әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәлә укучы күңеленә үтеп керә: уйландыра, сабак бирә, тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итә. Чыннан да, аның әсәрләре укучыны уйланырга, тормыш коруга җитди карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф- гадәтләребезне сакларга чакыра. Димәк, татар халыкның рухи тормышы сүнми, милләт югалмый, аның дине дә, теле дә югалмаячак!
Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдырып, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итик.
Кулланылган әдәбият
1.Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.Кзан,1995.
2.Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. Казан, 1997.
3.Борһанова Р. “ Якты Күлдә – Казанская бәйрәме”, .“Зәй офыклары”, 2007.
4.“Зәй офыклары”, “ Питрау”, 18 нче август, 2007.
5.Кашапова Р. “ Әсәкәйдә татарлар рухы, татар галәме”, “Зәй офыклары”,30нчы июнь, 2007.
6.Максимов Н.В. Без бер тамырдан. Казан, Мәгариф, 2002.
7.Мөхәрҗи М. Җир Хартиясе. Казан, 2007.
8.Сафин Р. Татар юлы. Казан, 2002.
9.Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.Казан, 1992.
10.Филиппов А. Карендәшләр. Казан, 2001.
11.Исламов Ф.Ф., Закирҗанов Ә.М. 5нче сыйныф өчен татар әдәбияты дәреслеге.Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанов. - Казан: Мәгариф. – 2004. – 78б.
Кушымта
Заманында бер мең ярым кешене эшле иткән фабрика урынында хәзер торак йорт, кибетләр...
Розалина Шаһиева
Каюлы күннән эшләнмәләр
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә гореф – гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше
Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясенә анализ....
Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....
Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...
"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт темасының бирелеше" темасына мәкалә..
"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт бирелеше" темасына мәкалә....
«Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәренә анализ››
6 нчы А сыйныфының татар төркемендә үткәргән әдәбият дәресе....
Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлау
Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлауМаксат: 1.Әсәргә анализ ясап, башка образларга мөнәсәбәттә Әхмәдулла образын ачу, образлар арасындагы бәйләнешләр һәм символлар аша әсәрнең эчтәлеген...
Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен уку һәм анализлау (7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
(7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)...