Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә анализ.
план-конспект урока (10 класс) по теме

10 нчы сыйныфта Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрен анализлауга дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gayaz_iskhakyynyn.docx23.49 КБ
Файл gayaz_iskhakyynyn.docx23.49 КБ

Предварительный просмотр:

Гаяз Исхакыйның  “Ул әле өйләнмәгән иде”  әсәренә анализ.

Максат:   1) әсәрдәге психологик бизәкләр, кешенең эчке  кичерешләрен    дөрес һәм тәэсирле итеп сурәтләүне төшендерү, әсәрнең идея-эстетик әһәмиятен аңлату;

 2) әсәрне анализлау күнекмәсен ныгыту, логик фикер йөртү сәләтен  һәм сөйләм телен үстерү;

 3) яшәеш өчен кирәкле уңай сыйфатлар тәрбияләү, яшьләрне тормышка әзерләү.

Җиһазлау:   Г.Исхакыйның портреты; плакатлар: М.Хәсәнов сүзләре :  “Гаяз Исхакый-           татарның бөек таланты,  милли әдәбиятның  классигы һәм горурлыгы”;   мәкаль : ”Уңсаң да -  үзеңнән,туңсаң да- үзеңнән!”; рәсем (Аннаның ике кызы белән чиркәү янындагы сурәте), мультимедиа проекторы.

Дәрес төре: әдәби әсәрне өйрәнү һәм анализлау дәресе.

Дәрес методы: әңгәмә.

Дәрес алымы: эзләнүле, чагыштырулы.

Дәрес барышы.

Оештыру моменты.

Укытучы сүзе:   укучылар, без ХХ  йөз татар әдәбиятында иң күренекле язучыларның берсе, үткен сүзле алдынгы фикер иясе, зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый  әсәрләрен бик яратып укыйбыз. Бу уку елында без аның “Сөннәтче бабай” исемле повестен, ”Зөләйха” драмасын укыдык, өйрәндек. Кеше күңеленә тирән үтеп керү сәләте, эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле итеп  сурәтләве, үз сүзен күңелләргә үтәрлек итеп җиткерә белүе белән ул үзенә тартты, сокландырды. Экранга игътибар итик әле, Мансур Хәсәнов та аны “ ... татарның бөек таланты, милли әдәбиятның  классигы һәм горурлыгы” дип атый. Бүген без Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” исемле повестен анализларбыз, хәзерге заман яшьләре күзлегеннән – сезнең күзлектән чыгып бәяләрбез.

Повестьне сез өйдә  укып килергә тиеш идегез. Әйдәгез, эчтәлекне кыскача сөйләп, искә төшереп китик әле. (Эчтәлек сөйләнә).

- Кем ул Шәмси?

- Ул Петербургта яшәүче татар кешесе. Шундагы бер кибеттә приказчик       булып эшли.

- Нинди белем- тәрбия алган?

- Кечкенә чакта әти-әнисе белән яши, соңыннан Казанда мәдрәсәдә укый. Мәдрәсәдә укыганда1905 нче елгы чуалышлар башлана.Башка шәкертләр белән Шәмси мәдрәсәне ташлый.Кулында һөнәре, белеме булмаганга, төрле эшләрдә эшләп йөри. Соңыннан приказчик булып китә .Шулай итеп  Петербургка да килеп чыга һәм шунда урнашып кала.

- Чыгышы белән нинди гаиләдән ул?

- Ул авылдан, бик динле,  гореф - гадәтләрне тота торган мөселман   гаиләсеннән.

- Әти-әнисе Шәмсине нинди , кем итеп күрергә тели?

- Үз авылларында мулла булуын, үз телен,динен саклавын, урыслашмавын телиләр. Аның татар кызына өйләнүен, семьялы( гаиләле )булуын телиләр. (Шул урын дәреслектән табып укыла).

- Гаилә нәрсә ул? Сез аны ничек аңлыйсыз?

- Гаилә ул - ир белән хатынның бергә яшәве,тормыш итүе. Ул ата-аналар, балалар булу ; аларның уртак уй-теләкләр белән яшәве, шатлыклары, борчулары. Гаилә- шушы бер төркем  кешеләргә генә якын булган гадәтләр, йолалар да. Мәсәлән, бәйрәмнәр- гаилә бәйрәмнәре  булу. Бәйрәмнәр генә түгел, үз гаиләң кешеләрен ярату, алар өчен  шәхси җаваплылык хисе булу, борчымаска тырышу да...

- Яхшы, димәк, гаилә ул ир белән хатын мөнәсәбәте генә түгел. Шулай аңласак, Шәмсинең гаиләсе нинди?

- Киң мәгънәсендә аның семьясы юк. Анна белән Шәмсинең бергә торган урыны,өе, балалары бар. Ул үзен гаиләле итеп хис итми. Һаман да өйләнмәгән кеше кебек хис итә.

- Мин килешмим. Алар бергә торалар бит. Шулай булгач, бу инде семья. Алар бик дус, тату яшиләр.

- Ләкин бит аларның татулыгы Анна аркасында,  аның җайлап торуы аркасында гына. Анна аны китәр дип уйлый. Шуңа күрә җаеннан тора...

- Нәрсә комачаулый икән соң Шәмсигә чын мәгънәсендә гаиләле булырга? Башта шундый сорауга җавап табыйк әле – кеше дөньяда ни өчен яши, сез моны ничек аңлыйсыз?

- Ниндидер зур эшләр башкарыр өчен, үзенең исемен калдыру өчен яши.

- Ләкин бит бөтен кеше дә бөек булып бетә алмый. Минемчә, кеше бала үстерү, нәселен дәвам иттерү өчен яши.

- Балалары әти-әнисенең эшен дәвам итсен, гаиләдәге гореф- гадәтләрне дәвам итсен өчен яшиләр.Үз  халкының  дәвамчысы  итеп  балаларын тәрбияләр өчен яши кеше дөньяда...

- Әйдәгез, сорауга җавап эзлик әле. Шәмсигә нәрсә комачаулый  гаиләле булырга?

- Ул балаларының, хатынының татар булмавына риза түгел. Үзе Аннага һаман да никахлап өйләнми . Ә өйләнми, чөнки әти- әнисе марҗа киленне, башка диндәге кешене кабул итмәс , дип уйлый. Чынлыкта, ул үзе дә  Аннаның христиан динендә булуын кабул итми, мөселман  булмаганга өйләнми...

- Димәк, Шәмси христиан динен күңеле белән кабул итә алмый.Ә сез ничек уйлыйсыз, Анна ислам динен кабул итәр идеме икән?

- Юк, кабул итмәс иде. Ул бит чиркәүгә йөри, балаларын да чукындыра.

- Ә мин кабул итәр иде, дип уйлыйм. Ул бит Шәмсине ярата. Башта үз диненә дә бик бирелмәгән иде. Кымыз белән дәваланырга баргач, үзе татарча күлмәк тегеп кия. Шәмсигә , никах укытыйк, дип тә әйтә, үзен поляк мөселманы дип тә танытты...

- Сезгә Аннаның ислам диненә мөнәсәбәтен чагылдырган урыннарны өйдә билгеләп килергә кушылган иде .(Укыла).

- Димәк, Анна исламга күчә ала. Ни өчен  күчмәде соң?  

- Әсәрдә шундый юллар бар:”Шәмси шул тормышны балалары тугач та гаилә тормышы дип кабул итә алмый...”

- Шәмси Аннаны үз диненә күчәргә өндәмәде дә. Ул моны теләмәде дә, уйламады да. Күргәнебезчә, Анна үзе әйткәч тә, бернинди дә чара күрмәде. Шәмси, гомумән, гаиләле булырга, өйләнергә әзер кеше түгел. Авылда әти-әнисе беренче мәртәбә өйләндерергә теләгәндә дә өйләнмәде, икенче кайткач, тагын өйләнмичә качып китте. Ул христианга да, мөселманга да өйләнергә теләми. Кеше өйләнергә күңеле белән әзер булырга тиеш, ә ул һаман да әзер түгел...

- Нигә һаман өйләнми соң ул?

-  Ул үз  өстенә җаваплылык алырга курка.  Куркак кеше ул.  Шәмси гаилә тормышы алып барырлык кеше түгел. Үзен генә тәрбияләтергә ярата, башкалар турында уйламый.

-  Дин турында да уйламый ул.  Юкса, Анна белән, чынлап яратса, никах укытыр, балаларын, үзе  уйлаганча, мөселман итеп тәрбияләр иде. Ул ихтыярсыз, көчсез кеше. Эгоист ул...

- Ә Анна нинди холык-сыйфатларга ия?

- Ул  пөхтә, чиста хатын. Шәмсине  бик ярата, бала караган кебек тәрбияли. Уңган, булган, бөтен эшне дә белә. Ял иткәндә дә тик тормый, кымызга баргач та гел эштә, шуңа аларга яхшы караш булды. Бушлай йөрергә ат та бирделәр. Анна бик сабыр, җайлы,акыллы, үз дигәненә ирешүчән...

- Авторның Аннага мөнәсәбәте ничек, гаеплиме яки яклыймы?

- Гаепли, дип уйлыйм. Ул татар егетенең башын әйләндерде. Анна булмаса, Шәмси татар кызына өйләнер иде.

- Мин алай уйламыйм, барысына да Шәмси үзе  гаепле. Гаяз Исхакый Аннаны татар кызларына үрнәк итеп тә куя, минемчә. Чын хатын-кыз менә шундый булырга тиеш, сез дә шундый булыгыз, дип әйтергә тели...

 - Димәк, нәтиҗә ясасак, автор Аннаныгаепләми.  Ә аның янындагы ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Ни өчен үзгәрде ул?

- Ир-ат көчле, акыллы, җаваплылыктан курыкмый торган булырга тиеш. Шәмси аңа башта шундый булып тоелгандыр, күрәсең.

- Шәмсидә үзенә терәк, таяныч таба алмады.Тормышы җайга салынмаган, үзе һаман эштә. Шуңа ул күбрәк үз көченә ышана башлады. Анна хыялланудан, өметләнүдән туктый, арый. Җайлы, тыныч тормыш итәсе килә аның да. Ул Шәмсидән өстен.Үзен шуңа күрә башкачарак тота башлый, үз язмышын үзе төзи, булдыра алганча көрәшә , үз диненә яңадан тартыла башлый. Анна Шәмсигә караганда көчлерәк шәхес.Ул үз язмышы өчен көрәшә ала...

- Шуны чагылдырган урын бар әсәрдә, табып укыйк әле (укыла).

- Әйе, Шәмси аны шулай чиркәүдән балалары белән чыкканда күрә дә инде. (Экрандагы рәсемдә шул күренеш чагылдырылган).

- Анна хакында без билгеле бер фикергә килдек. Аннаны балалары белән чиркәү янында  очраткач, Шәмсинең ,барысын да ташлап, авылына кайтып китүен сез ничек аңлыйсыз?

- Бу аның  ни эшләргә белмәвен, чарасыз калуын, үз-үзенә ышанмавын күрсәтә. Ул аның йомшаклыгының, ихтыярсызлыгының тагын бер чагылышы.Бу хәл Шәмсинең тормыштагы көчсезлеген, җиңелүен аңлата...

- Әсәрдә шул фикерләргә дәлил булырдай урын бар, табып укыйк әле( укыла). Өстәп, нәрсә әйтә аласыз?

- Шәмси үзенең йомшаклыгын күрсәтә, күз яшьләрен түгә... Бу аның үзе өчен борчылуы, үткәне белән араны өзәргә омтылуы. Ләкин аның моңа да көче җитмәгәнен күрдек...

- Әдипләр, гадәттә, төп фикерне әсәрнең исеменә чыгаралар. Повесть ни өчен “Ул әле өйләнмәгән иде” дип атала?

- Шәмси Анна белән танышканда өйләнмәгән иде әле.

- Ул бит аннан соң да өйләнми. Минемчә, Шәмси шулай гомер буе өйләнмичә, никахсыз яшәр. Ул үз өстенә җаваплылык алмас. Балалары башка милләт кешесе булып үсәр - татар буларак та  нәселен дәвам итмәс.  Әсәрнең ахырында  да ул һаман үзен җиңә алмаган, тормышы  ничек бар шулай кала бирә.  Ул әле һаман өйләнмәгән... (Әсәрнең ахыры укыла).

- Әйе, Шәмси һаман да балаларын мөселман итеп тәрбияләү, Истамбулга бару турында уйлый. Бу уен тормышка ашырырга гына ашыкмый. Ә балалары инде үсә тора...  Гаяз Исхакый бу әсәрендә үз халкыннан, үз нәселеннән, тамырларыннан аерылган кешенең фаҗигасен күрсәтә. Үз кыйбласы булмаган кеше көчсез, мескен. Шәмси әнә шундый. Кеше үз тормышын үзе, бары тик үзе генә төзи; үз язмышына үзе генә хуҗа була ала. Ул шуның белән көчле. Кеше көчле ихтыярлы,  үзенә дә, башкаларга да игътибарлы булырга, шуңа омтылырга тиеш. Шулай булса гына ул, яшәү мәгънәсенә төшенеп, бәхетле була ала. Экранга игътибар итик,  халык та бит:

Уңсаң да - үзеңнән,

        Туңсаң да   -  үзеңнән! –

  дигән.

  Өйгә эш: “Кеше үз язмышына үзе хуҗа” исемле инша язу.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакыйның иҗат юлы

Гаяз Исхакый иҗатына багышланган...

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне ...

Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм "Көз" әсәренә технологик карта

1.Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәрен өйрәнүгә технологик карта.2.Гаяз Исхакыйның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнугә технологик карта...

«Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәренә анализ››

6 нчы А сыйныфының татар төркемендә үткәргән әдәбият дәресе....

Сүнмәс йолдыз (Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Киек казлар өйгә кайта иде –              Каңгылдашып күккә эленеп калды...       Офыкларга сары сагыш ку...

Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты

Танылган язучы Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат....