Тартык авазлар, аларның әйтелеше
план-конспект урока (5 класс)
5 че сыйныф өчен татар теленнән дәрес план-конспекты
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
5_klass_tartyk_avazlar.docx | 24.88 КБ |
tartyk_avazlar.pptx | 801.79 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
“Урыссу гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Тартык авазлар, аларның әйтелеше
(5 нче сыйныф өчен татар теле дәресе конспекты)
Төзүче: I квалификацион
категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Садыйкова Ф.И.
ш.т.Урыссу бистәсе, 2020 нче ел
Тема: Тартык авазлар, аларның әйтелеше.
1.Белем бирү: Укучыларның тартык авазлар турындагы белемнәрен системага салу, яңгырау-саңгырау тартыкларга бүленешен искә төшерү, авазларның дөрес язылышы белән таныштыру, дөрес әйтергә өйрәнү өчен шартлар тудыру.
2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә йогынты ясау.
3. Тәрбияви: әниләргә һәм әбиләргә хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.
Планлаштырылганнәтиҗә:
Предмет буенча:
-тартык авазлар, аларның яңгырау һәм саңгырау төрләргә бүленүе;
- язмаһәмсөйләм теле күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү.
Универсаль уку күнекмәләр:
Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;
- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;
- дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз белемеңне куллана белү;
-өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне формалаштыру;
- аралашу шартларыннан чыгып, үз фикереңне билгеләү;
- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсен (УМ) кую һәм чишү.
Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле: 5 нче сыйныф./Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева.-Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2017, презентация, перфокарталар.
Төп төшенчәләр: яңгырау, саңгырау тартыклар.
Предметарабәйләнеш: әдәбият, рус теле.
Эшформалары: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парлап эшләү.
Дәрес планы.
1. Мотивлаштыру-ориентлашу.
1) психологикуңайхаләттудыру.
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн сезгә.
Бер-беребезгә нәтиҗәле эш сәгате теләп елмаешыйк. Утырыгыз.
2) белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы. Алдагы дәресләрнең уку мәсьәләсе нинди иде?(Без узган дәресләрдә сузык авазларны өйрәндек.Татар телендә 12 сузык аваз бар.Сузык авазларның төрләрен әйтү, схемасын төзү.)
Сузык авазлар
калын иренләшкән
нечкә иренләшмәгән
2. Өй эшләрен тыңлау:
65 нче күнегү.
3. Уку мәсьәләсе кую.
- Тел белеменең авазларны өйрәнә торган бүлеге ничек атала? (фонетика)
Без сезнең белән “Фонетика” илендә сәяхәт итәбез. Сезгә ул илдә яшәүчеләрне сайлап алырга кирәк.( тамыр, ясалма, сузык,нечкә, җөмлә, иренләшкән, синоним, антоним, калын, исем, иренләшмәгән, фигыль, сингармонизм, тартык, яңгырау, саңгырау)
“Фонетика” илендә яшәүчеләрнең кайсылары белән без әлегә таныш түгел.
( тартык, яңгырау, саңгырау)
-Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (Тартыклар).
-Дәрескә нинди максат куярбыз? (Тартык авазлар, аларның яңгырау һәм саңгырау тартыкларга бүленүен ачыклау.)
Дәфтәрләргә число, теманы язу.
4.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
Тартык авазлар таблицасы белән эш.
-Кайсы авазларны язуда бер үк хәрефләр белән язабыз? (къ,к,гъ,г,в,w)
Схема төзү.
5. Яңа материалны аңлауларын беренчел тикшерү.
1.Дәреслек белән эш. 78 нче күнегү.(1-2 нче җөмләләр)
2. Ял минуты.
Яңгырау тартыклар булган сүзләр ишетсәгез басасыз, саңгыраулар булса утырасыз (хат, буран, кашык, давыл, кеше, кош, җәй, бүре)
6. Уку мәсьәләсен этаплап чишү.
1. Белмәмеш “Әкиятләрне беләсеңме” конкурсында катнашкан, тик бик күп хаталар җибәргән. Бергәләп төзәтик.
“Ак аю” – “Ак бүре”
“Үги малай” – “Үги кыз”
“Өч әби” – “Өч кыз”
“Гөлчирә” – “Гөлчәчәк”
“Куян малае” – “Куян кызы”
“Төлке белән үрдәк”- “Төлке белән каз”.
-Кайсы әкиятнең исеме яңгырау тартыкка башлана? ( “Гөлчәчәк”)
2.”Ахыры бар, башын тап” уены.
Чык: ачык, орчык, чыпчык, сыерчык
Чак: учак, пычак, курчак, балачак
Ке: ике, күке, төлке, себерке
3.“Артык хәрефне тап”
- ә, ү, җ, ө, и
- б, д, г, к, м
- м, н, ң, һ
- в, л, һ, ә, ч
- ч, ш, л, к, т
4. Перфокарталар белән эш.
Тартыклар | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
Яңгырау | * | * | |||||
Саңгырау | * | * | * | ||||
Борын | * | * |
- Бабай6.Яхшылык
- Кыш 7. Миң
- Моң
- Китап
- Җәй
- “Җырны таны” уены. (парлап эшләү)
Мин сезгә таныш булган җырны үзгәрттем. Сез аның нинди җыр икәнлеген табарга тиешсез.
- Бс кзм пп
Сн бсмсң, мн бсм.
Ие аа эәеә
И ә иее аа.
Кайсы очракта җырны уку җиңелрәк? (тартык авазлары билгеле булганда)
Тартыклар сүнең лексик мәгънәсен белдерәләр,
Ә сузыклар нинди роль башкара? Без аларсыз бу җырны җырлый алабызмы?
(“Әпипә”җырының көен тыңлау)
Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрескә әлеге рәсемне сайлавымның, әлбәттә, сәбәбе дә бар. Чөнки тиздән ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ә.Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигырен укыганда, (укый) игътибар итегез әле, автор әбием сүзе урынына нинди матур сүз кулланган? Ә сез әти-әниләрегезнең әниләрен ничек атыйсыз? 1 укучы укый. Алдан куйган сорауга укучыларның җаваплары тыңлана: Әбием, әбекәй, нәнәй, картәни һ.б.
Ә менә шагыйрә Ләйлә Дәүләтова әнисенә яратып менә ничек дәшә икән (экранда шигырь юллары күрсәтелә):
“Әннә”, “әни”, “инәй”, “анам” диләр,
Ничек дәшү якын анага?
Безнең якта зурлап “әнкәй”, диләр,
Башым иям бары аңарга.
Әйе, әниләрдән дә газиз, якынрак кем бар дөньяда? Сез дә әниләрегезне, дәү әниләрегезне шушы бәйрәм уңае белән котласагыз, бик күңелле булыр.
Рефлексия.
Өй эше.
1) 85 нче күнегү, тиешле хәрефләрне куеп күчереп язарга.
2) Әниләр турында 2 мәкаль язып алырга, яңгырау тартыклар астына бер, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызарга.
Дәресебез ахырына якынлашты, нәтиҗә ясыйк.
-Бүген нинди тема өйрәндек?
-Тартык авазлар ничә төркемгә бүленәләр?
-Яңгырау тартыкларга нинди тартыклар керә?
- Кайсы авазларны борын тартыклары дибез?
-Кемнәр дәрестә бик яхшы эшләдем дип уйлый, кул күтәрәләр.
-Кемнәр яхшы эшләдем, ләкин тагы да яхшырак эшли ала идем.
-Кемнәр уртача гына эшләдем дип уйлый?
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тартык авазлар
Тартык авазлар һәм хәрефләр Татар телендә 28 тартык аваз бар . Яңгырау тартык авазлар: [ б ],[ в ], [ г ],[ г ъ ],[ д ],[ ж ],[ җ ],[ з ] [ л ],[ м ],[ н ],[ ң ],[ й ],[ р ],[w] C аңгырау тартык авазлар : [ п ],[ ф ],[ к ],[ къ ],[ т ],[ ш ],[ ч ],[ с ] [ ц ],[ щ ],[ х ],[ һ ],[’] ( һәмзә ) парлы парсыз [ ц ],[ щ ] авазлары рус теленн ән кергән сүзләрдә генә кулланыла Тартык авазлар язуда б, п, в, ф, г, к, д, т, ж, ш , җ, ч, з, с, л, м, н, ң, й, р, ц , щ , х , һ хәрефләре белән белдерелә [ гъ ],[ къ ],[w],[’] авазлары өчен махсус хәрефләр юк. Гата – [ гъата ] кар – [ къар ] ватан – [w атан ] дәү – [ дә w] мәс ь әлә – [ м әс ’ әлә ] Тартык авзлар тавыш һәм шаудан яки шаудан гына торалар
“Әкиятләрне беләсеңме ” “Ак аю” – “Үги малай” – “Өч әби” – “Гөлчирә” – “Куян малае” – “Төлке белән үрдәк”- “Ак бүре” “Үги кыз” “Өч кыз” “Гөлчәчәк” “Куян кызы” “Төлке белән каз”
”Ахыры бар, башын тап” . чык . . чык . . . чык . . . . чык . чак . . чак . . . чак . . . . чак . ке . . ке . . . ке . . . . . ке
“Артык хәрефне тап” 1) ә , ү , җ , ө , и 2) б, д , г, к, м 3) м, н , ң, һ 4) в, л, һ, ә, ч 5) ч, ш , л, к, т
Перфокарталар белән эш Тартыклар 1 2 3 4 5 6 7 Яңгырау * * Саңгырау * * * Борын * *
“Җырны таны” Бс кзм, пп. Сн бсмсң, мн бсм. Ие аа эәеә И ә иее аа.
“Әпипә” Бас кызым,Әпипә. Син басмасаң, мин басам. Синең баскан эзләреңә Мин дә китереп басам.
Дәү әнием Әниемнең әнисе Әбием була минем. Әби генә түгел ул Ул минем дәү әнием . Ак ефәктәй чәчләрен Ул тарап куя үреп , Чисталыкка өйрәнәм Мин дә аңардан күреп . Кызыклы әкиятләр Сөйли кичләрен безгә, “Бәбкәм”, – диеп иркәләп Эндәшә үзебезгә. Тәмле ашлар пешерә, Матур гөлләр үстерә, Өебезнең нуры ул , Барыбыздан олы ул. Ә.Бикчәнтәева
“Әннә”, “әни”, “инәй”, “ анам ” диләр, Ничек дәшү якын анага ? Безнең якта зурлап “әнкәй”, диләр, Башым иям бары аңарга . Л.Дәүләтова
Өй эше. 1.39 нчы бит, 85 нче күнегү. 2 . Әниләр турында 2 мәкаль язып алырга, яңгырау тартыклар астына бер, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тартык авазларның әйтелеше һәм язылышы
Произношение и правописание согласных звуковУрок татарского языка: 5 классЦели: Закрепить знания по разделу фонетикаПознакомить учащихся с правильным правописанием согласных звуков свойственных ...
“Сузык һәм тартык авазлар”
5 сыйныфларда “Сузык һәм тартык авазлар” темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....
“Сузык һәм тартык авазлар”
“Сузык һәм тартык авазлар” темасына презентация...
х, һ тартык авазлары.Технологик карта.5нче класс.
х һәм һ тартыклары. Рус мәктәбенең 5нче сыйныфында укучы татар балаларына дәрес эшкәртмәсе һәм технологик карта....
[к], [г], къ], [гъ] тартык авазлары
5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес конспекты....
Дәрес эшкәртмәсе "Сузык авазлар, аларны классификацияләү".
Туган телдән 5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе "Сузык авазлар, аларны классификацияләү"....
Тартык авазлар, аларның әйтелеше презентация
5 нче сыйныф өчен "Тартык авазлар, аларның әйтелеше" темасына презентация...