[к], [г], къ], [гъ] тартык авазлары
план-конспект урока на тему
Предварительный просмотр:
Татар теле. 5 нче сыйныф - татартөркеме.
Тема: [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары.
Максат: укучыларга [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыкларының әйтелеше белән таныштыру; [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары кергән сүзләрне дөрес итеп укый белү күнекмәләрен камилләштерү;укучыларның сүзлек запасын үстерү; укучыларда бер- берсенә ярдәм итү теләге уяту.
Җиһазлау:презентация, карточкалар,дәреслек, кәрҗин, яшелчәләр, яфраклар, тәкыя, сандык.
Дәрес барышы
1.Оештыру .
- Хәерле көннәр сезгә!
-Хәерле булсын безнең дәресебез,
Хәерле булсын безнең һәрбер эшебез!
Хәерле көн, укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат!
- Бүгенге дәресне сездә мин- Азнакай 8 нче урта мэктәбенең татар теле hэм әдәбияты укытучысы Айгөл Рашат кызы алып барырмын.
Дуслар елмаеп караса,
Дөнья яктырып китә.
Я, кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә?
Бер-беребезгә, кунакларга карап елмаегыз әле, һәрберебезгә дә елмаю бүләк итик.
Утырыгыз. Дәресебезнебашлыйк.
2. Мотивлаштыру.
-Карагыз әле, бүгенге көнне ямьләп, безнең бүлмәбезгә дә кояш чыккан. Ул дәресебезгә уңыш теләп, безгә ярдәм итеп торыр.
-Укучылар, тышта безнең нинди ел фасылы хакимлек итә?
-Көз фасылының нинди үзенчәлекләре бар?
-Менә шушы алтын көз турында мин сезгә үземнең әкиятемне сөйләп китмәкче булам. Сез аны игътибар белән тыңлаганнан соң, дәрестә нәрсә хакында сөйләшәчегебезне әйтеп карарсыз.
Борын борын заманда, шундый ямьле көз көннәренең берсендә К һәм Г хәрефләре урамга чыкканнар. Алар көзге яфраклар җыя башлаганнар.
-Минем яфракларым нинди матур!-дип мактанган Г хәрефе.
-Ә минем яфракларым нинди!-дигән дә, К хәрефеүзенең яфракларын күрсәткән.Алар шулай үзләренең яфракларын мактый-мактыйбер-берсенеке өстенә өйгән. Шул чак, чыр-чу килеп, уйнап йөргән хәрефләр янына аларның игезәкләре ГЪ һәм КЪ йөгереп чыккан.
- Ә-ә бездән башка гына уйнап йөрисезме әле?- дип алар Кһәм Г хәрефләрен куа башлаганнар. Шулай тарткалаша торгач, алар көзге яфраклар өеме астында калганнар.
Болар бер-берсенә карап аптырашканнар. Шул хәлдән соң, гаепләрен аңлаган авазлар, дус яшәргә, бер-берсенә комачауламаска сүз куешкан.
-Укучылар, әкияттә нинди хәрефләр турында сүз бара?
-Дәресебезнең уку максатын да билгелик әле, нәрсәләр турында сөйләшербез икән?
(Без бүген “ка”, “гэ” хәрефләре турында сөйләшербез.)
3. Уку мәсьәләсен кую.
Без бүген сезнең белән үзебезгә- үзебез бәя куярга да өйрәнербез. Сезнең моңа кадәр үзегезгә бәя куеп караганыгыз бар идеме? Мин сезгә аның тәртибен өйрәтеп китәрмен.
- Укучылар, сезнең өстәлләрдә үз бәя карталары ята. Үз исемнәрегезне язып куегыз.Сез һәр эшкә үзегезгә билге куярсыз. Шуңа күрә, сезгә дәрестә тырышырга һәм актив булырга кирәк. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.
“5”- үз фикеремне әйттем, дәлилли алдым (исбатлый алдым)
“4”- үз фикеремне әйттем, дәлилли алмадым (исбатлый алмадым)
“3- иптәшләрем белән генә килештем.
-Әйдәгез, беренче биремне эшләп карыйк.
Бирем болайрак булыр:
Рәсемдәге предметларның исемнәрен әйтергә һәм тактага транскрициясен язарга кирәк.
-Ә транскриция нәрсә әле ул? Авазлар, сузык, тартыклар?..
-(Авазларның язуда бирелеше, ...)
Төркемнәрдә киңәшләшегез дә, җитәкчегез җавап бирәсе укучыны билгеләсен. Шул укучы чыгып яза. (Һәр өстәлгә аерым сүз. Тактаны 4 кә бүлеп куй. Төсле мел белән.)
Гөмбә, кишер, кабак, суган.
- Дөрес яздымы , иптәшләрегез? Тикшерик әле. Слайдка күз салып алыгыз.
-Нигә гөмбә, кишер сүзләрендә [к],[г] авазлары, кабак, сугансүзләрендә [къ],[гъ]авазлары килде? (Калын, нечкә сүзләр)
Нәтиҗә ясыйк инде, укучылар, бу [къ],[гъ], [к],[г] авазларын ни өчен белергә кирәк соң? [к],[г] авазларын белү генә җитмиме? (Сүзләрне дөрес әйтү өчен.)
-Һәрберегез бу сүзләрне тагын бер кат әйтеп карасын әле, [къ],[гъ], [к],[г] авазларын әйткәндә сөйләм органнарыннан кайсылары катнаша икән соң? Сезгә ярдәмгә схема.
Слайд.-Сөйләм органнарысхемасына карасак, бу бик ачык күренеп тора.
Алдагы дәресләрдә өйрәнә башлаган өлешчә фонетик анализны ясап китик: саңгырау-яңгырау, парлы- парсыз, ясалу урыны буенча:
[къ], [гъ], [г], [к]
Ял сәгате.
Микс-пэа-шэа.
Укучылар, әйдәгез ял итеп алыйк. Алга чыгып басасыз, музыкага биибез. Музыка туктау белән, пар ясап, кулны күтәрәсез һәм сез минем сорауга җавапбирәсез.
Буе озынрак укучы - “ка”хәрефе ничә аваз белдерә?
Чәче озынрак укучы “гэ”хәрефе ничә аваз белдерә?
Түфлие карарак булган [къ],[гъ]авазлары нинди сүзләрдә килә
-Урыннарга утырдык.
-Ә хәзер шушы сүзләргә, без сөйләгәннәргә таянып, дәресебезнең темасына кагылышлы кагыйдәләрне дә үзебез чыгарып карыйк инде. Кызыл конвертларны алабыз, һәр өстәл үзенең биремен укый. Сезнең алда терәк схемалар, мисалларга таянып, һәр авазга гына хас билгеләрне санап чыгарга тиеш буласыз. Ясалу урынына, саңгырау-яңгыраулыкка, татар- рус сүзләрендә очравына игътибар итәргә тырышыгыз. 3әр билгесен язарга тиеш буласыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.
(Төркемнәрдә эшлибез. 1 нче өстәлгә-[к], 2 нче өстәлгә-[къ], 3 нче өстәлгә- [гъ], 4 нче өстәлгә -[г] авазына характеристика бирә.)
Һәр өстәлнең 1 укучысы җавап бирәчәк. Биремне укыйбыз, җавапны әйтәбез. Үзбәя.
- к, г хәрефләре ике авазга билге булып йөриләр;
- калын әйтелешле сүзләрдә – [къ],[гъ], ә нечкә әйтелешле сүзләрдә [к],[г] әйтелә;
- [къ],[гъ] – кече тел тартыгы, [к][г] – тел арты тартыгы;
- [къ],[гъ] авазлары рус телендә юк, шуңа күрә рус теленнән кергән сүзләрдә алар булмыйлар;
- [к],[г] авазлары татарның үз сүзләрендә дә, алынмаларда да булалар.
К
[к] - саңгырау | [къ]- саңгырау |
Рус теленнән кергән сүзләрдә дә, татар сүзләрендә дә очрый | Бу аваз рус телендә юк, шуңа күрә рус теленнән кергән сүзләрдә ул юк |
Тел арты тартыгы | Кече тел тартыгы |
Чәчәк [чәчәк] | Куак [къуакъ] |
Календарь [календар’] | Кыйммәт [къыйммәт] |
Карта [карта] | Койрык [къойрокъ] |
Г
[г] яңгырау | [гъ] яңгырау |
Рус теленнән кергән сүзләрдә дә, татар сүзләрендә дә очрый | Бу аваз рус телендә юк, шуңа күрә рус теленнән кергән сүзләрдә ул юк |
Тел арты тартыгы | Кече тел тартыгы |
Гөмбә [гөмбә] | Гади [гъади] |
Газ [газ] | Язарга [язаргъа] |
Бергә [бергә] | Кайгы [къайгъы] |
4.Белемнәрне беренчел куллану.
-Укучылар, бүген мин сезгә көз патшабикәсе- Сөмбелә булып кунакка килдем. Сезнең дәресегезгә буш кул белән килмәдем, көзге мул уныш белән килдем.Карагыз әле минем кәрзинемне! Ә менә бу серле сандыкның эчендә нәрсәләр бар икән, без аның серен соңрак бергәләп ачарбыз.
Карагыз әле минем тәкыямне. Ә аны мин болай гына кимәдем, без өйрәнә торган авазның кайсысы бар икән, кем өлгер? Кул күтәреп җавап бирәбез. Ә тәкыя сүзен ишеткәнегез бар идеме сезнең, ягез кабатлап карыйк әле. Рәхмәт.
Көз безне үзенең муллыклары белән куандырып кына тора, карагыз әле, кәрзинемдә нинди генә нигъмәтләр юк! Нәрсәләр бар икән?
Мин сезнең яныгызга килеп, сезне сыйлап китәрмен, ә сез аларның исемнәрен әйтеп, нечкә [к],[г] авазларымы, әллә каты [къ],[гъ] авазларыбармы, шуны әйтерсез.
-Ә хәзер дәфтәрләрдә эшләп алырбыз. Дәфтәрләрне ачып, тактадан карап число, теманы язып куйыйк. Сезгә күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куярга кирәк. Укучылар төшеп калган хәрефләрне язалар. Башта һәр өстәлдән кемнең чәче иң озын шул, соңыннан кемнең чәче иң кара шул укучы җавап бирә.
...әбестә,…ыяр, ...өмбә, сарымса..., бәрәң...е, ...аба..., чө...ендер, ...ишер .
-Күп нокталар урынына нинди хәрефләр куйдык? (К, Г)
К, Г хәрефләре кайсы сүзләрдә калын,ә кайсы сүзләрдә нечкә укыла?
5. Үзбәя. -Укучылар, мин сезгә Габдулла Тукайның “Гали белән кәҗә” шигыренә нигезләнеп төшерелгән мультфильм тәкъдим итәм.[къ],[гъ], [к],[г]-кергән сүзләрне алдыгыздагы кәгазьләргә язып барыгыз. Төркемнәрдә тикшерегез.
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән.
Менә Гали карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Үзбәя.
[г ]: бигрәк [к]: бигрәк, кәҗә, селкетә
[къ]: карап, кунак, укый, сакалын [ гъ]: Гали,
Йомгаклау.
Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?([к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары турында сөйләштек)
- Тагын нәрсәләр белдегез?( калын әйтелешле сүзләрдә – [къ],[гъ], ә нечкә әйтелешле сүзләрдә [к],[г] әйтелә. [къ],[гъ] – кече тел тартыгы, [к][г] – тел арты тартыгы. [къ],[гъ] авазлары рус телендә юк, шуңа күрә рус теленнән кергән сүзләрдә алар булмыйлар. [к],[г] авазлары татарның үз сүзләрендә дә, алынмаларда да булалар.
Өй эше бирү
1 вариант- 43 нче бит- 84 нче күнегү. Бирелгән сүзләрдә [ к], [г], [къ], [гъ] авазларына фонетик анализ ясарга;
2 вариант- [к], [г], [къ], [гъ] тартыклары кергән 5 җөмлә төзергә;
Белемнәрне бәяләү.
Йомгаклау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тартык [җ] авазы һәм Җ.җ хәрефләре
2 cыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкшртмәсе....
План открытого урока по татарскому языку в 5 классе на тему "Тартык авазларны кабатлау"
Тартык авазларны кабатлау...
“Сузык һәм тартык авазлар”
5 сыйныфларда “Сузык һәм тартык авазлар” темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....
“Сузык һәм тартык авазлар”
“Сузык һәм тартык авазлар” темасына презентация...
х, һ тартык авазлары.Технологик карта.5нче класс.
х һәм һ тартыклары. Рус мәктәбенең 5нче сыйныфында укучы татар балаларына дәрес эшкәртмәсе һәм технологик карта....
Тартык авазлар, аларның әйтелеше
5 че сыйныф өчен татар теленнән дәрес план-конспекты...
Тартык авазлар, аларның әйтелеше презентация
5 нче сыйныф өчен "Тартык авазлар, аларның әйтелеше" темасына презентация...