Эш программалары
календарно-тематическое планирование

Вильданова Лейсан Марсовна

Беренче сыйныф өчен эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_syynyy_tat_tele.doc253 КБ
Microsoft Office document icon 1_syynyf_dbi_uku.doc191.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘЛМӘТ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

«ТҮБӘН МАКТАМА  2 НЧЕ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ»

«Каралган»

МБ утырышы беркетмәсе :

_Г.Ф.Әһлиева_________/

«_____»_______2018г.

«Килешенгән»

Милли белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасары:

__________/Л.М.Вилданова/

«_____»______2018г.

«Раслыйм»

Директор:

_________/М.Г.Закирова /

Приказ №___ «__»________2018г.

Югары категорияле укытучы

 Вилданова Ләйсән Марс кызының

1 нче сыйныф өчен

туган телдән (татар төркеме)

эш программасы

ПЕДАГОГИК СОВЕТ УТЫРЫШЫНДА КАРАЛДЫ:

  ПРОТОКОЛ  №____

«___»__________2018.

2018-2019 НЧЫ УКУ ЕЛЫ


                                             1нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле буенча планлаштырылган  нәтиҗәләр

Өйрәнелә торган бүлек

                                   Предмет нәтиҗәләре

                 Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

Укучы өйрәнә

Укучы өйрәнү мөмкинчелеген ала

1

Телдән әзерлек чоры.

Дәрестә, мәктәптә, тормыш-көнкүрештә, төрле яшьтәге таныш яки таныш булмаган кешеләр белән телдән аралашканда, тел берәмлекләрен урынлы файдаланырга;

көндәлек тормышта сөйләм әдәбен һәм телдән аралашу нормаларын саклый (әңгәмәдәшен тыңлый белә, дөрес җавап бирә, сөйләшүне дәвам итә алырга);

сөйләм вакытында үз фикерен яклый һәм аның дөреслеген дәлилли белергә;

текстка исем бирергә;

текст буенча план төзергә;

хат, открытка яки записка кебек зур булмаган текстлар яза текстның эчтәлеген башка зат (үтәүче) исеменнән сөйләргә.

Сүзләрне төгәл, урынлы һәм сәнгатьле куллану ягыннан, үзеңнең һәм башкаларның сөйләмен дөрес бәяли белергә, үз сөйләмеңдәге хаталарны танырга һәм төзәтергә

аерым темага караган сурәтләү, хикәяләү характерындагы хикәяне телдән төзи;

җөмләдәге урыннары алышынган сүзләрне дөресли, сүз тәртибен мәгънәсенә  карап үзгәртә;

сөйләм әдәбе сакланмаган текстларны төзәтү.

Танып-белү күнекмәсе. 1. Укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве Төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү

2. Телне әдәбият, рәсем һәм музыка сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү.

Татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү юлы аша үзләштерү.

3. Мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү. Уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү. Фикерләүдә логик чылбыр төзү

Регулятив күнекмә. 1.Максатка ирешү юлларын билгеләү . Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

Эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив. 1.  Яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белә. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү 

тыңлый белү;

Укылган текстлар буенча сораулар бирә алу.

Бирелгән текстларның дәвамын үзлектән сөйләп карау, фикер әйтү автор фикере белән чагыштыру.

Татар теленең байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнә; туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлый; татар теленең эстетик кыйммәтен аңлый; туган телнең кешенең шәхси сыйфатларын үстерүдәге ролен аңлау;

Яхшы укучы булу теләге булдыру.

Үз фикереңне җиткерү

2

Әлифба чоры.

Аваз һәм хәрефләрне аерырга ;

татар телендәге авазларга характеристика бирә белергә: сузык авазларның калын һәм нечкә, тартык авазларның яңгырау һәм саңгырау булуын, аларга бәйле төп фонетик законнар (сингармонизм, ирен гармониясен);

  татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен белергә, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштырырга һәм кирәкле мәгълүматны эзләп табу өчен, алфавиттан файдаланырга.

Сүзләргә фонетик-график (аваз-хәреф) анализы ясый, дәреслектәге үрнәк буенча сүзләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерә һәм аның дөреслеген дәлилли;

дәреслектә бирелгән материал күләмендә укучы үзенең һәм әңгәмәдәше сөйләмендә татар әдәби теле нормаларын саклый;

сүзне дөрес әйтү-әйтмәве яки сүз басымын дөрес кую-куймавы хакында икеләнгән очракта, укучы үз җавабының дөреслеген дәреслектәге сүзлекчәдән карап яки укытучыдан мөстәкыйль рәвештә сорап белу, алу.

Танып-белү күнекмәсе. 1. Танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү. 2. Укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве. 3. Фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру. 4. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү

Регулятив күнекмә. 1.Кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу. 3. Эшләнгән эшкә бәя бирү

Коммуникатив күнекмә. 1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшү, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. 2. Регуляцияләү өчен кирәк булган тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү

Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт һәм кайгыртучан мөнәсәбәт; башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш

3

Татар теле

Сүзләргә лексик анализ ясарга; сүзләрнең синонимнар һәм антонимнар табарга; фразеологик әйтелмәләрне танырга; төрле лексик сүзлекләрдән тиешенчә файдаланырга

-туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

-татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

һәр хәрефнең элемент формаларын.

Һәр укучы, үзенә генә хас темпта, басма һәм язма текстларны орфоэпик нормаларга туры китереп укырга;

-текстның аерым бер өлешләрен сөйләргә (2-3 җөмлә белән);

-укылган текст буенча бирелгән сорауларга җавап бирү;

тыңланган текстка исем кушу;

-әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

тыныш билгеләренә игътибар итеп, иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану турындагы белем һәм күнекмәләрне уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга

Танып-белү күнекмәсе. 1. Тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру. 2. Татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү юлы аша фразеологик берәмлекләрнең эчтәлегендәге фәлсәфәне үзләштерү.   4. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү.  Тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

 Регулятив күнекмә. 1. Аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итү, рефлексия ясау. 2. Уку һәм танып-белү гамәленең эффектив юлларын сайлап ала белү. 3.Тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңның ысулларын билгеләү. 4.Уку мәсьәләләрен чишкәндә үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү

Коммуникатив күнекмә. 1. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү. 2. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны үстерү

Туган телеңне, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү; мораль  (әхлакый)проблемаларны чишүдә үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру; башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш; башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер булу

4

Сүздән җөмләгә.  

Җөмләләр ахырында куела торган тыныш билгеләре турында белергә, анда сүзнең кем яки нәрсә турында баруын һәм алар турында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләрне билгеләргә,  аерым сүзләрдән җөмләләр төзергә. Сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Әзер тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язарга. Аннан соң аларны укытучы әйтүе буенча сүзтезмә һәм җөмләләр төзеп язарга.

Танып-белү күнекмәсе. 1. Танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү. 2. Укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве. 3. Фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру. 4. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү

Регулятив күнекмә. 1.Кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу. 3. Эшләнгән эшкә бәя бирү

Коммуникатив күнекмә. 1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшү, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. 2. Регуляцияләү өчен кирәк булган тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү

Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт һәм кайгыртучан мөнәсәбәт; башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш


1 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле буенча укыту фәненең эчтәлеге

Бүлек исеме

Сәг.

 саны

                                      Кыскача эчтәлек

I.

Телдән әзерлек чоры

15

1

Танышу

1

Җөмләләрнең мәгънәләрен аңлап, Син кем? Исемең ничек?  Ул кем? Ул Саматмы? Бу кем? Аның исеме ничек? Сиңа ничә яшь? кебек сорауларга җавап бирү.

Әйе, юк, түгел сүзләре белән раслау һәм инкяр җөмләләр төзү.

 Үзләштерелергә тиешле сүзләр: малай, кыз, исемем, исеме, мин, син, рәхмәт, бар, исәнмесез, исәнме, сәлам, сау булыгыз, бу, кем, ничек, ничә, алты, җиде. Син кем? Исемең ничек? Ул кем? Аның исеме ничек? төзелмәләре.

 -мы/-ме? кисәкчәләре.әйе,юк, түгел  сүзләре. Зат алмашлыклары.

2

Безнең мәктәп (сыйныф)

2

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирергә өйрәнеп, эшне үтәүчене билгеләү. Бу нәрсә? соравына җавап бирү. Сыйныф бүлмәсендәге уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә белү.

Кемнең? соравына җавап биреп, предметның кемгә караганлыгын белдерү.Предметның барлыгы яки юклыгы турында хәбәр итә белү.

Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү.

Ничә? соравына җавап биреп, предмет саны турында хәбәр итә белү.

Нишли? соравына җавап биреп, предметның (затның) эше турында хәбәр итә белү.

Кайда? соравына җавап биреп, эшнең үтәлү урыны турында хәбәр итә белү. Саннарны актив кулланышка кертү.

 Үзләштерелергә тиешле сүзләр: мәктәп, сыйныф, тәрәзә, укый, яза, җырлый, ясый, бирә, керә, ишек, дәрес, зур, кечкенә. Уку-язу әсбаплары.

3

Безнең гаилә

2

Гаилә кешеләре, аларның исемнәре турында хәбәр итү.

Аларның эш-хәрәкәте турында хәбәр итү.

Эш-хәрәкәтнең үтәүчесе, үтәлү вакыты, үтәлү урыны турында хәбәр итү. Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге турында хәбәр итү. Аларга карата бар, юк сүзләрен дөрес кулланып, җөмләләр төзү.

Өйдәге әйбер атамаларын әйтә белү, аларның билгеләре турында хәбәр итү.

Предметның саны, аларның урыны турында хәбәр итү.

 Үзләштерелергә тиешле сүзләр: гаилә, әти, әни, апа, сатучы, өстәл, төзүче, урындык, йоклый, ял итә,бүген, иртәгә, тугыз, ун, шәфкать туташы.

4

Ашамлыклар

1

Бу темага караган атамаларны әйтү.

Милли ризыкларны санап күрсәтү, аларны кертеп, гади җөмлә белән сорауларга җавап бирү.Ризыкны әзерләүче (пешерүче) турында хәбәр итә белү. Белән бәйлеге + фигыль тезмәсен дөрес куллану.

Ризыкның сыйфаты турында турында хәбәр итү.

Үзләштерелергә тиешле сүзләр: аш, ботка, токмач, икмәк, катык, пешерә, кыздыра, кисә, бүлә, чәйнек, эчә, тәмле, булыша.

5

Кеше

2

Тән төзелешенә караган атамаларны әйтә белү.

Шәхси гигиенага караган эш-хәрәкәт турында хәбәр итү, эш-хәрәкәтнең объекты, коралы, үтәлү вакыты турында хәбәр итү.

Үзләштерелергә тиешле сүзләр: кеше, теш, борын, колак, чәч, сөртә, чиста, юына, сөлге, сабын, юа, уң, сул, чиста, пычрак.

6

Өс-баш һәм аяк киемнәре

1

Предметның кемнеке икәнлеге турында хәбәр итү, аның барлыгын яки юклыгын белдерү.

Үзләштерелергә тиешле сүзләр: Күлмәк, яулык, чалбар, бияләй, итек, иске, кара, зәңгәр, чишенә, элә, бәйли, тегә. өс-баш һәм аяк киемнәренең аталышы

7

Уеннар

2

Уенчыклар һәм уеннарның атамалары турында хәбәр итү.

Аларның кемнеке икәнлеген белдерү.

“Минем яраткан уенчыгым...” темасына сөйләшү үткәрү. Уенчыкның барлыгын яки юклыгын белдерү, аның билгесен атау.

Үзләштерелергә тиешле сүзләр: Чана, чаңгы, тимераяк, туп, шар, уен, тора, матур, җилле, тайгак, йомшак, каты.

8

Авылда

1

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең, хайван, кош-кортларның исемнәрен әйтә белү.

Аларның эш-хәрәкәте турында хәбәр итү. Темага караган предметларның билгеләре турында хәбәр итү.

Кыргый һәм йорт хайваннарның яшәү урыны турында хәбәр итү.

Үзләштерелергә тиешле сүзләр: авыл, урман, бакча, чия, алма, кәбестә, көрән, сыер, ат, сарык, тавык, керпе, эт, төлке, куян, үрдәк, утырта, оча, йөгерә, кызыл, яшел, бүре, аю, керпе, кыяр, бәрәңге, кишер, суган, көрәк.

9

Кошлар

1

Кошлар исемен әйтә белү. Безнең якта кышлаучы кошларны атау. Җылы яктан кайтучы кошлар, аларның яшәү урыны турында хәбәр итү; кошларның табигатькә, кешеләргә китергән файдасы турында сөйләү. Күчмә һәм кышлаучы кошлар турында сөйләү.

Үзләштерелергә тиешле сүзләр: чыпчык, сыерчык оясы, бөркет, сандугач, саескан, тургай, кош оясы, очып кайта, җим, кара карга, бөркет, тургай, җимлек, карабүрек, күке, торна, песнәк.

10

Шәһәрдә

1

Шәһәр тормышына караган атамаларны әйтә белү, предметларның исемнәре, билгеләре турында хәбәр итү. Предметларның санын, эш-хәрәкәтен, эш-хәрәкәтнең билгесен, үтәлү урынын белдерү.

Кайчан? соравына җавап биреп, эш-хәрәкәтнең үтәлү вакытын белдерү.

Үзләштерелергә тиешле сүзләр: Шәһәр, урам, тукталыш, туктап тора, кайта, яши, киң, тар, тиз, акрын, һәм.

11

Бәйрәмнәр

1

Бәйрәмнәрне санап күрсәтү; милли бәйрәм – Сабан туе турында сөйләү (уеннары); бәйрәмнәрне уздыру вакыты турында хәбәр итү; бәйрәм белән котлау, бүләк тапшырганда әйтелә торган сүзләрне дөрес, урынла куллану.

Үзләштерелергә тиешле сүзләр: Туган көн, Яңа ел, Корбан бәйрәме, котлый, елмая, кунак итә, ярыша, колга, кадерле, бәхетле, мәчет, күчтәнәч, ихтирам итә.

II.

Әлифба чоры

32

Хәрефләрдән иҗекләр төзү, аннан соң иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп уку.  Укучыларда сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Эчтәлеген аңлап, кирәкле урыннанрда паузалар белән сүз басымын дөрес куеп уку.

Әлифба чорында татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар белән танышу, алар кергән сүзләрне дөрес уку.

[а], [о], [э], [w], [гъ], [къ], [х], [ч], [ы] авазларының әйтелеш үзенчәлекләре һәм бу авазларны язуда дөрес күрсәтү.

Татар телендәге [ә], [ө], [ү], [җ], [ң], [һ] авазлары кергән сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне дөрес уку.

III.

Татар теле

15

Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Аралашу әдәбе.

Сүз һәм иҗек.Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Авазлар һәм хәрефләр. Алфавит. Сузык авазлар, аларның төрләре. Басым. Тартык авазлар, аларның  төрләре.

Җөмлә турында гомуми мәгълүмат; төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән соң куелган тыныш билгеләре белән таныштыру. Дөрес язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру.

Калын һәм нечкә сузыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы, яңгырау, саңгырау тартыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләр иҗекләргә бүленүе, иҗек сузык аваз ярдәмендә төзелүе.

Кеше исемнәре, фамилияләр, шәһәр, авыл, елга исемнәре, хайван кушаматларының баш хәреф белән язылуы.Төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән соң куелган тыныш билгеләре.

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрнен дөрес язылышы

Сүз басымын дөрес кую, сузык авазга төшүе.

Исем, мәгънәсе, уртаклык, ялгызлык исемнәрнең язылышындагы үзенчәлек.

Фигыль, барлык-юклык формалары турында төшенчә.

Сыйфат, мәгънәсе, сораулары.

Әзер тексттан сүз, сүзтезмә,җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу.

Аерым темалар буенча диктант язу. Матур язу көнекмәләрен үтәү.

Сөйләм күнекмәләрен булдыру өстендә даими эшләү.

IV

Сүздән җөмләгә. 

4

Җөмләләр ахырында куела торган тыныш билгеләре турында гомуми мәгълүмат. Сөйләмне барлыкка китерүдә җөмләнең әһәмияте. Анда сүзнең кем яки нәрсә турында баруын һәм алар турында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләрне билгеләү. Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү, сүзләр арасындагы бәйләнешне аңлату.

Әзер тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аннан соң аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкъдим иткән сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзеп язу.

Аерым темалар буенча өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу. Матур язу күнегүләрен үтәү. Сөйләм күнекмәләрен булдыру өстендә даими эшләү.

Барлыгы

66

1 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле буенча календарь-тематик план

Атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 66 сәгать

                                                       

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

План.

вакыт

Фак

тик вакыт

                              1. Телдән әзерлек чоры (15 сәг.)

                              1. Танышу (1 сәгать)

1

Син кем? Исемең ничек? төзелмәләре белән танышу. мы/-ме? кисәкчәләре белән сораулар төзү.

1

03.09

                              2.Безнең мәктәп(сыйныф) (2 сәгать)

2

 Сыйныф бүлмәсендәге уку-язу әсбапларының исемнәрен  әйтү. Кемнең? соравына җавап бирү,әйбернең билгесен белдерү.  Ничә? соравы белән танышу.Предметларның санын  әйтү.

1

07.09

3

Кая?Кайда?Нишли?            сорауларын кертү. Предметның  урыны һәм эшен әйтә белү. Зат алмашлыкларын кулланып,предметның кемгә караганлыгын белдерү.

1

10.09

                             3.Безнең гаилә. (2 сәгать)

4

Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге белән танышу.

1

14.09

5

Бар,юк сүзләре белән җөмләләр төзү.  

“Безнең гаилә” темасына әңгәмә кору.

1

17.09

                     4. Ашамлыклар (1 сәгать)

6

“Савыт-саба” темасына караган  атамаларны әйтү. Милли ризыкларны санап күрсәтү. Ризыкны әзерләүче турында хәбәр итү.

1

21.09

                         5. Кеше (2 сәгать)

7

Тән әгъзаларын әйтә белү.

1

24.09

8

Шәхси гигиена әйберләре,аңа караган эш-хәрәкәт белән танышу.

Кайсы?соравына җавап бирергә өйрәнү.

1

28.09

                     6. Өс-баш һәм аяк киемнәре (1 сәгать)

9

Өс-баш һәм аяк киемнәренең аталышы белән танышу.

1

1.10

                    7. Уеннар (2 сәгать)

10

Уеннар һәм уенчыкларның атамалары белән танышу.

1

5.10

11

Балачакның яраткан уеннары турында әңгәмә кору.

1

8.10

                 8. Авылда (1 сәгать) 

12

Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрнең исемнәрен әйтә белү. Кыргый һәм йорт хайваннарының яшәү урыны турында сораулар бирү.

1

12.10

                9. Кошлар (1сәгать)

13

Күчмә һәм  кышлаучы кошлар турында җөмләләр төзү. Кошлар турында әңгәмә кору.

1

15.10

              10. Шәһәрдә (1 сәгать)

14

Шәһәр тормышына караган атамаларны әйтү. Туган шәһәр турында сөйләм оештыру.

1

19.10

              11. Бәйрәмнәр (1 сәгать)

15

Бәйрәмнәр белән танышу. Милли бәйрәм –Сабан туе турында сөйләү.

1

22.10

  1. Әлифба чоры (32сәг.)

16

Сөйләм белән танышу. Җөмләнең чикләрен аера белү. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре белән танышу.

1

26.10

17

 Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

1

29.10

18

Сузык [а] авазы,Аа хәрефләре белән танышу.

1

9.11

19

[ә] авазын ишетеп тану.Әә хәрефләрен   язу.

1

12.11

20

Сузык [ы] авазы, Ы ы хәрефләрен үзләштерү.

Сузык [э] авазы,Э э –е хәрефләре белән танышу.

1

16.11

21

Сузык [и] авазын  дөрес әйтү.  И, и хәрефләрен  язу.

1

19.11

22

Сузык [у] авазы,У у хәрефләре белән танышу.

1

23.11

23

Сузык [ү] авазын ишетеп тану.  Үү хәрефләрен дөрес язу.

26.11

24

Сузык [о] авазы,О,о хәрефләре белән танышу .

.

1

30.11

25

Сузык [ө] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтү. Ө,ө хәрефләрен  язу.

3.12

26

Тартык [н] авазы,Н, н хәрефләре белән танышу. Тартык [л] авазын ишетеп тану. Л, л хәрефләрен дөрес язу.

1

07.12

27

Тартык [м] авазы,М, м хәрефләре белән танышу. Тартык [р] авазы. Р, р хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

1

10.12

28

Тартык [й] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтү. Й, й хәрефләрен язу.  Тартык [ң] авазы. ң хәрефе белән танышу.

1

14.12

29

 Я, я хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу.  

1

17.12

30

Ю, ю хәрефләре белән танышу.

1

21.12

31

Сузык Е, е хәрефләренең [йы], [йэ] авазларын белдерүе.

1

24.12

32

Тартык [д] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтү. Д, д хәрефләрен  язу.   Тартык [т] авазы. Т, т хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

1

11.01

33

Тартык [з] авазы, З, з хәрефләре белән танышу.

Тартык [с] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтү.   С, с хәрефләрен язу

1

14.01

34

Тартык [гъ], [г] авазы. Г, г хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

1

18.01

35

Тартык [къ], [к] авазы. К, к хәрефләре белән танышу.

1

21.01

36

В, в хәрефләре. Ирен-ирен [w] һәм  ирен-теш [в] авазлары кергән сүзләрне дөрес уку.

1

25.01

37

Тартык [ф] авазы. Ф, ф хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

1

28.01

38

Тартык [б] авазы. Б, б хәрефләре белән танышу. Тартык [п] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтү.    П, п хәрефләрен язу.

1

1.02

39

Тартык [ж]  авазы, Ж, ж хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу. Тартык [ш]  авазы, Ш, ш хәрефләре белән танышу.

1

04.02

40

Тартык [җ] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтү.    Җ, җ хәрефләрен язу.

Тартык [ч] авазы. Ч, ч  хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

1

08.02

41

Тартык [х] авазы. Х, х хәрефләре белән танышу.

1

18.02

42

Тартык [һ] авазы. Һ, һ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

1

22.02

43

 [ё] авазы,Ё, ё хәрефләре белән танышу.

1

25.02

44

Тартык [щ] авазы.Щ,щ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.Сүзлек диктанты.

1

1.03

45

Тартык [ц] авазы,Ц, ц хәрефләре белән танышу.

1

4.03

46

ь (нечкәлек һәм аеру) билгесе булган сүзләрне  язу.

1

08.03

47

ъ (калынлык һәм аеру билгесе) белән танышу. Татар алфавитын кабатлау.

1

11.03

                  Татар теле( 15 сәг.)

48

Сөйләм,аралашу әдәбе белән танышу. Сүзләрне иҗекләргә бүлүне үзләштерү. Алфавитны  куллана белү.  

1

15.03

49

Авазлар һәм хәрефләр турындагы белемнәрне ныгыту.

18.03

50

Баш хәрефтән языла торган сүзләр белән танышу.  

1

22.03

51

Татар теленең үзенчәлекле сузыклары,аларны белдерә торган хәрефләрне дөрес язу.

1

01.04

52

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен белү.

05.04

53

Тартык авазларга характеристика бирү.

1

08.04

54

Э-э(е),ө-е, о-ы хәрефләре кергән сүзләрне  язуны өйрәнү.

1

12.04

55

Я,ю,е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

1

15.04

56

Тартык,сузыкларны кабатлау

19.04

57

Диктант.

1

22.04

58

Й, в,к,г  хәрефләренең дөрес язылышы.

1

26.04

59

Сүз  басымын дөрес кую.

1

29.04

60

Исем турындагы белемнәрне үзләштерү.

1

03.05

61

Фигыльнең мәгънәсен аңлау.

1

06.05

62

Сыйфат сүз төркемен сөйләмдә дөрес куллану.

1

10.05

             Сүздән җөмләгә (4 сәг.)

63

 Җөмләдә сүзләр бәйләнеше турындагы белемнәрне ныгыту.

1

13.05

64

Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен куя белүне кабатлау.

1

17.05

65

Күчереп язу

20.05

66

 Өйрәнгәннәрне йомгаклау.

1

24.05



Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘЛМӘТ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

«ТҮБӘН МАКТАМА  2 НЧЕ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ»

«Каралган»

МБ утырышы беркетмәсе :

_Г.Ф.Әһлиева_________/

«_____»_______2018г.

«Килешенгән»

Милли белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасары:

__________/Л.М.Вилданова/

«_____»______2018г.

«Раслыйм»

Директор:

_________/М.Г.Закирова /

Приказ №___ «__»________2018г.

Югары категорияле укытучы

 Вилданова Ләйсән Марс кызының

1 нче сыйныф өчен

әдәби укудан (татар төркеме)

эш программасы

ПЕДАГОГИК СОВЕТ УТЫРЫШЫНДА КАРАЛДЫ:

  ПРОТОКОЛ  №____

«___»__________2018.

2018-2019 НЧЫ УКУ ЕЛЫ


1нче сыйныфның татар  төркемендә әдәби уку(тат) буенча планлаштырылган  нәтиҗәләр

Өйрәнелә торган бүлек

                           Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

Укучы өйрәнә

Укучы өйрәнү мөмкинчелеген ала

1.

Алган белем – ташка язган сүз белән бер

Төрле жанрдагы (хикәя, шигырь, әкият) әсәрләрне кычкырып укырга һәм эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә.

Укылган әсәрнең әхлакый эчтәлеген аңларга;әсәр һәм геройлар турында фикерләрен җиткерергә;

әсәр өзекләреннән укылган әсәрләрне танырга.

Танып белү УУГ(ТБУУГ):

- Аңлап уку (текстта тасвирланган вакыйга, күренеш, процесслар арасындагы  элемтәне билгеләү).

- Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен модель, схемаларны   куллана белү.

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе,

- мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү, өстәмә материалларны таба һәм тиешле урында куллана белү;

- кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

- татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;

- бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау.

Регулятив УУГ (РУУГ):

- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;

- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;

- уку проблемасын чишү өчен план төзү;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Коммуникатив УУГ (КУУГ):

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

- үз фикереңне телдән һәм язма формада җиткерә белү;

- текст буенча сораулар куя белү

- бәхәсләшү, үз фикерләрен дәлилләү

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру;

- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.

2.

Бишектәге бишкә төрләнер.( Халык авыз иҗаты)

Фольклор әсәрләрен (такмак, җыр, санамыш, табышмак, мәкаль, әйтем, әкиятне) аңлап зиһенгә кабул итә һәм аера белергә.

Әдәби әсәрләрне анализларга, аларның билгеле бер жанрга каравын, идеясен тотып ала белергә.

3.

Хәреф миңа карап тора, мин дә карыйм хәрефкә...

Әдәби әсәрне дөрес итеп әйтергә (авторның исем-фамилиясе, әсәрнең исеме).

Геройларга характеристика бирергә, төрле әсәрдәге бер яки берничә геройны чагыштыра белергә.

4.

Без хайваннар һәм кошлар  турында беләбезме?

Китап тышлыгын модельләштерергә : авторын, исемен, жанрын һәм темасын(туган ил, балалар, хайваннар, табигать турында сөйләргә).

Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итергә, эчтәлекне дөрес аңларга.

5.

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен

Диалог формасындагы кечкенә әсәрләрне рольләргә бүленеп укырга.

Әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңларга, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итәргә.

6.

Яз килә, яз көлә...

Укылган әсәр геройлары белән төрле вакыйгалар уйларга;

герой яки үз исеменнән әсәр эчтәлеген сөйләргә.

Укылган әсәрнең аерым эпизодларына рәсем ясарга;

аерым

эпизодларны парлап яки төркемләп сәхнәләштерергә;

телдән кечкенә хикәя, әкият уйларга.


     1 нче сыйныфның татар  төркемендә әдәби уку(тат)  буенча укыту предметының эчтәлеге

           

Бүлек исеме

Сәгать саны

Кыскача эчтәлек

1.

Балачакта алган белем – ташка язган сүз белән бер

1

Мәктәп – белем йорты. Китап белем чишмәсе. Сакчыл караш булдыру.

И.Гази. Китап, Җ.Тәрҗеманов. Якын дус.

2.

Бишектәге бишкә төрләнер.( Халык авыз иҗаты)

5

Халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу, аларның тәрбияви тәэсире. Аларда халкыбызның җор күңеллелеге, тапкырлыгы, тирән акылы, рухи байлыгы чагылуы. Әкиятләр турында беренчел мәгълүмат бирү.

Бишек җырлары. Тел шомарткычлар. Такмаклар. Санамышлар.

Әйтем- сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге. Табышмак – зиһен ачкычы, мәзәк – күңел ачкычы..

 Алдавыч әкият.Татар халык әкияте Шүрәле . Ахмак бүре.

3.

Хәреф миңа карап тора, мин дә карыйм хәрефкә...

8

Татар сөйләменә хас авазларны дөрес әйтә белү. Туган телне белү. З.Туфайлова”Әлифбам” шигырьләре белән танышу.

Дәрдемәнд.“Балалар, әйдә мәктәпкә!”шигырендә автор фикерен ачыклау.Р.Вәлиева“Беренчеләр” шигыренең эчтәлеген тыңлап аңлау..Миңнуллин”Ата-ана.”Х.Халиков”Сакаллы малай”шигырендәге лексик берәмлекне ныгыту.Р.Бәшәр “Танышу” Ш. Маннур “Яхшы бел”шигырендә туган тел темасының чагылышы.Ш.Галиев”Витаминлы хәрефләр”әсәрендә автор фикерен ачыклау.

4.

Без хайваннар һәм кошлар  турында беләбезме?

7

Хайваннар, кошларга хас характерлы сыйфатларны ачыклауга ирешү. Балаларда күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү. Текстларны уку барышында татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтергә ирешү.

Г. Тукай“Гали белән кәҗә”,“Бала белән күбәләк”шигырьләре буенча әңгәмә кору. Иҗади эш.Г. Тукай “Карлыгач”

 Ш.Галиев“Танышмак өчен табышмак”Р. Батулла. “Аю Әппәс” әкиятендәге геройларга характеристика бирү. Р.Батулла”Иң-иң-иң”тексты өстендә эш.

Г.Сабитов “Балага-балык” хикәясе буенча сорауларга җавап бирү. Җ. Тәрҗеманов ”Табигать китабы”

5.

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен

6

Балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Һәр җирдә тәртипле булуны үрнәк итеп кую.

Дәрдемәнд”Гали”, Җ.Тәрҗеманов “ Биш чия” әсәрләрен чагыштыру. Л.Лерон. “Супермалай”әсәрендә хезмәт темасының чагылышы. Ф.Яруллин“Хикмәтле сүз”, Р.Вәлиева“Дуслык”хикәяләре аша әдәплелек төшенчәсен ныгыту.Ш.Галиев “Светофорның өч күзе” шигырендәге лексик берәмлекне үзләштерү.Т.Әйди “Дачада”әсәренә  план төзү.

Р.Мәннан”Булышам”әсәрендә геройларга  характеристика бирү

6.

Яз килә, яз көлә...

6

Ел фасылларының үзенчәлекле билгеләрен белү. Табигатьтәге үзгәрешләргә игътибарлы булу.

Г.Тукай“Яз”,Б.Рәхмәт“Яз килә”әсәрләрендә табигатьтәге үзгәрешләрнең бирелүе. Г. Галиев “Кояш” шигырендә автор фикерен ачыклау.Г. Хәсәнов. “Ел язга аяк атлады” хикәясендәге кошлар тормышын сурәтләү.

Г.Сабитов“Кояшка да эш күбәйде”,Л.Лерон”Апрель ае”әсәрләре аша язгы табигатьтәге үзгәрешләр белән танышу.

Г. Зәйнәшева”Әниләр бәйрәме”, Р.Вәлиева “Әниләр бәйрәме” шигырьләре буенча әңгәмә кору. Проект эше

Р.Хафизова”Нәүрүз килә”

Барлыгы:

33 сәг.

 

     1 нче сыйныфның татар  төркемендә әдәби уку(тат)  буенча календарь-тематик план

Укытучы: Әһлиева Г.Ф.

Атнага 1 сәгать исәбеннән, елга 33 сәгать

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг.

са

ны

Календарь вакыт

План.

вакыт

Факт

вакыт

  1.Балачакта алган белем – ташка язган сүз белән бер (1 сәг.)

1

И.Гази.“Китап”,Җ.Тәрҗеманов. “Якын дус”әсәрләрен тыңлап кабул итү.

1

06.09

 2. Бишектәге бишкә төрләнер.( Халык авыз иҗаты) ( 5 сәг.)

2

Бишек җырлары,тел шомарткычлар, такмаклар,санамышлар белән танышу.  

1

13.09

3

Әйтем,мәкаль,табышмаклар, мәзәкләр турында  мәгълүмат бирү.

1

20.09

4

Алдавыч әкиятнең сюжетын, персонажларын аеру.

1

27.09

5

 “Шүрәле”,” әкияте

1

04.10

6

”Ахмак бүре”әкияте

1

11.10

 3.Хәреф миңа карап тора, мин дә карыйм хәрефкә... (8 сәг.)

7

З.Туфайлова”Әлифбам” шигырьләре белән танышу.

1

18.10

8

Дәрдемәнд.“Балалар, әйдә мәктәпкә!”шигырендә автор фикерен ачыклау.

1

25.10

9

Р.Вәлиева“Беренчеләр” шигыренең эчтәлеген тыңлап аңлау.

1

08.11

10

Р.Миңнуллин”Ата-ана.”

1

15.11

11

Х.Халиков”Сакаллы малай”шигырендәге лексик берәмлекне ныгыту.

1

22.11

12

Р.Бәшәр “Танышу”

1

29.11

13

Ш. Маннур “Яхшы бел”шигырендә туган тел темасының чагылышы.

1

06.12

14

Ш.Галиев”Витаминлы хәрефләр”әсәрендә автор фикерен ачыклау.

1

13.12

    4.Без хайваннар һәм кошлар  турында беләбезме? (7 сәг.)

15

Г. Тукай“Гали белән кәҗә”,“Бала белән күбәләк”шигырьләре буенча әңгәмә кору. Иҗади эш.

1

20.12

16

Г. Тукай “Карлыгач”

1

10.01

17

 Ш.Галиев“Танышмак өчен табышмак”

1

17.01

18

Р. Батулла. “Аю Әппәс” әкиятендәге геройларга характеристика бирү.

 

1

24.01

19

Р.Батулла”Иң-иң-иң”тексты өстендә эш.

1

31.01

20

Г.Сабитов “Балага-балык” хикәясе буенча сорауларга җавап бирү.

1

07.02

21

Җ. Тәрҗеманов ”Табигать китабы”

1

21.02

         5. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен( 6 сәг.)

22

Дәрдемәнд”Гали”, Җ.Тәрҗеманов “ Биш чия” әсәрләрен чагыштыру.

1

28.02

23

Л.Лерон. “Супермалай”әсәрендә хезмәт темасының чагылышы.

1

07.03

24

Ф.Яруллин“Хикмәтле сүз”,Р.Вәлиева“Дуслык”хикәяләре аша әдәплелек төшенчәсен ныгыту.

1

14.03

25

Ш.Галиев “Светофорның өч күзе” шигырендәге лексик берәмлекне үзләштерү.

1

21.03

26

Т.Әйди “Дачада”әсәренә  план төзү.

1

04.04

27

Р.Мәннан”Булышам”әсәрендә геройларга  характеристика бирү.

1

11.04

         6. Яз килә, яз көлә... (6 сәг.)

28

Г.Тукай“Яз”,Б.Рәхмәт“Яз килә”әсәрләрендә табигатьтәге үзгәрешләрнең бирелүе.

1

18.04

29

Г. Галиев “Кояш” шигырендә автор фикерен ачыклау.

1

25.04

30

Г. Хәсәнов. “Ел язга аяк атлады” хикәясендәге кошлар тормышын сурәтләү.

1

02.05

31

Г.Сабитов“Кояшка да эш күбәйде”,Л.Лерон”Апрель ае”әсәрләре аша язгы табигатьтәге үзгәрешләр белән танышу.

1

09.05

32.

Г. Зәйнәшева”Әниләр бәйрәме”, Р.Вәлиева “Әниләр бәйрәме” шигырьләре буенча әңгәмә кору. Проект эше

1

16.05

33

Р.Хафизова”Нәүрүз килә”

1

23.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән эш программалары (1,3,4- сыйныфлар өчен, рус төркеме)

Здесь можно познакомиться с рабочей программой для детей русскояз.обучением. По учебникам Р..З.Хайдаровой и Ф.Сафиуллиной...

6 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теле һәм әдәбиятыннан Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелгән эш программалары

Татар теле һәм әдәбиятын аерып укыту сәбәпле, татар теле һәм татар әдәбиятына эш программасын аерым төзедем. Һәр программа титул битеннән, аңлатма язуыннан, календарь-тематик планнан тора. Планла...

татар теленнән Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары

татар теленнән Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары...

татар теленнән Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары...

Әдәбияттан эш программалары

А.Яхин методикасы белән укытучылар өчен...

Татар теленнэн эш программалары

А.Яхин методикасы буенча эшләүче мөгаллимнәргә...