Сүз төзелеше
план-конспект урока (5 класс)
Максат:“Сүз төзелеше” темасын ныгыту.
Дидактик бурыч:
- теманы ныгытканда мәгълүмати – коммуникатив технологияләр куллану;
- сүз төзелеше турындабулган белемнәрен файдалану.
Үстерешле бурыч:
- укучыларның дәрестә алган мәгълүматларын куллана белү күнекмәләрен үстерү,
- үз эшләрен анализларга өйрәтү.
Тәрбияви бурыч:укучыларда туган телебезгә булган
мәхәббәт хисен формалаштыруны дәвам итү.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе
Уку-укыту эшчәнлеге төрләре: әңгәмә,тест, проек,карточкалар белән эшләү
Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре:
сүз төзелешенә телдән, язмача һәм тест эшләү күнекмәләре булдыру .
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
suz_tozeleshe_dres_eshkrtmse.docx | 44.75 КБ |
Предварительный просмотр:
5сыйныфта татар теле дәресе
Тема: Сүз төзелеше
Максат:“Сүз төзелеше” темасын ныгыту.
Дидактик бурыч:
- теманы ныгытканда мәгълүмати – коммуникатив технологияләр куллану;
- сүз төзелеше турындабулган белемнәрен файдалану.
Үстерешле бурыч:
- укучыларның дәрестә алган мәгълүматларын куллана белү күнекмәләрен үстерү,
- үз эшләрен анализларга өйрәтү.
Тәрбияви бурыч:укучыларда туган телебезгә булган
мәхәббәт хисен формалаштыруны дәвам итү.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе
Уку-укыту эшчәнлеге төрләре: әңгәмә,тест, проек,карточкалар белән эшләү
Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре:
сүз төзелешенә телдән, язмача һәм тест эшләү күнекмәләре булдыру .
Җиһазлау. Дәреслек, компьютер,мультимедиа, ноутбуклар, “Туган авыл” җыры язмасы, катлаулылыгы буенча бүленгән төсле карточкалар, индивидуаль эш өчен карточкалар .
Дәрес барышы.
- Дәресбарышы.
Оештыру өлеше.
– Исәнмесез укучылар!
Исәнмесе-саумысыз!
-Хәерле иртә укучылар! Имин үтсен көнегез! Кәефләрегез ничек соң!
-Кояшлы иртә кебек.Тукай телен, ана телен өйрәнергә дип килдек.
Дежур укучының отчеты.
- Актуальләштерү
1)Дәреснең эпиграфы.
“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә...”
Габдулла Тукай
-Әлеге юлларның авторы кем?
-Габдулла Тукайның тууына бүген ничә ел тула?Экранда язылган эпиграфны укып, җөмләнең авторын, бүген, ягъни
26 апрель көнне, Г.Тукайның 127 еллыгын искә төшерү.
- сезнең кебек егетләр өчен 70 төрле һөнәр дә аз булган егетләргә иренү,ялкаулану кебек сыйфатлар яттыр дип уйлыйм.
Бүген без сезнең белән сүз төзелеше турында булган белемнәребезне тәртипкә салырбыз, әңгәмә корып,тест, карточкалар белән эшләп,зирәк, җитез укучыларыбызны билгеләрбез.
Экранда язылган эпиграфны укып, укучыларга бирелгән җөмләне сүз төркемнәре, җөмләнең баш кисәкләре, сүз төзелешен тикшертү:
-Биредә сез нәрсәләр күрәсез?
-Җөмләләр.
-Җөмләләр нәрсәләрдән төзелгән?
-Сүзләрдән.
-Әйдәгез әле беренче җөмләнең баш кисәкләрен билгелик әле, нинди сүзләр икән алар?
-Бәхетләр-ия, хәбәре- килә.
-Ия нинди сүз төркеме белән белдерелгән?
-Исем белән.
-Хәбәре?
-Фигыль белән.
-Ия белэн хэбэр булып килгэн бу сузлэрне тозелеше ягыннан карап китик
-Бәхетләр сүзенең тамыры- бәхет, ләр кушымча.
-Килә сүзенең тамыры- кил,ә- бәйләгеч кушымчасы кушымчасы.
Элек өйрәнгәннәргә һәм тактада тикшерелгән җөмләгә карап, сүз турында ниләр әйтә алабыз?
Көтелгән җаваплар.
— Сүз авазлардан тора.
— Мәгънәгә ия.
— Сүз төркеме була ала.
— Ишетеп була.
— Язабыз.
— Җөмлә кисәге була.
— Укыйбыз.
— Күрәбез ... һ.б.
Нәтиҗә. Димәк, сүз билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз һәм авазлардан тора, сүз төркеме, җөмлә кисәге була, тамыр һәм кушымчалары бар, аны күрәбез, ишетәбез, укыйбыз, язабыз, аңлыйбыз-аңлатабыз.
III. Төп өлеш.Белем-күнекмәләрне тикшерү.
Дәреснең темасын ачыклау. (Компьютерда слайдлар күрсәтелә.)
- Укытучы.
Дәреснең темасын ачыклау өчен, белемнәребезне барлап алыйк.
- Сез өйдә кагыйдәләрне кабатлап, искә төшереп килергә тиеш идегез. Ничек үтәдегез икән өй эшен?
Моны тикшерү өчен без кечкенә генә мөстәкыйль эш үтәп алырбыз.Дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм бүгенге числоны языгыз.
Өй эшләрен тикшерү. (Укучыларга өч төрле төстәге карточкалар өләшенә. Кызылы — көчле укучыларга, яшеле — уртача укучыларга, сарысы — йомшак укучыларга. Укытучы балаларга бу турыда белдерми). Чагыштыру һәм бәяләү өчен слайдларда әзер җаваплар яктыртылырга тиеш.
Белем дәрәҗәсе чагыштырмача югары укучыларга (кызыл төстәге) карточка үрнәге.(Рәдиф белән Салаватка, Алмаз белән Рәнискә)
1.Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәләр?
Җавап: Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Бу сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш саклана.
2. «Бал» сүзенә тамырдаш сүзләр уйлап әйтегез. (2-3 сүз)
Җавап: балавыз, баллы, баллык, балчы.
3. «Бакчачылар», «урманчылык” сүзләрендә сүз ясагыч кушымчаларны табыгыз.
Җавап: бакча-чы-лар ( сүз ясагыч кушымча: чы)
урман-чы-лык (сүз ясагыч кушымчалар: -чы, -лык)
Белем дәрәҗәсе түбәнрәк укучыларга (сары төстәге) карточка үрнәге (Ахматов Салаватка)
1.«Юл», «матур», «көз» тамырлары белән яңа сүзләр ясагыз.
Җавап: юл-чы, матур-лык, көз-ге
2. Парлы сүзләрне дөрес итеп языгыз: бала чага, савыт саба, иртә кич.
Җавап: бала- чага, савыт- саба, иртә- кич.
3. Тамыр һәм ясалма сүзләрне аерып языгыз: сүз, сүзлек, имән. имәнлек.
Җавап: тамыр сүзләр: сүз, имән
ясалма сүзләр: сүзлек,имәнлек
Эшләр җыелып алына.
- Укытучы. Укучылар, экранда язылган сорауларга бергәләп җавап биреп алыйк әле.
Сораулар (мониторда һәм зур экранда).
1.Тамыр башка мәгънәле кисәкләргә бүленәме?
2. Сүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм үзе генә дә кулланыла ала торган өлеше.
3. Үзе генә кулланылмый, ләкин сүзнең мәгънәсен яки формасын үзгәртә.
4.Ясагыч кушымча сүзнең кайсы өлешенә ялгана?
5.Нинди кушымчалар яңа сүз ясамый?
3)(Эшләрне тикшергәч, тактада дәреснең темасы ачыла: «Сүз төзелеше».)
- Дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числаны һәм теманы язып куегыз.
Укытучы.Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы? Әйдәгез, тактадагы әйтемне барыбыз да бергәләп укыйк. (Укыйлар.)
«Дөньяны — кояш, ә кешене белем яктырта».
— Укучылар, сез бу әйтемне ничек аңлыйсыз?
— Кеше күбрәк белгән саен, аңа яшәве җиңелрәк.
— Ә белемне кайда алалар?
— Мәктәптә, китаплардан...
Кем зирәк? Уены алдыннан.
— Сүз төзелешен белү ни өчен кирәк?
— Хатасыз, дөрес язу өчен.
—Хатасыз язган кешене нинди кеше диләр?
— Белемле, зирәк, акыллы...
— Әйдәгез, зирәклегебезне тикшереп алыйк. “Кем зирәк?” уенын уйнап карыйк. Экрандагы сорауларга кыскача җавап языгыз. Соңыннан аларның дөреслеген бергәләп тикшерербез.
“Кем зирәк?”(Мониторда һәм зур экранда.)Тактада, дәфтәрдә эшләтергә
1. Бу сүзләр ничә тамырдан тора? Башкала, унбиш, яланаяк, ташбака.
2. Бирелгән сүзләргә яңа сүзләр өстәп, кушма сүзләр ясап языгыз: гөл..., тере..., өч...
3. Парлы сүзләрнең икенче өлешен генә языгыз:
аллы-... (гөлле)
аң-... (белем)
аш-... (су)
(Җаваплар тикшерелә. Билгеләр куела.)
Нәтиҗә ясыйк: әлеге сүзләр нинди ысул белән ясалган?
-аларны нинди сүзләр дип атыйлар?
“Кем җитезрәк?” уены. слайдта
Бирем.Тамырдаш сүзләрне тоташтыр.«Артык» сүзне билгелә.
Укытучы.Ни өчен акча сүзе «артык»?
Әлеге эштән нинди нәтиҗә чыгара алабыз?(Сүзләр сүз ясагыч кушымча белән ясалганнар)
Сүз төзелешен тикшерү.
Ә хәзер барыбыз да дәреслекнең 140 битен ачып, 286 нче күнегүгә күз салыйк. Биремен укы әле Рәдиф.
Бирем. Сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерегез.
Сүзләр | Тамыр | Кушымчалар | ||
Ясагыч | Модальлек | Бәйләгеч | ||
турыпочмаклык | Туры почмак | -лык | - | - |
мәктәпләребезнең | мәктәп | - | -ләр | -ебез -нең |
күңелсезләгәннәр | күңел | -сез -лән | -гән | -нәр |
сөенечкә | сөен | -еч | - | -кә |
дускайларыбызның | дус | - | -кай -лар | -ыбыз -ның |
Хәзер Габдулла Тукайның “Бәхетле бала”шигырен тыңларбыз. Тыңлаган вакытта шигырьдән тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзләрне язып алырга.
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.
Тәрбияви момент:
Г.Тукай турында сез ниләр беләсез? Тагын нинди әсәрләре белән таныш. Нинди җырларын беләсез?
Физкультминутка.(Хәрәкәтләр ясап башкарыла.) 1 минутка
Г.Тукайның “Туган авыл” җыры белән
Йомгаклау.
Чәчәк җыю.
Нинди туган көн чәчәксез булсын ди инде. Сезнең дә бүген чәчәк җыю мөмкинлеге булыр. Моның өчен аны сайлап, дөрес җавап бирергә кирәк булыр.
Сорау | Җаваплар | |
1.Нәрсә ул кушымча? | Сүз. | Сүзнең бер өлеше. |
2.Ясалма сүзләр ничек ясала? | Тамырга кушымча ялганып. | Кушымчага тамыр ялганып. |
3.Парлы сүзләр ничек ясала? | Бер сүздән. | Ике сүздән. |
4.Тамырдаш сүзләр ничек ясала? | Бер тамырдан. | Бер кушымчадан. |
5.Аксыл сүзенә тамырдаш сүзне тап. | Акча | Ак |
Ә хәзер белемнәрегезне гомумиләштерү өчен контроль тест үтәрсез. Ләкин иң элек кайбер киңәшләргә колак салсагыз, комачауламас.
Әлеге киңәшләр сиңа ярдәм итәр:
1. Биремне игътибар белән укы.
2. Укыганны аңларга тырыш.
3. Җавабыңны ашыгып язма.
4. Җавабыңның дөреслеген тикшер.
(Һәрберсенең алдында ноутбук, җавап биреп бетергәч, шуда ук билгеләр яктыртылачак)
“СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ” темасына тест.
А1. Кайсы сүзләр рәте мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән?
1) Кар – лар, сөз – геч – кә, ишет – ә;
2) Са – бын, са – тып, са – ры – рак;
3) Кар – лан – ган, яшь – келт, җитмеш – енче.
А2.Бер мәгънәле кисәктән торган сүзләррәтен күрсәтегез:
1) Элгеч, эзтабар, җиләс;
2) Сүзчән, кайтыр, уйламаган;
3) Сандугач, карлыган, яфрак.
А3.Ясагыч кушымчалары булган сүзләррәтен күрсәтегез:
1) Кием, белгеч, йонлач;
2) Мәктәптә, яшьрәк, сигезенче;
3) Көткәннәр, балалар, җиңелчә.
А4. Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләррәтен күрсәтегез:
1) Җиденче, кызчык, укыячак;
2) Бәйрәмнәр, биегрәк, килмәде;
3) Һәйкәлнең, күрделәр, иптәшеңнән.
А5. Нигезе дөрес билгеләнгән сүзләррәтен күрсәтегез:
1) Кәгазь – ләр – не, уй – ла – ма – ды – гыз;
2) Шәһәрчек, кошкай – лар;
3) Эшчәнлек – тә, тигезлек – не.
А6Тамырдаш сүзләр рәтен күрсәтегез:
1) Урак, урман, урды;
2) Карга, карлы, карсыз;
3) Көйлә, көйле, көйсез.
IV. Нәтиҗә.
Укытучы. Дәрес сизелми дә үтеп китте. Хушлашырга вакыт җитте. Әйдәгез, укучылар, дәресебезгә нәтиҗә ясыйк.
Дәрес кызыклы булды дип саныйм.
Дәрестә күп эшләнде, барлык биремнәр үтәлде.
(Укытучы дәрескә гомуми йомгак ясый, билгеләр куя)
V. Өй эше. вариантлап
“3” легә Биш сүзгә тамырдаш сүзләр уйлап язырга.
“4”легә Тамырдаш сүзләр белән биш җөмлә төзергә.
“5” легә“Тукайны мин ни өчен яратам?” темасына тамырдаш сүзләр кертеп, хикәя төзеп язырга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Орлык төзелеше
Укучыларны бер өлешле һәм ике өлешле үсемлек орлыкларының төзелеше белән таныштыру. Яңа терминнарга аңлатма бирү. Дәреслек һәм өстәмә материаллар белән эшләргә өйрәтү. Лаборатор эш күнекмләре булдыру....
Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү
Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...
гөмбә күзәнәгенең төзелеше.
Бу дәрес 6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....
гөмбә күзәнәгенең төзелеше.
Бу дәрес 6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....
"Сүз төзелеше" темасына тест
Рус мәктәпләрендә белем алучы 5нче сыйныф укучылары өчен тест ( татар балалары өчен)....
Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләре. Презентаия
Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләрен өйрәнү....
Боҗралы суалчаннарның төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.
Боҗралы суалчаннар классы белән танышу....