Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү
план-конспект урока по биологии (9 класс) на тему

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга шәхси якын килеп төрле биремнәр, ситуацияләр тәкьдим итәм. Сезнең  игьтибарга  9 сыйныфта биологиядән “ Күзәнәкнең химик составы һәм төзелеше” темасы буенча гомумиләштерү дәресе эшкәртмәсен тәкьдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belemnr_parady.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

Белемнәр парады

9 класста “ Күзәнәк төзелеше “ темасын гомумиләштерү

Максат: 1.Укучыларның “ Күзәнәкнең химик составы, төзелеше” турындагы  

                   белемнәрен барлау, тикшерү, күзәнәк эшчәнлеге турында

                    күзаллауны киңәйтү

                2. Укучыларда практик күнекмәләрне үстерү

                3. Табигатькә һәм үз-үзеңә сакчыл караш тәрбияләү,

                    кызыксынучанлыкны арттыру

Җиһазлау: компьютер, проектор, микроскоплар, плакат- рәсемнәр, таратма

                     материаллар

                                Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше
  2. Төп өлеш.

Исәнмесез, укучылар. Без бүген сезнең белән күзәнәк төзелеше турындагы белемнәрне ныгытырга, барларга тиешбез. (Дәреснең максатлары, планы экранда күренә). Бүгенге дәреснең девизы итеп мин Д.И.Менделеевның “ Фәннең куәте һәм көче – фактларның күплегендә, максаты – бу фактларны гомумиләштерүдә” дигән  сүзләрен сайладым.

Дәресебез 9 этаптан тора. Һәр этапта укучылар үзләренә баллар эшли һәм һәр дөрес җавап өчен 1 балл бирелә. Укучы үзе инструктив карточкага балларны яза бара.

1 этап- разминка. (һәр укучыга икешәр сорау бирелә, инструктив карточкага баллар куела)

1. Күзәнәк эчендәге ярымсыек матдә (цитоплазма)

2. Төссез пластид (лейкопласт)

3. Аксым синтезы бара торган органоид (рибосома)

4. центриольләре булган органоид (күзәнәк үзәге)

5. Организмның төп энергия чыганагы (АТФ)

6. Аксым мономеры (аминокислота)

7. Күзәзнәкнең каты кисәкчекләрне йотуы (фагоцитоз)

8. Күзәнәктә нәселдәнлек информаөиясе саклана (төштә)

9. ДНК ничек әйтелә (дезоксирибонуклеин кислотасы)

10. Үсемлек күзәнәгендә фотосинтез кайда бара (хлоропластларда)

11. АТФ синтезы кайда бара? (митохондрия)

12. Макроэлементларга керә (

13. Микроэлементларга керә(

14. Майларның төп функциясе (энергия чыганагы)

15. Күзәнәкнең хәрәкәт органоидларын санарга (керфекчек, камчы һ.б.)

16. Суның күзәнәктәге төп функциясе ( эреткеч)

1.Майлар нәрсәгә кадәр таркала (глицерин һәм май кислоталарына)

2.Төрле органик кисәкчекләрне кайнатучы органоид (лизосома)

3. Дисксыман куышлыклардан торучы, туплау функциясен үти торган органоид (гольджи комплексы)

4. Аксым синтезы бара торган эндоплазматик челтәр (кытыршы)

5. Организмда су чыганагы (май)

6. Гуанинга комплементар (цитозин)

8. РНК углеводы (рибоза)

9. Күзәнәктә төп төзелеш материалы булган органик матдә (аксым)

10. Күзәнәк мембранасының каты кисәкчекләрне йотуы ( фагоцитоз)

11. Вакуоль кайсы  организм күзәнәкләрендә зур үсеш алган ( үсемлек)

12. Плазматик мембранага нинди үзлек хас ( ярымүткәрүчәнлек)

13. Нәрсә ул буферлык ( күзәнәкнең даими көчсез селтеле тирәлекне саклавы)

14. Үсемлек күзәнәгенең тышчасы ничек атала ( күзәнәк стенкасы)

15. Саклагыч функция нинди органик матдәләргә хас ( аксым)

16. Төш нинди өлешләрдән тора ( төш тышчасы, төш сыекчасы, төшчек, хроматин)

2 этап. “ Күзәнәк серләре лабораториясе”

Әйдәгез, укучылар, без сезнең белән “ Күзәнәк серләре” лабораториясенә галимнәр янына рәхим итик.

( 4 укучы ак халатлардан галимнәр булып лабораториядә микроскоплар белән эшли, укучылар аларны таный)

  1. Роберт Гук.

- Кая, юка гына итеп бөке агачы кисемен микроскоптан карыйм әле.  Мин бүлгеләр белән бүленгән ячейкалар күрәм. Бу күзчекләрне ничек дип атыйм икән?.

  1. Броун.

- Яфрактан әзерләнгән микропрепаратны күзәтәм. Тәк, тәк, күзәнәк  уртасында ниндидер тыгыз ясалгы күренә түгелме соң? Кара,кара, бу күзәнәктә дә бар. Бу күзәнәкнең бик әһәмиятле өлеше булырга тиеш.

  1. Шванн, Шлейден.

- Менә  бу хайван күзәнәге микропрепаратын микроскоптан карыйк әле. Үсемлек күзәнәге белән чагыштырып карыйм әле. Я, нәрсә була инде бу? 2 организм күзәнәге бик тә охшаш була түгелме соң?

4.        Рудольф Вирхов

- О, бу күзәнәк төше бик яхшы күренә. Күзәнәк төше сузылган. Ә менә бу күзәнәк икегә бүленгән кебек. Мин шундыйнәтиҗәгә киләм: һәр күзәнәк яңа күзәнәккә башлангыч бирә.

 Бу мөһим процессларны кемнәр әйтә?

                 Әйе, укучылар, без әле генә сезнең белән күзәнәк турындагы белемнәрнең үсешен искә төшердек. Шуларга нигезләнеп, күзәнәк теориясенең төп положениеләрен искә төшерик әле.(балалар 5 положениены әйтәләр.)

3 этап. Органик  матдәне таны.

                 

Укучы 1 нче җөмләдән үк таныса балл күбрәк бирелә.

  1. Хайван күзәнәгендә 1-2 %, ә үсемлек күзәнәгендә күп, кайвакыт 90% тәшкил итә.
  2. Гөмбәләрдә төзелеш функциясен үти.
  3. Углерод атомнары, су молекулаларыннан тора.
  4. Бәрәңге бүлбесендә күп.
  5. Рибоза, дезоксирибоза керә.   (углевод)

  1. Структурасын америкалы Уотсон һәм Крик өйрәнә.
  2. 2 төрле типта булалар.
  3. Составына азотлы нигез, углевод, ортофосфат кислотасы калдыгы керә.
  4. Мономеры нуклеотид.
  5. Төштә урнашкан. (нуклеин кислоталары)

  1. Гидрофоб төзелешкә ия.
  2. Таркалганда иң күп энергия аерылып чыга.
  3. Су резервуары булып тора.
  4. Үт кислотасы составына керә.
  5. Йокыга талучы хайваннарда күп. (май)

  1. Әһәмияте буенча да, күләме буенча да беренче урында тора.
  2. 20 төрле мономеры бар.
  3. Каталитик функөияне дә үти.
  4. 1-чел, 2-чел ... структуралары бар.
  5. Организмда гормоннарны, туклыклы матдәләрне күчерә.      ( аксым)

Димәк, күзәнәктә 4 төрле органик матдә бар һәм алар бик мөһим функцияне үтиләр. Әйдәгез, бу органик матдәләрнең классификациясен искә төшерик.

   

 Таблицаны тутырырга:кара- кушымта № 1

4 этап. Эксперименталь этап.

           

Укучылар 4 төркемгә бүленә. Аларга инструктив карточкалар өләшенә.Лаборатор эш эшлиләр.

Тема: “ Тере тукымаларда ферментларның каталитик активлыгы”

1 төркем- чи 1әм пешкән ит, 2 төркем- чи һәм пешкән бәрәңге, 3 төркем- чи һәм пешкән кишер, 4 төркем- чи һәм пешкән суган.

Сораулар: нәрсә күзәтелә, нәтиҗә.

        

Нәтиҗә: Каталаза ферменты тере тукымаларда була, ә үлгән күзәнәкләрдә ул, аксым табигатьле матдә буларак, денатурацияләнә.

Дөрес, укучылар, каталаза ферменты тере күзәнәкләрдә бар һәм ул организмдагы төрле матдәләрнең оксидлашуы вакытында барлыкка килгән , организм өчен агулы булган водород пероксидын тарката.

5 этап.  Логик бәйлелекне күрсәт:

Түбәндәге сүзләрне кертеп схематик сызым сызарга.

ДНК, аксым, лизосома, күзәнәк, цитоплазма, фермент, төш, хромосома, рибосома, РНК, аксым.

Җавап: кара кушымта № 2

6 этап. Физкультпауза

       Тактада үсемлек һәм хайван күзәнәге рәсемнәре бирелә, ләкин органоидлары юк. Алар өстәлдә, тәртипсез рәвештә яталар. Укучылар 2 төркемгә бүленә һәм берәрләп өстәлдән тиешле органоидны таблицага урнаштыра.

          

7 этап. “ Хәреф һәм саннарны тоташтыр”

Һәрбер укучыга аерым тестлар өләшенә, 2 вариантта.  Укучылар һәр җөмләгә туры килгән органоидның хәрефен  язалар.

                     

                Вариант 1            Хәреф һәм саннарны тоташтыр

1.Организмда су балансын көйли- Г

2.Аксым синтезында катнаша- Д

3.Күзәнәкнең сулыш үзәге булып тора- Е

4.Үсемлекләрдә чәчәк төсен билгели- Ж

5.Бер-берсенә перпендикуляр цилиндрдан тора- А

6.Үсемлек күзәнәгендә резервуар функциясен үти- В

7.Нәселдәнлек информациясе язылган- Б

8.Бүленү орчыгы җепләре барлыкка китерә- А

А - күзәнәк үзәге, Б - хромосома, В - вакуоль, Г - күзәнәк мембранасы,            Д - рибосома, Е - митохондрия, Ж – хромопласт.

                         

                Вариант 2       Хәреф һәм саннарны тоташтыр

1.Аның мембранасында аксым синтезы бара- Е

2.Грана һәм тилакоидлары бар- Б

3.Кариоплазмасы бар- В

4.ДНК һәм аксымнан тора- Ж

5.Лизосомаларны формалаштыруда катнаша- Д

6.Туклыклы матдәләр җитмәгәндә күзәнәкләрне кайната- А

7.Күзәнәкнең органоидлар урнашкан компоненты- Г

8.Бары тик эукариотларда гына очрый- В

А - лизосома, Б - хлоропласт, В - төш, Г - цитоплазма, Д - Гольджи комплексы, Е - эндоплазматик челтәр, Ж – хромосома.

8 этап. “ Мәгънәле сүзне тап”- 1 сүз белән әйтергә        .

  1. 2 ле спираль, аденин, нуклеотид (ДНК)
  2. Аксым, липид, сайлап үткәрүчәнлек (Мембрана)
  3. Урацил, рибоза, аденин (РНК)
  4. Крист, АТФ, матрикс (митохондрия)
  5. Кытыршы, шома, мембраначыл (эндоплазматик челтәр)
  6. Яшел, фотосинтез, грана (хлоропласт)
  7. Хромосома, нәселдәнлек, төшчек (төш)
  8. Кызыл, чәчәк, пластид (хромопласт)
  9. Галактоза, крахмал, глюкоза (углевод)
  10.  Аминокислота, гемоглобин, инсулин ( аксым)
  11. Центромера, гаплоидлы, диплоидлы (хромосома)
  12. Стероид, балавыз, энергия чыганагы (углевод)
  13. Фән, күзәнәк, төзелеш (цитология)
  14. Рибосома, күзәнәк үзәге, хәрәкәт органоидлары (мембранасыз органоидлар)
  15. Хлоропласт, митохондрия, төш (2 мембраналы органоид)
  16. О, Н, N, S, P, C (биоэлементлар)
  17. Холера вибрионы, туберкулез таякчыгы, стрептококк (бактерия)

9 этап Синквейн төзү

                

Күзәнәк сүзенә синквейн төзү

Синквейн төзү тәртибен искә төшерик.

1.Төшенчә (сүз)

2.Сыйфат (2 сүз)

3.Фигыль (3 сүз)

4. Мәгънәле җөмлә ( 4 сүз)

5 Исем ( 1 сүз)

Мәсәлән,

1.Күзәнәк

2.Катлаулы, кызыклы

3. Саклый, туплый, тукландыра

4. Организмның төп төзелеш берәмлеге

5.Яшәеш

  1. Йомгаклау. Инструктив карточкалар белән эш.

                 

                       Инструктив карточка

Фамилия

Разминка

Күзәнәк серләре

лабораториясе

Органик

матдәне таны

Экспери

менталь

Логик

бәйлелек

Мине таны

1 сүз белән әйт

Синквейн

Өстәмә

Гомуми

1

2

3

4

5

6

7

8

9

9 балл һәм югары -        “ 5 “

5 – 8  балл -                       “4”

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү

"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...

11 класста "Эволюция теориясе нигезләре" темасын гомумиләштерү

Бу дәрес эшкәртмәсе "Эволюция теориясе" темасын гомумиләштергәндә кулланыла ала. Дәрес өчен презентация әзерләнде. Өстәмә чыганаклардан материал кулланылды....

Конспект урока на тему: "Унарлы вакланмаларны натураль саннарга тапкырлау һәм бүлүне гомумиләштерү"

Тема: Унарлы вакланмаларны натураль саннарга тапкырлау һәм бүлүне гомумиләштерүМаксат:1)унарлы вакланмаларны натураль саннарга бүлү һәм тапкырлау күнекмәләрен ныгыту...