гөмбә күзәнәгенең төзелеше.
план-конспект урока биологии (6 класс) по теме

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon гөмбә күзәнәгенең төзелеше105 КБ

Предварительный просмотр:

                                             Гөмбә күзәнәгенең төзелеше

Максат:Укучыларга түбән  һәм югары төзелешле гөмбәләрне өйрәтү өстендә эшләү.

               2) Гөмбәләрнең төзелеше, туклануы, үрчүен аңлату.

                3) Табигатьтә һәм кеше тормышында гөмбәләрнең роле.

                4) Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау : Таблица, эш дәфтәре, презентация , биология В.В.Пасечник.

                                 Дәрес барышы:

 Оештыру мизгеле: Исәнмесез балалар.

Өй эшен тикшерү(5мин)

1һәм 2 вариантта тест эшләү

Яңа тема өстендә эш

  Укытучы :Сез урманны яратасызмы?

Укучылар : Әйе.

Укытучы: Урманда нәрсәләр үсә?

Укучы: Чыршы, нарат агачы, ашарга яраклы, агулы гөмбәләр үсә.

Укытучы: Урманда нинди үсемлекләр яки гөмбәләр очратканыгыз бар?

Укучылар: Лишайниклар, майлы гөмбә, каен гөмбәсе,һб.

Укытучы: укучылар менә сезгә күзәнәк дигән сүз танышмы, йә кайсыгыз әйтә нәрсә ул?

Укучы Күзәнәк – ул бик кечкенә нәрсә , аны бары тик микроскоптан гына күреп була.

Укытучы: Әйе бик дөрес.Ә хәзер әйдәгез менә монда күз салыйк. Гөмбә күзәнәгенең, ачык кына беленеп торган күзәнәк стенкасы бар, цитоплазмасында шактый санда рибосомалар һәм митохондрияләр урнашкан.Гольджи аппараты начар үскән.Вакуольләрдә еш кына аксым бөртекләрен күрергә мөмкин.Күп санда тупланмалар катлаулы углевод- гликоген һәм май тамчылары рәвешендә була.Нәселдәнлек яки генетик аппарат күзәнәк төшендә туплана, аларның саны бердән алып берничә дистәгә җитә.Күпчелек гөмбәләрнең күзәнәк тышчаларында, буынтыгаяклыларның тән япмасындагы кебек органик матдә углевод- хитин була, запас продукт(үсемлекләрдәге кебек крахмал түгел) гликоген булу.

Гөмбәләрне барыгыз да күргәнегез дә җыйганыгыз да бар? Ә төзелеше белән сез танышмы? Эшләпәле гөмбәләрнең төзелешен кайсыгыз сөйләп кәрсәтә?

Укучы:Җир өсте өлешен без гөмбә дип атыйбыз, эшләпәдән ,төптән тора.

Укытучы:Әйе бик дөрес балалар.Көндәлек тормышта гөмбә дип без аларның җир өсте өлешләрен атыйбыз.Әгәр гөмбә өзелгән урында туфракны җиңелчә казысаң, тармакланган нечкә ак җепләрне-гифлардан торган гөмбәлекне  яки мицелийны күрергә мөмкин.

Укытучы: укучылар үсемлекләрдәге кебек гөмбәләрдә фотосинтез процессы барамы?

Укучы:Юк, чөнки алар- гетеротрофлар.

Укытучы:Дөрес.Туклану характеры буенча гөмбәләрне я сапротрофларга, я паразитларга кертәләр.Сапротроф ( сапрофит)гөмбәләр үле органик матдәләр белән тукланалар алар туфракта булалар, ә паразит гөмбәләр тере организмнарда(хайван организмда) тереклек итәләр һәм алар исәбенә тукланалар.

Укытучы: Каен , нарат, чыршы урманында нинди гөмбәләр үсә?Агач белән гөмбә арасында нинди бәөләнеш бар кайсыгыз әйтә?

Укучы:каен гөмбәсе- каенлыкта, ак гөмбә- каен, нарат, чыршы һәм имән тирәсендә, җирән гөмбәләр – нарат һәм чыршы урманнарында үсә.

Укытучы: Әйе бик дөрес.Бу шуның белән аңлатыла: агачның билгеле бер төре белән гөмбә арасында беренче организмга да, шулай ук икенчесенә дә файдалы булган тыгыз бәйләнеш, ягъни симбиоз урнаша.гөмбәлек җепләре тамырны урап ала һәм хәтта,микориза барлыкка китереп, аның эченә үтә.Гөмбәлек- туфрактан суны һәм анда эрегән минераль матдәләрне суырып, агач тамырына үткәрә.Үсемлек тамырыннан гөмбәлек, үз чиратында, туклану һәм үзенең үрчү өлешен үстерү өчен кирәкле органик матдәләрне ала.

Укучылар гөмбәләр кайбер үсемлекләр кебек җенессез һәм җенси юл белән үрчиләр.

Җенессез үрчү махсус күзәнәкләр- споралар ярдәмендә,

                                                            Вегетатив үрчү( гөмбәлек кисәкләре, бөреләнү)

                                                            Җенес күзәнәкләре кушылу нәтиҗәсе (чүпрә )

Эшләпәле гөмбәләрнең күзәнәкләре ешрак ике төшле һәм пластидсыз булалар.Гөмбәлек- һәр гөмбәнең төп өлеше.Эшләпә һәм аяк бер- берсенә тыгыз орынып яткан гөмбәлек җепләреннән тора.Аякта барлык җепләр бертөрле, ә эшләпәдә алар ике катлам барлыкка китерә: төрле төстәге пигментлар белән буялган тиречек белән капланган өске катлам һәм аскы.Бер төркем гөмбәләрнең, мәсәлән: ак гөмбәнең, каен гөмбәсенең, майлы гөмбәнең, аскы катламы күп санлы көпшәчекләрдән тора.Болар- көпшәле гөмбәләр.Җирән гөмбәнең, ал гөмбәнең эшләпәсенең аскы катламы күп санлы җәймәләрдән ясалган.Болар җәймәле гөмбәләр.

Укытучы: балалар түбән төзелешле гөмбәләр турында ишеткәнегез бармы? Ул кайда очрый, кайда кулланыла?

Укучы:Әйе бар,  ипи өстендә барлыкка килә.

Укытучы:Бик дөрес.Ипи өстендә ак мамыксыман кунык барлыкка килә, берникадәр вакыттан соң ул карала.Бу сапрофит - ак күгәрек гөмбәсе(мукор)

Ак күгәрек гөмбәлек кисәкләре яки споралар белән үрчи.Гөмбәлекнең кайбер җепләре өскә күтәрелеп үсә һәм очлары киңәя.Бу киңәйгән башчага охшаган өлешләрдә споралар ясала.Споралар өлгергәч, башчалар ярыла һәм споралар җил белән тарала.Уңайлы шартларга эләккән спора шыта һәм гөмбәлек барлыкка килә.

Азык продуктларында һәм туфракта бүтән күгәрек гөмбәләре дә очрый.Шуларның берсе пеницилл – яшел күгәрек гөмбә.Бүлгеләр белән күзәнәкләргә бүленгән, тармакланган җепләрдән тора.Пенициллның споралары ак күгәректәге кебек башчаларда түгел, ә гөмбәлекнең кайбер җепләренең очларындагы вак чукларда урнашкан.

Пеницилл күзәнәкләрендә кайбер авыру кузгатучы бактерияләрне үтерә торган матдә барлыкка килә.Аны күп кенә авыруларны дәвалауга дару табу өчен, махсус үрчетәләр.

Чүпрә гөмбәсе- бу микроскопик гөмбәләр шар формасындагы бер күзәнәктән тора.

Укучылар ә хәзер әйдәгез менә монда күз салыйк.Төзелешендә: төш, вакуоль күзәнәк тышчасы, плазматик мембрана,цитоплазмасында рибосомалар урнашкан, митохондрия, май тамчылары, туклыклы матдәләр.

Алар шикәргә бай туклыклы сыеклыкта яшиләр.Чүпрә шикәрне спиртка һәм углекислый газга тарката.Бу вакытта бүленеп чыккан энергия чүпрәнең тереклек эшчәнлеген тәэмин итү өчен тотыла.

Чүпрә бөреләнү юлы белән үрчи.Башта олы күзәнәктә калкым ясала.Ул зураеп мөстәкыйль күзәнәккә әйләнә һәм тиздән элгәр күзәнәктән аерыла.Чүпрәнең бөреләнүче күзәнәкләре тармакланган чылбырга охшаган.

Кеше чүпрәне күптәннән икмәк пешерүдә, сыра, шәраб әзерләүдә, дару буларак файдалана.

Укытучы: Гөмбәләр арасында паразит гөмбәләрне күргәнегез , ишеткәнегез бармы һәм ниндиләр?

Укучы: агач гөмбәсе, фитофтора,һ.б.

Укытучы:Әйе укучылар паразит гөмбәләр аеруча авыл хуҗалыгына һәм урман хуҗалыгына зур зыян китерәләр.

А) Кисәү гөмбәсе төрле төр иген култураларын зарарлый.Ашлыкны суктырганда споралары чиста бөртекләргә эләгә һәм чәчүгә кадәр саклана.Чәчкәндә споралар туфракка төшә шытып гөмбәлек җепләрен үстерә.

Б) Арыш анасы – Зарарланган үсемлекләрнең бөртекләре кара- шәмәхә агулы мөгезләргә әвереләләр.Болар- арыш анасы гөмбәсе гөмбәлегенең тыгыз үрелмәсе.Он белән азыкка эләгеп организмны агуларга мөмкин.

В) Агач гөмбәсе- агачларның үзагачын җимереп урман хуҗалыгына бакчаларга паркларга зур зыян китерә.Каты  гөмбәнең үрчү өлешләре тояк формасында була, алар зарарланганнан соң, берничә елдан агач кабыгында барлыкка килә, берсе өстенә икенчесе урнашкан киштәләр рәвешендә кәүсәдә урнаша.Үрчү өлешенең аскы ягында вак көпшәчекләрдә споралар өлгерә.Күпчелек каты гөмбәләрнең үрчү өлешләре күпеллык.

Г)Кара черек авыруын китереп чыгаручы гөмбәләр бәрәңге бүлбеләрендә яшиләр.Гөмбәләр крыжовникның яфракларын, яшь бәбәкләрен һәм җимешләрен зарарлый, ончыл чык дип атала торган ак ончыл кунык барлыкка китерә.Әгәр алмаларда гөмбә булса, алар кутырланып торучы таплар белән каплана, аннан ярыла.

Паразит гөмбәләр авыл хуҗалыгы үсемлекләренең уңышын киметә, алардан алган продуктларны ашарга яраксыз итә

   Хәзерге вакытта гөмбәләрнең 100 меңләп төре билгеле.Гөмбәләр органик матдәләр булган һәр җирдә: туфракта, суда,торак йортларда, кеше  һәм хайван тәнендә тереклек итә.Кешедә авырулар, мәсәлән, аяк табанында һәм бармак араларында, тырнакта гөмбә авыруын китереп чыгаручы гөмбәчекләр билгеле, кайбер гөмбәчекләр күп кенә йорт хайваннары авыруларына сәбәпче булып, терлекчелеккә зыян китерә- тире авруы тимрәү.

Укытучы:укучылар гөмбәләр арасында агулы гөмбәләр дә бар.Гөмбә җыйганда, ашарга яраклы гөмбәләрне агулылардан аера белү мөһим.Иң куркынычлы агулы гөмбәләр: аксыл томсык гөмбә, чебен гөмбәсе, үтле гөмбә, ялган әтәч гөмбәсе, ялган баллы гөмбә.

Чебен гөмбәсен ак таплы җете кызыл эшләпәсеннән танырга җиңел.Кайвакытта соры эшләпәле чебен гөмбәләре дә очрый.

        

                             Тема: Гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

                Максат:1) Укучыларга түбән һәм югары төзелешле гөмбәләрне , аларны аерырга өйрәтү өстендә эш алып бару.

                Яңа төшенчәләр булдыру:

Яңа терминнар белән танышу.

Гөмбәләрнең күп төрләре белән таныштырып үтү.

Гөмбәләрнең төзелешен, туклануын, үрчүен аңлату.

Гөмбәләрнең зыяны, файдалысы да булуын укучыларга җиткерү.

                              Тәрбияви:

Биология фәненә кызыксыну уяту,  балаларда мәһәббәт тәрбияләү.

Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Гөмбәләрнең нинди булуына карамастан аларны сакларга.

                             Үстерелешле:

 Вакыйгаларга анализ ясый белү һәм көнкүреш хезмәттә куллана белү.

Йомгак ясау һәм  үз фикереңне аңлатып бирү өстендә эш алымнарын булдыру.

                       Укыту методлары: эвристик беседа

                       Дәрес тибы: Яңа теманы аңлату

                       Җиһазлау: Эш дәфтәре, презентация, биология В.В.Пасечник

                               

                                               Дәрес барышы:

Укытучы фикере

Укучы фикере

                                                       Оештыру мизгеле

        Исәнмесез балалар.Утырыгыз.Үзегезнең өстәлегезгә күз төшерегез, сез дәрескә әзерме?

Укучыларның дәрестә катнашуы тикшерелә.

Укучылар укытучыны исәнләшеп каршы алалар,дәрескә әзерлекләрен тикшерәләр.

Дәрестә барыбызда.

                                                     Өй эшен тикшерү.

Бактериядә төзелешендә төш буламы?

Ни өчен?

Юк.

Чөнки ул прокариот күзәнәк.

                      Укучыларда бүгенге темага якын булган белемнәрен тикшерү.

Сез урманда йөрергә яратасызмы?

Урманда сез нинди үсемлекләр, агачлар күргәнегез бар?

Нинди гөмбәләр, үсемлекләр очратканыгыз бар?

Менә сезгә күзәнәк дигән сүз танышмы, йә кайсыгыз әйтә нәрсә ул?

Әйе

Чыршы, нарат агачын.

Лишайниклар, майлы гөмбә, каен гөмбәсе.

Күзәнәк ул бик кечкенә нәрсә, аны бары тик микроскоптан гына күреп була.

                                             Яңа тема өстендә эш              

Әйе бик дөрес.Ә хәзер әйдәгез менә монда күз салыйк.Гөмбә күзәнәгенең күзәнәк стенкасы бар, цитоплазмасында рибосомалар һәм митохондрияләр урнашкан.Гольджи аппараты начар үскән.Вакуолләрдә еш кына аксым бөртекләрен күрергә мөмкин.Нәселдәнлек күзәнәк төшендә бара.Күзәнәк тышчаларында органик матдә углевод- хитин була, запас продукт гликоген була. (2слайд)

Укучылар укытучыны тыңлый.

Гөмбәләрне барыгызда күргәнегез, җыйганыгыз бар?Эшләпәле гөмбәләрнең төзелешен кайсыгыз сөйләп китә?

Өйе бик дөрес .Тармакланган нечкә ак җепләрне- гифларны яки мицелийны күрергә мөмкин.(3 слайд)

Җир өсте өлешен без гөмбә дип атыйбыз, эшләпәдән төптән т ора.

Укучылар үсемлектәге кебек гөмбәдә фотосинтез күзәтеләме?

Дөрес.Туклануы буенча гөмбәләрне йә сапротрофларга, йә паразитларга кертәләр.

Сапротроф(Сапрофит) органик матдә белән туклана, туфракта яши, ә паразит тере организмнарда, хайванда алар исәбенә туклана.(4 слайд)

Юк чөнки алар гетеротрофлар.

Агач белән гөмбә арасында нинди бәйләнеш бар?

Әйе бик дөрес.Алар арасында тыгыз бәйләнеш симбиоз урнаша, гөмбәлек җепләре тамырны урап ала- хәтта микориза барлыкка китерә.

Гөмбә- агачтан органик матдәләрне ала, агач- гөмбәдән су һәм эрегән матдәләрне ала.(5 слайд)

Алар бер-берсенә файда китерәләр.

Укучылар гөмбәләр кайбер үсемлекләр кебек җенессез, җенси юл белән үрчиләр.

Җенессез үрчү:    споралар ярдәмендә

                             Вегетатив үрчү (бөреләнү)

                             2гә бүленү (чүпрә)

                            ( 6 слайд)

Гөмбә җыйганда эшләпәсенә игтибар иткәнегез бармы?

Молодцы   (7 слайд)

Эшләпәләренең аскы ягы җәймәләрдән ясалса- җәймәле, көпшәчекләрдән торса- көпшәле.

Балалар түбән төзелешле гөмбәләр турында ишеткәнегез бармы, кайда очрый?

Ә хәзер монда карагыз.Ак күгәрек спорадан үрчи.Гөмбәлек җепләре өскә күтәрелеп үсә, очлары киңәя, башча охшаган өлешләрдә споралар ясала, өлгергәч ярыла һәм сибелә. (8 слайд)

Ипи өстендә барлыкка килә- мукор дип атыйлар.

Туфракта азыкта пеницилл- яшел күгәрек гөмбә очрый.Пеницилл- гөмбәлекнең кайбер җепләренең очларындагы вак чукларда урнашкан һәм аны конидия дип атыйлар. Күпкүзәнәкле яшел гиф. (9 слайд)

Исеме җисеменә туры килә Нәрсә ясыйлар инде Кайда кулланалар?(10 слайд)

Күп кенә авыруларны дәвалауга дару өчен файдаланалар.

Чүпрә гөмбәсен ишеткәнегез бармы?

Әйе бик дөрес.Күз салыйк менә монда.

(11 слайд)

Беркүзәнәкле шар формасында.

Бергәләп слайдны карап дәфтәргә язып куялар.

Алар шикәргә бай туклыклы сыеклыкта яшиләр.Чүпрә шикәрне спиртка һәм углекислый газга тарката, энергия чүпрәнең тереклек эшчәнлеген тәэмин итә.(12 слайд)

Чүпрә бөреләнү юлы белән  яки икегә бүленеп үрчи.(13 слайд)

Чүпрәне кайда , ничек кулланалар.

(14 слайд)

Икмәк пешергәндә, сыра шәраб әзерләүдә, дару буларак.

Гөмбәләр арасында паразит гөмбәләрне күргәнегез, ишеткәнегез бармы һәм ниндиләр?

Кисәү- төрле иген культураларын зарарлый.

Арыш анасы- бөртекләре кара агулы мөгезләргә әвереләләр.

Агач- агач кабыгында барлыкка киләләр.

Кара черек- бәрәңге бүлбеләрендә, яш бәбәкләрдә, җимешләрендә барлыкка килә

Гомумән әйткәндә:үсемлек уңышын киметә, продуктны ашарга яраксыз итә.(15 слайд)

Агач гөмбәсе, фитофтора һ.б.

Паразит гөмбәләр туфракта, суда, торак йортларда, кеше хайван тәнендә тереклек итә.

Мәсәлән:аяк табанында, бармак араларында, тырнакта гөмбә авыруын китереп чыгаручы гөмбәчекләр билгеле, терлекчелеккә зыян китерә- тире авыруы тимрәү.(16 слайд)

Гөмбә җыйганда ашарга яраклы гөмбәләрне агулылардан аера белү мөһим.Иң куркынычлы агулы гөмбәләр:чебен гөмбәсе, ялган әтәч гөмбә, ялган баллы гөмбә.

                                  Үзләштергән белемнәрен тикшерү

 Ә хәзер әйдәгез тест чишәбез

1.Тармакланган нечкә җепләрне икенче төрле ничек дип атыйлар.

     А) гифларда торган гөмбәлек яки мицелий

      Б)чук тамыр

      В) үзәк тамыр.

2.Сапрофит гөмбәләр- кайда тереклек итәләр.

      А)туфракта

      Б) хайван организм

      В) үсемлек тамырында

3.Гөмбәләрнең үрчү төрен языгыз.

      А) Вегетатив, спора, икегә бүленү.

      Б) җенси үрчү

4 .Ак күгәрек гөмбәсен кайда очратырга мөмкин.

       А) Ипидә

       Б)промышленностьта

       В) хайванда

5.Нинди гөмбәдән антибиотик ясыйлар

     А) Пеницилл

     Б) агач гөмбәсе

     В) кара черек

Гифлардан торган гөмбәлек, яки мицелий.

Вегетатив, спора, икегә бүленү.

Ипидә

Пеницилл

                                                       Тест чишелешен тикшерү

Бер-берегезнең дәфтәрләрен алыштырышыгыз.

Ә хәзер укучылар компьютердан җавапларны тикшерик.

  Әгәр дә 1хата икән 5ле

                 2хата икән 4ле

                 3,4 хата икән 3ле

Балалар тикшерәләр һәм үзләренә билгеләр куела.

                                                             Дәресне йомгаклау

Балалар , Молодцы, бүгенге дәресне сез яхшы үзләштердегез.

Бүгенге дәрестә сез күп яңалыклар белән таныштыгыз, гөмбәнен төрле төрләрен карап , өйрәнеп үттек, кеше тормышында файдасы да, шул ук вакытта зыянын күреп үттегез.Үрчү системасы белән таныштыгыз.

Бүгенге дәрес өчен мин сезгә билгеләр куям........

Укучылар укытучыны тыңлый.

                                                              Өй эшен бирү

Өй эшен дневникларга язып куябыз:38-51 битләрне укырга, Үзегезнең тормыш тәҗрибәгездән мисаллар алып,”Кеше тормышында гөмбәләрнең роле” дигән темага чыгыш ясарга әзерләнегез.

Укучылар дневникка язып куялар.

Укыту эшләре буенча директор урынбасары:                            Тухфатуллина М.Р.

                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Орлык төзелеше

Укучыларны бер өлешле һәм ике өлешле үсемлек орлыкларының төзелеше белән таныштыру. Яңа терминнарга аңлатма бирү. Дәреслек һәм өстәмә материаллар белән эшләргә өйрәтү. Лаборатор эш күнекмләре булдыру....

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

гөмбә күзәнәгенең төзелеше.

Бу дәрес  6 нчы сыйныфта үтелә.Дәрестә укучылар гөмбәләрнең төрләре"беркүзәнәкле,күпкүзәнәклеләр", күзәнәк төзелеше белән танышалар.Аларга бу дәрестә уңышлар, тырыш булырга кирәк....

"Сүз төзелеше" темасына тест

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  5нче  сыйныф  укучылары  өчен  тест ( татар балалары  өчен)....

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләре. Презентаия

Иярчен җөмләләрнең төзелеше, тыныш билгеләрен өйрәнү....

Анализ повести Олега Ждана «Гений».Конспект урока по повести Олега Ждана «Гений».

Вид урока: урок художественного восприятия.Форма урока: урок-беседа.Методы обучения:словесные (эвристическая беседа),проблемный. Оборудование:Распечатка повести О.Ждана «Гений».Толковый сло...

Проявления генов в развитии. Плейотропное действие гена.

Проявление одного и того же гена может очень сильно изменяться у разных организмов. Это обусловлено, главным образом, влиянием генотипа данного организма и условиями внешней среды в которой протекает ...