Мастер -класс
методическая разработка (8 класс) на тему

Деева Светлана Михайловна

"Уңышка ирешү серләре" темасына мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-_klass_unysh.docx29.92 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс

Тема: “Уңышка ирешү серләре”

Укытучы: Деева Светлана Михайловна

Максат: укытучыларның һөнәри үсешенә шартлар булдыру; татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологияләрен куллану алымнары белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.

Кулланылган технология: Тәнкыйди фикерләү технологиясе.

Алымнар: “Кәрзин” ысулы, “Концептуаль түгәрәк”, “Акыл штурмы”.

Үткәрү формасы: Мастер-класс.

Җиһазлау:  компьютер, проектор, презентация, кәгазь битләре, маркерлар, агач, кәрзин.

Мастер-класс барышы:

- Исәнмесез, хәерле көн, хезмәттәшләрем, хәерле көн жюри!

1. Укытучы: - Коллегалар, мин сезне җәйге урманга чакырам.  Күзләрне йомыйк та, урман эченә керик. Нинди рәхәт монда! Тирә- якта яшеллек, төрле кошлар сайрый, әйләнә -тирәдә аллы-гөлле чәчәкләр һәм төрле агачлар үсеп утыра. Агач яфраклары арасыннан кояш нурлары елмая. Коллегалар, агач дип әйтүгә сезнең күз алдыгызга нинди агачлар килде?

Көтелгән җаваплар: Каен, имән, алмагач ,чыршы, нарат...

Укытучы: - Ә хәзер менә бу үзенчәлекле агачка игътибар итегез әле.

- Сез анда нәрсә күрәсез? (медаль, йорт, акча, грамота, материал байлыклар, диплом)

- Сез бу агач турында нәрсә уйлыйсыз? (Бу ниндидер әкияткә иллюстрация. Хыял агачы. Берәр кешенең фантазияседер)

- Бу сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә? (Бәлки киләчәктә кешеләр шундый агачлар үстерә башларлар.)

- Һәр җимеш агачының исеме бар. Бу нинди агач икән. Агачның исеме ничек дип уйлыйсыз? (Байлык агачы, хезмәт агачы, уңыш агачы)

- Ә нәрсә соң ул уңыш?

- Яхшы билгеләргә уку, белем алу нәтиҗәсендә ниндидер профессиягә ия булу, һ.б

Уңыш - НИНДИ ДӘ БУЛСА ЭШНЕҢ НӘТИҖӘСЕ, дигән сүз.1,5 мин

2. - Бүген без сезнең белән уңышка ирешү серләрен ачыкларга тырышырбыз. Үзебезнең “тормыш” дигән матур бакчабызда уңыш агачы үстереп карарбыз. Һәм уңышлы кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга җавап эзләрбез. Бу сорауга җавап бирү өчен безгә әдәби әсәрләрдән өзекләр ярдәмгә килер.

Группаларга төрле әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр биреде. Һәрберегез өзекләрне укып, авторның әйтергә теләгән төп фикерен ачыклап алдыгыздагы яфракларга , алмаларга язып барырга тиешсез. Эш өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.

Бирем өчен алынган әсәрләр һәм өзекләр

1). Габдулла Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре

Чыкты йөгреп бакчага: «Йә, кем чакырды, дип, мине? 
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсемне!»

Шунда аңа бик матурлап елмаеп көлде Кояш, 
Шунда аңа кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңа шатланып сайрап җибәрде Сандугач, 
Шунда аңа баш иделәр бакчада һәрбер агач.

Автор фикере: бүгенге эшне иртәгә калдырма, тырышлык авырлыкларны җиңәргә дә булыша.

2). Габдулла Тукай “Эш” шигыре

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, тәңредән эшләргә — көн,

Эшләп аргачтан, бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Күр, ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра,

Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.

Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман,
Күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман!

Автор фикере: Эшләп, тырышып кына, зур уңышка ирешергә мөмкин.

3). Дәрдемәнд  “Бер хәзинә” хикәясе.

    Карт игенче вафат булгач, балалары басуга йөгерделәр. Казылмаган җир калдырмадылар. Актардылар, эзләделәр – хәзинә юк! Ике кардәш, бу кадәр тырышлыклары бушка калмасын өчен, бодай чәчтеләр.

    Игеннәр өлгерде... Ике кардәш, ындыр табагында өем-өем яткан бодайны күргәч, аталары әйткән хәзинәнең нинди икәнен менә шул вакытта аңладылар.

Автор фикере: хезмәтне яратсаң гына, бай һәм бәхетле булырсың, уңышка ирешерсең!

4). Абдулла  Әхмәт “Үги кыз” әкияте

Рәхмәт, бәбкәм, кул-аягың сызлаусыз булсын. Шулай эшләп үсәргә кирәк. Эше барның ашы бар.  Без, кызым, бабаң белән бик тырышып эшләдек. Безнең урын-җир өстендә ятканны һичбер вакыт кояш күрмәде. Эшкә өйрән, бәбкәм. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Автор фикере: Тырыш кешенең һәрвакыт өсте бөтен, тамагы тук. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

(Төркемнәрдә эш. Фикерләр языла)

- Ә хәзер, җавапларыгыз белән иптәшләрегезне дә таныштырыгыз.

( таныштыралар, агачка яфракларны, алмаларны ябыштырып баралар)

 “Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи”,- дип юкка гына әйтмиләр бит. 

Утырткан агачны без эш барышында үз хезмәтебез, үз тырышлыгыбыз белән үстердек, бакчабыз тагын да матурланды.

3. Укытучы: - Коллегалар, әйдәгез уйлап карыйк әле, уңышка ирешү өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Көтелгән җаваплар. Мәсәлән: сәләт, тырышлык, хезмәт, ихтыяр көче, акыл, белем.

1 мин

4.Укытучы: - Дөрес, мин сезнең белән килешәм. Коллегалар, карагыз әле бакчадагы агачыбыз нинди матур, куе яфраклар белән капланды, сусыл алмалары пеште.

Әйдәгез, шушы матурлыкта, саф һавада чәй эчеп алыйк. Аның өчен үзенчәлекле ризык әзерлик. Ә ул “Уңыш” дип аталсын.

( 1 бит кәгазь, маркерлар алалар)

Алдыгызда ингредиентлар кулланып, рецепт языгыз. Пешергән ризыгыгызның рәсемен дә ясап куегыз. Сезгә 4 минут вакыт бирелә.

(Төркемнәрдә эшлиләр) Һәр төркем үзенең ризыгы белән таныштыра

  1. Беренче төркем  “Уңыш” пиццасы әзерли:

 Камыр өчен 400гр. тырышлык

200 гр. сабырлык

Бераз гына үҗәтлек салабыз

Камыр өстенә сәләт, ихтыяр көче һәм белем турап салабыз да кызу мичкә тыгабыз. Ризыгыбыз әзер.

( Рәсемен күрсәтеп сөйли һәм тактага элә.)

  1. Икенче төркем “Уңыш” бәлеше әзерли:

Камыр өчен 300 гр. түземлелек

300 гр. сәләт

Яртышар чәй калагы активлык һәм тырышлык.

Эчлек өчен акыл, белем һәм ихтыяр көче салабыз да  эшлеклелек өстәп болгатабыз. Кайнар мичкә куябыз. Өч сәгатьтән бәлешебез әзер була.

Бергәләп нәтиҗә ясыйлар. Менә ризыкларыбыз да пешеп чыкты. Әлеге татлы, хуш исле ризыкларыбызны без шулай ук үзебезнең кулларыбыз белән , тырышлыгыбыз белән пешердек. Әлеге хезмәтебез якыннарыбызга куаныч, бәхет китерәчәк.

5. Укытучы: - Коллегалар, әйдәгез дәресебез башындагы үзенчәлекле агачка кире әйләнеп кайтыйк әле. Сезгә шундый сорау бирәсем килә:

  • Әгәр дә чыннан да шушы байлыклар агачта гына үссә, нәрсә булыр иде?

Көтелгән җавап. Җиңел килгән байлыкның кадере булмый. Үз хезмәтең белән ирешкән уңыш кына бәхет китерә һ.б.

Укытучы: Мин сезнең белән килешәм. Димәк, үзең эшләп, хезмәт итеп алган эш нәтиҗәләреңнең уңышы гына шатлык һәм бәхет китерә. Мин сезнең хезмәтегез белән бәхетле булуыгызны телим.

Дәрес тәмам!1 мин


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...