Реферат "Садри Максудиның Октябрь революциясенә кадәрге тормышы"
материал (9 класс) на тему

Садри Максудиның Октябрь революциясенә кадәр трмышы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл referat_sadri_maksudi.docx38.36 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының  Г.Баруди исемендәге  4 нче номерлы  Биектау урта гомуми белембирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

         

                   

Реферат

        

Садри Максудиның                                                      Октябрь революциясенә кадәр тормыш юлы.

                                           

                                                    Эшләде: 8 б сыйныф укучысы

                                                           Шәйдуллина Камилә.

                                                           Җитәкче : Илалова  Тәнзилә

                                                                                  Мансуровна

2018 нче ел

                                                                   

               

Эчтәлек

          1.Садри Максудиның белем алуы.

          2. Садриның  Казанга кайту

          3. Садри Максуди  -Франциядә.

     4.Садри  Максуди- дәуләт думасында депутат .

                     5. Садри Максудиның гаилә коруы .

                     6. Кулланылган әдәбият.

С. Максудиның белем алуы

   Садри Максуди  Биектау районы Ташсу авылында Низаметдин мулла гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.Бу гаиләдә белемгә омтылыш көчле була, чөнки үз заманының шактый укымышлы кешесе буларак, Низаметдин мулла Төркиядән төрле гәзит-журналлар, китаплар кайтарткалап торган. Шуннан кайткан төрек әлифбасыннан Садри укырга өйрәнә. Ул башта үз авыллары мәдрәсәсендә -әтисендә укый, аннан Казанда абыйсы Әхмәтһади мөгаллимлек иткән Галләмия мәдрәсәсендә белем ала. Биредә ул сигез ел буена төрек, гарәп, фарсы телләрен, ислам фәлсәфәсен, дин белемнәрен өйрәнә. Ләкин, тора-бара, абыйсы Һади өендәге төрекчә китап-журналлар, «Тәрҗеман» гәзите генә яңалыкка сусаган һәм кызыксынучан табигатьле яшүсмер егетне инде канәгатьләндерми башлый: ул үзлегеннән русча өйрәнергә керешә.

Садриның аннан ун яшькә өлкәнрәк булган абыйсы Әхмәдһади төрки дөньяда беренче гәзит — «Тәрҗеман» гәзитен чыгара башлап, үз гәзите битләрендә төрки халыкларда миллият хисләрен уятучы беренче орлыкларны чәчәргә керешкән атаклы Исмәгыйль бәк Гаспринский белән дустанә мөнәсәбәтләрдә була. 1893 елны И.Гаспринский аны Бакчасарайга Зынҗырлы мәдрәсәсенә укытучы итеп чакыргач, Һади Максуди шатланып риза була һәм үзенә ияртеп, энесе Садретдинны да Кырымга алып китә. Биредә ул төрек телен, тарих, география, табигать белемен өйрәнә. Садретдинның Кырымга килүе һәм анда Исмәгыйль бәк Гаспринский белән танышуы яшь егетнең киләчәгенә төп юлны билгеләгән һәм аның тормышында иң зур әһәмияткә ия вакыйга булган.
Яшүсмер Садри үзенең яшьтәшләренә караганда укымышлырак була, һәм нәкъ менә шушы ягы белән ул Исмәгыйль бәкнең игътибарын җәлеп итә. Ә яшь Садрига аның бер фикере ошый, ул — төрки халыкларның берлеге, бердәмлеге турындагы фикер. Исмәгыйль бәк Гаспринский, һәр форсаттан файдаланып, бөтен төрки халыкларның бер гаилә, ягъни Кырым һәм Казан татарларының, башкорт, кыргызларның бертуган булуы, христиан динендәге чуваш, шаман булган якутларның да бер төрки гаилә әгъзалары икәнлекләрен Садрига җентекләп аңлата. Шул ук вакытта Исмәгыйль бәк Гаспринский Казан татарларының иң мәдәниятле халык булулары аркасында үзләрен башкалардан югары тотулары, үзләрен өстен куюларын тәнкыйть итеп, ачынып сөйли һәм яшь

Садрида моны бетерү өчен, аңа бөтен төрки халыклар бердәм булганда гына тәрәкъкыят юлында уңышларга ирешеп булачагын аңлатырга тырыша.
Бер елга якын бергә аралашып яшәүнең файдасы була: яшь Садри Максуди төрки бердәмлек, халык язмышы турында уйлана башлый. Аңарда бөек төркиче Исмәгыйль бәк Гаспринскийга карата тирән ихтирам һәм аркадашлык хисләре уяна. Һәм, еллар узгач, ул тормышының һәр хәлиткеч борылышында Исмәгыйль бәк Гаспринскийның милләт хисе һәм төрки бердәмлек турындагы сүзләрен исенә төшерә, кызы Гадилә Айда әйтүенчә, «Минем рухи атам — Исмәгыйль бәк Гаспринский» дия торган була. Шунысы да хак: Исмәгыйль бәк Гаспринский Садри Максудиның милләткә хезмәт итүдәге тоткан кыйбласына озак еллар юнәлеш биреп торучы да әле ул. Ләкин Зынҗырлы мәдрәсәсендә белем эстәп яткан вакытта, 1894 елны Ташсудан күңелсез хәбәр килә: аталары Низаметдин мулла авырый башлаган. Агалы-энеле Максудилар Казанга кайтып китәргә мәҗбүр булалар.

Садриның Казанга кайтуы

    Казанга кайткач Садри Галләмия мәдрәсәсен тәмамлый һәм Учительская школага укырга керергә карар итә. Бәхетенә күрә, аның бу теләгенә гаиләсе дә каршы килми, абыйсы Һади да аны хуплый. Биредә укыганда Садри тулысынча рус әдәбияты һәм рус теленә тәрҗемә ителгән фәнни әдәбият дөньясына чума.        

 Үзе укыган рус романнары тәэсирендә татарча «Мәгыйшәт» исемле роман да яза. Бу — беренче татарча милли роман була, роман 1898 елда басылып та чыга. Ә бит С.Максудига бу вакытта бары тик унтугыз яшь кенә була, әмма шуңа да карамастан, «Мәгыйшәт» романына инде киләчәктә С.Максуди үзе шуларны хәл итүгә бар гомерен багышлаячак проблемаларның күбесе салынган. Муса Акъегет, Заһир Бигиев романнары югарылыгында язылган әлеге әсәр «алар иҗатында билгеләнгән казанышларның дәвамы, үстерелеше, яңа югарылыкларга омтылышы булып тора».

«Мәгыйшәт» романының 1914 елда басылып чыккан икенче басмасына кереш сүзендә Садри Максуди үзе болай дип язган: «Мәгыйшәт» реалист юлда язылса да, фикер тарату максаты белән, укучыда «әмәл» тудыру фикере белән язылган бер әсәрдер». Ул үзенең әлеге романында күтәрелгән проблемалар аша татар милләтенең киләчәккә юлын күрсәтергә, татар укучысын үзенең бүгенгесе, киләчәге хакында уйланырга чакырган, дисәк тә ялгыш булмас.

    Учительская школада укыган елларда Садрида француз телен өйрәнү теләге туа. Шунлыктан ул, сабакташлары йокларга яткач, русчага тәрҗемә ителгән Руссо кебек философларның әсәрләрен, Мольер пьесаларын, фәнни әдәбиятны да зур кызыксыну белән төннәр буе укып утыра. Ул вакыттагы Россиядә француз әдәбияты, француз мәдәнияты белән кызыксыну көчле була, шунлыктан ерак Франция, үзе әсәрләнеп, мавыгып укыган серле Париж Садри Максудида Франциягә барып уку теләген уята. Әмма ул бу уй-хисләрен хәтта абыйсы Һадидан да яшерә, чөнки аңа үзенең бу теләге тормышка ашмас хыял гына булып тоела. 1901 елны Учительская школаны тәмамлагач, С.Максуди университетка кермәкче булып, Петербургка бара. Тик рус университетының ишекләре татар баласы өчен ябык була. Шуннан соң ул Ясная Полянага барып үзе һәр әсәрен яратып укыган һәм бик хөрмәт иткән Л.Н.Толстой белән очраша, анда бер көн була. С.Максуди үзенең Л.Н.Толстой белән очрашып-сөйләшеп уздырган вакытын «гомеренең иң гүзәл мизгелен»нән саный. Аннан ул Кырымга китә, анда Исмәгыйль бәк Гаспринский белән күрешә, үзенең белемен дәвам итәр өчен Төркиягә китәргә теләвен әйтә. Әмма И. Гаспринский аңа, ул вакытта Европа мәдәниятенең мәркәзе булган Парижга китәргә, укуын шунда дәвам итәргә тәкъдим итә. Исмәгыйль бәк Гаспринскийның бу тәкъдименнән соң күңеленең иң тирән җиренә яшерелгән Парижга барып уку теләге Садрида яңадан кабынып китә. «Ара-тирә «Тәрҗеман»га мәкаләләр язарсың, мин дә сиңа җибәргәләрмен, сине ач тотмабыз», дип, ул С.Максудиның бу сәфәренә үзенең хәер-фатыйхасын бирә.

Садри Максуди - Франциядә

   1902 нче елда Садри Максуди  Франциягә китә. Бөтенләй дә диярлек французча белмәгән, акчасы, таныш-белешләре булмаган С.Максуди үзенең зирәклеге, тырышлыгы, чыдамлыгы аркасында бөтен авырлыкларны җиңеп, һәммәсенә түзеп, бер ел эчендә француз телен өйрәнеп, Парижның Сорбонна университетының хокук факультетына укырга керә һәм дүрт елда аны бетереп тә чыга. Ул хокук дәресләреннән тыш фәлсәфә һәм социология дәресләренә дә йөри. Монда укыганда аңа даими матди ярдәм күрсәтүче булмый, шуңа күрә ул Россиядәге төрле газеталарга (шул исәптән, «Тәрҗеман»га да) хәбәр, мәкаләләр язарга, рус теленнән дәресләр бирергә мәҗбүр була. Ләкин авырлыкларга да карамастан, Франциядә узган еллар романтик рухлы С.Максуди күңелендә матур хәтирәләр калдыра, чөнки ул анда үзенә гомерлек дуслар, фикердәшләр таба: Парижда Йосыф Акчура, Яхья Кемал  һәм башкалар белән дуслаша, алар белән төрки халыкларның үткәне, киләчәге турында кайнар бәхәсләр алып бара.
Бөтен нәрсәне белергә омтылган С.Максуди, тырышып укудан тыш, Парижда яшәүче халыкның төрле катламнарының тормыш-көнкүреш, уй-фикерләре белән дә кызыксына: ул студентлар яшәгән чардакларда да, эшчеләр яшәгән арзанлы фатирларда да еш була. Аны ул елларда аксөякләрнең әдәби салоннарында да күрергә мөмкин булган, ул хәтта моның өчен үзенә фрак та тектергән. Әдәбият-сәнгать яраткан С.Максуди театрларга да еш йөри, музейларда да була, ә каникул вакытларында Франция буйлап сәяхәткә дә чыгып китә.

       Парижда укыган елларында житәрлек дәрәжәдә матди ярдәм алып тормаган С.Максуди, гәзитләргә мәкаләләр язып кына акча эшләп булмаганлыгын тиз аңлый һәм Америка язучысына ияреп «Йөз ел соңара» дигән роман яза, аның бу романы 1906 елда «Тәрҗеман» гәзитендә С.М. имзасы белән басылып чыга. Шулай ук аның ул чорда французча бер пьеса да язып караганы билгеле булды. (Кулъязма С.Максудиның оныгы Г.Пултарда саклана.)
Парижга барып, урнашып, университетта укый башлагач, С.Максуди Исмәгыйль бәк Гаспринскийдан хат ала, ул аңа тиздән «Тәрҗеман» гәзитенең 20 еллыгы булачагы турында яза. Әлеге хаттан соң С.Максуди бик уйланып йөри, аны бу уңай белән төрки халыклар арасында бернинди дә хәзерлек эшләре дә алып барылмавы борчый. Ул: «Әгәр бу хәл башка алдынгы милләтләрдә булса, бер юбилей үткәрерләр иде, ул милләт үзенең милләтпәрвәрләренә олы хөрмәт, ихтирам күрсәтер иде», дип көенә. С.Максуди сабакташы Йосыф Акчура белән киңәшеп, бу юбилей мөнәсәбәте белән Төркиядә һәм Россиядә яшәүче танылган зыялыларның И.Гаспринскийга хатлары рәвешендә бер китап чыгарырга уйлыйлар һәм үзләренең теләк-киңәшләрен әйтеп, барлыгы йөздән артык кешегә хат язалар.Бу китапчык Россия төркиләре арасында И.Гаспринскийның «Тәрҗеман» гәзитенең 20 еллык юбилеен уздыру өчен нигез, бер этәргеч була. 1903 елда Бакчасарайда милләтсөярләрнең җыелышуы «бер милли конгресс рәвешен ала, төрле өлкәләрдән килгән төркиләр һәм Россия төркиләре өчен милли мәдәниятләрен үстерүдә, диннәрен, телләрен саклауда русларга каршы тору өчен бер киңәш мәҗлесе булды», дип яза С.Максуди үзе бу турыда соңыннан. С.Максуди бу бәйрәмгә үзе кайта алмаса да, үзләренең әлеге юбилейны уздыруда этәргеч булулары белән бик горурлана.
    «Йокымсырап яткан татар халкының хәятенә җан өрүче» И.Гаспринский үзе туктаусыз төрки халыкларның бердәм бер гаилә булып кына мәдәниятләрен, икътисадларын тәрәкъкый итә алачаклары турында анлата һәм төрки халыкларнын бердәм булганда гына телләрен-диннәрен саклап кала алачаклары турындагы фикеренә гомере буе турылыклы кала. Ә аның шәкерте, остазының бу фикеренә кушылып, 1907 елдан башлап, II-III Россия Дәүләт думалары депутаты буларак, Дума мөнбәреннән изелгән, хурланган мөселман халыкларының хокукларын бертигез яклап ялкынлы чыгышлар ясый; татар халкында миллият хисен уяту, тәрбияләүдә, милли хәрәкәткә юнәлеш бирүдә әһәмиятле роль уйнаган шәхесләрнең берсенә әверелә. Татар милли хәрәкәте идеологларының иң авторитетлысына әйләнгән С.Максуди, еллар узгач, бу юлда зур тәҗрибә туплагач, үзенең «рухи атасы»ның милләткә хезмәттә озак еллар буена үз иңнәрендә нинди авыр йөк күтәреп барганын яхшы аңлаячак. «Мөхтәрәм мөгаллим, Сезне милләт тарафыннан Русиянең бөтен нокталарында исламнар тарафыннан билгеләп үтелә торган мактаулы олуг бәйрәм белән котлыйм. Сезнең яшәдем дип әйтергә хакыгыз бар. Сез бүген һәр мөселманның фикерендә милләтнең тарихысыздыр. Сезнең хәятыгыз мисалы, без, Русия мөселманнары өчен үрнәктер» дип язачак ул 1908 елның 13 маенда «Йолдыз» гәзитендә «Тәрҗеман»ның 25 еллык юбилее уңае белән.



Садри Максуди - депутат

     1906 елны, биш ел иленнән аерылып яшәгән С.Максуди Сорбоннаны тәмамлап, юрист дипломы алып, милли хисләр белән тулып, үзен милләт тәрәккыятенә хезмәт итәргә хәзерләп, Россиягә кайта. Шушы елдан алып аның татар милләтенә фидакарьләрчә хезмәткә багышланган эшчәнлеге башлана.
. 1906 елның 16-20 авгутында Н.Новгородта «Мөселман иттифакы» партиясенең III съезды уздырыла һәм аның эшендә И.Гаспринский, Й.Акчураларның чакыруы буенча С.Максуди да катнаша, аның сәясәт комиссиясендә эшли, әлеге партиянең Идарәсенә сайлана. Шушы партия тарафыннан аның канддатурасы II Дәүләт думасына депутатлыкка тәкъдим ителә.
      С.Максудиның, шулай итеп, 1907 елдан 1912 елга кадәр булган II-III Дәүләт думаларындагы депутат буларак эшчәнлеге, ягъни ил күләмендәге рәсми сәясәттәге эшчәнлеге башлана. II Думада ул Президиум әгъзасы итеп, III Думада исә Мөселман фракциясе секретаре итеп сайлана.
   1907-1912 еллар — татар вакытлы матбугатында өзлексез кыйналуга, тәнкыйтьләүләргә дә карамастан, III Думадагы сигез кешедән торган Мөселман фракциясе һәм аның иң эшчән депутатларыннан булган С.Максудиның сәяси, милли эшчәнлегенең иң актив еллары. Ул II һәм III Дәүләт думалары утырышларында төрле закон проектлары каралганда татар һәм мөселман халыкларының хокукларын яклап барлыгы 15 ләп, ә төрле комиссияләрдә исә 100 дән артык чыгыш ясый. Бу чыгышларның барысы да диярлек рус газеталарында басылып баралар һәм жәмәгатьчелктә киң яңгыраш алалар. Аның Дума утырышларында ясаган һәр чыгышы вакыйгага әйләнә.
    1912 елны IV Думага сайлауларда күчемсез милке юк дигән сылтау белән С.Максуди кандидатурасы уздырылмый һәм шулай итеп III Думаның иң эшчән депутаты булган С.Максуди кандидатлар исемлегенә кертелми. III Думага депутат булып сайланмаса да ул Россия хөкүмәтенең милли сәясәтен татар милләтенә аңлату, житкерү буенча зур эш алып бара. Россия Дәүләт думасында закон проектларын каралганда әлеге законның татар халкына, мөселман халыкларына файдасы барлыгын яки юклыгын жентекләп аңлаткан мәкаләләре ул елларда “Йолдыз” гәзитендә һәрдаим басылып баралар.

Максудиның өйләнүе

   1910 елда утыз яшенә кадәр буйдак булып яшәгән С.Максудиның шәхси тормышында да зур үзгәреш була: ул миллионер Шакир Рәмиевнең кызы Камиләгә өйләнә. Туйга татар дөньясының барлык танылган байлары, зыялылары чакырыла, бу вакыйга турында барлык татар гәзитләре дә диярлек язып чыга.
С.Максуди, туйдан соң, хатыны белән Петербургка китә, анда үзенең депутат буларак эшчәнлеген дәвам итә. 1912 елны аларның беренче кызлары Гадилә туа, ә 1914 елны икенче кызлары Наилә дөньяга килә. С.Максуди өчен бу еллар бик бәхетле еллар була: беренчедән, ул гаилә тормышы белән бик бәхетле булса, икенчедән, үзен бөтен көчен, сәләтен биреп милләтенә хезмәт итә алуы белән бәхетле саный. Татар милләтенең иң бай промышленникларыннан булган Ш.Рәмиевнең кызына өйләнү С.Максудиның матди хәленә генә уңай тәэсир итеп калмый, аңа җәмгыятьтә берничә баскычка югарырак күтәрелергә дә ярдәм итә. Петербургта яшәгәндә алар шәһәрнең затлы нәселдән чыккан аксөякләре белән аралашып яшиләр, аларны үзләрендә дә кабул итәләр. М.Бигиев таныштырган һәм аның димләве аркасында табышкан бу пар искиткеч бәхетле гаилә булып чыга.
   С.Максуди белән Камилә ханым кырык җиде ел буе тату, матур гомер итәләр, ике кыз үстерәләр. Ул кызларның берсе — Гадилә исемлесе — Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты. Гадилә Айда шактый еллар Голландия, Италия, Испания һ.б. илләрдә Төркиянең тулы вәкаләтле илчесе була. Соңыннан фән белән шөгыльләнә, әтисенең язылып бетмичә калган хезмәтләрен төгәлли. С.Максудиның тормыш юлы турында «Садри Максуди Арсал» дигән китабын яза.

      Россиядән чит кеше исеме астында чыгып китәргә мәҗбүр ителгән Садри һәм Камилә Максудилар туган җирләреннән аерылгач та юкка чыкмыйлар. Татар халкының иң күркәм сыйфатларын үзләренә җыйган бу ике асыл зат мөһаҗирлектә дә үзләренең кыйблаларына, мәсләкләренә тугры калып, шул максатларына хезмәт итәләр.

Кулланылган әдәбият

  1.  https ://[1]realnoevremya.ru/ arlices/36790
  2. Ф. Гаффарова  «татар зыялылары: тарихи портретлар»  Төзүчесе  Р.М. Мөхәммәтшин, Казан, Мәгариф, 2003- Б. 130-136
  3. http : //tatarile.org/ maglumat/ en/ node /11044- Садри Максудига багышланган бит



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фоат Садриев. Презентация.

Фоат Садриев иҗатына презентация....

Хәсән Туфан иҗаты һәм тормыш юлы, реферат

В реферате описываются основные периоды жизни и творчества известного татарского поэта Хасана Туфана....

"Фоат Садриев - танылган каләм иясе" исемле презентация

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу өчен өстәмә чыганак буларак кулланыл ала....

Садра

Методическая разработка урока на чувашском языке "Садра"...

Реферат: “Н. Гыйматдинованың тормышы һәм иҗаты”

                    ЭчтәлекI. Кереш...

Фоат Садриев сайты

Сайт адресы: http://f-sadriev.hostenko.comЯзучының китаплары: Фоат Садриев китапларыӘдип турында мәгълүмат: Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартынд...