5 нче сыйныф өчен (татар төркеме) татар әдәбияты дәресе. Тема: Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясе
методическая разработка (5 класс) на тему
Ф.Садриевның “Тургай ни дип җырлый?” әсәрен укып анализлау.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
f.sadriev_turgay_ni_dip_zhyrlyy.docx | 28.54 КБ |
Предварительный просмотр:
Әлмәт муниципаль районы
МБГБУ “Түбән Мактама 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аглиева Гөлназ Фоат кызының
5 нче сыйныф өчен (татар төркеме)
татар әдәбияты дәресенә технологик картасы.
Тема | Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясе | |||
Максат һәм бурычлар | Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясен укып анализлау. 1. Ф.Садриевның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру. 2. Тургай турында яңа белемнәр белән баету; 3Туган якларына кайту өчен, кошларның авыр юл үтүләрен әдәби әсәр аша күзалларга ярдәм итү;. 3. Күчмә кошларны саклау, аларның кешеләр тормышындагы ролен күрсәтү. | |||
Планлаштырылган нәтиҗә | Ш: Күчмә кошларны сакларга кирәклеген, аларның кеше тормышындагы ролен аңлау; М: Бәхәсләшә, әдәбиятны экология предметы белән бәйләп, табигать турында күзаллау формалаштыра белү; укылган әсәр буенча сораулар бирә белү; П:. Ф.Садриевның “Тургай ни дип җырлый?” әсәрен укып анализлау. | |||
Дәрес тибы | Яңа белемнәр ачу дәресе | |||
Җиһазлау | Ф.Садриев портреты, тургай рәсеме, тургай турында җыр, видеоязма “Кошларның җылы яктан кайтулары”. | |||
Төп төшенчәләр | Туган җирнең кадере төшенчәсе | |||
Предметара бәйләнеш | Музыка, сынлы сәнгать, география | |||
Төп чыганак | Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият” | |||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Уку-укыту гамәлләре | |
Мотивация Максат: Укытучы өчен: Укучыларны дәрескә әзерләү, уңай эмоцио- наль халәт тудыру. Укучылар өчен: игъти- бар белән карый белү | “Кошларның җылы яктан кайтулары”. - Без моңа дәрес ахырында әйләнеп кайтырбыз | Видеоматериал белән танышу | ТБ:матурлыкны танырга өйрәтү; К: игътибар белән карый белү; | |
Актуализация Укытучы өчен максат: тема буенча дөрес итеп юнәлеш биреп, сөйләшү оештыру. Укучы өчен максат: үз эшләрен яклый белү. | Өй эшен тикшерү. Бер төркем Ф.Садриевның биографиясен өйрәнергә тиеш иде. | Ф.Садриевның биографиясенә презентация Төркемнәрдә эш. Ф.Садриевның бүләкләрен модельдә күрсәтергә. | Р: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү; ТБ: әдәби әсәр авторы турында төрле чыганактан мәгълүмат туплау; К: иптәшләрен тыңлый, бәяли белү. | |
Уку мәсьәләсен кую Тургай тавышын тыңлау Тургайлар турында өстәмә мәгълүмат белән танышу | -Сез нинди тавыш ишеттегез? -Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? -Сез тургайлар турында беләсезме? Алар нинди кошлар? | - Кошлар турында - Бу тургай тавышы -Күчмә кошлар | Р: мөстәкыйль дәреснең проблемасын формалаштыру; ТБ: игътибар белән тыңлау, җавабыңны дәлилләү; К: иптәшләренә ярдәм итү. | |
Уку мәсьәләсен чишү Укытучы өчен максат: әсәрне аңлап уку, анализ ясый белү күнекмәләрен үстерү. Укучылар өчен максат: анализ тәртибен искә төшерү |
-Сез өйдә әсәрне укып килдегез. -бу нинди жанрдагы әсәр? Ни өчен хикәя? -Хикәягә анализ ясау алымнарын искә төшерик. | Төркемнәрдән төрле җаваплар алына Хикәя- аз гына кеше катнашып, бер яки ике генә вакыйгасы булган әсәр. -Вакыйгаларны искә төшерү. -әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен табу. | Р: максатка ирешү юлларын билгеләү; ТБ: бәхәсләшү, үз фикереңне дәлилләү; К: төрле фикерләне исәпкә алып эш итү. | |
Яңа материалны аңлату. | -Хикәянең сюжетын сөйләргә теләүче бармы? -Кыска итеп сөйләсәк, ничек була? -Әсәрне ике өлешкә бүлик. - Икесе арасында бәйләнешне табыгыз. | 1 бүлек. Нәсимә белән кош сөйләшәләр. 2 бүлек. Авторның укучыга мөрәҗәгате. -Икесе дә туган илен сагына. Туган җирдә генә бәхетле булып була. | Р: план нигезендә эшне оештыру; ТБ: әсәрнең эчтәлеген кыскача сайлап сөйли белү; К: иптәшеңне тыңлый белү. | |
Физминут | Кошлар булып очабыз | Хәрәкәтләр ясау | ||
Материалны беренчел ныгыту.
| Әсәргә анализ - Автор нинди проблеманы күтәргән? -Автор үзенең әсәрендә нәрсә турында сөйли?
| -Туган илен ташлап киткән кошлар һәм кешеләр. Аларның сагышлары. Нәтиҗә. -Туган ил бик кадерле, газиз ул. | Р: проблеманы аңлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру; ТБ: анализ ясау,йомгаклау; К:бердәм карар кабул итә белү. | |
Мөстәкыйль эш Укытучы өчен максат: мөстәкыйль эшләүләрен булдыру. Укучы өчен максат: Төрле эш формаларын куллана белүләрен камилләштерү. | -Әсәрдән тел-сурәтләү чараларын табыгыз. -Чагыштырулыр:... -Сынландырулар:... -Эпитетлар:... | Төркемнәрдә эш. 1 төркем. 110 бит. 3 нче кызыл юл 2 төркем.111бит. 2нче кызыл юл. 3 төркем. 11 бит. 3нче кызыл юл. | Р: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү; ТБ: төрле эш формаларын куллану; К: текст белән эшли белү | |
Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре. Укытучы өчен максат: әдәбият һәм сәнгатьтә туган як табигатенең чагылышын күзәтү. Укучы өчен максат: үз позицияңне билгеләү. | Дәреслектә бирелгән (106 бит) картиналарның кайсысы әсәр эчтәлеге белән туры килүен ачык лау.(Фикерләр төрле булырга мөмкин) -Ни өчен? -Урманнарда яшиләрме?- Кайсы кошларның җылы яклардан кайчан кайтуын белеп буламы? | -И.Левитан. “Июньнең бер көне” -Чөнки тургайлар басуларда, кырларда яши. -Урманнарда да яшиләр -Юк, чөнки алар төрлечә кайта. | Р: эшне оештыра белү; ТБ: әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәтү; К: төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне билгеләү. | |
Рефлекция, өй эше. Укытучы өчен максат: дәрестә үтелгәннәрне ныгыту, үзләштерү. Укучы өчен максат: дәрестә алган белемнәрен куллана алу. | Дәрескә йомгак. -Дәрестә сүз нәрсә турында барды? -Дәрес башында күрсәтелгән видеога әйләнеп кайтыйк. Ни өчен без аны карап киттек? -Безнең кече туган илебез кайда? -Ни өчен Мактамада яшәп без үзебезне бәхетле дип әйтә алабыз? Өй эше. | Нәтиҗә ясау. Исбатлау. -Мактамада -Чөнки ул безнең туган җир. 1. Тема буенча презентация ясарга; 2. Бер күчмә кош турында интернеттан материал табып, сөйләргә өйрәнергә; 3. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә. | Р: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү; ТБ: анализ ясау, йомгаклау; К: күмәк эш вакытында, бер фикергә килә белү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе
Укучыларга әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....
Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.
Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау http://edu.tatar.ru/community/index/5554 ....
11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе
Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...
5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)
Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...
4 сыйныф. Рус төркемендә татар әдәбияты дәресе."Татарстан - туган җирем"
Дәрес план-конспекты Дәрес темасы: Татарстан – Туган җиремМаксатлар:Фәнни максат (Яңа материалны аңлату): Укучыларның Татарстан, туган җир, гореф-гадәтләр темасына бәйле мәгълүмат бирү, бел...