Реферат: “Н. Гыйматдинованың тормышы һәм иҗаты”
учебно-методический материал на тему

Габдуллазянова Айсылу Фаридовна

                      Эчтәлек

I. Кереш                                                                                  2 

 

II. Төп өлеш                                                                            

 

Язучының тормыш юлына кагылышлы мәгълүмат          4

Нәбирә Гыйматдинованың проза әсәрләре                        6

Күңел теле                                                                             10

Бу – аның дөньясы                                                                13

Шигъри бәяннар остасы                                                       16

Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә иҗат ысулы               20

 

III. Йомгаклау                                                                         26

 

IV. Кулланылган әдәбият                                                      29

 

 

 

 

 

 

                                     Кереш

 

    Нәбирә Гыйматдинова ... бүгенге көндә бу исемне  ишетмәгән, әсәрләрен укымаган кеше юктыр, мөгаен. Язучы Нәбирә гыйматдинова әдәбият сөючеләргә үзенчәлекле сыйфатларга ия булган, сюжетлары ягыннан бер-берсеннән бик нык аерылган бәяннәре, хикәяләре белән таныш. Язучының әсәрләрен укыганда күҗелдә үзенә генә хас бер дулкын күтәрелә дә каз тәннәре чыга... Нәбирә гыйматдинованың әсәрләре иң күп укылучылар рәтендәйөри. Минемчә, бу үзенчәлекле язу стиле белән бәйле. Һәр язучының язу рәвеше төрлечә була. Кайбер язучы фантазиясен эшкә җигеп, күбесен уйлап яза ала. Нәбирә апаның геройлары-барысы да үзенчәлекле сыйфатларга ия булган кешеләр. Аларның берсе дә “күктән алып”  язылмаган, барысының да прототиплары бар. Шәхсән миңа “Парлы ялгыз” әсәрендәге Вәсиләнең тормыштагы Вәсиләдән тамчы да аерылмаганлыгы билгеле. Нәбирә апа беренче әсәрендә аның хәтта исемен дә үзгәртмәгән. Исеме генә түгел,холкы, үз-үзен тотышы да шул ук.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gyymatdinova2.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Реферат:

       “Н. Гыйматдинованың тормышы һәм иҗаты”

                      Эчтәлек

I. Кереш                                                                                  2  

 

II. Төп өлеш                                                                            

Язучының тормыш юлына кагылышлы мәгълүмат          4

Нәбирә Гыйматдинованың проза әсәрләре                        6

Күңел теле                                                                             10

Бу – аның дөньясы                                                                13

Шигъри бәяннар остасы                                                       16

Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә иҗат ысулы               20

III. Йомгаклау                                                                         26

IV. Кулланылган әдәбият                                                      29

                                     Кереш

    Нәбирә Гыйматдинова ... бүгенге көндә бу исемне  ишетмәгән, әсәрләрен укымаган кеше юктыр, мөгаен. Язучы Нәбирә гыйматдинова әдәбият сөючеләргә үзенчәлекле сыйфатларга ия булган, сюжетлары ягыннан бер-берсеннән бик нык аерылган бәяннәре, хикәяләре белән таныш. Язучының әсәрләрен укыганда күҗелдә үзенә генә хас бер дулкын күтәрелә дә каз тәннәре чыга... Нәбирә гыйматдинованың әсәрләре иң күп укылучылар рәтендәйөри. Минемчә, бу үзенчәлекле язу стиле белән бәйле. Һәр язучының язу рәвеше төрлечә була. Кайбер язучы фантазиясен эшкә җигеп, күбесен уйлап яза ала. Нәбирә апаның геройлары-барысы да үзенчәлекле сыйфатларга ия булган кешеләр. Аларның берсе дә “күктән алып”  язылмаган, барысының да прототиплары бар. Шәхсән миңа “Парлы ялгыз” әсәрендәге Вәсиләнең тормыштагы Вәсиләдән тамчы да аерылмаганлыгы билгеле. Нәбирә апа беренче әсәрендә аның хәтта исемен дә үзгәртмәгән. Исеме генә түгел,холкы, үз-үзен тотышы да шул ук.

    Бу язучының әсәрләрен күңелем яратып, үз итеп кабул итә. Быел Нәбирә апа белән шәхсән күрешеп сөйләшү бәхетенә дә ирештем.

     Миндә Нәбирә Гыйматдиновага карата зур кызыксыну уянды, менә шул сәбәпле курс эшемне бу авторны яктыртуга багышладым. Татар халкы үзенең талантлы шәхесләрен белергә тиеш дип саныйм. Мөлаем хатын-кыз язучыларыбыз, журналистларыбыз аеруча да игътибарга лаек.

    Күптән түгел газет киоскы яныннан узып барганда, күзем витринадагы “Юлдаш” гәзитенә төште. Гәзитнең беренче битендәге “Таныш исемнәр” сәхифәсендә хәзерге көндә бик популяр булган Нәбирә Гыйматдинова белән әңгәмә язылган. Интервьюда язучы түбәндәге фикерләрен җиткерә: “Мин, иң беренче чиратта, әсәр язар алдыннан аны дөньяга чыгарга әзерли башлыйм. Ул тиктомалдан гына язылмый. Моның өчен миңа нинди булса да бер вакыйга кирәк, хәтта бер  җөмлә җитә. Кешеләр белән сөйләшеп утырганда, менә шундый хәл булды бит,  дип әйтсәләр, мин аны үзенчә күзаллый, фикерли башлыйм. Әсәрнең җирлеге итеп, авылны күз алдына китерәм. Әсәрләремдә-авыл темасы. Шәһәрдә 35 елга якын яшәсәм дә, барыбер 14 ел гомер иткән авылым якын миңа. Балачагымдагы авыл бертөрле булса, бүгенге көндә авыл бөтенләй башка төрле. Әсәрләремдә авыллар заман белән бергә үзгәреп тора. Хыялымды мин авылымдагы геройларымны йортларга урнаштырам. Сәхнәдәге кебек күрәм мин аларны: капкалары нинди, тәрәзәләре, ишегалды нинди, өендә нинди җиһазлар куелган, нинди урамда ул, шуларның бөтенесен уйлап чыкканнан соң гына, язарга утырам. Әсәрем шулай туа. Үзем аз сөйләп, күп тыңларга яратам, бәлки язучыга бик кирәкле сыйфаттыр ул”.

       Эштән аерылып торганы юк Нәбирә апаның, ярты елга бер бәян өлгертеп тора  ул. Язуны ял дип саный,  күбрәк кичке вакытта утыра. “мин укемдер кебек тилереп, хыялланып язмыйм. Каләмем-тырыш, акылым сәламәт чакта язам. Илһамдырмы, кемдер әйтеп торган кебек менә, каләмемә иярәм. Мин каһарманнарымның берсен дә бәйдә тотмыйм. Үзем аларга иярәм”-дип белдерде Нәбирә апа.

      Нәбирә апаның әсәрләренң әһәмияте бик зур. Алар кешенең рухын баету, сәламәтләндерә өчен хезмәт итәләр. Язучы әсәрне бу тормыштан аз гына өскә таба күтәрергә тиеш. Кеше әсәрне укыганнан соң, рухланып, хыялланып, тормыштан аерылыбрак торырга, аның җанына җиңел булырга тиеш, дип уйлыйм. Нәбирә Гыйматдинова язган хикәянең бер битен укып чыгуга ук мин нәкъ шундый хисләр кичерәм.

    Нәбирә ханым хискә-моңга бай нигез туфрагында шытып чыккан  бер гөлдер, мөгаен. Аның әсәрләре күп очракта гайре табигый хәлләр турында. Ул мине язучы, журналист буларак кына түгел, ә гомумән, Кеше буларак кызыксындыра.  

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

"Дуслык белән көчле без !" (Н.Гыйматдинованың "Төнбоек" хикәясе буенча)

"Дуслык белән көчле без !"   - Н.Гыйматдинованың "Төнбоек" хикәясе буенча 6 нчы татар  сыйныфы өчен   дәрес эшкәртмәсе....

Дуслык белән көчле без! (Н.Гыйматдинованың "Төнбоек" хикәясе буенча ачык дәрес)

Тема:      Дуслык  белән көчле без!  Максат:   1. Гыйматдинованың “Төнбоек” хикәясен анализлау, сюжет үзенчәлеген өйрәтү. ...

Н. Гыйматдинованың "Болын патшасы" әсәре буенча имтихан материаллары. 8 сыйныф рус төркемнәре

Н. Гыйматдинованың  "Болын  патшасы"  әсәре   буенча   имтихан  материаллары. 8  сыйныф  рус  төркемнәре....

КАК СДЕЛАТЬ УЧЕНИЧЕСКИЙ РЕФЕРАТ ИЛИ ТЕХНОЛОГИИ НАПИСАНИЯ УЧЕНИЧЕСКОГО РЕФЕРАТА.

Данная статья содержит рекомандации по работе над рефератом по историии в старших классах....

Хәсән Туфан иҗаты һәм тормыш юлы, реферат

В реферате описываются основные периоды жизни и творчества известного татарского поэта Хасана Туфана....

Реферат "Садри Максудиның Октябрь революциясенә кадәрге тормышы"

Садри Максудиның Октябрь революциясенә кадәр трмышы"...