3 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) теленнән әдәби уку буенча эш программасы
рабочая программа на тему
Предварительный просмотр:
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең
рус төркемендәге 3 нче сыйныф укучылары өчен
туган (татар) теленнән әдәби уку буенча белем
бирү программасына аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законы 2013 (273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде, 2012, 29.12).
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы, 2013 ел.
3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.
5. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).
6. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.
7. Гомуми башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт стандарты ( Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009, үзгәрешләр 26 ноябрь 2010 ел, 22 сентябрь 2011 ел, 18 декабрь 2012 (.п.19.5) кертелде).
8. МГББУ “Гимназия №8 – Мәгариф үзәге” нең башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы.
9. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”(рус телендә сөйләшуче балалар өчен). 1-11 класслар. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2011.
10. Дәреслек: дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (дәреслек Е.И. Пассовның коммуникатив технология конөепиясенә нигезләнә) Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхметҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина, - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, Казан, 2013, -109 бит: рәс.белән.
Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты нигезендә башлангыч белем бирү төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты – башлангыч белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү. Укытуның беренче баскычында ук инновацион технологияләрдән, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан файдалану зарур.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле барлык урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора.
Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.
Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниятара аралашу осталыгы кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәргеч ясый.
Туган (татар) теленә өйрәтүнең төп максатлары:
- 3 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
- укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
- татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.
Туган (татар) теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
– милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;
– кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;
– әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;
– үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;
– үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.
Программа Россия Федерациясендәге башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә төзелде. Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законнары нигезендә базис укыту планында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган.
Рус телле балаларга туган (татар) телен укытканда, шәһәр мәктәпләрендә – укучыларның саны 25 яки аннан күбрәк булган очракта, ә авыл мәктәпләрендә 20 яки аннан күбрәк булганда, сыйныф ике төркемгә бүленә. Мөмкинлекләргә карап, укучыларның саны азрак булганда да, сыйныфны төркемнәргә бүләргә мөмкин.
Гомуми белем бирүнең беренче баскычында уку елы – 34 атна, ә беренче сыйныфта 33 атна тәшкил итә.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда туган (татар) теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә.
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында туган (татар) теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
– беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;
– коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
– «Татар теле һәм әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.
«Туган (татар) теле» предметы буенча 3 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Туган (татар) теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:
- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
- әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
- парларда һәм күмәк эшли белү;
- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
- үрнәк буенча эшли белү;
- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
- аңлап укый белү;
- укылган яки тыңланган мәгълүмамтның эчтәлегенә бәя бирә белү;
- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәлшрен формалаштыру.
Туган (татар) теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:
– гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;
– үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
– укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
– өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
– мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.
Башлангыч мәктәптә туган (татар) теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:
– туган (татар) телдә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
– телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
– татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.
3 нче сыйныфны тәмамлаучы сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш
Сөйләү
– сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;
– предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;
– үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;
– укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү.
Тыңлап аңлау
– аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган рәвештә җавап кайтару;
– аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү.
Уку
– татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;
– укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;
– өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;
– өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;
– тексттан кирәкле мәгълүматны табу;
– укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.
Язу
– тексттан сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу;
– үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;
– үрнәк буенча дустыңа хат язу;
– үтелгән тема буенча кечкенә инша язу;
– сөйләм бурычын аңлап, үз фикереңне кыскача язма рәвештә белдерү.
Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре
Графика, каллиграфия, орфография
3 нче сыйныфны тәмамлаучы:
– татар алфавитындагы барлык хәрефләрне каллиграфик дөрес язарга;
– татар алфавитын яттан әйтә белергә;
– текстны үзгәртмичә күчереп язарга;
– знче сыйныфта актив үзләштерелгән сүзләрне укырга һәм язарга, орфографик кагыйдәләрне кулланырга;
– татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтергә өйрәнә.
Сөйләмнең фонетик ягы
– авазларны ишетеп аера белү һәм дөрес әйтү;
– аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;
– әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;
– ритм һәм интонация үзенчәлекләрне исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү.
Сөйләмнең лексик ягы
– 3 нче сыйныфта өйрәнелгән аралашу темаларына бәйле лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану;
– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану.
Сөйләмнең грамматик ягы
– җөмләнең төп коммуникатив төрләрен аера белү һәм сөйләмдә куллану;
– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табу;
Укыту предметының төп эчтәлеге
Сөйләм эшчәнлегенең төрләре
Сөйләү. Коммуникатив бурычны уңышлы хәл итү өчен, аралашу максаты һәм аның шартларына бәйле тел чараларын сайлау. Диалогик сөйләмгә (сөйләшүне башлау, дәвам итү һәм тәмамлау), игътибарны җәлеп итү күнекмәләренә ия булу. Телдән монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) күнекмәләренә ия булу. Көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм әдәбе үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү). Орфоэпик нормаларны үтәү.
Тыңлап аңлау. Телдән аралашуның максатына һәм ситуациясенә төшенү. Ишеткән сөйләмне адекват кабул итү. Тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.
Уку. Текстны укып, төп мәгълүматны табу. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, гади нәтиҗәләр ясау. Тексттагы мәгълүматны гомумиләштерү. Текстның тел үзенчәлекләрен, эчтәлеген анализлау.
Язу. Хәреф һәм иҗекләрне, сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне язу. Пөхтә һәм матур язу күнекмәләренә ия булу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзләрне күчереп язу, ишетеп язу. Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язу. Балаларга кызык булган темаларга кечкенә сочинениеләр язу.
Сөйләмнең предмет эчтәлеге
Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларына, шулай ук башлангыч мәктәп укучыларының яшь үзенчәлекләренә һәм мәнфәгатьләренә туры килә. Ул түбәндәгеләрне үз эченә ала:
Үзем турында. Танышу. (Исеме, яше, кайда яшәве, укуы).
Мин һәм минем гаиләм. Гаилә әгъзалары, аларның исемнәре, һөнәрләре.
Көндәлек режим. Өйдәге эшләр. Гигиена. Сәламәтлек.
Кибеткә бару: өс киеме, аяк киеме, ашамлыклар, уенчыклар, китап кибетендә. Базарда.
Бәйрәмнәр: туган көн, Яңа ел, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары. Бүләкләр. Кафеда. Котлаулар.
Минем мавыгуларым. Минем яраткан шөгыльләрем һәм уеннарым. Спорт уеннары. Минем яраткан әкиятләрем. Ял көне (зоопаркта, циркта, бакчада).
Мин һәм минем дусларым. Исемнәре, яшьләре, тышкы кыяфәтләре, холыклары, мавыгулары. Уртак шөгыльләр. Дустыма хат язу.
Минем мәктәбем һәм сыйныфым. Дәресләр, уку әсбаплары. Укытучылар. Татар теле дәресләре. Түгәрәкләр, спорт секцияләре. Сыйныфташлар белән үзара мөнәсәбәтләр.
Өлкәннәргә хөрмәт. Әдәпле сөйләшү кагыйдәләре. Өлкәннәргә булышу. Өлкәннәрне хөрмәт итү.
Әйләнә-тирә дөнья. Йортым, фатирым, бүлмәм: бүлмәләрнең исемнәре, җиһазлар. Туган як табигате. Йорт һәм кыргый хайваннар. Кошлар. Үсемлекләр. Ел фасыллары. Һава торышы. Экология.
Минем республикам. Гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, елгалары. Транспорт. Истәлекле урыннар.
Сәяхәт итү. Җәйге ял. Кышкы ял. Авылда ял итү.
Татар халкының күренекле шәхесләре. Балалар язучылары һәм шагыйрьләре. Композиторлар һәм рәссамнар.
Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм балалар өчен әсәрләр (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр).
Татар сөйләм этикеты үрнәкләре (танышу, исәнләшү, рәхмәт әйтү, саубуллашу, үтенеч белдерү, гафу үтенү).
Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре
Графика, каллиграфия, орфография.
Татар алфавиты. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан-юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).
Сөйләмнең фонетик ягы.
Туган (татар) телендәге барлык авазларны ишетеп тану. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр. [ә], [ү], [ө], [ы], [э], [о] сузык авазлы сүзләр. Кушма сүзләр (көньяк, төньяк, кулъяулык); үзенчәлекле тартык авазлы ([къ], [гъ], [w], [җ], [ң], [һ], [ч], [‘] (һәмзә)) сүзләр, ике тартык янәшә килгән сүзләр (аккош, китте). Я, ю, е хәрефләре булган сүзләр: ярата [йарата], яши [йәши], юл [йул], юкә [йүкә], ел [йыл], егет [йэгэт]. Кыска һәм озын сузыклар, яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыраулашуы. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләрендә интонация.
Сөйләмнең лексик ягы.
Башлангыч мәктәптә аралашу темаларына караган 1000 гә якын лексик берәмлекне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; татар сөйләм этикеты берәмлекләре, клишелар. Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр (мәсәлән, компьютер, фильм). Сүз ясалышы турында беренчел мәгълүмат бирү: парлы (савыт-саба), кушма (ташбака) һәм тезмә (салават күпере) сүзләр. Күп мәгънәле сүзләргә гади мисаллар.
Сөйләмнең грамматик ягы.
Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләр. Исемнәр. Исемнәрнең сан белән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Ялгызлык исемнәр. Гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Зат, сорау, күрсәтү (бу, менә) алмашлыклары. Зат алмашлыкларының иялек һәм юнәлеш килешләрендә кулланылышы. Микъдар саннары (1000 гә кадәр), тәртип саннары (100 гә кадәр). Хәзерге заман, билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Фигыльнең инфинитив формасы. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән). Урын рәвешләре (анда, монда). Еш кулланыла торган бәйлекләр: белән, турында, өчен, саен, кебек, кадәр, соң, аша. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы. Бәйлек сүзләр (алдында, артында, астында, өстендә). Кисәкчәләр (-мы/-ме, түгел, әле).
Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, тойгылы, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Бу – минем дустым) һәм гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечле җөмләләр.
Татар сөйләм этикеты үрнәкләре
- Исәнмесез! Исәнме! Сәлам!
- Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич!
- Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы.
- Бик зур рәхмәт сезгә.
- Исән-сау булыгыз!
- Керергә ярыймы? Әйе, ярый, рәхим итегез. Юк, ярамый.
- Чыгарга ярыймы? Әйе, ярый. Юк, ярамый.
- Гафу итегез (гафу ит), алырга мөмкинме? Әйе, мөмкин. Юк, мөмкин түгел.
- Кабатлагыз (кабатла) әле!
- Ашыгыз тәмле булсын!
- Әйе, мин риза. Юк, мин риза түгел.
- Мин бик шат. Мин дә бик шат.
- Сорарга ярыймы?
- Зинһар өчен, әйтегез әле.
- Әйе, мин сезне тыңлыйм.
- Котлыйм сезне!
- Хәерле юл!
- Нәрсә булды?
- Әлбәттә.
- Тагын килегез!
- Сау булыгыз! (Сау бул!)
- Исән булыгыз! (Исән бул!)
- Хушыгыз! (Хуш!)
Социаль-мәдәни күнекмәләр
Башлангыч мәктәптә туган (татар) телен укытканда, укучыларны Татарстан Республикасының шәһәр һәм елга исемнәре, башкаласының истәлекле урыннары, татар халкының күренекле шәхесләре, татар халкының милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре, балалар өчен язылган популяр әдәби әсәрләрнең кайбер персонажлары, популяр әкиятләрнең сюжетлары, шулай ук балалар фольклоры үрнәкләре (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, җырлар) белән таныштыру.
Махсус күнекмәләр
Башлангыч мәктәп укучылары, туган (татар) телен өйрәнгәндә, түбәндәге махсус күнекмәләргә ия булалар:
- дәреслекнең ике телле сүзлекчәсеннән файдалану;
- транскрипция билгеләре буенча укый белү;
- таблица, схема рәвешендә һәм кагыйдәдә бирелгән белешмә материалдан файдалану;
- аудио- һәм видеоәсбаплардан файдалану;
- компьютер программаларыннан файдалану;
- электрон белем бирү чараларыннан файдалану;
- сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.
Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
Туган (татар) теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:
– күрсәтмә әсбаплар;
– белешмә материаллар;
– аудио- һәм видеоәсбаплар;
– мультимедия укыту программалары;
– электрон дәреслекләр;
– компьютер программалары;
– интерактив тикшерү программалары;
– татар сайтлары;
– электрон китапханә;
– лингафон кабинеты.
Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү
1. Дәреслектәге "Үзеңне тикшер" биремнәре.
2. Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар. "Яңалиф" нәшрияты. 2005 ел.
3. А.Н.Газизова. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. "Яңалиф" нәшрияты. 2007 ел.
4. Мәгариф журналындагы контроль эшләр һәм тестлар.
Класстан тыш эшлэр
- Г. Тукай иҗатына багышланган кичәдә катнашу;
- татар телендә әкиятләр, видео материал карау;
- татар халыкының җырлы- биюле уеннарын өйрәнү;
- фольклор бәйрәмендә катнашу.
Укыту- методик комплекты
1. “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011 ел. Төзүчеләр: Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева.
2. “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” фәненнән дәүләт стандарты. 1-4 сыйныфлар. Төзүчеләр: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хайдарова. 2011 ел.
3. Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. (Казан. "Татармультфильм" нәшрияты. 2013).
Барлыгы әдәби укудан эш программасы буенча: 34 сәгать
Атнасына: 1 сәгать
Өстәмә материал:
- Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан, “Магәриф”, 2009.
- Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева. Сборник упражнений (аудирование) по татарскому языку для русскоязычных учащихся. К., «Магариф»
- Хайдарова Р.З. , Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Набережные Челны, 2004.
- Учебное пособие и фонохрестоматия «Лингва» для ускоренного изучения татарского языка.
- Н.Г.Галиева, Р.М. Туйметова. Рабочая тетрадь для учащихся по татарскому языку для 3 класса четырехлетней начальной школы (для русскоязычных учащихся)
- Мультимедийная обучающая программа «Татар телле заман».
- Р.З Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися. Набережные Челны, 2005.
- А.Н.Газизов, К.С.Фаткуллова. Сборник диктантов для начальных классов (для русскоязычных учащихся). К. – «Яналиф», 2007.
- Г.Х.Гараева. Играя, учимся. (Пособие для учителей татарского языка и литературы, воспитателей детских садов). К. – «Яналиф», 2007.
- Электронный учебник «Татар телле заман» из серии «Я изучаю татарский язык» (совместная разработка Татарского Республиканского общественного фонда «Сәләт» и Совместной научно-исследовательской лаборатории Академии наук Татарстана и Казанского госуниверситет «Проблемы искусственного интеллекта»)
3 сыйныф рус төркеме өчен 2018-2019 уку елына туган (татар) теленнән әдәби уку буенча календарь-тематик план.
№ | Дәреснең темасы | Сәгатьләр саны | Дәрес тибы | Укучыларның эшчәнлек төре | Контроль эш төре | Үткәрү вакыты
|
1 | Белем бәйрәме. Җәйге истәлекләр белән уртаклашу. | 1 | ГКФ ГКК | Укучыларның җәйге истәлекләрен монолог итеп тасвирлый белүләре. Башкаларның сөйләмен, фикерләрен тыңлый белү һәм кабул итә белүне тәрбияләү. Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Сорауларга җавап бирү | Сентябрь 1 атна |
2 | Бәйрәм белән котлыйм! | 1 | Д/МС | Беренче сентябрь бәйрәме турында сөйли, укытучыларны, дусларны бәйрәм белән котлый белүләре. Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, котлау сүзләрен әйтә белү. Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Сәнгатьле уку | 2 атна |
3 | «Чын иптәш» хикәясе | 1 | ЛКФ ЛГКК Д/МС | Укучыларның иптәшләреннән өй эшен эшләргә ярдәм итергә сорый белүләре. Аралашу ситуациясеннән чыгып, элементар коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү. Башкаларга карата түземлелек һәм кайгыртучанлык хисләрен булдыру. | Дәреслек белән эшләү Тәрҗемә итү | 3 атна |
4 | Шәүкәт Галиевның «Онытылган…» шигыре. | 1 | ЛКФ ЛГКК Д/МС | Укучыларның шигырьне сәнгатьле укый белүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Сәнгатьле уку Сорауларг җавап бирү | 4 атна |
5 | Мин китап укыйм. | 1 | ЛКФ ЛГКК Д/МС | Укучыларның китапханәгә барганнарын, нинди китап алганнарын әйтә, китапханәгә барырга чакыра белүләре. Башкаларның сөйләмен, фикерләрен тыңлый белү һәм кабул итә белүне тәрбияләү. | Дәреслек белән эшләү Тәрҗемә итү | Октябрь 1 атна |
6 | Без китаплар укыйбыз. | 1 | ЛКФ ЛГКК Д/МС | Укучыларның ничә китап укыганнарын әйтүләре, иптәшләреннән сорый белүәре. Аралаша белү сәләтен үстерү, дустанә мөнәсәбәтләр булыру. Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда уңай караш булдыру, татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру | Сәнгатьле уку Сорауларг җавап бирү | 2 атна |
7 | Әхмәт Исхакның. «Сөмбелә» шигыре | 1 | ЛКФ ЛГКК Д/МС | Укучыларның шигырьне сәнгатьле укый белүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Сәнгатьле уку Сорауларг җавап бирү | 3 атна |
8 | Минем көндәлек режимым. | 2 | ЛКФ Д/МС | Укучыларның көндәлек режимнары турында сөйли белүләре. Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру. | Тәрҗемә итү | 4 атна |
9 | Муса Җәлилнең «Сәгать» шигыре. | 1 | Д/МС | Укучыларның шигырьне сәнгатьле укый белүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. | Сәнгатьле уку Сорауларг җавап бирү | Ноябрь 2 атна |
10 | «Ашханәдә» тексты. | 1 | ЛКФ ГКК Д/МС | Укучыларның иптәшләреннән ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканны әйтә белүләре. Аралашу ситуациясеннән чыгып, элементар коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү. Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Дәреслек белән эшләү | 3 атна |
11 | Минем яраткан ашларым. | 1 | ГКК Д/МС | Укучыларның пешекчедән яраткан ашларын сорап ала белүләре. Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру. Башкаларга карата түземлелек һәм кайгыртучанлык хисләрен булдыру. | Сорауларга җавап бирү Дәреслек белән эшләү | 4 атна |
12 | Бари Рәхмәтнең « Аш вакыты» шигыре. | 1 | ГКК Д/МС | Укучыларның табын янында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен әдәби әсәр нигезендә нәтиҗә итеп чыгарулары. Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру. | Сәнгатьле уку Сорауларг җавап бирү | 5 атна |
13 | Хәләф Гардановның «Икмәк» хикәясе | 1 | ГКК ЛГКК Д/МС | Укучыларның образга бәя бирә белүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. Телнең халыкара аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Сәнгатьле уку Сорауларг җавап бирү | Декабрь 1 атна |
14 | Шәүкәт Галиевның «Кунаклар» шигыре. | 1 | ГКК ЛГКК Д/МС | Укучыларның табында нинди ризыклар барлыгын әйтә белүләре, этикет нормаларыннан беренчел мәгълүматлар алулары. Аралаша белү сәләтен үстерү, дустанә мөнәсәбәтләр булыру. | Сәнгатьле уку Сорауларг җавап бирү | 2 атна |
15 | Без табын әзерлибез. | 1 | ГКК ЛГКК Д/МС | Табын әзерләү тәртибен сөйли белүләре. Аралаша белү сәләтен үстерү, дустанә мөнәсәбәтләр булыру. Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Дәреслек белән эшләү | 3 атна |
16 | Габдулла Тукай - бөек шагыйрь | 1 | ЛКФ ГКФ | Укучыларның Габдулла Тукайның биографиясен сөйли белүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. Телнең халыкара аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Дәреслек белән эшләү Сорауларг җавап бирү | 4 атна |
17 | Габдулла Тукайның «Безнең гаилә» шигыре. | 1 | ЛКФ ГКФ Д/МС | Укучыларның шигырьне сәнгатьле укый белүләре, яттан сөйләүләре. Аралаша белү сәләтен үстерү, дустанә мөнәсәбәтләр булыру. Гомумкешелек нормаларын аңлау. | Сорауларг җавап бирү Дәреслек белән эшләү | Гыйнвар 2 атна |
18 | «Акыллы малай» тексты. | 2 | ЛКФ ГКФ Д/МС | Укучыларның. хикәяне сәнгатьле укый, эчтәлеген сөйли һәм текстка карата үз фикерлрен җиткерә белүләре. Аралашу ситуациясеннән чыгып, элементар коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү. Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Сәнгатьле уку Сорауларг җавап бирү | 3 атна |
19 | Ихсан Әхтәмнең «Ана рәхмәте» тексты. | 1 | ЛКФ ГКФ Д/МС | Укучыларның. хикәяне сәнгатьле укый, эчтәлеген сөйли һәм текстка карата үз фикерләрен җиткерә, өйдә үзләре эшләгән эшләрен сөйли белүләре. Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыру. Башкаларга карата түземлелек һәм кайгыртучанлык хисләрен булдыру. | Сәнгатьле уку Сорауларг җавап бирү Дәреслек белән эшләү | 4 атна |
20 | Әминә.Бикчәнтәеваның «Дәү әнием» шигыре. | 1 | ЛКФ Д/МС ЛГКК | Укучыларның шигырьне сәнгатьле укый белүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. | Сәнгатьле уку Сорауларг җавап бирү Дәреслек белән эшләү | 5 атна |
21 | Идрис Туктарның «Авыраяк» хикәясе | 2 | ЛКФ ГКФ Д/МС ЛГКК | Укучыларның образга бәя бирә белүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. Телнең халыкара аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Сәнгатьле уку Сорауларга җавап бирү Дәреслек белән эшләү | Февраль 1 атна |
22 | Яңа ел бәйрәме белән котлау. | 1 | ЛКФ Д/МС ЛГКК | Яңа ел бәйрәме турында сөйли, укытучыларны, дусларны бәйрәм белән котлый белүләре. Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, котлау сүзләрен әйтә белү. Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Дәреслек белән эшләү | 2 атна |
23 | «Чыршы бәйрәме» тексты | 1 | ЛКФ ГКФ Д/МС ЛГКК | Укучыларның бәйрәмнең башлану вакытын, Яңа ел бәйрәмендә нишләүләре турында әйтүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. Телнең халыкара аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Тәрҗемә итү Сәнгатьле уку Сорауларга җавап бирү | 3 атна |
24 | «Тауда» хикәясе | 1 | ЛКФ ГКФ Д/МС ЛГКК | Укучыларның хикәянең эчтәлеген сөйли сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. Телнең халыкара аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Дәреслек белән эшләү Сорауларга җавап бирү Сәнгатьле уку | 4 атна |
25 | «Каникулда» хикәясе | 1 | ГКФ Д/МС ЛГКК | Укучыларның хикәяне сәнгатьле укый, эчтәлеген сөйли, әби- бабайларының кайда яшәүләрен сорый, әйтә белүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Дәрелек белән эшләү Сорауларга җавап бирү Сәнгатьле уку | Март 1 атна |
26 | «8 нче Март- әниләр бәйрәме!» тексты | 1 | ЛКФ Д/МС ЛГКК | Укучыларның хикәяне сәнгатьле укый, эчтәлеген сөйли, әниләр өчен нинди бүләк иң кыйммәтле икәне хакында фикер йөртә алулары.. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. | Тәрҗемә итү Сәнгатьле уку Сорауларга җавап бирү | 2 атна |
27 | «Трамвайда» хикәясе. | 2 | ГКК М/ДС | Укучыларның хикәяне сәнгатьле укый, эчтәлеген сөйли, итагатьлелек нормаларын белүләре. Төрле рольләргә кереп, әйләнә-тирә мохиттәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру. | Тәрҗемә итү Сәнгатьле уку Сорауларга җавап бирү | 3 атна |
28 | Дәрдеманднең «Өч ул» хикәясе. | 2 | ЛКФ Д/МС ЛГКК М/ДС | Укучыларның хикәяне сәнгатьле укый, эчтәлеген сөйли, дуслыкның асылын аңлаулары. Аралашу ситуациясеннән чыгып, элементар коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү. | Тәрҗемә итү Сәнгатьле уку Сорауларга җавап бирү | Апрель 1 атна |
29 | Мәрьям Галләмованың «Дуслар» хикәясе | 2 | ЛКФ Д/МС ЛГКК | Укучыларның образларга бәя бирә белүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. | Тәрҗемә итү Сәнгатьле уку Сорауларга җавап бирү | 2 атна |
30 | «Акмуен - яраткан песием» хикәясе | 2 | ЛКФ Д/МС ЛГКК М/ДС | Укучыларның Акмуен имисалында песиләрнең тышкы кыяфәтен сурәтләп сөйли белүләре. Төрле рольләргә кереп, әйләнә-тирә мохиттәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру Укуга карата кызыксыну хисе булу, телнең кешеләрнең төп аралашу чарасы икәнлеген аңлау. | Тәрҗемә итү Сәнгатьле уку Сорауларга җавап бирү | 3 атна |
31 | «Кем нәрсә ярата?» әкияте. | 2 | ЛКФ Д/МС ЛГКК М/ДС | Укучыларның хайваннарның нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белүләре. Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыру. | Тәрҗемә итү Сәнгатьле уку Сорауларга җавап бирү | 4 атна |
32 | «Җәй җитте» тексты | 2 | ЛКФ ЛГКК | Укучыларның текстка иҗади якын килеп, аңа исем табулары, текст өстендә эшли белүләре. Укучыларның коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү, гади коммуникатив ситуацияне хәл итү өчен, тиешле тел һәм сөйләм чараларын куллану. | Тәрҗемә итү Сәнгатьле уку Сорауларга җавап бирү | Май 1 атна |
33 | Проект | 1 | ЛКФ ЛГКК Д/МС | Укучыларның алган белемнәрен системалаштырулары. Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыру. Башкаларга карата түземлелек һәм кайгыртучанлык хисләрен булдыру. | Арадаш контроль эш | 2 атна |
34 | «Без Сабантуйга барабыз» тексты. | 1 | ЛКФ ЛГКК Д/МС | Укучыларның милли бәйрәм турында укулары һәм мәгълумат алулары. Төрле рольләргә кереп, әйләнә-тирә мохиттәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру | Тәрҗемә итү Сәнгатьле уку Сорауларга җавап бирү | 3 атна |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теленнән өстәмә укыту буенча 2015-2016 нчы уку елына эш программасы 9 нчы сыйныф өчен(татар төркеме)
Өстәмә укыту буенча эш программасы 34 сәгатькә исәпләнгән. Программа 9 нчы сыйныф укучылары өчен БДТга әзерлек материалы буларак тәкъдим ителә.Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмуха...
3 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) теле буенча эш программасы
Рус төркеме өчен...
4 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен туган (татар) теленнән әдәби уку буенча эш программасы
Рус төркемнәре өчен...
4 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) теле буенча эш программасы
Рус төркемнәре өчен...
4 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) теле буенча кимнар
Татар төркеме өчен...