Татар теленнән өстәмә укыту буенча 2015-2016 нчы уку елына эш программасы 9 нчы сыйныф өчен(татар төркеме)
рабочая программа (9 класс) на тему
Өстәмә укыту буенча эш программасы 34 сәгатькә исәпләнгән. Программа 9 нчы сыйныф укучылары өчен БДТга әзерлек материалы буларак тәкъдим ителә.
Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмухаметова, Татар теле. 9 нчы сыйныф: Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен өйрәнүче укучылар өчен).- Казан:Гыйлем, 2015 китабына нигезләнеп төзедем.
Программада үтеләчәк тема курсларының эчтәлеге, бүлекләр буенча сәгатьләр бүленеше, уку процессының логикасын, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, предметара һәм предмет эчендәге бәйләнешләрнең эзлеклелеген истә тотып күрсәтелгән.
2015/2016 нчы уку елына мәктәпнең укыту планы нигезендә 9 нчы сыйныфта өстәмә сәгатькә атнага 1 сәгать исәбеннән 34 сәгать карала.
Эш программасының эчтәлеге.
Программаның эчтәлеге укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрне үзләштерүләренә юнәлдерелгән.
9 нчы сыйныфта татар телен укыту түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:
- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
- укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
- татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;
- телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ostm_ukytu_ochen_programma.zip | 2.6 МБ |
ostm_ukytu_ochen_programma2.zip | 2.1 МБ |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.
Иемнәрнең тартым белән төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау. Логик фикер йөртүне үстерү; тар...
Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 5 нче А,Б сыйныфларының рус төркемендә укучы балалар өчен 2015-2016 нчы уку елына эш программасы
Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча5 нче А,Б сыйныфларының рус төркемендә укучы балалар өчен2015-2016 нчы уку елына э...
2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "Сузык авазлар" темасы буенча тест.
Түбәндәге тест 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән. Тема: "Сузык авазлар"...