3 нче сыйныфта татар теленнән "Сыйфат сүз төркеме" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему
Тема : Сыйфат сүз төркеме.
Максат:
1) дидактик: сыйфат турында укучыларның алган белемнәрен искә төшерү , сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик берәмлекләре турында төшенчә бирү ;
2) психологик : фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;
3) тәрбияви: туган якның матурлыгына мәхәббәт уяту.
Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге 5-7 битләр, сыйфат сүз төркеме таблицасы, компьютер, проектор.
Дәрес технологиясе : иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.
Дәрес тибы : уку мәсьәләсе кую һәм чишү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
syyfat_suz_torkeme.docx | 19.89 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема : Сыйфат сүз төркеме.
Максат:
1) дидактик: сыйфат турында укучыларның алган белемнәрен искә төшерү , сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик берәмлекләре турында төшенчә бирү ;
2) психологик : фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;
3) тәрбияви: туган якның матурлыгына мәхәббәт уяту.
Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге 5-7 битләр, сыйфат сүз төркеме таблицасы, компьютер, проектор.
Дәрес технологиясе : иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.
Дәрес тибы : уку мәсьәләсе кую һәм чишү.
Дәрес барышы :
I. Оештыру өлеше.
1. а) Психологик уңай халәт тудыру:
-Сәлам, дустым!
Хәлләрең ничек?
Син килдең!
Мин бик шат!
II. Актуальләштерү.
1) Үткән материалны кабатлау.
-Илүзә, без узган дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?
- Фигыль сүз төркемен.
- Илүзә, әйдә хәзер фигыль турында кабатлап китик әле. Өстәлдә кагыйдәләр язылган карточкалар ята . Син шуларның фигыльгә туры килгәннәрен генә сайлап алып әйтергә тиеш. Башладык.
1. Боерык фигыль нишләгән? соравына җавап булып килә.
2.Фигыльнең 3 заманы бар.
3.Көйләде сүзе билгеле үткән заман хикәя фигыль.
4.Көйләгән сүзе билгеле үткән заман хикәя фигыль.
5.Җөмләдә хәбәр булып килә.
6.Предметның эш-хәрәкәтен белдерә.
7.Үткән заман хикәя фигыль нәтиҗәле һәм билгеле була.
8.Зат-сан белән төрләнә.
9.Тартым һәм килеш белән төрләнә.
10.Нишли? нишләгән? нишләде? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап булып килә.
11.Боерык фигыль заман белән төрләнми.
12.Предметны һәм затны белдерә.
13. -р; -ыр/-ер; -ар/-әр кушымчалары билгесез киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары.
2) Табышмакның җавабын табу.
– Ә хәзер мин бер табышмак әйтәм, ә син җавабын табарсың. (1 слайд)
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,
Бу кайчак, туган?
(Г.Тукай)
- Кыш. (2слайд)
- Әйе, бик дөрес. Тәрәзәгә күз салыйк әле. Тышта да елның кайсы фасылы?
- Кыш.
- Без кышның нинди билгеләрен беләбез? (Кыш көне салкын. Бөтен җир ап-ак карга төренгән. Кышын көннәр кыска, ә төннәр озын була.)
- Илүзә, ә син кышны яратасыңмы соң?
- Яратам.
- Ни өчен кышны яратасың?
- Чөнки кышкы табигать матур, бөтен дөнья ап-ак төстә. Урамда уйнарга да күңелле.
- Урамда нинди уеннар уйныйсыз?
- Мин энем белән чанада, чаңгыда шуабыз. Җепшек көннәрне кар бабай ясыйбыз, кар бәреш уйныйбыз.
- Бергә уйнаганда нинди булырга кирәк?
- Иптәшләрең белән тату уйнарга кирәк.
- Дөрес , дус булырга. Гомумән, уйнаганда гына түгел, укуда да, эшләгәндә дә, ял иткәндә дә бер – береңне рәнҗетмәскә кирәк. Ярдәмчел булсаң, үзеңә дә шундый караш була.
Б) Матур язу.
- Әйдә әле, Илүзә, дәфтәреңне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эше дип язып куй. Матур язу итеп табышмакны күчереп язабыз.(3 слайд –табышмак)
III, Уку мәсьәләсе кую
-Ә хәзер, Илүзә, экранда бирелгән текстны укыйк әле. ( 4 нче слайд).
Кыш килде. Җирне кар каплады. Ул агачларны шәлгә төрде. Елгаларны боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә бизәкләр белән бизәде. Кар таулары өйде. Шугалаклар ясады.
- Син бу текстны тагын да тулыландырып яза алыр идеңме ?
- Мин бу тексттагы җөмләләргә сүзләр өстәр идем.
- Нинди сүзләр өстәргә мөмкин икән? Әйтеп карыйк әле.(Укучы фикере тыңлана)
- Әйе, бик дөрес, Илүзә. Мин синең фикерең белән килешәм.
( 5 нче слайд)
Салкын кыш килде. Җирне ап-ак кар каплады. Ул агачларны ак шәлгә төрде. Елгаларны көмеш боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизәде. Биек кар таулары өйде. Шома шугалаклар ясады.
-Илүзә, ике текстны чагыштырып карыйк әле. Кайсысы матуррак яңгырый ?
- Икенче текст матуррак.
- Ни өчен? Өстәп язган сүзләргә син нинди сораулар куярсың?
- Нинди?
- Нинди соравына җавап булып килгән сүзләрне ничек дип атап була?
-Бу сүзләр сыйфат сүз төркеменә керәләр.
-Алар нәрсәне белдерәләр ?
- Предметның билгесен белдерәләр.
-Димәк , бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
-Сыйфат турында кабатлыйбыз.
2. Укучының кыш турында шигырь сөйләве. (6 слайд – кыш картинасы)
- Илүзә, мин сиңа бер шигырь ятларга биргән идем. Әйдәле, безгә шул шигыреңне сөйләп күрсәт әле. (Һ.Такташ “Ак чәчәкләр”)
- Рәхмәт, Илүзә. Бик матур сөйләдең. Мин бу шигырьне сиңа тикмәгә генә бирмәдем. Аның бер сере бар. Әйдәле, шигырьдә сыйфатлар юк микән, табып карыйкчы.
- Молодец, Илүзә, син булдырасың. Күрәсеңме безнең яраткан шагыйрьләребез кыш турында нинди матур шигырьләр иҗат иткәннәр икән.
ФИЗКУЛЬТМИНУТ МИКС – ФРИЗ – ГРУП
- Инде бераз ял итеп алсак та булыр.
Музыкага балалар бии. Музыка туктагач, укытучы сораулар бирә, җавапта нинди сан була, балалар шуның кадәр берләшә.
- Сыйныфта ничә укучы бар? (1)
- Без ничә сүз төркемен өйрәндек. (3)
- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)
- Бүген атнаның ничәнче көне? (2)
II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
- Дәреслек белән эш.
- Илүзә, дәреслектән 2 нче күнегүдәге текстны матур итеп укып күрсәт әле.
- Бу текстта сыйфатлар бармы? Булса, табып күрсәт әле. (укучы укый)
-Алар нинди сорауга җавап булып киләләр?
- Нинди? соравына җавап булып киләләр.
-2 нче абзацтагы сыйфатлар кайсы сүзләргә бәйләнеп килгән? (табып укый)
-Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә керәләр?
-Исем сүз төркеменә керәләр.
- Димәк, сыйфатлар җөмләдә кайсы сүз төркеменә бәйләнеп киләләр икән?
- Сыйфатлар предметны нәрсә буенча ачыклыйлар?
- Билгесе буенча.
- Димәк моннан нинди кагыйдә чыгарып була? (Сыйфатлар исемгә бәйләнеп киләләр, предметны билгесе буенча ачыклыйлар.)
4. ”Парларын тап” уены.
- Илүзә, тактада сүзләр бирелгән. Ә син шул сүзләрнең парларын табарга тиеш буласың. Исемнәргә сыйфатлар, сыйфатларга исемнәр уйлап яз.
... ипи майлы ...
... кыяр ачы...
... бүре кышкы ...
...кашык тырыш ...
- Биремнән сыйфатларны гына табып, алар предметның нинди билгеләрен белдергәнен билгелик әле. (формасын, тәмен, төсен, материалын, характерын)
-Димәк, сыйфатлар предметларның нинди билгеләрен белдерәләр икән инде? Экраннан укыйк әле. (7 слайд)
III. Рефлексия һәм бәяләү этабы.
1. Без бүген дәрестә нинди сүз төркемен искә төшердек?(сыйфат)
-Ул нинди сорауларга җавап бирә?(нинди?кайсы?)
-Сыйфат нәрсәне белдерә?(предметның билгесен)
-Ягъни,нинди билгеләрен белдерә(санап үтәләр)
-Сыйфат нәрсәне ачыклап килә?
-Сыйфатлар тагын ни өчен кирәк?(алар җөмләләрне тулыландыралар,сөйләмне матурлыйлар).
2.Дәрескә гомуми бәя кую.
3. Өй эше:
иҗади эш: “Кышкы табигать”дигән темага сыйфатлар кертеп кечкенә күләмле хикәя язарга.
(8 слайд)
-
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _______...
1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _...
1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _______...
6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _______...
7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина подпись расшифровкаПротокол № _...
4 сыйныфта татар теленнән "Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
Дәрестә тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр турында өйрәнелә. Презентация кулланыла, карточкалар белән биремнәр эшләнә....
2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....