4 сыйныфта татар теленнән "Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка на тему

Хусаенова Рамзия Рауфовна

Дәрестә тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр турында өйрәнелә. Презентация кулланыла, карточкалар белән биремнәр эшләнә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе”муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Бахтачы филиалы

           ТЕМА

         Тиңдәш кисәкләр арасында                                                                                                        

               теркәгеч сүзләр

                             (4 нче сыйныф)

                 Татар теле курсы буенча

           

Дәрес төре: иҗади-эзләнүле

Дәрес тибы: әңгәмә-дәрес

        

  Үткәрде:2 нче квалификацион категорияле укытучы                                                    

                  Хөсәенова Рәмзия Рәүф кызы

                   

                                 2012 ел

Максаты:  1)тиңдәш кисәкләр белән танышуны дәвам итү; тиңдәш кисәкләр арасында килгән сүзләр белән таныштыру һәм тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү;

           2) фикерләү сәләтен , дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

           3) язгы табигатькә мәхәббәт,игътибарлылык, фәнгә карата кызыксынучанлык һәм сәламәтлекне ныгытуны тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, яз картинасы, карточка белән биремнәр, Нәүрүзбикә курчагы, теркәгечләр язылган карточкалар, кәгазь чәчәкләр.

Материал: Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева “Татар теле” дәреслеге, 2010ел, Я.Х.Абдрәхимова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр” 3-4,   “Мәгариф” нәшрияты, 2008ел.

                            Дәрес барышы.    

I. Оештыру өлеше.

  - Хәерле көн, Рәнилә! Кәефләрең яхшымы? Безнең кунакларыбызның да кәефләре яхшы булсын өчен, аларга да хәерле көн теләп, дәресебезне башлап җибәрик.

  1. Яз турында әңгәмә.

  - Мин хәзер сиңа бер табышмак әйтәм, ә син җавабын әйтерсең. Мине бик тә игътибар белән тыңла.

                         Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

                         Елгалар ташып, яшьләр түгелде.

                         Көннәр озая, төннәр кыскара

                         Бу кайсы вакыт? Я әйтеп кара.

  -Яз.

  -Әйе, бик дөрес. Бу шигырьне кем язган икән?  

  - Г.Тукай.

  -Дөрес.Бөек шагыйребез - Г.Тукай язган.

  -Быел аның тууына ничә ел була?

  -127ел.

 -Көннән-көн табигать уяна, көннәр матурлана. Ни өчен шулай икән? Син ничек уйлыйсың?

  - Яз җитте.

  -Язның нинди үзенчәлеге бар?( Картинаны карау)

  -Түбә кыекларыннан тамчылар тама, кояш ныграк карый башлады һ.б

-Язның нинди айлары бар? (Март, апрель, май)?

  - Ә март ае безгә нинди бәйрәмнәр алып килә?

  -1 март- Наркоманиягә каршы көрәш көне.

    8 март- Халыкара хатын-кызлар көне.

    21 март-Нәүрүз бйрәме.

    27 март- Халыкара театр көне.

- Кичә нинди бәйрәм булды?

- Нәүрүз бәйрәме.

  -Нинди бәйрәм соң ул?(җавапны тыңлау)

  -21 нче март- Нәүрүз бәйрәме. Бу бәйрәм борынгы төрки халыкларының Яңа елны каршы алу бәйрәме.Ул атна - ун көн дәвам иткән. Бәйрәмнең һәрбер көне изге көн дип саналган: сугышлар туктатылган,  гайбәт сөйләшергә, каргарга, явызлык теләргә   ярамаган, туганнарга, дусларга яхшылык иткәннәр, үлгәннәрнең каберенә барып, дога укыганнар, һәр кешегә исәнлек, бәхет, уңыш теләгәннәр.Үзенчәлекле ягы: татлы ризыклар пешергәннәр-тәмле телле,өйләребез мул ризыклы булсын дип, бер - берсенә чәчәк биргәннәр- тормышыбыз гөл кебек матур булсын дип, су сибешеп уйнаганнар- мул уңыш булсын дип. Укучылар әби- бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, бер-беребезгә шәфкатьле булып, кешелек сыйфатларын югалтмыйк.

       Бүген безнең мәктәпкә дә Нәүрүзбикә кунакка килгән.Ул төрле уеннар, биремнәр әзерләп килгән.Син аның биремнәрен үтәргә әзерме? Әзер булсаң, әйдә эшкә керешик.

  2. Матур язу.

  -Дәфтәрне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эше дип язып куй. Хәзер 8 нче күнегүдәге матур язу үрнәген язабыз. Үрнәктә кайсы хәрефләрне дөрес язарга өйрәткән? Шигырьне укып карыйк әле. Бу җөмләләр синдә нинди хисләр уята?

  -Шатлык хисе, чөнки яз турында.(матур язуны күчерү)

II Актуальләштерү.

  - Рәнилә, шушы җөмләдән баш кисәкләрне табып күрсәт әле.

  -..

  -Алар турында нәрсә әйтә аласың?

  -...

  -Дөрес.  Хәзер Нәүрүзбикәнең дә сорауларына җавап биреп кара. Әгәр син дөрес җавап бирсәң, ул сиңа яз чәчәкләре бүләк итә.

    (2слайдта сораулар чыга)

    1.Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә?(Ия, хәбәр, иярчен кисәкләр)

    2. Ни өчен тиңдәш кисәкләр дип атала?(Бер үк сорауга җавап бирә, бер үк җөмлә кисәген ачыклый)

    3. Тиңдәш кисәкләр арасына нәрсә куела?(Өтер)

    4.Ни өчен өтер куела?(Санау интонациясе белән укыла)

-Молодец, Рәнилә.

         

 III. Проблемалы ситуация тудыру.

   -Экрандагы җөмләне укып, тиңдәш кисәкләрне табыйк әле.

     Кара каргалар, сыерчыклар һәм тургайлар җылы яклардан кайталар. (3 слайд).

  1. Тиңдәш кисәкләрне ничек табыйк?
  2. Сорау куеп.
  3. Алар нинди сорауга җавап булып киләләр?
  4. Нәрсәләр.
  5. Тиңдәш кисәкләр арасында нәрсә куелган?
  6. Өтер, һәм сүзе куелган.
  7. Тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләре генә түгел, нинди сүзләр килергә мөмкин, бу сүзләрне ничек атарбыз икән, хәзер шуны карап китәрбез.

   III. Яңа теманы аңлату.

(4 слайдтагы җөмләләрне уку)

    - Экрандагы җөмләләрне чагыштырып укыйк әле. Аларның аермасы нәрсәдә? Нинди артык сүзләр бар?

1. Кара каргалар, сыерчыклар,                                                                                            тургайлар җылы яктан кайттылар.

 2.Бүген көн аяз,салкын.

 3.Без бүген укыдык, яздык,

 рәсем ясамадык.                                  4.Көчле җил исте,болытларны тарата алмады.  

         5. Агачлар,чәчәкләр йокыдан уяндылар.


                                                                                                                                     

1. Кара каргалар, сыерчыклар һәм тургайлар җылы яктан кайттылар.

2. Бүген көн аяз, әмма салкын.

3. Без бүген укыдык, яздык, ә рәсем ясамадык.                                           4.Көчле җил исте, ләкин болытларны тарата алмады.                                              5. Агачлар һәм чәчәкләр йокыдан уяндылар.

     

  -Тиңдәш кисәкләр үзара нинди сүзләр ярдәмендә бәйләнгәннәр?

  - Һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.

        Өтер куела

Әгәр тиңдәш кисәкләр арасында ...

сүзләре булса.

... интонациясе булса.

 

                   Өтер куелмый

 ...  сүзе алдыннан.

  - Һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре тиңдәш кисәкләрне үзара бәйләп, теркәп киләләр. Мондый сүзләр теркәгечләр дип атала.Укыганда игътибар итсәң, тиңдәш кисәкләр арасында нинди тыныш билгесе куелган? Кайсы очракларда куелган? Хәзер мин сиңа карточка бирәм. Экрандагы җөмләләр буенча күп нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, таблицаны тутыр.

       

  -Инде дәреслектәге  кагыйдәне укып карыйк. Син ясаган нәтиҗә белән туры килә микән?  

                       Күзләр өчен гимнастика

  1. Еш-еш күзләрне ачу, йому, күзләрне йомарга, тыныч  итеп  5 кә кадәр санарга(4-5 тапкыр кабатларга).
  2. Күзләрне учлар белән каплап тору.
  3. Күзләрне нык итеп йому, 3 кә кадәр санау. Аннан күзләрне ачып, еракка карау, 5 кә кадәр санау (4-5 тапкыр кабатлау)

IV.  Ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш. 90 нчы күнегү ( аңлату, яздырып эшләтү, язганнан соң тикшерү).

    -Дәреслекнең 60 нчы битендәге 90 нчы күнегүне эшлибез.Биремне укыйк  әле. Инде дәфтәреңдә тыныш билгеләрен дөрес итеп куеп күчереп яз.

    -Кайсы урыннарда нинди тыныш билгеләрен куйдың? Язучы текстта күбрәк нинди дәрәҗәдәге сыйфатларны кулланган?

2. Компьютерда эшләү.(4 слайд)

  -Нәүрүзбикә сине тагын сынап карарга уйлый. Биремне компьютерда    эшлисең. Бу бик җайлы. Җөмләдә ничә тиңдәш кисәк бар, шуның санын гына куясы.

      1) Боз акканны күзәтүдән дә күңеллерәк нәрсә бар микән?

      2) Зур-зур бозлар бер-берсен кысрыклыйлар, ярылалар, киң елгага сыешмыйлар.

      3) Без- Илдар, Айдар һәм Марат, кармакларны алып, балыкка киттек.

     4) Кыр кәҗәсен, куян һәм керпеләрне очраттык.

   

                Тиңдәш кисәкләр

Ия

     Хәбәр

    Иярчен

    кисәкләр                                                                                                                

1

        2

        3

          4

  3.Тактада күнегү эшләү.

  - Нәүрүзбикә синең зирәклегеңне дә тикшереп карарга тели. Тактада җөмләләр язылган. Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куярга кирәк( телдән әйтә, тактага магнит белән ябыштыра).

Гөлҗимеш- чәчәкләр патшасы розаның кардәше. Аның исе ... чәнечкеләре розаныкына охшаган. Ә менә җимешләре татлы, ... сусыл түгел, ... С витаминына бик бай. Шуңа күрә гөлҗимешне кырык авыруга дәва дип атыйлар.

- Рәнилә, тагын бер кабат эчтән укып чык әле. Гөлҗимешнең нинди файдасы бар икән?

  -Авыруларга файдасы бар.

  - Май айларында безнең авылыбыз урамнарында шау чәчәккә күмелеп утыра ул. Ә җәй көне үзенең җимешен бирә. Үсемлекләр матурлык, саф һава, чисталык, яшеллек чыганагы.Аларны сакларга кирәк.

V. Рефлексия.

 -Нәүрүзбикәнең синең дәресне ничек үзләштергәнеңне беләсе килә.Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.

                             Сораулар

  Әйе

   (+)

  Юк

   (-)

Татар телендә теркәгечләр бар.

Ләкин сүзе бәйлек.

Бер иягә караган берничә хәбәр тиңдәш хәбәрләр  дип атала.

Һәм, ә, ләкин, әмма - теркәгечләр.

Тиңдәш кисәкләр санау интонациясе белән укыла.

Ә, ләкин, әмма сүзләре алдыннан өтер куела.

Тиңдәш кисәкләр арасында кебек, сыман, шикелле бәйлекләре килә.

Сүз төркемнәре тиңдәшләнеп килә.

Һәм сүзе алдыннан өтер куелмый.

Тиңдәш кисәкләр арасында өтер куела.

 -Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы?

 -Дәрестә син нәрсәгә ирештем дип уйлыйсың?

 -Үзеңнең сәламәтлегең өчен нәрсә эшләдең?

VI. Өй эше бирү.

  1) “Яз” турында хикәя язып килергә.

   2) 94 нче күнегү (62 бит) – сорауларга җавап язарга.

VI.Үзбәя.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...