Материалы для Всероссийского конкурса мастер-класс учителей родного языка и литературы "Туган тел".
материал по теме
Материалы для Всероссийского конкурса мастер-класс учителей родного языка и литературы "Туган тел" Хусаиновой Гульназ Гаптрахмановны.
Представление на участие в конкурсе мастер-класс учителя татарского языка и литературы Хусаиновой Гульназ Гаптрахмановны .
Заявление на участие и согласие на обработку персональных данных.
Оценка педагогической деятельности Хусаиновой Гульназ Гаптрахмановны.
Эссе. "Мое педагогическое мастерство".
Самопрезентация "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность".
Мастер-класс на тему "Сүз төркемнәрен төсләргә бәйләп, укучыларны җөмлә төзергә өйрәтү." (в разделе "видео")
Скачать:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Мин – укытучы.
“Миңа сорау бирсәләр:
-Сөенечең ни?-дисәләр,
Сөенечем-таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
-Шатлыгың ни?-дисәләр:
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
-Бәхет ни ул?-дисәләр,
Бәхет-шушы укучылар
Кеше булып үссәләр”.
Клара Булатова.
Иртәнге гыйнвар аеның салкынча иртәсе. Табигать матурлыгына сокланып, үзгәрешләрне күзәтә-күзәтә, мәктәбемә ашыгам. Кичтән яуган кар өстенә бик күп эзләр төшкән. Эзләр...Эзләр тар гына сукмак салган. Тар сукмаклар зур юлларга чыга... Минем сукмак исә мәктәп юлына тоташа.
Мәктәп, дәрес, укытучы, укучылар - минем тормышымда бик зур әһәмияткә ия төшенчәләр. Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый ук зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәсендә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да . Укытучы һөнәрен сайлау-тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.
Мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, нинди дә булса фән алып баручы, фикерләүче, җәмәгать эшлеклесе, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы һәм алардан дөньяга караш, инанулар тәрбияләүче, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән аерым шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене -УКЫТУЧЫ дип атыйлар.
Укытучы һөнәренең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин, әлбәттә, аңлый идем. Шулай да, мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. “ Үскәч кем булырга телисең?” - дигән сорауга : “Киләчәктә мин укытучы булырга телим ,” - дип җавап бирә идем. Шушы уйлар мине Казан педагогия көллиятенә китерде. Көллиятне “кызыл” дипломга бетереп, Казан дәүләт педагогия университетының читтән торып уку бүлегендә, татар теле һәм әдәбияты факультетында белем алуымны дәвам иттем. Шул ук вакытта Питрәч икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә үземнең укытучы эшчәнлегемне башлап җибәрдем. 17 ел мин әлеге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.
Укытучы булу өчен һөнәри белем генә җитми, эшеңә күңел җылысын салу кирәк. Укытучы ул - “икенче әни”, һәр баланың күңеленең нечкә кылларын сизеп эш итүче һөнәр иясе. Ул балаларга киләчәктә үз урыннарын табарга ярдәм итә, гүзәллеккә өйрәтә, тәрбия, белем бирә һәм күпкырлы, шәфкатьле укучылар үстерә.
Мәктәп – иң гаҗәеп ил. Анда бер көн икенчесенә охшамый. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мохит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы бала белән үз мөнәсәбәтен ничек итеп төзесә, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтсә, шулай укучы тормышны танып белә, үз урынын билгели.
Балалар мине көннән-көн үзләренең үзенчәлекле тормышлары, кызыксынучан, сәләтле, булдыклы булулары белән шаккатыралар. Хәзерге заман укучылардан иҗади эшли белүне, коммуникатив аралаша белүне, логик фикерләү сәләтенә ия һәм мәгълүматлы булуны таләп итә. Яшь буын тәнкыйди фикер йөртә белергә тиеш.
Кешелекнең киләчәге – укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Укытучы – ул барлык һөнәрләргә дә юл салучы, күпкырлы, эзләнүчән, могҗиза кылучы, шуңа күрә дә укытучы бер урында торырга тиеш түгел, ә белемен күтәрү өстендә туктаусыз эшләргә тиешле. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешегә – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.
“Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, “кайберәүләр” дәваланырга да теләмиләр.
Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән”,- дип язган танылган язучы С.Л.Соловейчик. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Ләкин миннән “Син укытучы булмасаң, кем булыр идең?”- дип сорасалар, мин бу сорауга һичшиксез: “Фәкать укытучы гына булыр идем!”- дип җавап бирер идем. Укучыларым – барлыгым, мәктәп – минем йортым! Укучыларымның уңышы – минем уңыш, аларның шатлыгы – минем шатлыгым, хезмәтем нәтиҗәсе. Балаларның туган телебездә иркенләп аралаша алуы, халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итүләре, әдәбиятын белүләре, мәдәнияте белән кызыксынулары, шул ук вакытта әхлакый тәрбияле булулары – минем укытучы буларак миссиям. Әйе, укучыларымның күңелләрен күреп, аларны шатландырып, белемгә кызыксыну уятып, иҗади сәләтләрен үстереп, шәхес буларак камилләштерү юлында эшләргә дә әле эшләргә...
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Питрәч – безнең туган җир, Ям ь, гүзәллек кунган җир. Исегездән һич тә чыкмас Питрәчне бер күрсәгез. Сихерләнеп калырсыз, Ул төбәккә килсәгез
Өйләренең тәрәзәләре Таңга карый торган җир.
Питрәч – безнең туган җир, Бөркет оя корган җир. Гавриловтай курку белмәс Каһарманга торган җир. П.Апушев
Һәрбер укытучы өчен икенче йорт булып – мәктәп санала. Үземнең педагогик эшчәнлегемне мин шушы мәктәп диварларында , 2001нче елда башлап җибәрдем.
Мәктәп – иң гаҗәеп ил. Анда бер көн икенчесенә охшамый.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Минем педагогик кредо: “ Әгәр укытучы үз эшен генә яратса, ул яхшы укытучы була. Әгәр укытучы балаларны әти яки әни кебек кенә яратса, ул бөтен китапны укып чыккан укытучыдан яхшырак булыр, ләкин эшенә карата да, укучыларына карата да мәхәббәт хисе булмас. Әгәр укытучы үзендә эшенә карата һәм укучыларына карата мәхәббәтне берләштерсә, ул – чын укытучы" Л.Н. Толстой
“ Үскәч кем булырга телисең?” - дигән сорауга : “Киләчәктә мин укытучы булырга телим ,” - дип җавап бирә идем.
Шушы уйлар мине Казан педагогия көллиятенә китерде. Көллиятне “кызыл” дипломга бетереп , Казан дәүләт педагогия университетының читтән торып уку бүлегендә, татар теле һәм әдәбияты факультетында белем алуымны дәвам иттем.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
« Укытучы – универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләр. Ул оста актер да, спортчы да, активист та.. »
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Укучыларымның уңышы – минем уңыш, аларның шатлыгы – минем шатлыгым, хезмәтем нәтиҗәсе.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Укытучы балаларга киләчәктә үз урыннарын табарга ярдәм итә, гүзәллеккә өйрәтә, тәрбия, белем бирә һәм күпкырлы, шәфкатьле укучылар үстерә.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
“ Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала” К.Д. Ушинский
“ Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләмиләр. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән”,- дип язгантанылган язучы С.Л.Соловейчик.
Укучыларым – барлыгым, мәктәп – минем йортым!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Материалы для участия во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Материалы для участия во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского...
К Всероссийскому конкурсу мастер -класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"
К Всероссийскому конкурсу мастер -класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"...
мастер-класс.Согласие участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"на обработку персональных данных.
Яруллина Гульшат Минасхатовна...
Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "
Яруллина Гульшат Минасхатовна имеет высшее образование, закончила Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...
Материалы на Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"
Урок чувашского языка 2 класФрагмент урока чувашского языка 3 классУрок чувашского языка 5 классПрезентация 2 классВнеклассное мероприятие "Своя игра"...
Материалы на Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел" учителя родного( чувашского) языка и литературы МБОУ "Альшеевская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района РТ" Зайцевой А.П.
Заявка для участия в заочном туре Всероссийского конкурса Туган тел.Согласие на бработку персональных данных.Сочинение - эссе "Мои методические находки".Портфолио. Материалы по воспитат...