Татар әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар.
учебно-методический материал на тему
Предварительный просмотр:
ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘРДӘ АГАЧЛАРНЫҢ РОЛЕ
Батдалова Сания Әхмәт кызы
МАОУ СОШ№4, Яр Чаллы шәһәре.
Төрле культураларда күп кенә агачлар изге һәм магик итеп саналган. Шуңа күрә аларга зур әһәмият биргәннәр. Юкка гына язучылар да хис-кичерешләрне, яисә берәр төсмерне күрсәтергә агачларга таянганнар. Гадәттә каен зәгыйфьлекне, чибәрлекне һәм хәтта ялгызлыкны тасвирлый. Имән агачын күзаллаганда гыйлемлелек ассоциацияләнә. Татар әдәбиятында боларга мисаллар байтак күрергә мөмкин.
Галимҗан Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” романында карт имән хәтта ике функция башкара. Беренчедән, ул ике гашыйк Зыя белән Мәрьям өчен арадашчы ролен үти. Алар бер-берсенә язган хатларын карт имәннең куышлыгында калдыралар. “Язып тәмам итте дә, мөмкин кадәр белдермәскә тырышып, аны теге карт имәнгә кыстырып керде” [Шамов 1975: 231]. Икенчедән, карт имән үзе нидер халыкка җиткерергә тели: “Инде кабер өстендәге карт имән төн җиле белән шауларга тотына... Ул кемнедер шелтәли, ни нәрсә хакында... дәһернең кызганычсызлыгы тугрысындадыр...” [Шунда ук : 318].
Закир Һадиның “Бәхетсез кыз” әсәрендә агач кыз тормышының өзелү мизгелендә катнаша: “...дөньяда тормактан өмиде киселде, урманга барып, Кирелмар елгасы буенда бер агачка асылды” [Гайнуллин 1957: 92]. Ә Марсель Галиевның “Нигез”ендә киресенчә тормыш кайнаганы, агачның үз гомер агышы бар: “Өянкенең дә бала чагы, үткәне була” [Галиев 1996: 4].
Иҗатларында агачларга зур мәгънә бирүчеләр – шагыйрьләр. Алар үз хис-тойгыларын табигатькә мөрә, алмагҗәгать итеп белдерә. Мисал итеп, Рәдиф Гаташ шигырьләрендә каен, тал, кипарис кебек агачларны күзаллый, алар белән әңгәмә кора, чагыштыра. Ул агач атамаларын кулланып, кызларның уңай сыйфатларын, тагын да азсызыклый төшә: “Каеннарны кочаклап үп,
Талларны сөй” [Гаташ 1978 :44]. Бу очракта шагыйрь гади генә итеп каен, тал, − дип язса, икенче шигырендә төз, ак каеннар, кызыл таллар, − дип күрсәтә. “Төз, ак каеннар, кызыл таллар,/Төньяк һәм көньяк бергә кушылганнар” [Шунда ук : 50].
Шагыйрь буларак әдәбиятка 60 нчы елларда килеп кергән һәм шуннан соң бер-бер артлы берничә шигырь китабы бастырып чыгарган шагыйрь − Фәнис Яруллин. Аның шигырьләре гади сүзләр, җөмләләр, строфалар аша укучы күңелен били алды. Аларда якты хисләр, пакь уйлар, саф мәхәббәт чиксез. Шагыйрьнең шигырьләрендә дә агачлар атамалары күп икәненә инанырга була: “Гөлләр сиңа соклансыннар,/ Алмагачлар көнләшсен.” [Яруллин 1988: 91]. Фәнис Яруллин өчен һәрбер агач әңгәмәдәш һәм алар җөмләдә эндәш сүз булып киләләр: “Әй имәннәр, имәннәр!/ Сезгә быел ни булган?/ Әйтерсең лә һәммәгез,/ Үле суда коенган” [Шунда ук: 122]. “Ак каеннар селкенергә куркып торасыз,/ Яңа кием киеп чыккан бала кебек.” [Шунда ук: 174]. “Ян бакчада карт нарат,/ Ботаклары ап-ак кар” [Шунда ук: 188]. Шагыйрь татар халкына хас сыйфатларны нарат атамасына сала. Татар халкының нинди генә авырлыкларга очрамаса да, яшәүгә омтылышны югалтмавын күрсәтә.
Ильдар Юзеевта агач атамаларының күпләп очравы, аның туып-үскән табигатьнең матурлыгы белән аңлатырга мөмкин булыр иде. Ул табигатькә гашыйк шагыйрь. Шигырьләрендә иң күп очраган агач атамасы – каен. Бу турыда Ильдар Юзеев үзе болай дип яза: “Каеннар” ны мин телим!/ “Каеннар” ны!/ Андый җыр бездә юк! Дисез?/ Табыгыз! Мә − мең булсын!/ Ул җыр булмаса, башкасын./ Но... Безнеңчә моң булсын,/ Барыбер каен булсын” [Юзеев 2002: 32]. Шагыйрь хәтта үзен дә каен итеп күрсәтә: “Мин бер яфрак ярган/ Әнкәй дигән каеннан,/ Язмышым тик изгелектән,/ Ак нурлардан коелган” [Шунда ук : 84].
Димәк, агачны гади генә бер үсемлек итеп карарга кирәк түгел. Ул татар халкының тормышын күрсәтү “коралы”. Аны язучы ни дәрәҗәдә куллануга карап, әсәр шул кадәр баерык, мавыктыргыч һәм нәфисрәк була. Моны аңлар өчен, әсәргә зур игътибар бирү зарури.
Әдәбият
Галиев М. Нигез/ Родной очаг. Повести и рассказы (на татарском языке). –Казань: Тат.книгоиздат., 1996. – 368 с.
Гаташ Р. Ирләр булыйк. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. −281 б.
Гайнуллин М. Закир Һади сайланма әсәрләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1957. – 186 б.
Шамов А.Ш., Гобәйдуллин Х.Я. Галимҗан Ибраһимов әсәрләр: 8 томда.− Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – Т.2. – 478 б.
Юзеев И. Сайланма әсәрләр. − Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – Т.5. − 383 б.
Яруллин Ф. Тозлы тамчы. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. − 351 б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»
Укытучы елы-2012 конкурсына үткәрелгән мастер-класс...
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны тормышка ашыру шартларында татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен ба...
Татар телен укытуда актуаль проблемалар
Татар телен укытуда актуаль проблемалар...
Татар телен укытуда актуаль проблемалар
Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән,техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйл...
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда уен технологиясе
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә, бигрәк тә 5-6 сыйныфларда, уен элементларын куллану отышлы...
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсендә ясаган чыгыш. "Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....
Статья на тему:"ТАТАР ƏДƏБИЯТЫН УКЫТУДА ЗАМАН ПРОБЛЕМАЛАРЫ"
Əдəбият дəреслəренең төп максаты – əдəби əсəрлəрнең матурлыгын күрə белергə, эстетик һəм интелектуаль лəззəт алырга өйрəтү. Шул ук вакытта əдəби əсəрлəр аша укучыларның дөньяви күзаллауларын, аң...