Татар телен укытуда актуаль проблемалар
статья на тему

Закирова Сания Исмагиловна

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                                                       Закирова С.И.

                                             Кама Тамагы муниципаль районы

                                             Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

                      Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән,техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйлап табу, иҗат итү эшләре- барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла- бар була.

  Кеше нинди телдә сөйләшсә, шул телдә уйлый да. Туган тел- үз телендә сөйләшүче халыкларның күп гасырлар буе тупланган рухи хәзинәсен чагылдыручы тылсымлы сихри көзгесе дә. Укучыларның логик фикерләү, образлы уйлау сәләтләре үссен һәм һәм нәтиҗәле өлгерешкә ирешсен өчен, укытучылар аларның туган телне яхшы белүләренә кече яшьтән үк зәвык белән нәфис итеп сөйләргә һәм язарга өйрәнүләренә омтылырга тиеш.

  Башлангыч мәктәптә татар теле, нигездә, әдәби телнең практик курсы булып тора. Балаларны үзләренең фикерләрен, кичереш һәм хисләрен сөйләп, язып бирерлек итеп әдәби телгә өйрәтү аларның һәрьяклап үсүләренә дә ярдәм итә. Бала үз сүзләре белән дөрес, ачык, төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләп  яки язып бирә һәм телне оста куллана алганда гына, белем үзләштерелгән булып санала.

  Телне яхшы белүдә төп метод-сөйләшү һәм язу. Укырга, язарга өйрәнә башлау белән һәр баланың авазны, хәрефне, иҗекне, сүзне, җөмләне гамәли белүе зарурига әверелә.

 Укучылар, татар теле дәресләрендә аңлап укырга, дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәнәләр; әйтмә, язма сөйләм кагыйдәләрен үзләштерәләр. Укырга һәм язарга өйрәтү барышында балалар үзләрен чолгап алган табигатьне укытучы җитәкчелегендә актив күзәтәләр; үз кичерешләрен сөйлиләр; укытучы ярдәмендә уй-фикерләрен телдән һәм язмача эчтәлекле һәм грамоталы итеп әйтеп бирә белү күнекмәләре алалар.

  Башлангыч мәктәптә татар теле программасы берничә бүлектән тора: грамотага өйрәтү һәм сөйләм үстерү; уку һәм сөйләм үстерү; фонетика, гамматика, дөрес язу һәм сөйләм үстерү; матур язу.

  Татар телен өйрәнү балаларны мәктәптә уку хезмәтенә әзерләү- грамотага өйрәтү чоры белән башланып китә.

  Әлифбаны өйрәнү чорында укый, яза һәм бәйләнешле итеп сөйли белүнең  башлангыч күнекмәләре бирелә. Җөмлә, сүз, иҗек, аваз һәм хәреф белән практик таныштырыла.

Уку буенча программаның төп идеясе- кече яшьтән укучы балаларда Ватанны ярату, хезмәт сөю, дөреслек, намуслылык, дуслык тойгысы, ата-анага, өлкәннәргә, иптәшләренә ихтирам хисе тәрбияләү.

  Дәрестә уку дәрестән тыш уку эше белән җиңеләйтелә, киңәйтелә. Укытучы балаларда китап уку гадәте тәрбияли, нәрсә белән кызыксынуларын билгели, мөстәкыйль укуларын оештыра.

   Башлангыч сыйныфларда балаларның аңлап, дөрес, сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләрен булдыруга аеруча игътибар ителә. “Грамматика һәм дөрес язу методикасы”нда грамматика һәм орфографияне өйрәнүнең эчтәлеге ачыла, балаларны үзләренә хас системада өйрәтүнең методлары, төп методик алымнары бәян ителә. Балаларны яхшы укыта һәм тәрбияли белергә өйрәтү өчен, педагогик практика да кирәк. Педагогик тәҗрибә, бер яктан, укытучыга көндәлек эшендә ярдәм итсә, икенче яктан, методика хәл итәргә тиешле яңадан-яңа мөһим мәсьәләләрне дә көн тәртибенә куя тора. Мәсәлән, ни өчен кече яшьтәге укучылар грамматик төшенчәләрне авыр үзләштерәләр, орфография кагыйдәләрен белә торып та, ни өчен язарга бик әкрен өйрәнәләр, балалар ни өчен аваз белән хәрефне, сүз төркеме белән җөмлә кисәген озак вакытларга кадәр бутыйлар, грамматиканы өйрәтүгә карамастан, балалар ни өчен логик эзлекле һәм дөрес итеп сөйли һәм яза алмыйлар, бала ни өчен сөйли белә, яза белми яки киресенчә, һәм башка шуның кебек мәсьәләләрне практика көн таләбенә әверелдерә, шуларга җавап эзли. Мәктәп практикасы белән методик теория балаларны туган телгә өйрәтү мәсьәләлә-рен иң нәтиҗәле юл белән максатка ярашлы итеп хәл итүдә бер-берсенә ярдәм итә.

  Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш.

Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану, белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була .

 Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә

бүленә: техник чаралар( компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле максатта кулланылган программа чаралары.

Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.

Беренчедән, укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында  туган тел  дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук:шәхес тәрбияләү;фикерләү сәләтен үстерү;эстетик тәрбия бирү;информацион культура тәрбияләү;укытуның сыйфатын күтәрү; предметара бәйләнеш булдыру; укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион  технологияләрнең йогынтысы зур.

 Эзләнү- тикшеренү өстендә эшләгәндә, укучыларга еш кына иҗади өй эшләре бирәм, яисә дәрескә өстәмә материаллар алып килергә кушам.

Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып төрле модель һәм таблицалар төзергә була.

 Үз-үзеңне тикшерү булдыру. Мин тест формасындагы бирем эшләтәм. Аннан соң укучылар экранга карап үз-үзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр.  Шулай ук информацион технологияләр укытучыга: индивидуаль белем бирү; дифференциаль белем бирү; мультимедия һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү; укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү; үзаллы эшне булдыруда ярдәм итә.

Бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, барлык мәктәпләрдә дә җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел  дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый,чөнки дәреснең төрле этапларында урынлы,уйланылып кулланылган компьютер белән эш укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.

Мәктәпләрдә  балаларны дөрес итеп туган телебездә сөйләшергә  өйрәтү,  аларда татар теленә ,сәнгатенә мәхәббәт уяту бик зур тырышлык  сорый. Татар телен белүнең кирәклеге һәркайда чагылырга тиеш.

                                                     Кулланылган  әдәбият

  1. Матур язу дәресләре. С.Г.Вагыйзов. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1999.
  2. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. Казан”Мәгариф” нәшрияты, 2001.
  3. Сыйфатлы белем бирүдә информацион технологияләр куллану. Казан, 2010.
  4. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. Казан”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар телен укытуда яңа технологияләр куллану

Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр...

Татар телен укытуда заманча технологияләр

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән,техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйл...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Татар әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар.

Татар әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар....