Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле
методическая разработка (9 класс) на тему
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны тормышка ашыру шартларында татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен балаларны татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү төп бурыч булып тора.
Сөйләшергә өйрәтү аралашу ситуацияләре аша алып барылса, без уңай нәтиҗәләргә ирешә алыр идек.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_hm_dbiyatyn_ukytuda_situativ_kunegulrnen_role.docx | 42.78 КБ |
Предварительный просмотр:
«Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле»
Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны тормышка ашыру шартларында татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен балаларны татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү төп бурыч булып тора.
Сөйләшергә өйрәтү аралашу ситуацияләре аша алып барылса, без уңай нәтиҗәләргә ирешә алыр идек.
Кеше өчен аралашу чарасы - сөйләшү.
Аралашу телдән һәм язмача була. Беренче очракта кеше аралашу чарасы буларак сөйләшү һәм тыңлауны, ә икенче очракта язу һәм укуны куллана. Шулай итеп, сөйләшү сөйләм эшчәнлеге буларак аралашуның бер төре булып тора.
Нәрсә соң ул аралашу?
Аралашу ул - тел белән фикереңне белдерү, хәбәр итү һәм әңгәмәдәшеңә тәэсир итү.
Кеше хезмәт күнегүләрен дә, белемне дә аралашу барышында үзләштерә. Шулай ук белем, күнекмәләрне камилләштерү, үстерү дә аралашу аша бара. Аралашу шәхесне теге яки бу сөйләм эшчәнлегенә этәрә.
Сөйләуче һәрвакыт үзенең сөйләме белән ниндидер максатка омтыла.
Е.И.Пассов бу максатларны 5 төргә булә:
1.Хәбәр итү ( сообщение-сөйләү, белдерү, игълан итү)
2.Аңлату ( объяснение-ачыклау, күрсәтү)
3.Хуплау (одобрение- риза булу, раслау, рөхсәт бирү, ярдәм итү)
4.Хупламау (осуждение- тәнкыйтьләү, шелтәләү, кире кагу, ризасызлык белдерү)
5.Ышандыру (убеждение- исбатлау, нигезләү, дәлилләу, рухландыру)
Мисаллар китерик.
1. Хәбәр итү, сөйләү.
Оля, каникул вакытында син нинди кызыклы китаплар укыдың? Шул турыда безгә сөйлә әле.
2 Аңлату.
Сиңа кайсы китап ошады? Ни өчен ошады? шуны аңлат.
3.Мактау, хуплау, киңәш бирү.
Үзеңә ошаган китапны макта. Дустыңа да укырга киңәш бир.
4.Гаепләү,тәнкыйтьләү.
Каникулда бер китап та укымаган өчен, дустыңны тәнкыйтьлә.
5.Ышандыру.
Бу китап кызыклы, аны укырга кирәк. Шуңа дустыңны ышандыр.
Дәрестә сөйләшергә өйрәтү өчен нинди шартлар тудырырга кирәк?
Е.И.Пассов коммуникатив методиканың биш төп принцибын күрсәтә:
1. Дәресләр сөйләм эшчәнлегәнә корылган булырга mueш.
Дәрестә барлык күнегүләр сөйләм характерында булырга тиеш, чөнки сөйләшә, аралаша белү өчен даими сөйләм практикасы кирәк.
2. Индивидуальләштерү.
Бу принцип шәхеснең барлык индивидуаль үзенчәлекләрен белүне һәм исәпкә алуны сорый (укучының характеры, кызыксынулары, тормыш тәҗрибәсе, теләкләре, иптәшләре белән мөнәсәбәтләре һ.б.).
3.Функциональлек.
Һәр сөйләм берәмлеге аралашу вакытында ниндидер сөйләм функциясен үти. Кызганычка каршы, укучыларыбыз сүзләрне, грамматик формаларны әйбәт үзләштерсәләр дә, сөйләмдә куллана алмыйлар. Моның сәбәбе-сөйләшергә өйрәткәндә сөйләм бурычы куймау, функция белән бәйләмәү.
Дәрес вакытында укучының аны функциягә (ягъни сөйләм бурычын үтәүгә: аңлат, сөйлә,ышандыр, макта, тәнкыйтьлә һ.б.) юнәлдерелсә, сөйләм берәмлеге (сүзләр, сүзтезмәләр, фразалар) ихтыярсыз үзләштерелә.
4.Яңалык.
Аралашу вакытында сөйләшүнең темасы, шартлары, максатлары үзгәреп тора. Сөйләүче моны күрә белергә һәм үзенә кирәк булганча кулланырга тиеш.
Яңалык сөйләм ситуацияләренең вариативлыгында да (ниндидер компонентларны аралашу ярдәмендә, мәсәлән, сөйләм бурычын, әңгәмәдәшләрне, аларның санын, үзара мөнәсәбәтләрен, сөйләшү предметын һ.б.) чагыла.
5.Ситуативлык.
Хәзер инде барлык галимнәр дә ситуативлыкның кирәклеген раслыйлар.
Ситуация сөйләшүне оештыруга стимул булып тора.
Ситуация ул- әңгәмәдәшләрнең аңында булган мөнәсәбәтләр системасы, ә аларны чолгап алган предметлар җыелмасы гына түгел. Китап турында урамда, урам хәрәкәте турында китапханәдә дә сөйләшеп була бит.
« Кассада», « Кибеттә» һ.б. ситуацияләрдә аралашучыларның мөнәсәбәтләре төп рольне уйный.
Ситуация укучыларны аралашу өчен кирәк булган шартларга куя, сөйләм активлыгын стимуллаштыру функциясен үти, аралашуга этәрә. Психологлар раславынча, аралашу ситуацияләре аша телгә өйрәткәндә эчке сөйләмнән тышкы сөйләмгә күчеш тизләтелә.
Димәк, ситуацияләр тудырып укыту балаларны реаль тормышка әзерли. Ситуациягә кереп җавап биргәндә, укучы сөйләмне үзе төзи, инициатива күрсәтә, аның фикерләве үсә.
Дәрестә кулланылган ситуацияләрне ике төргә бүлеп карый алабыз.
Табигый ( реаль) һәм ясалма (шартлы) ситуацияләр.
Мәсәлән:
Иптәшеңне яңа укучы белән таныштыр.
Бүген 8 нче март бәйрәме. Кызларны бәйрәм белән котла.
Дустыңның бүген туган көне. Аны котла.
Бу тормышта булган ситуацияләр.
Ясалма ситуацияләрне дә карап китик.
Күз алдына китер: «Классташыңның бүген туган көне», « Бүген җиңү бәйрәме» һ.б.ситуацияләр.
Тәкъдим ителгән ситуацияләргә керү шартлы рәвештә бара.
«Әгәр дә сез», «Күз алдыгызга китерегез әле»,»Әйтик» дигән сүзләр, сүзтезмәләр кулланыла.
Психологик феномен буларак, бу сүзләр күз алдына китерелгән әйберләрнең, вакыйгаларның реаль икәнлегенә ышандыралар. Укучы үзен шушы ситуациядә итеп күз алдына китерә һәм рольгә керә, анда үз фикерен әйтү ихтыяҗы туа.
Сөйләм ситуацияләренә таләпләр:
1.Ситуацияләр укучыга таныш, якын булырга һәм аны кызыксындырырга тиеш. Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, алар тормышы өчен хас, типик ситуацияләр алынырга тиеш.
2.Ситуацияләр укучының фикерләү сәләтен үстерергә, тормыш тәҗрибәсен баетырга тиеш.
3.Укучыларның әзерлеге, сүз байлыгы җитәрлек булуы шарт.
4.Сөйләм бурычы куелырга һәм конкрет булырга тиеш.
МИСАЛЛАР КИТЕРИК:
1.Күз алдыгызга китерегез.
Сез классыгыз белән циркка бардыгыз. Бер иптәшегез, авыру сәбәпле, бара алмады. Аңа циркта күргәннәрегезне сөйләгез.
2.Әйтик, сез каникулдан соң очраштыгыз. Каникулда булган кызык хәлләр турында сөйләгез.
3.Әгәр дә безнең мәктәптә, Г. Тукайның туган көненә багышлап, кургәзмә- конкурс оештырылса, сезнец класс ничек катнаша алыр иде? Әйдәгез, бергәләп уйлыйк. Тәкъдимнәрегезне әйтегез.
4. Әйтик, син китапханәче.
а)Укучыдан нинди китап алырга теләвен сора.
б) Китапханәчеләр семинарында балаларның нинди китапларны яратып укулары турында сөйлә.
5.Түбәндәге ситуацияләрне күз алдына китерегез:
-Тиздән дустыңның туган көне.Аңа нәрсә бүләк итү турында әниең белән киңәш.
-Син кинога барырга телисең.
Кинотеатр кассасына шалтыратып, анда нинди фильм барганын,сәгать ничәдә башланганын сора һәм дустыңа хәбәр ит.
-Дустыңны үзегезгә кунакка чакыр.
ЙОМГАКЛАУ
Алда әйтелгәннәргә нигезләнеп, мондый фикергә киләбез:
дәресләрдә ситуацияләр кулланып укыту- коммуникатив методик принципларның берсе.
Ситуация аралашуга мотив тудыра, сөйләм эшчәнлеген табигый шартларга якынайта, телне аралашу чарасы буларак кулланырга мөмкинлек бирә. Сөйләм ситуациясен куллану, сөйләм бурычын аңлау эчке мотивация тудыра, аңлы сөйләм барлыкка килүгә этәргеч була һәм телнең функциональ өйрәнелүен тәэмин итә.
Шуның белән ситуацияләр коммуникатив юнәлештә укытуның гомуми принципларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Темалар буенча ситуатив күнегүләр.
Гаилә.
1.Сезгә Казаннан кунак кызы килде.Ул сезнең гаиләгез белән кызыксына.
Аны үз гаиләгез,туганнарыгыз белән таныштырыгыз.
2.Сезнең сыйныфка яңа укучы килгән.
Бер-берегез белән танышыгыз,үз гаиләгез турында сөйләгез.
3.Сез яңа фатирга күчтегез.Сезнең дустыгыз фатир котларга килергә тели.
Ул сезгә сезнең урамыгыз,йортыгыз,фатирыгыз турында сораулар бирә.
Аны кыскача таныштырыгыз.
4.Дустыгыз сезгә беренче тапкыр килгән.
Аны фатирыгыз,бүлмәләрегез белән таныштырыгыз.
5.Сезгә шәһәрдән кунак килә.Ул авылда беркайчан да булмаган.
Аңа авылыгыз,бакчагыз,йорт хайваннары турында сөйләгез.
6.Сез авылга кунакка кайттыгыз.
Хуҗага бакча,яшелчә,җиләк-җимеш турында сораулур бирегез.
Минем дустым бар.
1.Как скажете о том,что:
-у вас есть друг;
-вместе вы играете,готовите уроки,ходите в школу;
-летом вы часто ходите с ним в лес;
-всегда помогаете друг другу;
-ваш друг хороший,справедливый,отзывчивый.
2.Предложите другу:
-вместе поиграть;
-готовить уроки;
-идти в школу;
3. Спросите у друга:
-готовил ли он домашнее задание;
-нравится ли ему спорт;
-в какой кружок он ходит;
-помогает ли он своей маме.
4.Диалогка кирәкле репликаларны куй.
А) - ... ?
- Әйе,минем дустым бар.
- Ул ничәнче сыйныфта укый?
- ... ?
Б) - Әйдә,дуслашабыз.
- Мин риза.
- Син кайда торасың (яшисең)?
- ... . Ә син?
- ... . Син ничәнче сыйныфта укыйсың?
- ... . Ә син?
- ... .
В) - Синең дустың бармы?
- ... .
- Сез кайда дуслаштыгыз?
- ... .
- Дустың кайда яши?
- ... .
- Синең дустың нинди?
- ... .
- Ул кайсы мәктәптә укый?
- ... .
Мәктәп һәм белем.
1. Сезнең мәктәпкә Төркиядән кунаклар килгән.
Алар сезнең мәктәбегез һәм аның тормышы белән кызыксына.
Кунакны мәктәбегез,аның тормышы белән таныштырыгыз.
2. Сезнең сыйныфка яңа укучы килгән.
Аңа мәктәбегез турында сөйләгез.
3. Диалогка кирәкле репликаларны өстәп укы.
- ... ?
- Алтынчы сыйныфта.
- Син ничә ел татар теле өйрәнәсең?
- ... .
- ... ?
- Яхшы сөйләшәм,ләкин аз сөйләшәм.
- ... ?
- Әйе,миңа татарча шигырьләр ошый.
4. Как скажете в данных ситуациях?
-сообщите,что первые книги были сделаны из глины.
-пригласите товариша сходить в библиотеку.
-предложите другу почитать книгу о Казани.
-спросите друго,нет ли у него дома книги о Казани.
-сообщите время работы библиотеки.
5. Спросите у Никиты:
- где его дневник;
- какие оценки он получил сегодня;
- записал ли он домашнее задание в дневник;
- показал ли он дневник родителям;
- были ли у него ошибки в контрольной работе.
6. Спросите у друга:
-какой сейчас месяц;
-какой следующий месяц;
-какое сегодня число;
-какой сегодня день недели;
-завтра какое число;
-куда они идут в воскресенье.
7. Сообщите другу о том,что:
- вы сегодня не идете в библиотеку,потому что к вам придут гости;
- вы не берете книгу о собаках,потому что уже её читали;
- вы любите читать книги о животных,но их в библиотеке нет;
- у вас дома есть библиотека,но приключенческих книг нет;
- вы идете в библиотеку вчетвером.
8. Убедите друга в том,что:
- чтение-полезное занятие (шөгыль);
- домашнее задание надо записывать в дневник;
- нельзя забывать дневник.
Без Татарстанда яшибез.
1.Татарстанга Америкадан кунаклар килгән.
Кунакларның Татарстанның шәһәрләре,аларның истәлекле урыннары турында күбрәк беләселәре килә.Аларны шәһәрләр белән таныштырыгыз.
2.Сезгә икенче республикадан кунак килгән.
Сез аның белән Яр Чаллы,аның тарихы турында сөйләшәсез.
3.Сез лагерьга бардыгыз,ә анда дусларыгыз төрле шәһәрләрдән.
Аларга бүгенге Чаллы турында сөйләгез.
4.Сезгә Уфадан иптәшең килгән.
Ул Татарстанның башкаласы,аның истәлекле урыннары белән кызыксына.
Аңа Казан турында сөйлә.
5.Сез Казан дәүләт университетының студенты.
Бу уку йорты турында нәрсәләр сөйләр идегез.
6.Дустыңа Татарстанның символлары турында сөйлә.
7.Әйтик,сездән дустыгыз Казанга ничек,ничә сәгать,нәрсә белән барырга кирәклеген сорый.Сезнең арада нинди сөйләшү булыр?
8. Диалогка кирәкле репликаларны өстәп укы.
- Никита,Татарстанның нинди символлары бар?
- ... .
- Татарстанның флагы нинди төстә?
- ... .
- ... ?
- Гербка ак барс рәсеме ясалган.
- Татарстан гимнының авторы кем?
- ... .
- Татарстанның беренче Президенты кем?
- ... . Ә хәзер кем Президент?
- ... .
9. Диалогка кирәкле репликаларны өстәп укы.
- Син кайда яшисең?
- ... .
- Татарстанда нинди милләтләр яши?
- ... .
- Хәзер Татарстанның Президенты кем?
- ... .
- Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре дип атала?
- ... .
10. Сорауларга җавап бир.
- Татарстан буйлап ничә зур елга ага?
- ... .
- Ул нинди елгалар?
- ... .
11.Схема буенча диалог төзе:
-вопрос
-ответ
-удивление,встречный вопрос
-объяснение,совет
-согласие,благодарность
Тема: мечеть Кул Шариф.
12.Как скажете в следующих ситуациях?
А) Вы собираетесь на Сабантуй.Ваша подруга не хочет идти.
Убедите её в том,что на празднике будет весело.
Б) Из Турции приехали гости.Они не знают,что это за праздник Сабантуй.
Объясните им и расскажите о татарских национальных играх.
Әдәбият һәм сәнгать дөньясында.
1.Как скжете о том,что:
- автором первого татарского балета”Шурале”является Фарид Яруллин;
- автором балета”Су анасы”является Анвар Бакиров;
- в 1937 году была открыта Татарская филармония;
- в 1939 году был открыт Татарский театр оперы и балета;
- Салих Сайдашев –основатель профессиональной татарской музыки;
- Александр Ключарев русской национальности.
2.Скажите другу о том,что:
- классическая музыка успокаивает нервную систему;
- от громкой музыки быстро устает голова;
- концерт начинается 7 марта в 6 часов вечера;
3. Позвоните в справочное бюро и спросите:
- какое представление идет в театре;
- во сколько начинается представление;
- есть ли билеты;
- сколько стоит билет.
4. Позвоните в справочное бюро и попросите:
-оставить вам билеты,сообщите,сколько вас человек и когда вы пойдете.
5. Пригласите друга в Татарский государственный академический театр имени Г.Камала и убедите его посмотреть спектакль “Алтынчәч”.
6.Ситуация буенча диалог төзегез.
- Сине дустың театрга чакыра,ә синең вакытың юк,син театрга барырга теләмисең.
- Сез театрдан кайтканда,спектакль турында фикер алышасыз,артистлар чыгышына бәя бирәсез.
Без спорт яратабыз.
1.Допустим,что:
- вы заболели,сообщите об этом маме;
- вам надо выпить лекарство,попросите у мамы лекарство;
- у вас заболел друг,предложите ему лекарство;
- во время игры упал ваш друг,узнайте,что у него болит;
- у друга болит рука.Как он об этом скажет ;
- вам хочется кататься на лыжах,скажите об этом другу.
2. Диалогка кирәкле репликаларны өстәп укы.
- Саша,кай җирең (нәрсәң) авырта?
- ... .
- Колагың авыртамы?
- ... .
- Аягың авыртамы?
- ... .
- Температураң бармы?
- ... .
3.Как скажешь:
А) если ты научил сестренку :
- ходить босиком по траве;
- делать зарядку;
- заниматься спортом;
- бегать по утрам.
4. Посоветуйте другу:
- бегать по утрам
- умываться холодной водой
- делать зарядку
- заниматься спортом
- ходить босиком по траве
- ходить в спортивный кружок
- не курить сигарету
- правильно питаться
- правильно одеваться.
5. Как скажешь:
- о времени работы спортзала;
- какими видами спорта занимается твой друг;
- любить ли он кататься на лыжах.
6. На соревнованиях ваш друг занял первое место.Похвалите его.
7. Схема буенча диалог төзегез.
А. - тәкъдим итү
- риза булмау
- аңлату
-сорау бирү
-исбатлау
-риза булу.
Б. –киңәш бирү
- риза булмау
- исбатлау
- риза булу,килешү.
Тема: Туган көндә исерткеч эчемлекләр эчү.
8. Сез хастаханәгә табиб янына килдегез.
Табиб сезнең көн режимыгыз белән кызыксына.Аңа шул турыда сөйләгез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»
Укытучы елы-2012 конкурсына үткәрелгән мастер-класс...
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда уен технологиясе
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә, бигрәк тә 5-6 сыйныфларда, уен элементларын куллану отышлы...
Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытуда ярдәмлекләр(дәрес эшкәртмәләре)
Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы, укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.Татар теле танып б...
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсендә ясаган чыгыш. "Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы
Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”....
Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану
Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану...
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу методлар белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлеген...