Главные вкладки
Галиева Айгуль Рашатовна
татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты
Профессия: Учитель татарского языка и литературы
Профессиональные интересы: Распространение и изучение педагогического опыта. Усиление положительной мотивации обучения. Активизация самостоятельности. Активизация познавательной деятельности учащихся
Увлечения: Рукоделие.Чтение книжек. Йога, танцы и фитнес.
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: город Азнакаево
Место работы: МБОУ "СОШ №8 г. Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galieva-aygul-rashatovna“ Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәтүче йолдызым.”
Сайтымның хөрмәтле кунаклары: хезмәттәшләр, укучылар һәм башка ирекле керүчеләр!
Минем сайтыма рәхим итегез! Сезне үземнең сайтымда күрүемә мин бик шатмын. Әлеге сайт үзем һәм педагогик эшчәнлегем турында. Монда ачык дәресләрнең, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре, укучылар иҗаты урын алды. Аерым дәресләргә презентацияләр эшләнде. Хезмәттәшләрем белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам. Үз эшемне бик яратам, яңалыкка омтылам, милләтемә хезмәт итәргә тырышам. Бердәм булыйк! Киңәшләшеп эшлик!
О себе
Туган урыным: Татарстан республикасы Азнакай районы Үчәлле авылы
Белемем: Югары. Яр Чаллы педагогия көллияте (2001) филология бүлеге
Алабуга дәүләт педагогика университеты (2006) филология бүлеге
Эш урыным: Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"- татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стаж: 20 ел
Методик темам: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда милли үзаң формалаштыру, сәләтле балаларны иҗади үстерү.
Минем бурычым : гүзәл холыклы кеше тәрбияләү.
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Фатих Әмирхан "Хәят", Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар", Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"
Мой взгляд на мир
Укытучы хезмәтендә әзер рецептлар кулланылмый. Һәр укытучы иҗади эшли, эзләнә, үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булганнарын сайлый. Чөнки һәр укытучы – үз фәненең патшасы!
Замана да үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Миңа татар теле нәрсәгә дип утырган үзебезнең үк татар баласын кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да бар, бергә-бергә эшләгәндә, компьтер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Шагыйрь юкка гына “Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый карасы” димәгәндер.
Интернетка килгәндә, мин әлеге мәгълүмат чарасын суга батучының коткару чарасы – салам бөртеге белән чагыштырам. Үзем күбрәк китап – журнал яздыру, каләм, дәфтәр тотып, китапханәләрдә эшләү, эзләнү ягында.
Бала күңеле пыяла
Сак бул, берүк буяма!
Зур өметләр, бөеклекләр
Һәрчак булсын юллама.
Татар теле, Тукай теле
Мәктәпләрдә сүнмәсен.
Укучының күңеленә
Белем сере өстәлсен.
Мои достижения
Минем мактауга лаек нәтиҗәләрем:
1.2015- КФУ каршында үткәрелгән 6 нчы халыкара Олимпиадасына катнашучы укучыны әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы сертификаты.
2.“Укучыларны укуга тарту һәм китапханәдә үткәрелгән төрле чараларда катнашу, оештыру буенча нәтиҗәле хезмәт куйган өчен” Азнакай үзәкләштерелгән китапханәсенең рәхмәт хаты.
3.2016-2017 нче уку елында Республикакүләм олимпиадасының муниципаль этабының җиңүчесен һәм призерын әзерләгән өчен Азнакай Мәгариф идарәсенең Дипломы.
4.2017 нче елның апрелендә үткәрелгән Республикакүләм атар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасында 2нче урын яулаган өчен Дипломнарым бар.
5. Шулай ук “Татар теле” һәм “Татар әдәбияты” фәне буенча һөнәри тестлаштыру үттем, нәтиҗәсе 92 балл булды.
6. Бөтенроссия конкурсы “Ел укытусычы- 2017”дә катнаштым һәм "Азнакай шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең Лауреат Дипломы белән бүләкләндем.
7. 2017 нче елның апрелендә үткәрелгән Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасында 2нче урын яуладым.
8. 2017- Педагог Ризаэддин Фәхреддингә багышланган XIV республикакүләм педагогик укуларда катнашып Финалист Дипломына лаек булдым.
9. 2016- Алабуга дәүләт педагогика институтында үткәрелгән VI халыкара Мәхмүтов укуларында катнашып, мастер- класс күрсәттем.
10. 2016- “Мәгариф” журналының ачык программасы буенча үткәрелгән түгәрәк өстәлдә мастер- класс.
11. 2017- татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Актанышта үткән төбәкара семинарында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте» темасына чыгыш ясадым.
12. Бөтенроссия “Ел укытусычы- 2018”конкурсының зона туры катнашучысы.
Шулай ук үзем дә читтә калмадым, район, республика, ил күләмендә төрле бәйгеләрдә үземне күрсәттем, курсларда булып, белемнәремне үстердем, семинарларда чыгыш ясадым, район гәзитендә мәкалә язып чыгардым. Калган публикацияләрем:
Минем укучыларым төрле бәйгеләрдә катнашып югары нәтиҗәләргә ирешә:
1. 2017 нче ел – “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар конкурсында –Хөсәинова Инзилә Гран –Прига лаек булды.
2. 2016 нчы ел- Әлмәт дәүләт муниципаль институт үткәргән “Г. Тукай иҗаты буенча иң яхшы фәнни- тикшеренү эше” конкурсында– Гарипова Э.- 3 нче урын.
3. 2016-2017 нче уку елында Республикакүләм олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче һәм призер- Хөсәинова Инзилә.
4. 2017 нче ел- Әлмәт дәүләт муниципаль институт үткәргән К. Булатова исемендәге премияне бирү конкурсының “Матур әдәбият” номинациясендә лауреат- Хөсәинова Инзилә.
5. 2017 нче ел- 19нчы Халыкара “Иксез- чиксез балачак” фестивалендә- муниципаль, республика этабы- 1 урын, зона этабы- 2 урын.
Моё портфолио
Электрон файлларны авторлык хокукларын саклап куллануыгызны сорыйм)
Гугл формалар ярдәмендә эшләгән тестларыма сылтама:
1. <iframe src="https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSevPHUAHx... width="640" height="3492" frameborder="0" marginheight="0" marginwidth="0">Загрузка…</iframe> - татар теле (татар төркемнәре өчен) - 5 нче сыйныф
2. <iframe src="https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSf3KXE8Lw... width="640" height="2175" frameborder="0" marginheight="0" marginwidth="0">Загрузка…</iframe> -Ф. Яруллин "Зәңгәр күлдә Ай коена" әкиятенең сюжетын аңлау дәрәҗәсен тикшерү
3. <iframe src="https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdWlB3SEl... width="640" height="1745" frameborder="0" marginheight="0" marginwidth="0">Загрузка…</iframe> - Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатына буенча тест
4. <iframe src="https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdjy7ROjo... width="640" height="1634" frameborder="0" marginheight="0" marginwidth="0">Загрузка…</iframe> Фигыль - рус төркеменең 5 нче сыйныфы өчен
5. <iframe src="https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSevosp0T6... width="640" height="3182" frameborder="0" marginheight="0" marginwidth="0">Загрузка…</iframe> - Исем- кабатлау
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты