Һәркем күңелендә яшәүче Акчарлак
материал на тему
Р.Бахның “Джонатан Ливингстон исемле акчарлак” мәсәле буенча эссе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
esse_20.docx | 18.73 КБ |
Предварительный просмотр:
71 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе
Усманова Ильгия Ильдусовна
“Һәркем күңелендә яшәүче Акчарлак”
Һәр кар бөртеге уникаль булган кебек, Җир йөзендә һәр кеше үзенчәлекле: аң-белем, холык-фигыленнән башлап, төс-кыяфәтенә кадәр. Кемдер гомер буе үз юлын эзли, ә кемдер инде аны табып, шул юлдан үз-үзен камилләштерә; кемдер төрле уку йортларында алган бар белгән-өйрәнгәннәренә риза, ә кемдер гомер буе аң-белемгә омтыла; кемдер гомер буе үзен төрле һөнәрләрдә сынап карый, ә кемдер үз һөнәрен бер өлкәдә генә таба... санап китсәң, мисаллар күп булыр иде.
Мин кешеләрне Р.Бахның “Джонатан Ливингстон исемле акчарлак” мәсәле белән чагыштырыр идем. Әсәрдә Джонатан исемле акчарлак, меңләгән еллар буе, буыннан-буынга күчкән кануннарны боза. Ул табигать куйган закончалыкларга буйсынмый, барлык акчарлакларның да Җирдәге вазыйфасы – тамак туйдырыр өчен генә очу түгел, ә тормышта үз-үзеңне табу, сораулар куя белү, аңа җавап эзләү, дип уйлы й. Аның бу фикерләрен төркем кабул итми, төркем генә түгел, әти-әнисе дә аннан көлә, нәтиҗәдә, аны мыскыллы рәвештә “көтүдән” куалар. Ләкин ул ялгыз калмый. Дөресрәге, ул үзен ялгыз тоймый. Аның үз алдына куйган максатлары була: ул – тамак туйдырыр өчен генә очарга түгел, ә очу процессының үзенчәлекләрен өйрәнергә тели. Ул көн дә башка акчарлаклар булдыра алмаган күнегүләр ясый, күптөрле очу күнекмләрен үзе уйлап чыгара, үз-үзе өстендә эшли. Аның тырышлыклары бушка китми, соңгы чиктә ул камил очарга, аң көче белән генә бер урыннан икенче урынга күчәргә өйрәнә. Белемнәре камилләшкәч, ул үзе ише, кызыксынучан-эзләнүчән акчарлакларны, очу күнекмәләренә өйрәтә.
Акчарлакның дөнья әдәбиятында һәм мифологиясендә дистәдән артык символикасы билгеле. Ә инде иң киң таралганы, мөгаен, Акчарлак образында - очыш, ирек һәм тормышның бербөтен булып символлашуындадыр.
Ислам динендә дә, адәм баласы гомере буе белемгә омтылырга тиеш, ди. Чыннан да, кеше кызыксынса, үз-үзенә сораулар куя белсә, ул үзе дә сизмәстән, белемгә, яңа үрләргә омтыла. Һәр нәтиҗәнең башы –кызыксынудан башлана. Бу кызыксыну, эзләнү фикерләү дәрәҗәсен үстерә, нәтиҗәдә тормыш-яшәешкә дә йогынты ясамый калмый.
Бу “эзләнүчән акчарлак” һәрберебезнең күңелендә яши. Без яшәешебезнең һәр өлкәсендә камиллеккә омтылабыз. Бу – үзенә күрә бер “очыш” дисәк тә ялгыш булмас. Әгәр үз алдыбызга максат куйсак, тәнебез “бер канат очыннан алып, икенче канат чына кадәр”, безнең очракта “баштанаяк” шул фикернең формадагы чагылышын, ягъни максатка омтылышны тәшкил итәргә тиешбез. Бары шул вакытта гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Гади генә мисал: тиздән олимпиада. Барлык катнашучы спортчылар бүгенгесе көндә көнне-төнне белми тренировкалар белән мәшгуль. Алар табигать куйган кануннар белән генә килешми, көн саен төрле рекордлар куялар. Яңа юнәлешләр, яңа күнегүләр һәм, әлбәттә, үз-үзең өстендә эшләү: курку, дулкынлану, авырту кебек табигый хисләрне җиңеп чыгу – төп таләпләр булып тора. Нәтиҗәләргә ирешер өчен күп кенә тир түгәргә кирәк. Чөнки “канатлар очканда ныгый”.
Шәхсән, үземнең очракка килсәм, мин моны менә болай аңлатыр идем: мин укытучы. Эш тәҗрибәм аз булуына карамастан, кайсы якка әһәмият бирергә икәнне, нинди өлкәдә күнекмәләремне ныгытырга кирәк булуын, кайсы төшенчәләр өстендә күбрәк эшләргә кирәк булуы турында чамалыйм. Минем һәр дәрес башында куйган максатларым бар. Минем барлык торышым, үз-үземне тотышым, әйткән сүзләрем, эш-хәрәкәтем, шул максатка юнәлдерелгән булырга тиеш. Дәрес ахырындагы нәтиҗәнең 90%-ы минем әзерлегемә, хезмәтемне башкару рәвешенә бәйле.
Һәркем үз тарихын, үткәннәрен онытмаска, ләкин шул ук вакытта замана белән бергә атларга тиеш. Бу бөтен һөнәр кешесенә, ата-анага, балаларга – барыбызга да кагыла. Мәсәлән, заманча технологияләрнең алга китеше. Бу - бер яктан уңай, чөнки яшәү шартлары җайлашты. Ләкин, икенче, тискәре дә йогынты ясамый калмады. Кеше әкренләп бу заманның “колларына” әверелә. Ягъни, кәрәзле телефоннар, компьютер һ.б. шундый заманча техникасыз без бер көн тора алмыйбыз.
Әмма, без югарыда әйтеп үткәнчә, “һәркем күңелендә акчарлак яши”. Ә Акчарлак –ул ирек дигән сүз. Кеше бу “иреккә” ничек ирешә соң? Дигән сорау туарга мөмкин. “Ирек” сүзенең, башка теләсә нинди фәлсәфи төшенчәнеке кебек, төгәл билгеләмәсе юк. Әлбәттә, без хәзер тоткыннар турында әйтмибез. Һәр кеше өчен ул төшенчә, үзенчә күз алдына килә. Ирекнең дә үзебезнең аң, тәрбия куйган кысалары бар. Чөнки, һәркем “мин ирекле” дип теләсә ни кыланып йөрсә, җирдә хаос барлыкка килер иде. Минемчә, ирекле шул кеше: кем үз туган җирен, якыннарын ярата, хөрмәт итә, яраткан хезмәтен башкара, җәмгыятькә теләп файда китерә, һәм шул ук вакытта үзен “кол” итеп санамый. Җәмгыятьтә үз урыныңны табу, эчке дөньяның ярашлыгын тою – менә нәрсә ул ирек.
Минем уйлавымча, әгәр кеше укытучылык һөнәрен сайлады икән, димәк, ул хезмәтен яратып башкара. Башкача була да алмый. Чөнки, материаль ихтыяҗларны гына кәнагатьләндерер өчен, бу күпгасырлардан бүгенге көнгә килеп җиткән һөнәрне башкару мөмкин түгел, аның уңай нәтиҗәсе, файдасы булмый. Укытучы – ул иҗат кешесе, хыялый, сизгер күңелле. Ул ирекле, көн саен яңалыкка, яңа белемнәргә, үз-үзен камилләштерергә омтыла. Ул укучыларыннан да шуны таләп итә.
Шәхсән, укучылар белән күбрәк аралашкан саен, без шуны аңлыйбыз: балаларның күбесенең телендә интернет, социаль челтәр атамалары. Алар кая гына барсалар, нинди кичерешләр тойсалар, нәрсә генә ашасалар да, моны интернеттан, шәхси сәхифәләреннән күрергә мөмкин. Боларның барысын күздә тотып, мин күптән түгел генә, билгеле бер социаль челтәр сайтында, үзебезнең түгәрәк утырышларына багышланган төркем ачып җибәрдем. Анда татар теленнән таблицалар,кагыйдәләр белән беррәттән, утырыш-дәресләр, музей-дәресләрдән фотографияләр кертелде. Шуның нәтиҗәсендә, төркемгә көненә берничә тапкыр кереп чыгуларын мин шатланып күзәтеп торам.
Һәм, ниһаять, акчарлак - тормыш символы. Бу гади көнкүреш кенә түгел, ә камил, җитеш тормыш дигән сүз. Эшләгән, тир түккән беркайчан юкка чыкмый. Әгәр без бер урында тик кенә утырсак, тормыш безне урап узачак, ә инде хәрәкәтләнсәк, кызыксынсак, алга омтылсак, без ул тормышның бер өлешен тәшкил итәчәкбез. Ягъни тормышыбыз үз кулыбызда булуын онытмаска кирәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык"
Укучыларда китап укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк тәрбия сәгате....
Г.Тукай - халык күңелендә кабынган сүнмәс йолдыз
Бу дәрес рус мәктәбендә укучы 7сыйныфта укучы татар балаларына үткәрелде. Укучыларда бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен һәрберсенә бөек язучыбыз Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча интернеттан материал т...
Эссе. “Һәрбер кеше күңелендә яшәүче акчарлак”
Кеше барыбер кошлар нәселеннән Төшләремдә очам кош булып... С.Сөләйманованың шушы шигырь юллары белән иҗади эшемне башлавым очраклы гына түгел, чөнки кешелек дөньясына һәрвакыт алга, югарыга омт...
Һәрберебез күңелендә яшәүче акчарлак (эссе)
"Ел укытучысы -2014" конкурсына язылган эссе...
Башҡортостандың халыҡ шағиры Мәжит Ғафуриҙың юбилейына арналған әҙәби-музыкаль композиция «Халҡың күңелендә ҡалдың мәңгегә»
М. Ғафуриҙың тормош һәм ижад юлы менән таныштырыу....
Күңелемдәге акчарлак
эссе...
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...