"Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык"
классный час (8 класс) на тему

Хайруллина Гульнар Илшатовна

Укучыларда китап укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк тәрбия сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ach.tr_.s..docx30.55 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык.

Дәреснең максаты:

Укучыларга китап укуның кызыклы, файдалы һәм кирәкле шөгыль булуын җиткерү.

Бурычлар:

-Китап укуга карата булган уңай фикерләрне аңлату;

-Китап уку кагыйдәләре белән таныштыру;

Китап укуга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: проектр, презентация, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы:

1 слайд: тема белән таныштыру.

Эпиграфны уку:   Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге - китап.

2,3 слайдлар: дәреснең максатын һәм бурычларын әйтү, планы белән таныштыру: Күтәрелгән проблеманың актуальлеге һәм мөһимлеге.

                         Китапларның барлыкка килү тарихы.

                         Социологик сораштырулар.

                         Проблемаларны чишү юллары.

                         Көтелгән нәтиҗәләр.

Укытучы сүзе: Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, китап- ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның могҗизасы, дияр идем. Әлбәттә, укый белгән кеше өчен. Хәзер безнең илебездә укый белмәгән кеше юктыр.

       Укучыларның әдәби әсәрне аз укуы, шуның нәтиҗәсе буларак, сөйләм һәм фикерләү сәләтенең түбәнәя баруы, сүзлек байлыгының ярлы булуы безне, укытучыларны, бик нык борчый.  Ә шулай да ничек итеп китапка, телгә кызыксыну уятырга соң? Минемчә, бүгенге тәрбия дәресе әлеге мәсьәләне берникадәр хәл итәргә булышыр.

      Уку безнең сөйләм телебезне үстерү, баету өчен иң мөһим әйбер. Һәм безнең бурычыбыз-укуны кешелеккә таныту!      

      Бала күңеле кече яшьтән үк китапка тартыла. Матурлыкка, камиллеккә, сәнгатькә омтылуны табигать үзе салган, күрәсең. Якыннарын ул: “Китап укы, әкият сөйлә", - дип аптыратып бетерә. Әмма, ни гаҗәп, үзе хәреф таный, укый белә башлагач, бу омтылыш кими. Иң кызганычы шунда: башлангыч сыйныф ахырында укучы матур әдәбияттан читләшә башлый, мәктәпне тәмамлап чыкканда китап сөючеләр бармак белән генә санарлык кала.

      Әйдәгез, татар китабының кайчан, ничек барлыкка килүенә күз салып китик әле.  Татар халкы нинди язулар кулланган соң?  Кем әйтә? (Гарәп, латин, кириллица)

Укучы чыгышы:   Татарларда гарәп язуының 1000 еллык тарихы бар. Ә латин графикасы уңайлы булса да 10 гына ел гамәлдә йөреп калган. Алардан алда язу туу белән үк кулъязма китаплар килгән.  Ә язу- белемнәрне телдән сөйләп кенә икенче кешегә җиткереп бетерү мөмкин булмый башлагач туган.

    Болгар татарларының  язулары V-VI гасырлардан ук килә. Безнең халыкка кулъязма китаплар бик күптәннән киң таралган. Ә безнең көннәргә кадәр сакланып калуы ягыннан беренче әсәр итеп Кол Галинең “Кыйсаи Йосыф” поэмасын күрсәтәбез.

    Кулдан күчереп кенә кешеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкин булмагач, кешелек дөньясы уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе - язма, басма сүз барлыкка килгән. Беренче басма китап XI йөздә Кытайда дөнья күрә. Гарәп шрифты белән язылган беренче татарча китап 1612 елда Лейпциг шәһәрендә басылып чыга.

    Ә Россиядә беренче татар китабы 1722 елда Петр I нең Иранга походы чорында басыла. Петр патшаның 100 меңнән артык кешеле гаскәренең 50 меңләбе татар була. Шул ук гаскәр Кавказдагы татар телен аңлаучы халыклар  җире аша үткәндә, сугышның максатын аңлашу өчен  Петр I  “Манифест” ны татар телендә дә тәрҗемә иттерә һәм бастырып чыгара.

    Бу вакыйга 1722 елның 15 июлендә була . Ә татарча китап баса торган әлеге типография Астрахань шәһәре янында көймәгә урнаштырылган була . Әнә шунда басылган брошюраны Россиядә чыккан беренче татар китабы дибез. Россиядәге төрки халыклар арасында – беренче, дөньяда яисә төрекләрдән кала икенче булып татарлар китап бастыра башлый.

    Укытучы сүзе:  Китап ул - бүгенге яшәешебез, киләчәгебез дә, ягъни шул ук ”Әлифба”, “Туган тел”, дәреслекләр, сүзлекләр, рәсемле басмалар, күңелне моңландыра,  сафландыра  торган шигырьләр, җырлар, бәет-мөнәҗәтләр. Китап ул - дога да, изге сүз дә... Менә шуларсыз калып карыйк әле?.. Андый мескен хәлдә калырга язмасын!  Китапсыз,  язусыз яшәргә дучар халык - иң түбән халыктыр ул, минемчә.

       Татар халкы гомер - гомергә укымышлылыгы, гыйлемле булуы белән дан тоткан. Әгәр шулай булмаса, моннан 800 ел элек язылган “Йосыф вә Зөләйха” кыйссасын кулдан- кулга күчереп язарлар иде микән? Әгәр шулай булмаса, Габдулла Тукай Казанга кайткач, гомеренең соңгы елларында аның китаплары 30 тапкыр басылып чыкмас иде. Казанда инде өч гасыр дәвамында елның –елында йөзләрчә исемдә китаплар басыла. Әгәр укучысы булмаса, алар чыкмас иде.

     Бүгенге көндә безнең мәктәптә хәлләр ничегрәк тора соң?

4 слайд:  8 сыйныф укучылары мәктәп укучылары арасында социологик сораштырулар алып бардылар. Укучыларга 4 сорау бирелде:

  1.  Син китап укырга яратасыңмы?
  2. Сезнең өйдә китап укыйлармы?
  3. Уку өчен китап сатып аласызмы?
  4. Китапханәгә йөрисеңме?

Укучы чыгышы:  5 слайд: Нәтиҗә

     Башлангыч сыйныф укучыларының, урта һәм өлкән сыйныф укучыларына караганда, китапларны яратып укуы аңлашылды. Авылда эш күп булуга карамастан, өйдә китап укучы гаиләләр булуы да шатлыклы күренеш. Китапларны сатып алучы бары берничә генә гаилә бар икән. Китапханәгә дә башлангыч сыйныф укучыларының күбрәк йөрүе ачыкланды.        

     Сораштырудан күренгәнчә башлангыч сыйныфларда бала бик теләп китап укый, ә үсә төшкәч бу теләк югала.

Укытучы сүзе:

  1. Укучылар, сезгә шундый соравым бар: ни өчен үсә барган саен уку теләге югала? (Җаваплар тыңлана)

6 слайд: Яңа Кәшер урта мәктәбе һәм авыл китапханәләреннән китап укучылар турында мәгълүматләр дә тупладык.  

Укучы чыгышы:

Укытучы сүзе: 7 слайд : Бик аяныч саннар... Мәктәбебездә, авылыбызда нинди бай китапханәләр була торып, анда йөрүче укучылар бик аз.

     Татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин дә безгә китаплар белән дус булырга, алардан аерылмаска киңәш итә. “Гүзәл китаплар — гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурлан дыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылла рын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз! Китап уку  кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер”.

    Китап турында әдипләребезнең дә бик күп шигырьләре бар. Сез 6 сыйныфта Сәгыйть Рәмиевның “Уку” шигыре белән танышкан идегез, әйдәгез шуны искә төшереп китик әле.

Укучылар чыгышы: 8 слайд:

  1. Сәгыйть Рәмиев “Уку”.
  2. М.Гафури “Балалар һәм китап”.
  3. Г.Тукай “Китап” шигырьләре яттан укыла.

      Укытучы сүзе: Китап турында башка күренекле кешеләрнең фикерләре, мәкаль- әйтемнәре бик күп. Сез шулардан кайсыларын беләсез? Кем әйтә?

Укучылар чыгышы:

“Китап – минем өчен могҗиза ул”  М.Горький.

“Китап – галим, телсез мөгаллим” Татар халык мәкале.

“Китап каршында бар нәрсә дә тоныкланып кала” А.П.Чехов.

“Китап – бакча ул, ә андагы язулар – шул бакчаның гөлләре” Каюм Насыйри.

Укытучы сүзе:

  1. Ни өчен кешеләр китап укыйлар, ул нәрсә бирә?
  2. Китапларны ничек сайларга? (яшеңә, белем дәрәҗәңә карап)
  3. Классик әдәбият нинди ул? (Үрнәк булырлык атаклы, киң танылган язучылар иҗаты )
  4. Рус һәм татар әдәбиятының классик язучыларын әйтегез. (Пушкин, Гоголь, Лермонтов, Тургенев, Некрасов, Тукай, Исхакый, Ибраһимов, Әмирхан,Такташ, Җәлил һ.б. ) (Җаваплар тыңлана)

    Хәзер язучы Гомәр ага Бәшировның китап турындагы фикерен тыңлап карыйк: “Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын белмисең әле. Беренче битен укыдың, 2 нчесен, 10 нчысын, 100 нчесен. Син үзеңне ниндидер бер бүтән, таныш түгел мохиттә итеп сизә башладың. Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, шатланып көлдең, моңландың, уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың иде. 400 нче, меңенче, унмеңенче битләр һәм син сәйлән чәчәк кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен очкыч таптың. Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.”

    Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта. Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев,  Роберт Миңнуллин, Рәзил Вәлиев иҗатын өйрәнеп үскән кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булып үсмәс, минемчә.

   Китап бит , гомумән, әдәплелеккә, әти-әнине хөрмәт итәргә, Туган илне яратырга өйрәтә.

    Дөрес, күпләр инде үзләренә кирәк материалны компьютердан гына укыйдыр. Ә кулыңа китап алып уку- үзе бер рәхәт бит ул. Китап укып бетергәннән соң да әле китапның калынлыгына карап, “моны мин укыдым микәнни?”дип шаккатып утырасың. Компьютер кебек зыянлы да түгел ул. Минем  компьютер кирәксез әйбер  диясем килми, бары чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Китапларны онытмыйк, алар бит безнең өчен язылган.

     (Китап күргәзмәсе белән таныштыру, китаплар тәкъдим итү)

Дәрескә нәтиҗә ясау: 9 слайд:

 -Китап укучылар конференциясенә Нәсих Таҗинең “Соңгы фронтовик” повестен укып килергә;

-Ул әсәрнең кирәклеген, мөһимлеген аңлата белү;

-Китапханәләргә барып язылу, даими йөрү;

-Уку тизлеген арттыру буенча эшләү;

-Гаиләдә китап укуны оештыру.

     Китап-белем чишмәсе, диләр. Укырга яраткан һәм укыганыннан акыл ала белгән кешене китап акны карадан аера белергә, тормышта югалып калмаска, хаталар ясамаска өйрәтә. Бу бигрәк тә сезгә, укучылар, яшь буынга кирәк.

Татарстан Республикасы

Әлмәт муниципаль районы

 Яңа Кәшер урта гомумбелем бирү мәктәбе

Тема: Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык.

(Тәрбия сәгате)

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәйруллина Гөлнар Илшат кызы

2012нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Г.Тукай - халык күңелендә кабынган сүнмәс йолдыз

Бу дәрес рус мәктәбендә укучы 7сыйныфта укучы татар балаларына үткәрелде. Укучыларда бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен һәрберсенә бөек язучыбыз Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча интернеттан материал т...

Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. М.Җәлилгэ багышланган кичә

БуранКүз ачкысыз каты буран чыкты,Юл табалмый атлар туктады.Кар пәрдәсе аша күренеп калаЕрак түгел авыл утлары....

Эссе. “Һәрбер кеше күңелендә яшәүче акчарлак”

Кеше барыбер кошлар нәселеннән Төшләремдә очам кош булып... С.Сөләйманованың шушы шигырь юллары белән иҗади эшемне башлавым очраклы гына түгел, чөнки кешелек дөньясына һәрвакыт алга, югарыга омт...

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...

Һәрберебез күңелендә яшәүче акчарлак (эссе)

"Ел укытучысы -2014" конкурсына язылган эссе...