Эссе. “Һәрбер кеше күңелендә яшәүче акчарлак”
статья по теме
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
esse.chayka_zhivushchaya_v_kazhdom_iz_nas.docx | 18.71 КБ |
Предварительный просмотр:
“Һәрбер кеше күңелендә яшәүче акчарлак”
(“ Чайка, живущая в каждом из нас”)
Ричард Бах
Кеше барыбер кошлар нәселеннән
Төшләремдә очам кош булып...
С.Сөләйманованың шушы шигырь юллары белән иҗади эшемне башлавым очраклы гына түгел, чөнки кешелек дөньясына һәрвакыт алга, югарыга омтылу хас. Ә тормышта гел алга омтылып, ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, алга, үсеш юлыннан бару өчен нинди булырга һәм нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Бу сораулар мәктәп бусагасын атлап кергән һәм язмышын балалар белән бәйләгән һәрбер кешене борчыйдыр.
Кеше якты дөньяга туа, аң керә башлагач ук нәрсәдер турында хыяллана, үз алдына максатлар куя, югарыга омтыла. Ричард Бахның “Чайка по имени Джонатан Ливингстон” китабын мисалга алыйк. Китап җиңел укыла, фәлсәфи могҗизаларга бай. Бу китап та башка китаплар кебек: “Без кемнәр?”, “Без бу якты дөньяга ни өчен кигәнбез?”, “Без кая барабыз?” дигән сорауларга җавап бирә. Гыйбрәтле хикәядә сүз яхшылык һәм яманлык, ирек һәм эчке күңел колы турында бара. Хикәядә Джонатан исемле акчарлакның язмышы сурәтләнә. Ул, башкалар кебек очарга гына өйрәнеп калмый, ә бу тормышта яшәргә омтыла. Ул үзенчә талантлы. Тирә-юньдәге нәфрәт уята торганнардан, авырлыклардан курыкмыйча, үз хыялына тугры кала. Бу китапны укып чыккач, мең төрле сорау туа. Без дә үзебезнең мөмкинлекләребезнең чигенә чыгарга куркучы, шушы акчарлаклар түгел микән?.. Без ни өчен башкалар кебек эшләмәүдән куркабыз?.. Куйган максатларыбызның мөһимлеген тикшерү өчен, очраган каршылыклар аша, язмыш безне сыный түгелме? Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен, безнең алдыбызда яңа мөмкинлекләр ачыла. Ләкин язмышына үзгәрешләр кертүдән, мөмкинлекләрдән куркып, кайбер кешеләр үзләрен чиклиләр, алар күбрәкне булдыра алуларына ышанмыйлар.
Р.Бахның әлеге әсәреннән алынган “Һәрбер кеше күңелендә яшәүче акчарлак” дигән канатлы сүзләре белән мин тулысынча килешәм. Автор фикеренчә, кошлар үлми, алар һәр адымы белән камиллеккә якыная, югарыга бик югарыга - һавага күтәрелә. Автор акчарлаклар образы аша кошның төрле модификацияләре канат булып кешегә дуслар, яраткан кеше, ышаныч-өмет хезмәт итә ала дигән нәтиҗәне ассызыклый.
Очу – омтылу - ул синең алдыңда күп мөмкинлекләр ачылу. Укытучы һөнәре өчен югарыга омтылу теләге ул эзләнүләрдән, үз өстендә эшләүдән, куйган максатларга ирешүдән гыйбарәт. Әгәр укытучы үз алдына шундый максатлар куймаса, беркайчан да балалар мәхәббәтен яулый алмый. Чөнки укучылар бары тик белемле, аңлаучан, педагогика һәм психология фәннәрен яхшы белүче укытучыга тартыла. Шуңа күрә мин вакытымны әрәмгә уздырмыйча, күп нәрсәгә өйрәнергә тырышам. Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Укыткан фәнемә, туган телебезгә карата мәхәббәтне туган телдә түгәрәк алып бару аша башкарам. “Каләм осталары” түгәрәгенә укучылар рәхәтләнеп йөриләр. Түгәрәккә йөрүче кызлар һәм егетләр татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү белән бергә, сәнгать дөньясында (җыр, театр, сөйләү) танылган шәхесләр тормышы белән таныша. Татарстан республикасының мәдәният учакларына “сәяхәт” ясый, уй-фикерләре белән уртаклаша. Сыйныфтан тыш чаралар, әдәби-музыкаль кичәләр уздырганда әсәрләрдән балаларда әдәплелек: үз-үзеңне тота белү, намуслы, гадел, инсафлы, өлкәннәргә ихтирамлы булуны тәрбияли алырдай өзекләр алырга тырышам. Эшемнең нәтиҗәсе булуын укучыларның әти-әниләре әйткән рәхмәт сүзләреннән аңлыйм.
Бер акыл иясе: “Әгәр дә син һәр көнне, һәр сәгатьтә белемеңне өстәмәсәң, үзең өчен ниндидер яңалык тапмасаң, ниндидер уңышка ирешергә тырышмасаң, үзеңне бәхетсез дип уйла”, - дигән. Белем - менә нәрсә кирәк адәм баласына гомере буе.
Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында укытучы торганлыгын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә.
Иҗат эшемдә әлеге авторның әсәре белән беррәттән татар әдәбиятында алга ышанычлар баглап, омтылып яшәргә әйдәүчеләрнең берсе булган шагыйрь, язучы, драматург Фәнис Яруллинны куяр идем. Тормыш сынаулары алдында көчле рухлы булып калган шәхес бит ул. Ул да нәкъ һавадагы акчарлак кебек.
Ф.Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән әсәреннән алынган мондый юллар белән иҗат эшемне йомгаклыйм: "...Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да, җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. .."
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".
укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәлә...
Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше
Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...
Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше
Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...
Һәрберебез күңелендә яшәүче акчарлак (эссе)
"Ел укытучысы -2014" конкурсына язылган эссе...
Җирдә тудырылган һәрбер китап, бер могҗиза кебек укылсын!
Язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов белән булган очрашуның эшкәртмәсе....
“Һәрбер кеше җирдә бала булган”
«Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү – заман таләбе» темасына багышлап уздырылган әти-әниләр конференциясендә чыгышы....
Һәркем күңелендә яшәүче Акчарлак
Р.Бахның “Джонатан Ливингстон исемле акчарлак” мәсәле буенча эссе...