Г.Тукай - халык күңелендә кабынган сүнмәс йолдыз
методическая разработка (7 класс) по теме
Бу дәрес рус мәктәбендә укучы 7сыйныфта укучы татар балаларына үткәрелде. Укучыларда бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен һәрберсенә бөек язучыбыз Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча интернеттан материал табарга бирелде. Укучылар бик теләп бу биремне үтәделәр. Мондый иҗади дәресләр дә кирәктер дип уйлыйм.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.tukay-_halyk_kunelend_kabyngan_sunms_yoldyz.1.docx | 23.03 КБ |
Предварительный просмотр:
ТР Балтач муниципаль районы Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе
Тема: “ Габдулла Тукай – халык күңелендә кабынган сүнмәс йолдыз”. рус мәктәбенең татар төркемнәрендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Гадения Газизҗан кызының татар әдәбиятыннан ачык дәресе. 2011нче уку елы. Максат: бөек язучы турында белгәннәрне искә төшерү,бирелгән план буенча эшләү,язучының биографиясен тирәнтен өйрәнү,татар милләтенә мәхәббәт уяту. Тип: дәрес- экскурсия. Җиһазлау: язучы портреты,карта-схемалар, фотолар,шагыйрьнең китаплары. Дәрес барышы: I.Актуальләштерү. 1.Оештыру өлеше. 2.Кроссворд чишү. - Кайсы бөек шагыйрьнең исеме килеп чыкты? - Г.Тукай турында ниләр беләсез? (төркемнәрдә җавап бирү). II. Яңа төшенчәләр һәм эш алымнары формалаштыру. 1.Укытучы сүзе. Яздан аерып булмый Тукайны! Язда килгән,язда ул янган. Язы,киләчәге барлар ничек китсен, Ничек югалсын дөньядан?! - Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай дөньяда нибары 27ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән.Шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.Бүген дә аның иҗатының әһәмияте кимеми..Бу шәхеснең олылыгы елдан-ел үсә. Кем әйтер икән, быел аңа ничә яшьбулыр иде? -125 яшь. - Әйе,дөрес.Гасырлар буена хезмәт итәрлек иҗат тудыру өчен, табигать тарафыннан бирелгән шагыйрьлек сәләтенә ия булырга кирәк. Габдуллага бу сыйфат юмарт бирелгән була.Ләкин талантны җәелдереп җибәрер өчен тиешле шартлар,мөмкинлекләр булырга тиеш. Ә боларны без шагыйрьнең тормыш юлыннан ,иҗатыннан эзлик. Олы җанлы,зур талантлы шагыйрь буш җирлектә генә тумаган.Без хәзер сезнең белән бирелгән план ярдәмендә Г.Тукай тормышы эзләре буенча сәяхәткә чыгабыз. (Өйгә эшкә һәрбер укучыга бирелгән темалар буенча интернеттан материал табып килергә иде, һәрберсе шулар ны сөйли). 2. Экскурсия маршруты тактага язылган:
1нче укучы: Үлмәс шагыйрьнең туган ягы- инешле,чокырлы,урманлы Казан арты.Монда зур сулар да,зур болыннар да,биек таулар да,кыялар да юк. Казан артының төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, Су анасы яши торган буаларында,челтерәп аккан чишмәләрендә.Әлбәттә,данлы шәхесләрендә. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886нчы елның 26нчы апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Тукай дөньга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч,әтисе үлеп китә. Әнисе Мәмдүдәне Сасна мулласына кияүгә бирәләр.Ә бәләкәй Габдулла вакытлыча Шәрифә исемле ярлы качыкта тәрбияләнә. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы авыр тормышы башлана. Үзенең балачагы турында ул “Исемдә калганнар” исемле автобиографик повестендә язып калдыра. 2нче ук.: Бераздан әнисе аны яңа гаиләсенә алдыра. Сабыйга ана назын тоеп яшәргә генә кала.Ләкин бу рәхәт озакка бармый,әнисе үлә.Габдулла бөтенләй ятим кала. Сасна мулласы аны әнисенең атасына кайтарып бирә. Ул монда артык,кирәксез.Шуңа күрә бабасы Габдулланы Казанга баручы бер ямщикка утыртып, ерак,билгесез сәфәргә озата. Ямщик Казанның Печән базарына килгәч: “Асрамага бала бирәм,кем ала?”- дип кычкырып йөри. (Казан ,Печән базары күренешләре). 3нче ук.: Малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Кырлай Тукай өчен яңа бер дөнья. “Минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”,-дип яза соңрак Тукай. Габдулла монда сабакка йөри, бик күп рухи байлык туплый. Киләчәктә шагыйрь булгач,Кырлай аның әсәрләренә кереп китә. “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр” дип “Шүрәле” поэмасы башланып китә. Кырлай авылы Тукайны шагыйрь иткән. (Кырлай турында стенд). Кырлай авылы,табигате аңа үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән. Рухи яктан авыл,крестьян тормышын күңеленә сеңдергән Тукайны Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә. ( Шәһәр күренеше). 4нче ук.: Уральскида Габдулланың әтисе белән бертуган апасы Газизә һәм җизнәсе Галиәсгар Госмановлар яши. (Рәсемнәре күрсәтелә). Җаек- Россия белән урта Азияны тоташтыручы капка. Монда тел белү,гыйлем өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Милли яктан чуарлык көчле. В.И.Даль, А.С.Пушкин, В.А .Жуковский, Л Н.Толстой үз эзләрен калдырганнар. Болар –Тукайның шигъри осталары. Тукайга 19 яшь. Ул инде шагыйрь буларак таныла башлый. “Китмибез” шигырен яза, публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый,тынгысыз журналист буларак таныла. Аны күп җирдә беләләр.Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта: “Мондадыр безнең бабайлар түрләре,почмаклары, мондадыр дәртле күңелнең хурлары,оҗмахлары”. 5нче ук.: 1907 елны сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына,атлы повозкага утырып, Тукай кайта. Бу аның “Пар ат” шигырендә чагыла. (Магнитофоннан тыңлау). 6нчы ук.: Казанда ул университет галимнәре,язучылар белән очраша. Яңа дуслар барлыкка килә: Ф.Әмирхан,Х.Ямашев, Г.Камал,һ.б. Тукайның энергиясе яңа,киң мәйдан сорый. 1910нчы елдан “Ялт-йолт” сатирик журналында шигырьләре басыла. “Шәрык” клубында халык иҗаты буенча лекцияләр укый. Аның “ Дөресен әйткәндә.халык зур ул,көчле ул,дәртле ул,моңлы ул,әдип ул.шагыйрь ул” дигән сүзләре шунда әйтелә. 1913нче елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Казанның Клячкин шифаханәсендә Тукай үлә. Аны Яңа бистә зиратына күмәләр 7нче ук.: Г.Тукайга -125 яшь тулды. Бөек Тукайны татар халкы онытмый! Мин дә Тукайны искә алу бәйрәмендә катнаштым. Ул язучының әнисе күмелгән Сасна Пучинкәсендә узды.Бәйрәмгә Казаннан күп язучылар килгән иде. Алар Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар, әнисенең каберенә чәчәкләр куйдылар. 3.Физкультмиутка. (Кайсы төркем күбрәк язучының әсәрләрен саный). 4. “ И туган тел, и матур тел” җырын җырлау. III.Яңа күнекмәләр формалаштыру. 1.Тест үткәрү. 1.Г.Тукай кайчан һәм кайда туган? а) 1886 ел. б) 1913 ел. в) Өчиледә. г) Кушлавычта. 2.Сәгъди абзый кайсы авылда яшәгән? а) Казанда. б) Кырлайда. 3.Г.Тукай музейлары кайларда бар? а) Казанда. б)Кырлайда. 4. Автобиографик әсәре ничек атала? а)” Исемдә калганнар”. б)”Минем балачагым”. 5. Нинди әкиятләр язган? а)” Су анасы”. б)” Кәҗә белән Сарык”. 6. Тукай кайларда яши? а) Өчиледә. б) Мәскәүдә. в)Кушлавычта. 7. Әнисенең кабере кайда күмелгән? а)Сасна Пучинкәсендә. б) Казанда. 2.Йомгаклау. 3.Билгеләр кую. 4.Өй эше. “Габдулла белән минем балачакның охшаш һәм аерым яклары” телдән сөйләргә. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул
Конспекты открытых уроков...
“Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов,Тукай – өч йолдыз ул”
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән рус әдәбияты арасындагы бәйләнешне күзәтү дәресе....
Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты
Максат: Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...
ТУКАЙ - СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ УЛ!
СЦЕНАРИЙ КОНЦЕРТА, ПОСВЯЩЕННОГО ДНЮ РОЖДЕНИЯ ВЕЛИКОГО ПОЭТА ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ...
Тукай- халык шагыйре. Презентация.
Тукай йөргән юллар буйлап......
Аныклагыч һәм аның аерымлануы. (“Г. Тукай һәм А.С.Пушкин – ике йолдыз ул…” тематик юнәлешендә.) 7 нче сыйныфта татар һәм рус телләре буенча интеграцияләштерелгән дәресе
1.Укучыларның сөйләмен аныклагычлар хисабына баету һәм практикада куллану мөмкинлекләрен камилләштерү;2. SMART Board тактадан файдалану аша укучыларның уйлау, күзәтү һәм ...
Тукай йолдызы
Стихи, посвященные великому татарскому поэту Габдулле Тукаю...