татар теленнэн олимпиадалар
олимпиадные задания (6 класс) на тему

Cафиуллина Илира Нурисламовна

Мэктэп кулэмендэ уздырыла торган олимпиадалар 

Скачать:

Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә  белем алучы укучылар өчен татар теленнән  олимпиада биремнәре

9 нчы сыйныф

1. Тартык авазлар, нәрсәгә нигезләнеп, татар телендә төп 3 төркемгә бүленәләр? Җавабыгызны аңлатып языгыз (20 балл).

2. Түбәндәге шигъри юлларны кемнәр әйткән? (10 балл)

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер,

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

                 *****

Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма –

Туган телне онытма!

3.Гыйбарәләрне тәрҗемә итегез. (10 балл)

  1. С удовольствием -  
  2. Ничего особенного –
  3. В том-то и дело -  
  4. Все прекрасно  -    
  5. Скажи откровенно -  
  6. Приятного аппетита    -  
  7. Сдержи слово  -    
  8. Черт знает  -  
  9.  Делай с умом    -  
  10. Была не была  -  

4. “Миңа ни өчен шундый исем кушканнар?” дигән темага кечкенә күләмле инша языгыз. (20 балл)

5. Мәкальләрдәге искергән сүзләр хәзерге телдә нәрсәне аңлата? ( 5 балл).

1)  Тутыя күзгә шифа.   2)  Зир кадерен зирәкләр белер. 3) Нан җимәсне эт җимәс.   4) Тәкә ите им булыр, кәҗә ите җим булыр.  5) Тауның күрке болак, күлнең күрке куак.

6. Лингвистик мәсьәләләрне чишегез. (10 балл)

1) Мәкальләрнең һәммәсендә дә бер үк сүз төшеп калган. Ул сүзне табыгыз.

    Ялкынлы утта яну яман ...-ка калудан артык.

     Ирнең ...-ын хатын чыгарыр, хатынның ...-ын ятим чыгарыр.

     Кешенең ...-ы чыкканчы, җаны чыксын.

2)   Алдан, арттан – төрле яктан,

Укысаң да, туганым,

Һич кенә дә үзгәрмичә,

Бер үк төстә каламын.

Бу нинди төс?                            

7. Түбәндәге схемага туры килгән җөмлә уйлап языгыз, аның төрен билгеләгез. (5 балл).

8. Тестларда дөрес җавапны билгеләгез. (20 балл)

  1. Русча-татарча сүзлектә кайсы хәрефләргә башланган төп сүзләр булмый?

А) ё, ж, щ, ъ,ь, ң

Ә) ө, ү, ә, җ, ң, ъ, ь, һ

Б) җ, ж, ң, ң

В) я, ю, е

Г) барлык хәрефләргә башланган сүзләр дә була.

  1. Дөрес вариантны табыгыз.

А) кидез

Ә) кигез

Б) кидер

В) кигер

Г) дөрес җавап бирелмәгән

  1. Кайсы сүзләр башкаларыннан аерылып тора:1) боргыч, 2) борау, 3) борма, 4)борыч, 5) борчак, 6) бормалы, 7) борылыш?

А) 1, 2

Ә) 3,4

Б) 6,7

В) 2, 5

Г) 4, 5

  1. Фразеологизмның мәгънәсе ничек?

Ут йоту - ...

А) кайгыру

Ә) ашау

Б) уйлау

В) тырышу

Г) үпкәләү

  1. Каракныкын бур урлаган мәкалендә нинди сүзләр кулланылган?

А) капма-каршы мәгънәле сүзләр

Ә) мәгънәдәш сүзләр

Б) аваздаш сүзләр

В) тамырдаш сүзләр

Г) дөрес җавап бирелмәгән

  1. Хәбәрлекле мөнәсәбәттәге берәмлекләрдән төзелгән сүзне табыгыз.

А) тузган

Ә)  сыекланган

Б) баллыланган

В) искергән

Г)  ертылган

7. [п] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.

А) ирен-ирен, өрелмәле, саф, шартлаулы, саңгырау, авыз авазы.

Ә) ирен-ирен, йомык, аффрикат, сонор, авыз авазы.

Б) ирен-ирен, йомык, саф, шартлаулы, шаулы, саңгырау, авыз авазы.

В) ирен-теш, йомык, аффрикат, сонор, авыз авазы.

Г) дөрес җавап бирелмәгән.

8. Фразеологизмның кулланылу үзенчәлеген табыгыз.

А) сурәтләү чарасы буларак фразеологизм үзе кулланыла;

Ә) сурәтләү чарасы буларак фразеологизмның гомуми сурәте һәм эчтәлеге кулланыла;

Б) сурәтләү чарасы буларак фразеологизм составындагы сүзләрнең аерым мәгънәләре кулланыла.

В) сурәтләү чарасы буларак фразеологизм гомумән кулланылмый

Г) сурәтләү чарасы буларак фразеологизмның беренче сүзе кулланыла.

9. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез.

Алдан икенче

А) рәвешле сан сүзтезмә;

Ә) санлы рәвеш сүзтезмә;

Б) исемле сан сүзтезмә;

В) санлы исем сүзтезмә;

Г) санлы  сыйфат сүзтезмә.

10. Җөмләдә нокталар урынына кайсы килеш кушымчасын куярга кирәк?

Дөнья... матур җирләре күп, ләкин туган яктан да кадерлерәк җир юктыр.

А) урын-вакыт

Ә) юнәлеш

Б) чыгыш

В) иялек

Г) төшем

11 . Бертуктаусыз берәмлеге сүз ясалышының нинди ысул белән ясалган?

А) морфологик

Ә) синтаксик

Б) морфологик-синтаксик

В) лексик-семантик

Г) фонетик

12. Тәнкыйть сүзе кайсы орфографик принципка нигезләнеп языла?

А) фонетик

Ә) морфологик

Б) тарихи-традицион

В) график

Г) экономик

13. Автор сөйләменә дигән ярдәмлек сүзе белән  аергыч кисәк булып бәйләнгән туры сөйләм янына нинди тыныш билгесе куела?

А) өтер

Ә) тыныш билгесе куелмый

Б) ике нокта

В) куштырнаклар

Г) сызык

14. Барлык-юклык формаларындагы инфинитив кабатлаулар арасына ... куела.

А) өтер

Ә) сызык

Б) сызыкча

В) тыныш билгесе куелмый

Г) сүзләр кушылып языла

15. Хәбәрлекле мөнәсәбәттәге сүзләрне табыгыз.

А) хат сиңа;

Ә) укыса, сөйләү;

Б) шәһәрдә тору;

В) укый торган китап;

Г) аңа әйтү.

16. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Ара ерагайган саен, җанга якынрак, гүя Хәлим шул шәһәрдә туган да гомер буе шунда яшәгән (И.Гази)

А) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

Ә) берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

Б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

В) катнаш кушма җөмлә;

Г) дөрес җавап бирелмәгән.

17. Халкыма сүзе нинди аваз үзгәреше кичергән?

А) протеза

Ә) ассимиляция

Б) редукция

В) диссимиляция

Г) эпентеза

18. Кайсы сүздә “ь” билгесе аеру вазифасын үти?

А) сәнгать

Ә) дикъкать

Б) берьеллык

В) ямь-яшел

Г) канәгать

19. Җөмләдәге аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Тукта, әнисе нишләп бер сүз дә эндәшми соң әле? ( Г.Г.)

А) кереш сүз

Ә) хәбәр

Б) хәл

В) җөмлә кисәге түгел

Г) тәмамлык

20. Кайсы җөмләдә сөйләм хатасы бар?

А) Ул китапларны  күп укый торган иде.

Ә) Көн бик кыздырса да, яңгыр булмас, ахрысы.

Б) Иң кирәклесе шулые: туган ягыбызның табигатен саклау.  

В) Укучыларның изге бурычы булып, яхшы уку тора.

Г)  Каникулларда хәл җыйгач, яхшы укуы җиңелрәк.

Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә  белем алучы укучылар өчен татар теленнән олимпиада  биремнәре

11 нче сыйныф

1. Җөмләнең актуаль кисәкләре турында ниләр беләсез? Җавабыгызны мисаллар белән дәлилләп языгыз. (20 балл).

2. Түбәндәге шигъри юлларны кемнәр әйткән? (10 балл)

... Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,

Тыңлаучысы да сүз аңлаучы зирәк булса...

                 *****

Кайчагында адашкандай булам да мин,

Уңны-сулны шәйләмичә егылам, димен.

Туган телем балкыта да барыр юлны,

Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.

3.Текстны татарчага тәрҗемә итегез (10 балл).

Ранним утром, при окне открытом какие думы у девушки в шестнадцать лет? Первая - день хороший, вторая - сегодня воскресенье. Вместо третьей думы - беспричинная улыбка. И понежиться ещё в постели, и облиться холодной водой тянет. Напившись кофе, разобрать новые ноты. Вечером будет играть смешной и милый Эдуард Львович.

Колокола, колокола, шум проснувшейся улицы и ласточкино «чирр». Жизнь впереди длинная-длинная. Вдруг сразу - ноги на коврик - и побежала к зеркалу посмотреть на лицо: «Вовсе я не безобразная!». И сразу вспомнила: в гостиной вчера пели новый романс и лицо её так горело от счастья. (М. Осоргин).

4. Руслар “рус кышы”, “рус табигате”, “рус ак каены” дип сөйлиләр. Табигать күренешләренә нисбәтле татарларның нинди гыйбарәләре бар һәм алар татар халкы менталитетын ничек тасвирлый? Дәлилләр китереп, шул турыда  языгыз. (20 балл)

5. Түбәндә тәкъдим ителгән аңлатмаларга туры килә торган лингвистик терминнарны атагыз. ( 5 балл).

1)  Сузык авазга тәмамланган иҗек - ...

2) Бер морфема составындагы төрле авазларның  теге яки бу кагыйдә нигезендә тәңгәлләшүе - ...  

3) Сузык авазның басымнан еракта торып кыскаруы яки бөтенләй төшеп калуы - ...  

4) Автор сөйләменә килеп кергән башка кеше сөйләме - ... .

5) Антоним сүзләрне кулланып, әдәби сурәт ясау - ...

6. Лингвистик мәсьәләләрне чишегез. (10 балл)

1) Грузинча  гыйбарәләр һәм аларның татарчага тәрҗемәсе бирелгән: movdivar -“киләм”, midixart - “китәсез”, modixar - “киләсең”,  midis - “китә”,  modian - “киләләр”.

Грузинча “без китәбез”, “ ул килә”, “алар китәләр”дип ничек әйтербез?

2)  Һәр мәкальдән бер сүз алып, яңа мәкаль ясагыз.

     Киңәшле эш таркалмас;

     Өйрәнчек остадан артык булмас;

     Агач балтадан курка.

7. Түбәндәге схемага туры китереп җөмлә уйлап языгыз, аның төрен билгеләгез. (5 балл).

8. Тестларда дөрес җавапны билгеләгез. (20 балл)

  1. Сүздә - сандугач, эштә - эшләки мәкалендә аерып бирелгән кошның хәзерге атамасын табыгыз.

А) ябалак

Ә) песнәк

Б) лачын

В) карга

Г) чыпчык.

  1. Дөрес язылыш вариантын табыгыз.

А) карлы-бозлы, нәүбәттәге, җете- сары, әвәлге

Ә) карлы-бозлы, нәвбәттәге, җете сары, әүвәлге

Б) карлы-бозлы, нәүбәттәге, җете сары, әвәлге

В) карлы-бозлы, нәүбәттәге, җете сары, әүвәлге

Г) дөрес җавап бирелмәгән.

  1. Венгр телендә бирелгән сүзләрнең  татарчага тәрҗемәсен табыгыз.

1) nyi'rfa, 2) ko"rte, 3) alma'k, 4) ko"rtefa, 5) nyi'rfa'k, 6) alma, 7) almafa 

А) 1) каен, 2) груша, 3) алмагач, 4) алма, 5) каеннар, 6) алмалар, 7) груша агачы

Ә) 1) груша, 2) каен, 3) алмагач, 4) каеннар, 5) алма, 6) алмалар, 7) груша агачы

Б) 1) груша, 2) каен, 3) алмагач, 4) каеннар, 5) груша агачы, 6) алма, 7) алмалар

В) 1) каен, 2) груша, 3) алмагач, 4) груша агачы, 5) каеннар, 6) алма, 7) алмалар

Г) 1) каен, 2) груша, 3) алмалар, 4) груша агачы, 5) каеннар, 6) алма, 7) алмагач

  1. Фразеологизмның мәгънәсен табыгыз.

Кондырлы кодачасы - ...

А) ялкау кеше

Ә) көйсез кеше

Б) уйчан кеше

В) тырыш кеше

Г) үпкәчән кеше

  1. Хәвеф кайдан булса, хәтәр шуннан мәкалендә нинди сүзләр кулланылган?

А) капма-каршы мәгънәле сүзләр

Ә) мәгънәдәш сүзләр

Б) аваздаш сүзләр

В) тамырдаш сүзләр

Г) дөрес җавап бирелмәгән

  1. Тамырдаш сүзләрдән генә торган төркемне табыгыз.

А) көл, көлдергеч, көләч, көлсу

Ә)  маллы, малайлык, малчы, маллык

Б) очлы, очрау, очсыз, очлаю

В) көндәш, көндәлек, көндез, көнкүреш

Г)  дөрес җавап бирелмәгән

7.  Кайтым юнәлешендәге фигыльләрдән генә торган төркемне табыгыз.

А) ябынган, уйлана, сизелмәде, калтыранган

Ә) кызарынган, сизенә, котырына, чигелгән

Б) җыену, киенгән, мактана, яшеренгәннәр

В) бизәнде, уңайсызлана, язылу, актарынды

Г) дөрес җавап бирелмәгән.

8. Сүзгә этимологик анализ вакытында файдаланылмый торган чыганакны табыгыз.

А) сүзлекләр һәм матур әдәбият

Ә) археологик табылдыклар

Б) фольклор әсәрләре

В) кардәш һәм кардәш булмаган телләр

Г) язма истәлекләр.

9. Җөмләдәге хәбәрнең төрен билгеләгез.

Озак кына баргач, борчылып, тиз генә як-ягына күз салды.

А) тезмә фигыль хәбәр

Ә) кушма  фигыль хәбәр

Б) кушма исем хәбәр

В) тезмә исем хәбәр

Г) гади исем хәбәр.

10. Теркәгеч буларак кулланылган санны табыгыз.

А)  Бер җирдә юк мин эзләгән китап.

Ә) Ул каршы бер сүз дә әйтмәде.

Б) Бергә укыйбыз, бергә ял итәбез.

В) Күз дә алмыйм: бер гөмбәгә, бер кызларга, бер егетләргә карап алам.

Г) Берәр хәбәр ишетмәмме дип килгән идек.

11 . Бердәнбер рәвеше сүз ясалышының нинди ысулы белән ясалган?

А) морфологик

Ә)синтаксик

Б)морфологик-синтаксик

В)лексик-семантик

Г) фонетик

12. Ялтыр-йолтыр (килә) сүзе кайсы орфографик принципка нигезләнеп языла?

А) фонетик

Ә) морфологик

Б) тарихи-традицион

В) график

Г) экономик

13. Кирәкле лингвистик терминны куегыз.

.... җөмлә ахырында, җөмлә уртасында килеп, җәя эченә алыналар.

А) кереш сүзләр

Ә) автор сүзләре

Б) чит сөйләм

В) керешмәләр

Г) аныклагычлар

14. Стилистик кабатлаулар арасына ... куела.

А) өтер

Ә) сызык

Б) нокталы өтер

В) тыныш билгесе куелмый

Г) ике нокта

15. Хәбәрлекле мөнәсәбәттәге сүзләрне табыгыз.

А)  китап аныкы

Ә) белсә, сөйләү

Б) яктылыктан кызыл

В) җырланган җыр

Г) кияргә уңай.

16. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Бер угыл  угыл түгел, ике угыл исәп түгел; өч угыл – исәп башы, дүрт угыл – нигез ташы, биш угыл – авыл, алты угыл – кала, җиде угыл яу ала (М.).

А) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Ә) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

Б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

В) катнаш кушма җөмлә

Г) дөрес җавап бирелмәгән.

17. Түбәндәге юлларда нинди лингвистик  алым кулланылган?

Урынсыз газап – үзеңә азап (М.).

А) оксюморон

Ә) катахреза

Б) антитеза

В) анаграмма

Г) палиндром

18. Сүзләр ясалганда асемантик фонема  ялганган очракны табыгыз.

А) булышу

Ә) туксан

Б) берьеллык

В) ямь-яшел

Г) зыңгылдау

19. Җөмләдәге аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Белмим дигәннең башы авыртмас (М.).

А) аергыч сүз

Ә)хәбәр

Б)хәл

В)җөмлә кисәге түгел

Г) тәмамлык

20. Кайсы кагыйдә татар орфоэпиясенә туры килми?

А) [а] сузыгы сүзнең беренче иҗегендә о-лаштырыла.

Ә) Саңгырау тартык алдыннан килгән [з] авазы [с] булып әйтелә.

Б) Ирен-ирен [w]  авазы язуда в һәм у хәрефләре белән генә белдерелә.  

В) [и] сузыгы  [э] авазыннан соң килсә,элизия вакытында  [э] авазы төшеп кала.

Г)  Сөйләмдә мәгънәви  үзәкне белдергән сүзләрдәге сузыкларның озынлыгы  артыграк була.

Предварительный просмотр:

8нче сыйныфта  татар теленнән олимпиада сораулары (25 балл)

1. а) А: “Т”.    б)  “Т?” – а.   в) А: “Т!” – а.  г)“Т, - а, -т”.   д) “Т? –а. – Т”.  Схемалар буенча мисаллар языгыз. (5 балл) 

2.Кушма һәм гади җөмлә турында аңлатма бирегез (мисаллар белән дәлилләгез).  (5 балл)

3.Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? (мисаллар белән дәлилләгез).  (5 балл) 

4.Синтаксик анализ ясагыз. (5 балл)

Көтмәгәндә Маратның классташы Илдус күренде һәм аларны су коенырга чакыра башлады ( Г.А.)

5.“Көзнең бер көне” темасына миниатюр инша языгыз. (5 балл)

  1. нче сыйныфта  татар теленнән олимпиада сораулары (25 балл)

5 нче сыйныф өчен татар теленнән олимпиада биремнәре (20 балл)

1. Урман, әнием сүзләрен килеш белән төрләндерегез. (5 балл)

2. Бирелгән җөмләләрдә исемнәрне табыгыз һәм килешләрен билгеләгез. (5 балл)

   Юкә куышында иң элек тиен яшәде. Ул, әлбәттә, урман-кырдан бөҗәк ташыса, челтәрле йорт кора. Явыз киекләрдән саклану, ризык юнәтү, чикләвек вату кебек һөнәрләргә дә өйрәтми калмагандыр әниләре. Вакыт көзгә таба авыша башлагач, үз ишләре белән җылы якка очып китте алар. Шул китүдән куышка кабат әйләнеп кайтмадылар.  

3. Түбәндәге  җөмләләрдән антоним сыйфатларны табып, парлап языгыз.(5 балл)

1) Егет яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та түгел, биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел, чирле дә түгел, сәламәт тә түгел икән. (Ф. Яруллин).

2) Урамнарда, урманнарда соңгы кар, тәүге яңгыр. (И. Юзеев)

4. Ялгызлык исемнәрен кертеп, “Безнең гаилә” темасына кечкенә хикәя языгыз.  (5 балл)

4. Ялгызлык исемнәрен кертеп, “Безнең гаилә” темасына кечкенә хикәя языгыз.  (5 балл

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнэн эш программалары

А.Яхин методикасы буенча эшләүче мөгаллимнәргә...

Календарь тематик план татар теленнэн 6 сыйныф рус төркеме

составила учительница Гимадиева Гузель СамигулловнаМАОУ СОШ № 16 г.Альметьевск Республики Татарстан...

татар теленнэн эш программалары

татар теленнэн эш программалары...

татар теленнэн эш программалары

татар теленнэн эш программалары...

3 сыйныфка татар теленнэн эш программасы

3 сыйныфка татар теленнэн эш программасы...

Олимпиадалар буйынса таблица

УҠЫУСЫЛАРЫМДЫҢ  ОЛИМПИАДАЛАРҘА ҠАТНАШЫУ  ҺӨҘӨМТӘЛӘРЕ...