рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә эш программасы 5 класс татар теле
рабочая программа (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы.
Эш программасы статусы.
Бу программа нигезенә:
- ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы», (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);
- ТР БУП-2014 (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы 09.03.2004, №1312) нигезендә төзелгән урта белем бирү учреждениеләре өчен региональ базислы укыту планы;
- ТР “ТР дәүләт телләре һәм ТР башка телләр турында”законы (2004 ел);
- “Башлангыч һәм төп (гомуми) белем бирү программаларын үтәүче ТРның белем бирү учреждениеләренең базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында” 2013 нче елның 23 сентябреннән 4620/11нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы;
- “Башлангыч һәм урта (тулы) гомуми белем бирү программаларын үтәүче ТРның белем бирү учреждениеләренең базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында” 2013 нче елның 23 сентябреннән 4620/11 нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы;
- “2014-2015 нче уку елында укыту планнары турында” 2013 нче елның 9 нчы июленнән 9127/13нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты;
- 2014-2015 нче уку елына укыту учреждениеләрендә укыту процессында куллануга тәкъдим ителгән (уздырылган) дәреслекләрнең региональ исемлеге салынды.
Татар телендә сөйләшүче балаларга (5 нче сыйныф) татар теле укытуның төп максаты:
- Татар теленең фонетика, орфоэпия, лексикология, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү
Бурычлары:
- Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;
- укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;
- Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү;
- Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен белү һәм сөйләмдә дөрес куллану.
- Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү.Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү.
- Аваз һәмхәрефләрне аера белү.Алфавитны истә калдыру.
- Сүзләргә фонетик анализ ясау.
- Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалану.
- Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.
- Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану.Антоним, омоним, синоним сүзләрне дөроес куллану.
- Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү.Тамырдаш сүзләр табу.Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
- Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.
Программаның эчтәлеге
Бүлекләр | Нигезләнгән программа буенча | Мәктәпнең укыту планы нигезендә эш программасында | Үзгәрешләр |
Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау | 4 | 4 | |
Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография | 33 | 33 | |
Лексикология һәм лексикография | 14 | 14 | |
Сүз төзелеше һәм ясалышы | 19 | 19 | |
Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау | 7 | 7 | |
Бәйләнешле сөйләм үстерү | 28 | 28 | |
105 | 105 |
Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү.
сыйныф | сочинение | диктант | изложение | барлыгы | ||||
программа | план | программа | план | программа | план | программа | план | |
5 | 4(1) | 4(1) | 6(2) | 6(2) | 5(2) | 5(2) | 15(5) | 15(5) |
5 класс татар теле (105 сәг.)
- Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау (4 сәг.)
Лексикология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.
Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр һәм кушымчалар. Кушымчаларның төрләре.
Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.
Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану; эндәш сүзләр һәм интонация.
- Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография (33 сәг.)
Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат. Авазларның ясалу урыннары турында төшенчә.
Татар телендә сузык авазлар һәм аларның классификациясе. Рәт һәм ирен гармониясе.
Тартык авазлар классификациясе. Татар телендә тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре.
Татар телендә иҗек калыплары. Сүз басымы. Татар телендә сузыкларның кыскаруы. Интонация һәм аның төрләре турында гомуми мәгълүмат.
Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Татар алфавиты.
Сузык аваз хәрефләре. Тартык аваз хәрефләре.
Икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең (я, ю, е) дөрес язылышы.
ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Кабатлау.
- Лексикология һәм лексикография (14 сәг.)
Лексика турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең лексик мәгънәсе.
Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.
Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.
Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.
Сүзләргә лексик анализ ясау.
Кабатлау.
- Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (19 сәг.)
Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен
ясый торган кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар
дан бәйләгечләр һәм модальлек кушымчалары. Татар телендә
кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе.
Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр.
Татар телендә сүз ясалу ысуллары:
- ясагыч кушымчалар ялгану ысулы белән яңа сүзләр ясау;
- сүзләр кушылу ысулы белән кушма, парлы һәм тезмә
сүзләр ясау; - бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы белән яңа
сүзләр ясалу; - сүзләрне кыскарту ысулы;
- фонетик ысул белән яңа сүзләр ясалу;
• сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү юлы белән яңа сүзләр ясалу.
Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.
Кабатлау.
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (7 сәг.)
- Бәйләнешле сөйләм үстерү (28 сәг.)
- Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, кечкенә хикәя төзү.
- Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, яраткан ел
фасылы турында кечкенә хикәя язу. - Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, укыган ки
тап яки караган спектакль буенча кара-каршы сөйләшү (диа
лог) төзү. - Укылган яки тыңланган әдәби әсәрдән өзеккә, хикәя
һәм сорау җөмләләрне файдаланып, план төзү. - Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог тө
зеп язу. - Бирелгән фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче
телгә тәрҗемә итү. - Изложение (сочинение) язарга өйрәнү. (5(2) сәг.)
- Төрле характердагы диктантлар язу.(6 (2) сәг.)
Мәҗбүри арадаш аттестация эше контроль эш формасында 1 сәгать (45 минут дәвамында) кертелде.
5нче класста татар теле һәм әдәбиятыннан үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә | Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү | Фикерләү белән бәйле күнекмәләр | Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше |
|
|
- сүзтөзелеше, - ясалышы - фонетик, - лексик, - морфологик. 7. Тикшеренү ысуллары: - модельләштерү; - охшатып эшләү. | 1.Телдән сөйләм: - Тәрҗемә итү күнекмәсе. - кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе; - сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;
- уку елы башында-70-110 сүзле текст( язманың күләме-55-70 сүз); - уку елы ахырында-110-140 сүзле текст (язманың күләме-70-85 сүз);
(белешмә һәм хат).
|
Укыту-методик комплекты
1. «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы», (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);
2. Ф.Ф.Харисова, Ч.М.Харисова. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009;
3. Хәзерге татар әдәби теле. Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 2008.
4.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Казан: “Раннур”, 2006.
5. Файдалы белем ресурслары:
- belem.ru
- mon tatar.ru
- edu tatar.ru
- rus.edu
- tatar.com.ru
- tatarstan.ru
- abiturient.ksu.ru
Календарь -тематик план
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Материалның күздә тотылган үзләштерелү нәтиҗәсе | Искәр мә | Үткәрү вакыты | |
План | Факт | |||||
1 | Лексикология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау | 1 | Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү. | |||
2 | Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр, нигез һәм төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар | 1 | Сүзнең тамырын һәм кушымчаларын билгеләү. | |||
3 | Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау | 1 | Исемнәрнең берлек һәм күплек санын, килешләр белән төрләнүен белә.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү. Исемнәрнең тартым белән төрләнүе.Җөмләдә исемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес кулланау. Алмашлыклар турында төшенчә.Зат һәм сорау алмашлыкларын танып белү.Зат алмашлыкларының берлек- күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү.Аларның җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү. Хикәя фигыльнең заманнарын аера белү. Фигыльнең зат-сан категориясен билгеләү. Фигыльләрнең җөмләдәге рольләрен аңлау,дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану | |||
4 | Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә, җөмләнең баш кисәкләре;җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану; эндәш сүзләр һәм интонация | 1 | Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару. Сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне , бәйләүче чараны аера алу. Сүзтезмәләрне тикшерү. Җөмлә чиген дөрес билгели белү. Хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне дөрес язу һәм уку. Җөмләнең нигезен билгели белү, баш кисәкләрдән чыгып, башка кисәкләрне таба белү. | |||
5 | Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә | 1 | Тел белеменең фонетика бүлегенең авазларын, орфоэпия булегенең авазларны дөрес әйтелешен тикшерүе. Аваз һәм хәрефне аера белү. Транскрипция. | |||
6 | Кереш диктант . | 1 | Белемнәрне тикшерү | |||
7 | Хаталар өстендә эш. Авазларның ясалу урыннары | 1 | Тел сөйләм органнары. Авазларның ясалышында сөйләм органнарының роле. Тавышлы, шаулы, борын авазлары. Авазларны ишетә һәм аера белү. | |||
8 | Татар телендә сузыклар | 1 | Сузыкларның , телнең хәрәкәтенә карап, алгы һәм арткы рәт сузыкларына, ә иреннәр хәрәкәтенә карап, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленеше. Кыска һәм озын әйтелешле сузыклар. А авазының әйтелеше. | |||
9 | Изложение. | 1 | Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру. | |||
10 | Калын һәм нечкә сузыклар | 1 | Сузыкларның , телнең хәрәкәтенә карап, алгы һәм арткы рәт сузыкларына бүленеше. | |||
11 | Сузыклар гармониясе | 1 | Татар телендә сүзләрнең калын яки нечкә әйтелешенең сузыкларга бәйле булуы. Сингармонизм законы. Кайбер кушма сүзләрнең , башка телләрдән кергән сүзләрнең , юнәлеш килешендәге 1,2 зат алмашлыкларының сингармонизм законына буйсынмавы. | |||
12 | Ирен гармониясе | 1 | Сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән о,ө сузыклары булса,икенче һәм башка иҗекләрдәге ы,э(е) авазлары урынына о,ө сузыкларының әйтелүе | |||
13 | Сузыкларны кабатлау | 1 | Сузыклар бүленеше | |||
14 | Тартык авазлар | 1 | Тартык авазларның ясалышы. Һәмзә ( ) тартыгы. | |||
15 | БСҮ Сочинение “Китап – белем чишмәсе” | 1 | Сөйләм үстерү, фикер әйтә белү | |||
16 | Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар | 1 | Аларның яңгырау, саңгырау тартыкларга бүленеше. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның парлашуы. | |||
17 | W һәм в тартыклары | 1 | W һәм в тартыкларының ясалышлары ягыннан аерымлыклары: w тартыгы –яңгырау, өрелмәле, ирен-ирен тартыгы булуы. В тартыгы – яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы, аның алынма сүзләрдә генә кулланылуы.Саңгырау тартык алдыннан һәм сүз ахырында в авазы урынына ф әйтелү. | |||
18 | БСҮ Хикәя язу “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз” | 1 | Сөйләм үстерү, фикер әйтә белү | |||
19 | Һ һәм х тартыклары | 1 | Һ һәм х тартыкларының әйтелешләрендә уртаклыклар һәм аермалар. Бу авазларның күбрәк гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләрдә очравы | |||
20 | Г,гъ һәм к, къ тартыклары | 1 | Г,гъ һәм к, къ авазларының ясалышы. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку. Къ һәм гъ авазларының татар теленең үз сүзләрендә генә булуы. Г,к –тел арты тартыклары,гъ, къ- кече тел тартыклары | |||
21 | М,н һәм ң тартыклары | 1 | М,н һәм ң тартыкларының уртак һәм аермалы яклары: яңгырау, йомык, борын тартыклары булулары, ләкин ясалу урыны буенча н – тел-теш тартыгы,ң –кече тел авазы, м – ирен-ирен тартыгы.Ң тартыгының сүз башында килмәве. | |||
22 | Ч,ц һәм щ тартыклары (Һәмзә) тартыгы | 1 | Татар телендә ч – тел алды тартыгы, җ тартыгының саңгырау пары.Рус телендә ч тартыгының тч дип әйтелүе ,ц һәм щ тартыклары алынма сүзләрдә генә кулланыла (Һәмзә) тартыгының бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килүе | |||
23 | Контроль диктант. | 1 | Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. | |||
24 | Хаталар өстендә эш. Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре | 1 | Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Ике сузык аваз арасында яки р тартыгы алдыннан килгәндә, к,къ, п тартыкларының яңгырау парлары г,гъ, б белән алышынуы( чиратлашуы) | |||
25 | БСҮ Хикәя язу “Казан –безнең башкалабыз” | 1 | Сөйләм үстерү, фикер әйтә белү | |||
26 | Тартыклар ассимиляциясе | 1 | Авазларның әйтелешләре ягыннан үзара җайлашуы (җайлашу). | |||
27 | Борын һәм ирен ассимиляциясе | 1 | Борын авазларына беткән исемнәргә борын авазыннан башланган күплек сан һәм чыгыш килеше кушымчалары ялгану борын ассимиляциясе дип аталу.Ирен тартыгы алдыннан килгән тартык авазларның ирен тартыгы белән алышынуы ( ирен ассимиляциясе) | |||
28 | Тартыкларны кабатлау | 1 | Тартыкларның бүленеше | |||
29 | Диктант | 1 | ||||
30 | Хаталар өстендә эш. Иҗек калыплары | 1 | Бер иҗекле сүзнең юлдан-юлга күчерелмәве. | |||
31 | БСҮ Мин яраткан йорт хайваны | 1 | Сөйләм үстерү, фикер әйтә белү. | |||
32 | Ачык һәм ябык иҗекләр | 1 | ||||
33 | Сүз басымы | 1 | Ике яки берничә иҗекле сүздә көчлерәк әйтелгән иҗек басымлы иҗек дип аталуы. Сүзнең басымын билгели белү. Татар телендә басымның , нигездә,соңгы иҗеккә төшүе. Рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән алынган сүзләрдә басымның шул телдәгечә куелуы. Сорау алмашлыкларында басымның беренче иҗеккә төшүе. | |||
34 | Интонация | 1 | Интонация. Тавышның хәрәкәтен билгели белү.Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне әйткәндә тавышның төрлечә хәрәкәт итүе. | |||
35 | Графика һәм орфография | 1 | Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләрнең алфавит булуы. Татарча алфавитны яттан белү: анда 38 хәреф ( 12 сузык, 24 тартык, 2 хәреф- ъ,ь аваз белдерми) булуы. Рус алфавиты белән татар алфавиты арасындагы аерма. | |||
36 | Сузык аваз хәрефләре | 1 | Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү. Иренләшү күренеше. Тар һәм киң әйтелешле сузык авазлар | |||
37 | Е,ю,я хәрефләренең дөрес язылышы | 1 | Е,ю, я хәрефләрен куллануның ике очрагы: сүз башында, сузыклардан соң һәм аеру билгеләре- ъ һәм ь нән соң ике аваз кушылмасын белдерүләре; татарның үз сүзләрендә й һәм тар әйтелешле о һәм ө кушылмаларының сүз башында ике хәреф белән белдерелүе.Сузыклардан соң йо,йө авазлары бер хәреф – е белән белдерелүе. | |||
38 | О,ө хәрефләренең дөрес язылышы | 1 | О.Ө хәрефләренең татар теленең үз сүзләрендә беренче иҗектә генә кулланылуы. Тар һәм киң әйтелешле е сузыкларын белдерә торган э һәм е хәрефләренең беренчесе, нигездә, сүз башында гына кулланылуы. Кушма һәм алынма сүзләрдә о, ө, э хәрефләре язылышына караган бу кагыйдәләрнең сакланмавы | |||
39 | БСҮ Диалог лар төзү | 1 | Бирелгән репликалардан диалог төзү | |||
40 | Тартык аваз хәрефләре. | 1 | Тартык аваз хәрефләрен язуда дөрес билгеләү. | |||
41 | В хәрефенең дөрес язылышы | 1 | В хәрефе татар сүзләрендә һәм алынма сүзләрдә кулланылуы. Татар телендә бу хәрефнең ирен-ирен тартыгы w авазын белдерүе. | |||
42 | Къ һәм гъ авазларының язуда белдерелүе | 1 | Къ һәм гъ тартыкларының калын сүзләрдә әйтелүе, гарәп –фарсы сүзләрендә нечкә сүзләрдә дә килә алуы(мәгърифәт, тәкъдим). Къ һәм гъ авазларының язуда к,г хәрефләре аша белдерелүе. К һәм г хәрефләрен къ, гъ дип дцрес уку кагыйдщлщрен белъ. | |||
43 | Ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы | 1 | Ъ һәм ь хәрефләренең аваз белдермәве, ъ һәм ь хәрефләренең нечкәлек-калынлык һәм аеру билгесе буларак кулланылуы. Нечкәлек билгесенең, беренчедән, рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы, икенчедән, калын итеп укылуы мөмкин булган иҗекләрне нечкә әйтү өчен кулланылуы. Калынлык билгесенең үзеннән алда килгән г һәм к хәрефләренең кече тел тартыклары къ һәм гъ ны белдерүен күрсәтүләре. Ъ,ь хәрефләренең е, ю, я алдыннан килгәндә аеру билгесе ролен башкаруы. | |||
44 | БСҮ Изложение | 1 | Сөйләм үстерү, фикер әйтә белү, текстның эчтәзлеген ачып бирү | |||
45 | Сүзләргә фонетик анализ ясау тәртибе | 1 | Сүзләргә фонетик анализ ясау тәртибен үзләштерү | |||
46 | Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау. | 1 | Татар орфографиясенең кыен очракларын тирәнрәк үзләштерү һәм күнекмәгә әйләндерү | |||
47 | Контроль диктант | 1 | Белемнәрне тикшерү | |||
48 | Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе | 1 | Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзенң лексик мәгънәсе ( сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе). | |||
49 | Бер һәм күп мәгънәле сүзләр | 1 | Телнең сүзлек составындагы сүзләрнең бер яки күп мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләрнең берничә мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булу. | |||
50 | БСҮ Хикәя “Яраткан ел фасылым” | 1 | Сөйләм үстерү, фикер әйтә белү | |||
51 | Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы | 1 | Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составының үсеш-үзгәрешләре | |||
52 | Алынма сүзләр | 1 | Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм башка телләрдән кергән сүзләр | |||
53 | Диктант | 1 | Белемнәрне тикшерү | |||
54 | Хаталар өстендә эш | 1 | Үз хаталарыңны төзәтә алу | |||
55 | Интернациональ сүзләр | 1 | Татар телендә Интернациональ ( рус, латин,грек, француз, немец, инглиз, итальян, испан теленнән кергән) сүзләрне истә калдыру | |||
56 | БСҮ Хикәя “Мин һәм чит ил” | 1 | Сөйләм үстерү, фикер әйтә белү | |||
57 | Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.Гомумхалык сүзләре. | 1 | Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, һөнәрчелек сүзләре һәм атамаларны аера белү. Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуы. Диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуы | |||
58 | Контроль изложение | 1 | Сөйләм үстерү, фикер әйтә белү, эчтәлекне ача белү | |||
59 | Һөнәрчелек сүзләре | 1 | Һөнәрчелек сүзләренең билгеле бер һөнәр кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр булуы. Атамалар фән, техника һәм башка өлкәгә караган, бер генә мәгънәгә ия булган сүзләр булуы | |||
60 | Кулланылыш активлыгы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Актив һәм пассив сүзләр | 1 | Телнең сүзлек составының үзгәреп торуы. Актив сүзләрнең көндәлек тормышта еш кулланылуы, ә пассив сүзләрнең сирәгрәк очравы | |||
61 | Искергән сүзләр | 1 | Искергән сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган сүзләр булуы | |||
62 | Искергән сүзләр | 1 | Телдә барлыкка килә торган яңа сүзләрнең неологизмнар дип аталуы | |||
63 | Фразеологик өйтелмәләр, аларны тәрҗемә итү | 1 | Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмәнең фразеологик әйтелмә дип аталуы. Фразеологик бөтеннәрнең(күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмәве, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүе | |||
64 | Лексикография | 1 | Сүзләр исемлеге тупланган китапның сүзлек дип аталуы. Сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуы | |||
65 | Лексик анализ ясау | 1 | Лексик анализ ясау тәртибе | |||
66 | Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту. | 1 | Лексик анализ ясау тәртибе | |||
67 | БСҮ Белешмә язу. | 1 | Эш кәгазьләреннән белешмә яза белү. | |||
68 | Диктант | 1 | Белемнәрне тикшерү | |||
69 | БСҮ Сочинение “Кешене хезмәт бизи” | 1 | Сөйләм үстерү, фикер әйтә белү | |||
70 | Тамыр һәм кушымчалар | 1 | Сүз төзелешенең сүзнең мәгънәле кисәкләрен – тамырын, нигезен, кушымчаларын өйрәнүе. Сүзнең төп мәгънәле кисәге тамыр булуы, аның сүзнең лексик мәгънәсен белдерүе. Сүзнең бер-бер артлы тамырга ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләренең кушымча дип аталуы. Кушымчаларның үзләре генә кулланылмавы. | |||
71 | Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар | 1 | Тамырдаш сүзләрнең төрле ясагыч кушымчалар ярдәмендә бер үк тамырдан ясалулары.Кушымчаларның сүзгә үз мәгънәләрен өстәве | |||
72 | Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар | 1 | Тамырдаш сүзләрнең төрле ясагыч кушымчалар ярдәмендә бер үк тамырдан ясалулары.Кушымчаларның сүзгә үз мәгънәләрен өстәве | |||
73 | Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар | 1 | Кушымчаларның ике төрле булуы: ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүе; мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмичә, әйберләр, эш-хәл, күренешләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерүе. Тамырга башта ясагыч, аннары мөнәсәбәт ( бәйләгечләр, модальлекләр) белдерүче кушымчаларның ялгануы. | |||
74 | БСҮ Мәкалә язу | 1 | Әле генә булган вакыйга (факт) турында мәгълүмат бирә белү | |||
75 | Бәйләгеч кушымчалар | 1 | Сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт итә торган кушымчаларның бәйләгеч кушымчалар дип аталуы. Мондый кушымчаларның исемнәр белән фигыльләргә ялгануы.Болар:исемнәрдәге тартым, килеш кушымчалары, фигыльләрдәге зат-сан, хәл фигыль төрләрен ясаучы кушымчалар | |||
76 | Модальлек кушымчалары | 1 | Чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерүче кушымчаларның модальлек кушымчалары дип аталуы. Болар: исемнәрдә күплек сан, иркәләү-кечерәйтү кушымчалары, сыйфатларда чагыштыру, кимлек дәрәҗәсе кушымчалары, сан төркемчәләре кушымчалары, фигыльләрдә юклык, заман кушымчалары. Модальлек кушымчаларының бәйләгеч кушымчалар алдыннан килүе. | |||
77 | Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе | 1 | Татар телендә тамырга башта ясагыч кушымча, аннары модальлек кушымчасы, ахырда бәйләгечләрнең ялгануы. | |||
78 | Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма сүзләр | 1 | Сүзнең нигезе дип бәйләгеч кушымчаларсыз өлеше аталу. Тамыр белән туры килгән нигезнең тамыр нигез, ә составында сүз ясагыч һәм модальлек белдерүче кушымчалар булганы ясалма нигез дип аталуы. | |||
79 | Изложение | 1 | Сөйләм үстерү, фикер әйтә белү, эчтәлекне ачу | |||
80 | Сүз төзелешен тикшерү | 1 | Сүз төзелешен тикшерү тәртибе | |||
81 | Сүз төзелеше бүлеген кабатлау | 1 | Сүз төзелешен тикшерү | |||
82 | Диктант | 1 | Белемнәрне тикшерү | |||
83 | БСҮ Диалог “Язның бер көне ел туйдыра” | 1 | Телдән һәм язма сөйләмне үстерү | |||
84 | Кушымча ялгану ысулы | 1 | Сүзләрнең ясалыш ысуллары дип телнең үз чаралары ярдәмендә яңа сүзләр ясау юллары, алымнары аталуы. Сүз ясалышының сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялгау, сүзләрне кушу, сүзләрнең аваз составын үзгәртү, сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү, сүзләрне бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчерү, сүзләрне кыскапту ысуллары булуы. Сүзнең тамырына яки нигезенә ясагыч кушымча ялгап, яңа сүз ясау кушымча ялгану ысулы дип аталу. Әлеге ысул белән исемнәр, сыйфатлар, рәвешләр, фигыльләрнең ясалуы | |||
85 | Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр | 1 | Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып, теркәп, тезеп ясалуы. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе кушма сүз булуы | |||
86 | БСҮ Укылган китап буенча әңгәмә | 1 | Сөйләм әдәбе булдыру өстендә эшне дәвам итү | |||
87 | Сүзләр кушылу ысулы. Парлы сүзләр | 1 | Парлы сүзләрнең бер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, аваздаш ике сүзне теркәү яисә кабатлау юлы белән ясалуы. Парлы сүзләрнең сызыкча аша язылуы. | |||
88 | Тезмә сүзләр | 1 | Тезмә сүзләрнең ике яки берничә сүздән тезелеп ясалуы һәм һәрбер сүзнең аерым язылуы. Аларга бер сорау куелу. Тезмә сүзләрнең бер җөмлә кисәге булулары | |||
89 | Изложение (контроль) | 1 | Сөйләм үстерү, фикер әйтә белү, эчтәлекне ачу | |||
90 | Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы | 1 | Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчерү ысулы белән яңа сүзләрнең кулланылыштагы бер сүз төркеменә караган сүзләрнең икенче сүз төркеменә күчүе белән ясалуы, ягъни лексик мәгънәләрен үзгәртүе. Мондый сүзләрнең мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмлә кисәге булу мөмкинлеге дә үзгәрүе | |||
91 | БСҮ Әкият язу “Сүз төркемнәре” | 1 | Сүз төркемнәре турында белемнәрне ныгыту | |||
92 | Сүзләрне кыскарту | 1 | Тезмә сүзләрне кыскарту юлы белән ясалган сүзләрнең кыскартылма сүзләр дип аталуы. Кыскартылма сүзләрнең ясалуы: сүзләрнең я баш хәрефләре буенча, яберенче сүзнең бер өлеше, ә икенче сүзнең тулысынча алынуы, яисә һәр сүзнең беренче иҗеген кушып ясалулары | |||
93 | Фонетик ысул | 1 | Сүзләрнең аваз составын үзгәртү ысулы белән яңа сүзләрнең кулланылыштагы сүзләрнең әйтелеше яки басымы үзгәртелеп ясалуы | |||
94 | Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүзләр ясалу | 1 | Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүзләр кулланылыштагы сүзләрнең мәгънәләре үзгәртелеп ясалуы ( тау итәге – күлмәк итәге) | |||
95 | БСҮ Диалог төзү | 1 | Бирелгән репликалардан диалог төзү | |||
96 | Сүз төзелешен һәм ясалышын гомумиләштереп кабатлау | 1 | Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә куллану | |||
97 | БСҮ Сочинение ( контроль) “Туган ягым - Татарстан” | 1 | Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу. | |||
98 | Лексикология бүлеген кабатлау | 1 | Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә куллану | |||
99 | Фонетика бүлеген кабатлау | 1 | Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә куллану | |||
100 | Сүз төзелеше һәм ясалышы бүлеген кабатлау | 1 | Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә куллану | |||
101 | Фонетик анализ ясау тәртибен ныгыту | 1 | Фонетик анализ ясау тәртибе | |||
102 | Лексик анализ ясау тәртибен ныгыту | 1 | Лексик анализ ясау тәртибе | |||
103 | Сүзләрнең ясалыш ысулларын ныгыту | 1 | Сүзләрнең ясалыш ысуллары | |||
104 | Мәҗбүри арадаш аттестация эше (контроль диктант) | 1 | Белемнәрне тикшерү | |||
105 | Хаталар өстендә эш. Йомгаклау дәресе | 1 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә эш программасы 6 класс
укытучыга ярдәмгә...
рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә эш программасы 10 класс
укытучыга ярдәмгә...
рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә эш программасы
укытучыга ярдәмгә...
8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар
8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...
5-11 нче сыйныфларда (рус төркеме) татар теленнән факультатив “Күңелле татар теле” программасы
ldquo;Күңелле татар теле” факультатив программасы 5-11 нче сыйныфларда укучы рус телле балаларга татар телен уен, тыңлап аңлау, диалогик-монологик сөйләмгә чыгу рәвешендә өйрәнү өчен төзелгән....
Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та
татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...
“Рус телле балаларда татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү”.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында үткәрелгән мастер -класс эшкәртмәсе....