Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә милли төбәк компонентының әһәмияте
статья на тему

Кашипова Наиля Задитовна

Конкурсная работа, опубликованная в научном сборнике

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konferentsiya-n.z.docx21.46 КБ

Предварительный просмотр:

Н.З.Кашипова

Татарстан, Әлмәт шәһәре,17нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә милли төбәк компонентының әһәмияте

Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри үз вакытында: Тәрбия һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә иң дөрес юл, - дип, бик дөрес язган. Яшь буында гуманлылык, патриотизм, интернационализм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә тупланган байлыкны югалтмау, киресенчә, аны үстерү, баету, тәрбия эшендә куллану зур әһәмияткә ия. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы - туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү. 

Әлеге максат белән без, әдәбият укытучылары, үзебезнең якташ язучылар иҗатына таянуны өстенрәк күрәбез. Нигә әле балаларны әлмәт төбәгенең танылган шәхесләре Р.Фәхретдин, Ф. Кәрими, Һ.Атласый, С.Сөләйманова, Ә. Маликов, н.әхмәдиев, р.Вәлиуллин,  К.Булатова һәм Р.Төхфәтуллин әсәрләре йогынтысында камилләтермәскә? Бүгенге көндә әдәбият дәресләрендә Р.Төхфәтуллин һәм Р.фәхретдин хезмәтләреннән файдалану тәҗрибәсенә аерым тукталасы килә.

Сыйныфтан тыш уку дәресләренең берсендә 11 нче сыйныф укучылары белән Р.Төхфәтуллинның  “Авылдашым Нәби” әсәрен өйрәнергә туры килде. Әсәр героена характеристика бирү укучылар арасында бик тирән бәхәсләр тудырды. Алар гади авыл кешесенең шундый эчкерсез булуына ышанырга теләмәделәр. Сәбәпләрен бүгенге түрәләрнең идарәчелек вазыйфасы белән бәйләп аңлаттылар.

Югары сыйныф укучыларының күбесен бүгенге хакимияттә утыручы түрәләрнең гаделсезлеге, авылларның, колхозларның таралуы, сугыш елларында да эшләп килгән , илне туендырып торган завод-фабрикаларның бөлгенлеккә төшүе борчый. Алар фикеренчә, Р.Төхфәтуллинның  Нәбиләре һәр авылда яшәгән һәм яши, әлеге шәхесләр хезмәтнең бөеклеген, тәмен тоеп яшәвен дәвам итсен өчен тирәлек юк. Нинди генә авыр еллар булуга карамастан, халык бит мәктәбен япмаган, иген кырларында алабута һәм шайтан таяклары үстермәгән, нефть-битум, кирпеч, агач эшкәртү заводларын таратмаган. Ни өчен соң 120 ел дәвамында халыкны эшле иткән, Татарстанда гына түгел, Рәсәйдә данлыклы Шөгер нефть-битум заводы , бүгенге “алга киткән” илдә үз эшен дәвам иттерә алмаган? Әлеге һәм бик күп сорауларга җавап эзләргә туры килде бу дәрестә. Кайберләренә җавап бирә алдык, кешелеклелек, косызлык, рухый әхлаклылык сыйфатлары турында сөйләштек, күбесен сүзсез генә, уңайсызлану тойгылары астында үтеп китәргә мәҗбүр булдык. Дәрес азагында Нәби һәм сәрвәр кебекләр көне-төне тырышканга, илебез авыр сугышта җиңү яулаган, алар үз-үзләрен аямыйча эшләгәнгә күрә кыска гына вакыт эчендә сугыш китергән авыр яраларны төзәтә алган дигән фикерләр яңгырады.  Сыйныфта тынлык, бары бер-ике минуттан соң гына иң начар укучы дип саналганы әйтеп куйды: һәм бик озак еллар алар эшләгәнне тиз арада тараттык.

Укытучы буларак, баланың мөстәкыйль фикер йөртә белүе, әсәрнең хәтта түбән белем дәрәҗәсендәге укучыга да тирән тәэсир түе, укытучы юнәлеш бирмәгән килеш тә бүгенге көн хаталарын таный һәм үткән тормышны бүгенгесе белән чагыштырып карау мөмкинлегенә ия булуын күрү сөенечле хәл. Ни әйтсәк тә, балага тәрбия әдәби әсәрләр, образлар аша үтеп керә. Әгәр укучы Р.Төхфәтуллин әсәрләрен укып, бүгенге көн хаталары турында борчыла икән. Бу – бик сөенечле күренеш. Димәк, яшь буынга өмет юк түгел. Кем белә, бәлки берничә елдан безнең укучылар арасында да Р.Төхфәтуллин геройларыдай якты кешеләр “балкып чыгар”?

Әдәби әсәрләрнең кеше күңеленә үтеп керү көченең зурлыгына иманыбыз камил, классик язучыларыбызның әсәрләре мәңге яшәргә, укучыларны  тәрбияләүгә йөз тотарга тиеш.

Үз эшебездә якташыбыз, күренекле галим, дин эшлеклесе, мөгаллим Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрен куллану тәҗрибәсе турында сүз алып бармау бик үк дөрес гамәл булмас. Чөнки, Әлмәт төбәгендә һәр укытучының эш өстәлендә Р.Фәхретдиннең алтынга тиң хезмәтләре ята.  

Үзебезнең дәресләребездә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында без бик теләп, Ризаэддин Фәхретдиннең “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт” һәм башка хезмәтләреннән файдаланабыз.

 “Тәрбияле аналар балаларын үзләре тәрбияләрләр, мөмкин кадәр икенче кешегә тапшырмаслар. Чөнки балаларны үз анасы кадәр һичкем тәрбияли алмас”[2:51],- дигән мәшһүр галимебез. Әлеге гыйбарәне эпиграф итеп, бүгенге көндә аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт, аңлашылмаучылыклар, ялгыз аналар, ятим балалар турында дискуссияләр оештырабыз, укучылар һәм ата-аналарның үзләре әзерләгән проектларын яклау мөмкинлеген бирәбез. Бу чаралар тәрбия өлкәсендә алга китешләрнең тууына зур этәргеч бирә.

 Бала тәрбияләүдә әниләрнең генә түгел, әтиләрнең дә катнашуы мөһим. Югары сыйныфларда, бигрәк тә олы тормыш юлына аяк атларга әзерләнгән укучыларга Ризаэддин Фәхретдиннең “Өйләнү әдәпләре”, “Ир әдәпләре”, “Хатын әдәпләре”, “Ана әдәпләре”, “Ата әдәпләре”, “Тырышлык әдәпләре” н тәкъдим итәбез. Мәсәлән, 11нче сыйныфта укучылар Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” драмасын өйрәнәләр. Бу әсәрдә бәхәс тудыручы вакыйгалар шактый. Укучылар Сәлимне авырлы ярын ташлап калдыруда, Тәлгатьнең авыр, гади тормышта тәрбияләнүендә гаеплиләр. Күбесеннән Сәлим - “күке ата” дигән гыйбарәне дә ишетергә туры килә. Икенчеләре Сәлимнең малаен берсүзсез кабул итүен, аңа балачакта бирә алмаган яратуны, белемне, җитеш тормышны егет булгач бирергә теләвен яклыйлар, Тәлгатьнең әтисен гафу итүе белән килешәләр.  Шундый бәхәсләрне чишәр өчен кабат Ризаэддин хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез. Укучыларга галимнең “Нәсыйхәт” хезмәтеннән түбәндәге өзекне мисал итеп китерәбез: “Дөньяда торган вакытта, шатлыкларны сөйләр, кайгыларны чишеп эчне бушатыр өчен иң якын, иң ышанычлы бер кешегә мохтаҗ булынадыр. Ләкин бу эшләр турысында ата белән анадан артык һичкем булмас, чөнки болар-баланың шатлыгы өчен хәтта үзеннән артык сөенәдер вә хәсрәтләре өчен кулдан килгән барлык чараларны күрүдә кимчелек итмәсләр[2:110].” Галимнең әлеге сүзләре аша балаларның күңеленә аларның  нинди генә очракта калсалар да, нинди генә ата-анага ия булсалар да, үзләрен тудырган әни-әтиләрен кичерә һәм ярата белергә тиешлекләре турындагы мәгънәне ныклап сеңдерергә тырышабыз.

 Җәмгыятебездә “Ана хакын хаклау” темасы көннән –көн тирән мәгънәгә ия була бара. Бала күңеленә анадан да якын кеше булмауны төшендерү максатында Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләреннән дә кулайрак хезмәтләр бардыр дип әйтә алмыйбыз. Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте әлеге мәсьәләне күтәрүдә татар әдәбиятында әһәмиятле урынны биләп тора. Повестьта аналар һәм балалар каршылыгы, яшь буынның  туган туфракка, олы буыннан мирас булып калган гореф-гадәтләргә, йолаларга, матди һәм рухи байлыкка карашы укучылар арасында каршылыклы фикерләр тууга сәбәп була. Кабат аларга Ризаэддин Фәхретдиннән өзекләр китерергә мәҗбүр булабыз. “Үзенә киләчәк буын җитештереп, көчсез калганнан соң, гомерләрендә аның шәфкате күләгәсендә рәхәт гомер кичерү нияте белән асрап үстергән баласыннан усал мөгамәлә күргән ата вә ана өчен баласының дөньяда яшәвендә нинди файда булыр? “Их,мондый балаларым дөньяда һич булмаса иде””; “Их, өйләнмичә үлгән булыр идем!”; “Их, дөньяга килмәгән булыр идем!”-дип хәсрәт чиккән ата вә аналар бу дөньяда азмы? Шулай булуга карамастан, мондый хәсрәтләргә күп вакытта ата вә аналар үзләре сәбәпче булалардыр, ягъни тәрбия биреләчәк бер вакытта балаларына тиешле тәрбия бирмичә, җиңелгә санаулары-мондый нәрсәләргә сәбәп булыр[2:128]”,-дип яза Ризаэддин Фәхретдин. Без, үз чиратыбызда, укучыларыбызны шундый әти-әниләр һәм балалар булу мөмкинлегеннән сакланырга өйрәтергә тырышабыз.

 Тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхретдиннең барлык хезмәтләрен дә кулланып була, аларның һәркайсы балаларны да, олы кешеләрне дә үзенчә тәрбияле итү максатына корылган. Эш дәвамлы булсын өчен әлеге хезмәтләрне укытучылар гына түгел, һәр ата-ана, әби-бабай, һәр укучы куллансын, милләтебезне тәрбияле итеп, җәмгыятебезне усаллык, вәхшилек, әдәпсезлектән коткаруга өлеш кертсен иде.

Кулланылган әдәбият:

1.Фәхретдинов С. Сайланма әсәрләр.“Наза” фонды, 2000.-83б.

2.Шаһиев. Р.Ш. Ризаэддин Фәхретдиннең иҗади мирасы. Казан:РИЦ”Школа”,2007.-332б


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү - укытучылар һәм әти - әниләрнең төп бурычы.Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора.  5 нче сыйныфларга әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсенн...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Дәресләрдә милли-төбәк компонентын куллануның әһәмияте

Дәресләрдә милли-төбәк компонентын куллану һәр заманда актуаль булачак, чөнки киләчәк буында милли рух, патриотизм хисләре тәрбияләү беренчел максатларның берсе....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

УКУЧЫЛАРГА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫННАН ФАЙДАЛАНУ

Ризаэддин Фәхреддин укулары өчен әзерләнгән материал...