Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең роле.
методическая разработка по теме

Марданова Фаузия Хадыевна

Ризаэддин Фәхреддин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rizaeddin_fhreddin.docx30.11 КБ

Предварительный просмотр:

Ф. Һ. Мәрдәнова,

Яр Чаллы шәһәре 11 нче гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең роле.

Һәр халыкның, шул исәптән татар халкының да иң изге, һәрвакыт нык ымсындырып торган хыялы - һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү.

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы - балаларны төрле яктан үстерү, әдәби әсәрләр, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре аша әдәп-әхлак  тәрбиясе бирү. Һәрнәрсәгә мәхәббәт, акыл, намус, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләүдә мәгърифәтчеләребез хезмәтләрен куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Бөек мәърифәтчебез Ризаэддин бине Фәхреддин -  үгет- нәсыйхәтләр бирү буенча гаять күп хезмәтләр калдырган шәхесләрнең берсе.                                                                                    

Риза Фәхреддиннең “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата” “Гаилә, “Нәсыйхәт” кебек хезмәтләре сыйныф сәгатләре, класстан тыш чаралар, әти-әниләр җыелышларында куллану өчен алыштыргысыз дәрәҗәдә бай материал булып торалар.  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин Риза Фәхретдин мирасын балаларга җиткерүне үземнең бурычым дип саныйм. Чөнки тел һәм әдәбият дәресләрендә ата-анага ихтирам, мәхәббәт, хөрмәт күрсәтү, ата-ана хакын хаклау  балаларның төп бурычы булып тору, игелеклелек, шәфкатьлелек, хезмәткә хөрмәт мәсьәләләре күтәрелә. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле әйтеп бетергесез зур. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне, әдәби образлар аның төп нигезен тәшкил итә. Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язмаган. Шушы сүзләргә таянып, мин, әдәбият  һәм татар теле дәресләрендә әхлак тәрбиясенә караган мәсьәләләрне хәл иткәндә, Р.Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану алымнарын ачыкларга телим.

Әдәбият дәресләрендә күп кулланыла торган чыганакларның берсе - "Җәвамигуль кәлим шәрхе". Бу хезмәттә пәйгамбәребезнең 344 хәдисенә Р.Фәхреддин тарафыннан зур һәм киң аңлатма бирелгән.

Бозык яшьләрдән бозык милләт туа. Әмма төзек вә фазыйләтле яшьләрдән төзек бер милләт хасил буладыр. Шуның өчен яхшы вә әхлаклы яшьләр җитештерергә кирәк. Болар олугларның хакларын да ригаять итә булырлар, милләтне дә тәрбия кылырлар (245 хәдис).

Бу хәдисләр аша Р.Фәхреддиннең бала тәрбияләүдә ата-аналар һәм укытучылар алдына зур бурычлар билгеләгәне күренә.

Ризаэддин Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабы укучыларны әхлак турында уйлауга этәрә, күркәм сыйфатларны үзләштерергә ярдәм итә. Әдәби әсәрләрне өйрәнгәннән соң, гомуми нәтиҗә ясау өчен, Риза казый нәсыйхәтләреннән мисаллар китерәм.

Һәр әдәби образга тирән мәгънә салына. Һәрбер образның үзенә хас уңай яки тискәре сыйфатлары бар. Ә без үзебезнең алдыбызга тискәре сыйфатларга тәнкыйть күзлегеннән карый белүче, уңай сыйфатларга ия булган шәхес тәрбияләү бурычын куябыз.

Әдәби образларның әхлак тәрбиясен бирүдә тоткан урыннарын билгеләү өчен мисалларны күп китерергә була. Мәсәлән. С.Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасы аша түбәндәге нәтиҗәләр ясала:

 Кешегә акыл, зирәклек, хезмәткә сәләтлелек кебек сыйфатлар бирелгән икән, аңа шул ук вакытта зур бурычлар да йөкләтелә. Ул үзенә яшәү мөмкинлеге тудыручы табигать турында кайгыртырга тиеш.

Кеше һәм алмагач, алар – икесе дә табигать җисеме. Кешене дә, алмагачны да тәрбияләп үстерү өчен зур көч куярга кирәк. Бары шул чакта гына, билгеле бер вакыт җиткәч, алмагач татлы алма бирә, кеше исә хезмәткә яраклы булып җитешә.

С.Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасында Сәлим абзый шундый кешеләрнең берсе. Бу образ аша укучыларда хезмәткә мәхәббәт, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләнә. Чөнки кешеләргә файдалы булу, аларны хезмәтең белән шатландыру – үзе бер бәхет ул.

Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романында кеше тормышы өчен көрәшүчеләр – врачлар, шәфкать туташларының бәяләнмәс хезмәтләре (Әбүзәр Таһиров, Гөлшаһидә, Мансур һ.б.), Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә язучы Илдус Гаделшин, табибә Галина Измайловна, Илсөя образлары аша укучыларда шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү максат итеп куела.

Программабызда А. Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән”,  Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять", "Матурлык", Ш.Камалның "Буранда", Ф. Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала", Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, М.Җәлилнең “Ана бәйрәме” һәм аналар темасына иҗат итүче бик күп шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү каралган. 

Картайган көннәрендә тәрбиягә мохтаҗ булган аналарны карау бенча кешеләр ике төркемгә аерыла: кайберләре гомере буена аналарына рәхмәтле булып кала, хөрмәт, тәрбия күрсәтеп, аналарының фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк дип санамый, һаман дөнья кууын белә. Ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.

Мәсәлән, Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повестеның үзәгенә Бибинурның олы җаны куелган. Бу җанга бөтен дөнья сыйган. Анда тол калган Габдуллаҗан да, үги балалар да, көндәше һәм туганы Зөһрәбану да, күрше-күләннәре, яшьтәшләре дә бар. Ә иң зур урын бу җанны аз гына булса да аңлаган колхоз рәисенә калдырылган. Кешеләргә, авыл халкына, табигатькә мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисе яши Бибинур карчык йөрәгендә. Бибинур, кешеләрдән яшереп кенә, шәфкатьлелегенең бәяләнмәвенә сәерсенә, шуны аңлатырлык сәбәпләр эзли. Әсәрдә үги балаларның үстергән аналары хакын хакламаулары күңелне әрнетә.

Югарыда саналган әсәрләрне анализлаганда, Р.Фәхретдиннең “Ата-ана” бүлегендә бирелгән түбәндәге нәсыйхәтләре китерелә:

  1. Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.
  2. Ата-аналарының тәрбияләре һәм мәшәкатьләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә каршы киләләр һәм сүзләрен дә ишетергә теләмиләр. Сез дә шундый инсафсыз балалар булмагыз.
  3. Каты күңеллеләр, башкаларга золым, газап кылучылар дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле була алмаслар.
  4. Олыларны, ата-аналарны хөрмәт итү савап китерер, дөнья тормышының тынычлыгын арттырыр.

Р.Фәхреддин хезмәтләре аша әхлак тәрбиясе бирү татар теле дәресләрендә дә уңышлы дәвам иттерелә. Мәсәлән, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, мөстәкыйль эш өчен карточкалар Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле бала” китабына нигезләнеп төзелде. Түбәндә берничә үрнәк китерәм:

1. Киләчәк заман хикәя фигылләрнең астына сызыгыз.

Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга сәдака вә ахирәттә йөзгә аклык китерер. Ул дөнья байлыгына бирелмәс. Тәрбияле баланы һәркем яратыр һәм мактап сөйләр. Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер, көче җитәр.

2.Сыйфатларның астына сызарга.

Инсафлы баланың бит-кул сөртә торган яулыгы була. Ялкаулар кояш төшкәнче йоклар. Тәртипле бала әзерләнеп бирелгән чәйне яхшы гына эчәр, ипине кадерләп кенә ашар.

3. Исемнәрнең килешләрен билгеләргә.

Уйнаган вакытта ишеткән әдәпсез сүзләреңне кешегә сөйләмә. Тәрбияле бала иптәшләренең каләмнәрен, кәгазьләрен, китапларын актармас, ертмас.

4.Тамыр һәм ясалма исемнәрне язып алырга.

Тәрбияле бала ялгышлык белән тиешсез эш кылган булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз карашыннан ук белер. Тәрбиясез бала үзенең кимчелекләрен төзәтү хисабында булмас. Нәсихәт итүчегә яман сүзләр белән җавап бирер. Тәрбия вә әдәп кадәр кешеләрне бөекләп күрсәткән нәрсә дөньяда юктыр. Шуның кебек тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күрсәткән нәрсә дә юктыр.

Тагын бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде, чөнки аларны һәр сүз төркемен узганда да кулланып була.

Гомумән, Р.Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында куллану иң уңышлы юнәлешләрнең берсе булып тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану

Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә бөек мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен файдалануымны сезнең белән уртаклашасым килә....

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

УКУЧЫЛАРГА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫННАН ФАЙДАЛАНУ

Ризаэддин Фәхреддин укулары өчен әзерләнгән материал...