УКУЧЫЛАРГА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫННАН ФАЙДАЛАНУ
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
УКУЧЫЛАРГА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫННАН ФАЙДАЛАНУ
Бүгенге көндә күпләребезне борчыган проблемаларга тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләрен кертми мөмкин түгел. Әйләнә-тирәбездә, кызганычка күрә, эчкечелек, тәмәке тарту, урлашу, җинаять кылу кебек начар гадәтләр киң таралыш ала. Үсеп килүче буында кешелеклелек, намуслылык кебек сыйфатларны саклап калуда гаиләдә әхлак тәрбиясе, мәктәптә әхлак дәресләренең роле алыштыргысыз. Мәктәптә үткәрелә торган әдәбият дәресләре әхлак дәресләре белән керешеп китә дисәк тә, һич ялгыш булмас. Бу нисбәттән Р.Фәхреддиннең әйткән сүзләре урынлы булыр: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”. Шәхсән мин үз дәресләремдә татар халкы тарихында тирән эз калдырган шәхесләребез Р. Фәхреддин, Г.Исхакый һ.б. әсәрләренә зур игътибар бирәм. Оештыру моментында һәм дәрес дәвамында олпат шәхесләребезнең әйткән сүзләрен, халык мәкальләрен цитата рәвешендә китереп, укучылар белән әңгәмәләр оештыруны эш тәҗрибәмдә даими рәвештә кулланып киләм.
Гаять киң эрудицияле, бөек талант һәм энциклопедик белем иясе, рухи тормышның төрле тармакларында йөзләгән хезмәтләр иҗат иткән олпат шәхес буларак, Ризаэддин Фәхретддин татар тарихи әдәбияты, иҗтимагый фикер үсеше һәм мәдәниятендә үзәк урыннарның берсен биләп тора. Заманында аның даны Россия масштаблары белән генә чикләнмичә, чит илләргә дә, бигрәк тә төрки дөньяга киң тарала.
1859нчы елның 17нче гыйнварында хәзерге Татарстанның Әлмәт районына керә торган Кичү Чаты авылында дөньяга килгән мәшһүр Ризаэддин Фәхретддин мәдрәсәдә укыган елларында ук бик күп китаплар укый, чит телләр белән кызыксына. Мәдрәсәнең югары сыйныфларында укыган шәкерт елларында ук инде Ризаэддин Фәхретддин башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Укыту барышында дөньви фәннәргә өстенлек бирүе, укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы ул бик тиз танылып өлгерә. Шәкерт вакытында сайлаган әлеге һөнәренә ул гомере буена тугрылыклы булып кала. [2:5]
Танылган әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Р.Фәхреддин эшчәнлегенә бәя биреп түбәндәге фикерен белдерә: “Р.Фәхреддин – чын мәгънәсендә олуг педагог. Чөнки аның бөтен эшчәнлеге игелеккә, толерантлыкка, халыкны белемле һәм тәрбияле итүгә юнәлдерелгән. Бу затның халык педагогикасына, яшәеш тәҗрибәсенә, ислам диненә, башка кавемнәрнең дә рухи казанышларына нигезләнгән тәрбия китаплары халкыбызны иманлы, әхлаклы итүдә инде гасыр буена дәреслек, тәрбия әсбабы, академия вазифасын үтәп киләләр.” [1:167]
Дөрестән дә, галимнең тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләренең саны бихисап. Аның уку-укыту, тәрбия-әхлак мәсьәләләренә багышланган “Гыйлем әхлак” (Әхлак гыйлеме” – этика ) сериясе барлыкка килә. Бу сериядә ун исемдә, бик күп тапкырлар кабат-кабат бастырылып мәдрәсәләрдә дәреслекләр булып файдаланган китаплары бик киң танылганнар. Гасырлар дәвамында сакланып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән хезмәтләр инде вакыт тарафыннан сыналганнар, җитди имтихан тотканнар. Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре нәкъ менә шундыйлар рәтен тулыландыра. Әлеге хезмәтләр бүгенге көндә дә үз кыйммәтләрен югалтмыйлар – укытучы-мөгаллимнәр генә түгел, киң катлау укучылар арасында да файдаланылалар. Р.Фәхреддин тәрбияне үгет-нәсихәт, вәгазь уку итеп кенә карамый. Чын мәгънәсендә җәмгыятькә лаеклы, һәр өлкәдә мәгълүматлы, итагатьле, гомумән алганда, эчке культурага ия шәхес үстерү өчен, тәрбиянең һәртөрле чаралар җыелмасын кулланырга кирәк, дип куя ул мәсьәләне.
Бүген мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – барыбызның да уртак бурычы. Баланы гаилә генә түгел, мәктәп тә тәрбияли. Мәктәпне исә яшәеш-тормыштан аерып карап булмый. Бүгенге көндә балаларны тәрбияләү катлаулы мәсьәлә, чөнки алар мәктәпкә килгәндә инде гаиләдә билгеле бер тәрбия алып, ягъни гаиләдә салынган тәҗрибә белән киләләр. Һәр гаиләнең үзенә генә хас тәрбия ысуллары, яшәү үзенчәлекләре бар. Димәк, балалар да төрле гаиләдә төрлечә тәрбияләнә. Мөгаллимнәр исә әнә шул үзенчәлекләрне күз уңында тотып эш итәргә тиешләр. Балаларны дөрес тәрбия кылуда тәҗрибәле шәхесләребезнең сүзләренә колак салу бик урынлы булыр. Бу нисбәттән Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләрен уку, аларны өстәл китабы дәрәҗәсенә күтәрү бер дә комачау итмәс.
“Тәрбияле бала” әсәрендә Ризаэддин Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннын да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас”, – дигән. Һәр бала тормышта уңай һәм тискәре күренешләр белән очраша. Шул вакытта алар, яхшыны яманннан аерып, дөрес юлны сайлый белергә тиеш. Моңа өйрәтү гаилә әгъзаларының һәм укытучыларның бурычы.
Халыкның күп гасырлар дәвамында камилләшеп килгән һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән әхлакый Һәм эстетик норма-кагыйдәләре бар. Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре халык тәҗрибәсенә нигезләнгән. Балаларда милли үзаң тәрбияләүдә, милләтебез белән горурлану хисләре уятуда Р.Фәхреддин хезмәтләре, аның тормыш юлы безнең өчен үрнәк булып тора.
Һәр укытучы-мөгаллим укыту һәм тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә омтыла. Шуңа күрә дә тәрбия сәгатьләре уздырганда, әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрләрне анлизлаганда, Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен укыту-тәрбия системасында куллану нәтиҗәлелеккә китерә. Ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә алыштыргысыз киңәшләре бар галимнең. Аның язган һәр җөмләсеннән олпат фикер, киң мәгънә табарга мөмкин. Кыйммәтле тарихыбыз булган Р.Фәхреддин хезмәтләрен без онытмаска, шәхес тәрбияләүдә иң мөһим һәм кирәкле чыганак дип санарга тиеш.
Язмамны Ризаэддин Фәхреддиннең гаять эчтәлекле фикерләренең берсе белән тәмамлыйсым килә: “Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз. Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме вафат булмас, мәңге калыр”. Куйган максатларыбызга тугры калып, гүзәл исем калдыра алырлык шәхесләр тәрбияләүгә ирешә алсак иде.
Әдәбият
- Миңнегулов Х. Гасырлар арасында уйланулар / Х.Миңнегулов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2010. – 219б.
- Фәхреддин Р. Адабе тәкълим / Р.Фәхреддин. – Казан. – Академия познания. – 2006. – 168б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең роле.
Ризаэддин Фәхреддин....
Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)
Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация.
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү - укытучылар һәм әти - әниләрнең төп бурычы.Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора. 5 нче сыйныфларга әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсенн...
Укучыларга әдәп – әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин бине Фәхреддин мирасын куллану
Конференция материалы...
Яшъ буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану
Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп сана...
Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану
Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә бөек мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен файдалануымны сезнең белән уртаклашасым килә....
Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Р.Фәхреддин мирасыннан файдалану
Бүгенге көндә укучыларда күрергә теләгән мөһим сыйфатларның берсе - әдәп. "Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкатъ күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торга...