Чын дуслык ул – зур хәзинә (6 нчы сыйныфларның татар төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе, проект эше эшләү )
план-конспект урока (6 класс)
Дәрестә укучылар төркемнәрдә проект эше эшлиләр. Проект эшенең нәтиҗәсе - дуслык турында стена газетасы чыгару.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
duslyk._dres_konspegy.docx | 23.17 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Дуслык һәм иптәшлек. ( рус мәктәпләрендәге татар төркемнәрендә белем алучы 6 нчы сыйныф укучылары өчен бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)
Максат: 1. Дуслык турында күзаллауны булдыру.
2. Дуслык турында сөйләм күнекмәләре, иҗади фикерләү формалаштыру.
3. Балаларда бер-берсенә дуслык хисе, үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер технологиясе, презентация.
Дәрес барышы.
I . Оештыру өлеше
- Исәнләшү
- Уңай психологик хәләт тудыру.
- Укучылар, әйдәгез әле дәресне, күңелләрне күтәреп, җыр тыңлаудан башлыйк. Игътибар белән тыңлагыз. (Х.Фәрхи башкаруында “Дусларга”җыры башкарыла)
II. Кереш өлеш.
- Укучылар, җыр нәрсә турында? (Җыр дуслык турында.)
- Без аны Хәния Фәрхи башкаруында тыңладык. Дуслык турында тагын нинди җырлар беләсез? (“Чын дустым”, “Сез дусларым бар әле”, “Дуслык турында җыр”.)
- Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? (Дуслык турында.)
- Дуслык сүзенең тагын нинди синоним парлары бар? (Иптәшлек, кардәшлек.)
III. Төп өлеш.
- Укучылар, аңлатмалы сүзлектә дуслык сүзенә менә мондый аңлатма бирелгән. (Слайд күрсәтелә)
Дуслык - ихтияҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт.
-Укучылар, сезнең дусларыгыз бармы? (Әйе, бар.)
- Кайсыларыгызның дуслары сезнең сыйныфта укый? Сезнең сыйныф укучылары арасында иптәшлек, дуслык, үзара ярдәмләшү ничек тора? Сезнең сыйныф укучылыры татумы? ( Әйе, безнең сыйныф укчылары бик тату, бер-беребезгә гел ярдәм итәбез.)
- Сез бу дуслыкны, татулыкны кайда күрәсез? (Укуда булышу, хезмәттә бер-береңә булышу, сыйныфтан тыш эшләрдә булышу һ.б.)
- Башка сыйныфташларыгыздан дустыгыз нәрсә белән аерыла? (Дустыңа бөтен эч-серләреңне сөйләп була, ә сыйныфташларга юк. Дустың белән күбрәк аралашасың, аңа гел булышасың, ә барлык сыйтыфташларга да булышып бетереп булмый һ.б.)
- Укучылыр, тормышта дус ни өчен кирәк? (Кайгылыарны уртаклашырга, шатлыкларны бүлешергә, кирәк чакларда булышырга, бәйрәмнәрне бергә уздырырга, серләрне сөйләргә һ.б.)
- Укучылар, сезнең кайберләрегезнең дуслары икенче милләт кешеләре. Дусларыгызның икенче милләттән булуына сез ничек карыйсыз? (Бик яхшы.)
-Димәк, чын дуслыкка милләт комачауламый. Игътибар итсәгез, сезнең сыйныфыгызда да берничә милләттән булган балалар укый. Шуңа да карамастан, сез дус, тату яшисез. Уртак хыяллары, фикерләре булган кешеләрне дуслык җепләре бәйли.
- Укучылар, мин сезне ике төркемгә бүлеп утырткан идем, хәзер төркемнәрдә эшлибез. Дәрес ахырында төркемнәрнең белемнәрен бәяләрбез.
Беренче бирем.
- Дуслык турында нинди мәкальләр беләсез? (Укучылар төркемнәрдә бергәләп язалар.)
- Әйдәгез, тикшерәбез, мәкальне укыйбыз һәм мәгънәсен аңлата барабыз. ( Дуслары булмаган кеше ярты гомер генә яши. Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач – тиз алыштырма. 100 сум акчаң булганчы – 100 дустың булсын. Дус авырлыкта беленер һ.б.)
- Беренче төркем укучылары мәкальләрне күбрәк язган, җаваплары да тулырак, димәк бу турда алар җиңүче.
Икенче бирем.
- Дуслык турында нинди әсәрләр, шигырьләр беләсез? (Һ. Такташ “Иптәшләр” шигыре, Д. Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар” “Дуслык турында җыр” “Чын дустым” һ.б.)
- Бу юлы икенче төркем җиңде.
Өченче бирем.
- Дуслык әкиятләрдә дә бик күп чагыла, нинди әкиятләр беләсез? (“Шалкан”, “Төремкәй”, Аю белән бабай”, “Төлке белән каз”, “Әтәч белән куян” һ.б.)
- Бу юлы ике төрем дә бертигез җавап бирделәр..
Дүртенче бирем.
- Чын дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Гадел, тыйнак, тырыш, игътибарлы, акыллы, юмарт, тәртипле, мәрхәмәтле, сабыр, ярдәмчел һ.б.)
- Молодцы, икенче төркем җиңде.
Бишенче бирем.
- Дуслыкка комачаулаучы сыйфатларны языгыз. (Көнчелек, саранлык, үз-үзең турында гына уйлау, ялкаулык, мактану, тәртипсезлек һ.б.)
- Молодцы, укучылар.
- Ә хәзер, укучылар, иҗади бирем. Дуслык агачы төзисез. Агач – ул сезнең сыйныф, ботакларына дуслык өчен мөһим булган сыйфатларны язып чыгасыз, ә яфракларына бу сыйфатларга ия булган сыйныфташларыгызның исемнәрен язасыз. (Укучылар тарафыннан проект эше эшләнелә).
- Молодцы, хәзер плакатларны тактага элеп куябыз.
- Ә хәзер, укучылыр, мин сезгә кечкенә генә бер мәсәл укып китәм. Игътибар белән тыңлагыз.
Бик биектауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
- Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез.
- Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.
- Без, Дуслык, Бәхет, Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит.
- Укучылар сез ничек уйлыйсыз? Көтүче кемне кертер? (Укучылар төрле җаваплар бирәләр)
- Дуслыкны, чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет тулган, байлык килгән. Сез беләсез дуслыкны бернинди акчага да сатып алып булмый. Дуслык ул - зур байлык . Дуслар безгә укырга, эшләргә, яшәргә булыша. Дуслык ул олы бүләк кенә түгел, ә бөек хезмәт тә. Дусны табарга була, ләкин аны бик тиз югалтырга да мөмкин. Элек-электән үк борынгы әби-бабаларыбыз яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ягымлы булырга һәм инде үзара дус булырга өйрәткәннәр. Аларның әйткән сүзләре хикмәтле әйтемгә әверелеп – мәкаль булып, безнең көннәргә килеп җиткән.
IV Йомгаклау.
- Без бүген нәрсә турында сөйләштек. Сезгә дәрес ошадымы?
- Ә хәзер балалар бергәләп “Чын дустым” җырын җырлыйбыз. Сезнең кайберләрегез бу җырны белә.(Караоке җибәрелә, слайдта җырның сүзләре бирелеп бара)
V. Өй эше.
- “Минем дустым” дигән темага инша язып килергә.
Билгеләр кую.
- Дәресне түбәндәге цитата белән тәмамлыйсым килә.(слайдта бирелә)
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә,
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
Дәрес тәмам. Бик зур рәхмәт. Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү; әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын танып – белергә өйрәтү...
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"
Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.
Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...
"Ашамлыклар" темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү" дәресе.
Дәрес эшкәртмәсе....
”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)
Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...
"Кышкы уеннар" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
2 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты....
"Дуслык" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
quot;Дуслык" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе....