Иҗат проекты"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"
проект (5 класс) на тему
Иҗат проекты"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
izhat_proektykitapkirekzaytuna_gayanovna.doc | 93 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе»
Төзүче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе Мәхмүтова Зәйтүнә Гаян кызы
Бу брошюра авторның эш тәҗрибәсенә, “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”дип аталган программага нигезләнеп төзелгән. Анда урын алган материаллар бүгенге көн таләпләренә туры килгән,электән тупланган тәҗрибәләрне , гореф-гадәтләрне кулланып эшләүне тәк ъдим итәләр. Кеше үз гомеренең күп вакытын физик һәм психик сәламәтлек өчен кирәк күнегүләр,хәрәкәтләр ясамыйча утырып яки ятып уздыра.Шуңа күрә дә, әлеге киңәшләрдән чыгып,укучылар көндәлек эш-хәрәкәтләрнең сәламәтлек өчен зарури икәнен аңларлар. Балалар,әти-әниләр,педагоглар бу китапны кызыксынып укырлар дип ышанабыз.
Эчтәлек
1. Эш тәҗрибәсе...........................................................................................................................5
2. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” иҗат проекты....................................................................8
3. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” программасы....................................................................26
4. Презентация “Сәламәтлек - зур байлык”............................................................................38
5. “Сәламәтлек - зур байлык” (сыйныф сәгате)......................................................................46
6. Тәмәкенең зарары (сыйныф сәгате).......................................................................................50
7. “Сәламәтлек ярминкәсе”(сценарий)......................................................................................55
8. Татар халкының хәрәкәтле уеннары.....................................................................................61
9. Диск CD-RW куела
“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” программасы
Аңлатма язуы
Балалар- безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны төзү өчен сәламәт кешеләр кирәк. Шуңа күрә яшь буынның сәламәт булуы өчен көрәшү- һәркемнең изге бурычы.Хәзерге чорда балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту зур әһәмияткә ия. Шул максаттан чыгып Русия президенты кабул иткән ” Сәламәтлек” ил күләм проекты да уңышлы эшләп килә. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан укытучы тарафынннан күп төрле чаралар үткәрелә. Сәламәтлек сәгатьләре үткәрүдә укытучыларга ярдәмлек булдыру максатыннан “Сәламәтлек программасы” төзелде. Программа берничә бүлектән тора:
- Сәламәтләндерү чараларының төрләре;
- Урта сыйныфлар өчен тематик план;
- Гигиена һәм сәламәтлек саклау буенча урта яшьтәге мәктәп балаларының белем һәм күнекмәләренең якынча күләме;
Программаның максаты- балаларда сәламәт тормыш рәвеше алып баруга мотив булдыруга юнәлдерелгән сәламәтләндерү эшен оештырганда укытучыларга ярдәм итү. Программа материалына сәламәтләндерү элементлары гына түгел, шулай ук бала шәхесен тәрбияләгәндә мөһим булган әдәп-әхлак кагыйдәләре дә кергән. Программаны уңышлы куллану өчен укытучының һәм әти- әниләрнең бердәм эшләве кирәк.Программада булган темаларны физик культура, “ , сыйныф сәгатьләрендә, дәрестән тыш чараларда кулланырга була.
Дәресләр атнага бер тапкыр үткәрелә. Бу сәгатьләрнең максаты: мәктәпне белем һәм тәрбия алу йорты гына түгел, ә баланың сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын саклаучы икенче өенә әйләндерү.
Программаның төп бурычлары:
- Дәресләрдә балаларның сәламәтлеген ныгыту, гәүдә тотышын дөресләү, физик үсешкә ярдәм итү, тышкы мохитнең җайсыз шартларына каршы тора алу сәләте тәрбияләү.
- Шәхси гигиена, көндәлек режим, физик күнегүләрнең сәламәтлеккә, эшчәнлеккә һәм хәрәкәт итү сәләтен үстерүгә йогынтысы хакында белем формалаштыру.
- Уен вакытында техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау турында беренчел төшенчәләр бирү.
- Авыруларны булдырмый калу чаралары турында балаларның белемнәрен киңәйтү.
- Укучыларда зарарлы гадәтләргә каршы тора белү сәләте, сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү.
Сәламәтләндерү чараларының төрләре.
- Дәресләргә кадәр үткәрелүче гимнастика.
- Физкультминутлар.
- Хәрәкәтле уеннар.
- Сәламәтлек темасына әңгәмәләр.
- Уку елы дәвамындагы ярышларда катнашу.
- Сәламәтлек һәм спорт көннәре үткәрү.
- Спорт секцияләренә йөрү.
Тематик планлаштыру.
V сыйныф.
Тема 1: Без ни өчен авырыйбыз?
1 дәрес: Авыртуның сәбәпләре. 2 дәрес: Авыруның билгеләре. 3 дәрес: Хәлең ничек?
Тема 2: Авырулардан безне кем һәм ничек саклый?
4 дәрес: Организм үз- үзенә булыша. 5 дәрес: Сәламәт яшәү рәвеше.
Тема 3: Безне кем дәвалый?
6 дәрес: Безне нинди табиб дәвалый?
Тема 4: Авырулардан прививкалар.
7 дәрес: Инфекцион авырулар. 8 дәрес: Авырулардан прививкалар.
Тема 5: Дарулар турында нәрсә белергә кирәк?
9 дәрес: Без нинди дару эчәбез? 10 дәрес: Өй аптечкасы.
Тема 6: Агуланудан ничек сакланырга?
11 дәрес: Дарулар белән агулану. 12 дәрес: Ризык белән агулану.
Тема 7: Төрле һава торышында куркынычсызлык.
13 дәрес: Әгәр кояшлы һәм эссе булса. 14 дәрес: Әгәр урамда яшенле яңгыр яуса.
Тема 8: Өйдә, урамда куркынычсызлык кагыйдәләре.
15 дәрес: Өйдәге куркынычсызлык. 16 дәрес: Урамда үз- үзеңне ничек тотарга?
Тема 9: Суда куркынычсызлык кагыйдәләре.
17 дәрес. Су- безнең дус.
Тема 10. Ут белән эш итү кагыйдәләре.
18 дәрес. Ут зыян китермәсен өчен.
Тема 11. Электр тогыннан саклану.
19 дәрес. Электр тогы нәрсәсе белән куркыныч?
Тема 12. Киселүдән, имгәнүдән, сынулардан ничек сакланырга?
20 дәрес. Травмалар.
Тема 13. Бөҗәкләрдән ничек сакланырга?
21 дәрес. Бөҗәкләрнең тешләве.
Тема 14. Хайваннар янында куркынычсызлык.
22 дәрес.Этләр һәм мәчеләр турында нәрсә беләбез.
Тема 15. Сыеклык, ризык, пар, газ белән агуланганда 1 нче ярдәм.
23 дәрес. Агулы матдәләр белән агулану. 24 дәрес. Төтен белән агулану.
Тема 16. Пешкәндә, өшегәндә, кояшта тән пешкәндә 1 нче ярдәм.
25 дәрес. “ Кояш сукканда” үзеңә ярдәм итү. 26 дәрес. Суыктан ничек сакланырга?
Тема 17. Травма булганда 1 нче ярдәм.
27 дәрес. Буыннар чыгу һәм сеңер сузылу. 28 дәрес. Сынулар. 28 дәрес.Әгәр син киселсәң һәм бәрелсәң.
Тема 18. Күзгә, колакка, борынга чүп кергәндә 1 нче ярдәм.
30 дәрес. Әгәр күзгә, колакка, борынга чүп керсә.
Тема 19. Бөҗәк, елан, эт һәм мәче тешләгәндә беренче ярдәм.
31 дәрес. Елан тешләү.
Тема 20. Бүгенге медицинаның эше.
32 дәрес. Сәламәт булып үсү. 33 дәрес. Үз- үзеңне тәрбиялә. 34 дәрес. Мин хәрәкәтне сайлыйм.
VI сыйныф.
Тема 1. Нәрсәдән курыкмаска кирәк?
1 дәрес. Ныклы ышаныч, кыюлык тәрбияләү.
Тема 2. Усал, көнче, саран булуга караганда игелекле булу күңеллерәк.
2 дәрес. Уйларга өйрәнәбез. 3 дәрес. Яхшылык эшләргә ашык.
Тема 3. Без нишләп ялганлыйбыз?
4дәрес. Ялган сөйләү булышамы? 5 дәрес. Ялган турында мәкальләр һәм әйтемнәр.
Тема 4. Без нишләп әти- әниләрне тыңламыйбыз?
6 дәрес. Әти- әниләрнең киңәшенә колак салырга кирәкме? 7 дәрес. Ни өчен бала һәм әти- әни бер- берсен һәрвакытта да аңламыйлар?
Тема 5. Үз- үзеңне тыярга өйрән.
8 дәрес. Бөтен теләкләрдә үтәләме ? 9 дәрес. Үзеңдә сабырлык тәрбияләү.
Тема 6. Тырнакны чәйнәмә, борынны актарма
10- 11 дәрес. Начар гадәтләрне ничек ташларга?
Тема 7. Бүләкне ничек алырга?
12 дәрес. Миңа бүләк бирәләр. 13 дәрес. Мин бүләк бирәм.
Тема 8. Җәзага ничек карарга?
14 дәрес. Җәза.
Тема 9. Ничек киенергә?
15 дәрес. Кием.
Тема 10. Таныш түгел кеше белән ничек аралашырга?
16 дәрес. Җаваплы тәртип.
Тема 11. Берәр җирең авыртса, нәрсә эшләргә?
17 дәрес. Авырту.
Тема 12. Өстәл артында үз- үзеңне ничек тотарга?
18 дәрес. Өстәлне сервислау. 19 дәрес. Өстәл артында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре.
Тема 13 .Кунакта үз- үзеңне ничек тотарга?
20 дәрес. Син кунакка барасың.
Тема 14. Җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга?
21 дәрес. Транспортта һәм урамда үз- үзеңне тоту. 22 дәрес. Театрда, кинода, мәктәптә үз- үзеңне тоту.
Тема 15. “ Ямьсез сүзләр.”
23 дәрес. Без әдәпле аралашабызмы? 24 дәрес. Телефоннан сөйләшә беләбезме?
Тема 16. Мәктәпкә барасы килмәсә нишләргә?
25 дәрес. Үзеңә үзең ярдәм ит.
Тема 17. Мәктәптән соң нәрсә белән шөгыльләнергә?
26 дәрес. Үзеңнең ялыңны оештыра бел.
Тема 18. Дусларны ничек сайларга?
27 дәрес. Нәрсә ул дуслык? 28 дәрес. Чын дус дип кемне саныйсың?
Тема 19. Әти- әниләргә ничек булышырга?
29 дәрес. Әти- әнине ничек шатландырырга?
Тема 20. Авыру һәм ярдәмсез кешеләргә булышу.
30 дәрес. Әгәр кемгә дә булса синең ярдәм кирәксә. 31 дәрес. Яхшылык эшләргә ашык.
Тема 21. Кабатлау.
32 дәрес. Сәламәтлек чаткысы. 33 дәрес. Сәламәтлек иленә сәяхәт. 34 дәрес. Сәламәт яшәү рәвеше культурасы ( ярыш)
VII сыйныф.
Тема 1. Безнең сәламәтлек.
1 дәрес. Нәрсә ул сәламәтлек? 2 дәрес. Нәрсә ул эмоция? 3 дәрес. Хисләр. 4 дәрес. Стресс.
Тема 2. Сәламәтлекне саклауда үзеңә ничек булышырга?
5 дәрес. Уйларга һәм эшләргә өйрәнәбез. 6 дәрес. Вакыйганың сәбәбен һәм эзлеклелеген табу. 7 дәрес. Сайларга өйрән.
Тема 3. Минем карарга бәйле.
8 дәрес. Үзем хәл итәм. 9 дәрес. Үзем өчен яхшы булсын.
Тема 4. Тәмәке.
10 дәрес. Тәмәке тарту турында без нәрсә беләбез?
Тема 5. Ни өчен кайбер гадәтләр начар була?
11 дәрес. Бәйлелек. 12 дәрес. Юк дип әйтергә өйрән. 13 дәрес. Ничек юк дип әйтергә? 14 дәрес. Начар гадәткә син ни өчен юк дисең? 15 дәрес. Мин сайлый беләм.
Тема 6. Үз- үзеңә ярдәм.
16 дәрес. Ихтыярлы тәртип.
Тема 7. Алкоголь.
17 дәрес. Алкоголь. 18 дәрес. Алкоголь- ялгышлык. 19 дәрес. Алкоголь- сайларга өйрән.
Тема 8. Наркотик.
20 дәрес. Наркотик. 21 дәрес. Наркотикка юк дибез.
Тема 9. Без- бер гаилә.
22 дәрес. Малайлар һәм кызлар. 23 дәрес. Минем гаилә.
Тема 10. Кабатлау. Стандарт булмаган дәресләр һәм бәйрәмнәр.
24 дәрес. Дуслык. 25 дәрес. Сәламәтлек көне. 26 дәрес. Без дөрес туклана беләбезме? 27 дәрес. Мин ботка яратам. 28 дәрес. Шапшаклар каян килә? (Уен- сәяхәт.) 29 дәрес. Чисталык һәм сәламәтлек. 30 дәрес. Чисталык һәм тәртип. 31 дәрес. Без яхшылык
эшлибез. 32 дәрес. КВН “ Безнең сәламәтлек” 33 дәрес. Мин сәламәтлекне сайлыйм. 34 дәрес. Сәламәт булыгыз.
Тема: Сәламәтлек – зур байлык
Максат: Тәрбия сәгатендә сәламәт булу күнекмәләрен ныгыту;
Дәресне проект методы буенча оештыру.
Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү.
Җиһазлау: проектор, экран, карточкалар.
Дәрес барышы.
- Оештыру:
- исәнләшү;
- кизү укучы сөйләме.
- Актуальләштерү.
- Укучылар без сезнең белән узган тәрбия сәгатендә “Сәламәтлек – зур байлык” исемле текст белән таныштык. Исегезгә төшерегез әле, текстны укый башлаганчы безгә нинди сорау куелган иде?
- Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?
- Дөрес, укучылар. Ә нишләргә кирәк соң? Өй эше итеп сезгә шушы сорауга җавапны төрле формаларда әзерләп килергә иде. Кемдер презентация, кемдер буклет ясыйм диде. Әйдәгез, укучылар үзләрегезнең эшләрегезне безгә дә күрсәтегез әле.
- Өй эшләре тикшерелә. Һәр укучы үз эшен яклый.
- Белемнәрен ныгыту.
- Әйдәгез укучылар, текстны искә төшереп алыйк әле. Мин сезгә хәзер сүзләр язылган битләр таратам. Һәр биттә бер җөмлә, ләкин җөмләдә сүзләр тәртибе буталган. Сезнең максат: җөмләдәге сүзләр тәртибен дөресләп, эчтәлек буенча урнаштырырга.
- Сәламәт булу өчен:
Беренчедән, кирәк, спорт, шөгыльләнергә, белән.
Йөрергә, спорт, түгәрәкләренә, ясарга, зарядка, иртән, яки, кышын, тимераякта, шуарга, чаңгыда, ә, җәен, коенырга, су, кызынырга, кирәк, кояшта.
Икенчедән, сакларга, көндәлек, режимны, акыл, физик, хезмәтен, хезмәт, аралаштырырга, белән, соң, авыр, эштән, ял, кирәк, итәргә.
Өченчедән, кирәк, тукланырга, дөрес.
Яшелчә, күбрәк, кирәк, һәм, җиләк-җимеш, ашарга.
Алдыннан, майлы, ярамый, йокы, баллы, кыздырылган, ризыклар, ашарга.
Дүртенчедән, белү, дөрес, ел, вакытына, киенә, карап.
Җәен, кирәк, кышын, җиңел, кием, җылы, кияргә.
- Укучылар дөрес җавапларны укыйлар. Дөреслеге тикшерелә. Нәтиҗә ясала.
- Текстта бирелгән, акыл хезмәтен, физик хезмәт белән аралаштырырга кирәк дигән киңәшне ничек аңлыйсыз?
(Төркемнәрдә эшләнә)
- Без сезнең белән укучылар, ашарга кирәк, шөгыльләнергә кирәк, аралаштырырга кирәк дибез. Ә бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый соң.
- Дөрес. Бу фигыль, инфинитив. Барлык, юклык формаларын искә төшеп үтик. Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
Барлык формасы –рга, -ргә, -ырга, -ергә, -арга, -әргә, -яргә, -ярга кушымчалары белән ясала.
Юклык формасы –маска, -мәскә кушымчалары белән ясала.
- Әйдәгез хәзер, җөмләләр төзеп карыйк.
IV. Физкультминутка
- Сәламәт булу өчен укучылар, ял итеп алырга кирәк. Күзләрне ял иттереп алыйк.
V. Күнегүләр эшләү
- 11 нче күнегү
- 12 нче күнегү
- 13 нче күнегү. Сәламәт яшәү кагыйдәләрен сөйләргә. 1 укучы сөйли.
- Менә без сезнең белән, тәрбия сәгате буе сәламәтлек турында сөйләштек. Ә сез сәламәтлек турында мәкальләр, әйтемнәр беләсезме? Хәзер мин сезне тикшереп карыйм.
Байлык – бер айлык,(саулык – гомерлек).
Байлыкның башы — (тазалык).
Гыйлемнән яхшы дус юк, (чирдән яман дошман юк).
Пакьлек сөйгән (сау булыр).
Саф һава — (тәнгә дәва).
Сәламәтлек – җәүһәр, (ләкин тиз югала).
Таза булсаң,( таш та ярып була).
Саулык — (зур байлык).
- Яхшы. Хәзер әйдәгез әле укучылар уйнап алыйк. Сәламәтлек сүзеннән яңа сүзләр ясагыз эле.
V.Өй эше бирү.
- Сәламәтлек турында күп сөйләштек. Cез сәламәтлегегезне үзегез ничек саклыйсыз?Хикәя язып килергә.
- Билге кую.
- Йомгаклау
- Дәреснең нәтиҗәсен без сезнең белән менә шушы буклетка урнаштырдык. Монда сәламәт булыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге язылган. Сәламәтлек турында мәкаль һәм әйтемнәр урнаштырылган. Проект эчшәнлеге укучыларда нинди сыйфатлар үстерүе турында әйтелгән. Мин аларны сезгә таратам.
Дәресне тамамлап сезгә шуны әйтәсем килә:
Чыршыдай биек булыгыз,
Нараттай төз булыгыз,
Зиректәй алсу булыгыз,
Кояштай сылу булыгыз,
Имәндәй таза булыгыз,
Әхлаклы һәм сау-сәламәт булыгыз!
Тәмәкенең зарары
Максат: тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлауларына ирешү.
Укучылар төркемнәрдә тикшерәләр:
Нәрсә ул гадәт?
- Кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре. - Чир китәр, гадәт китмәс. Мәкаль.
- Кешеләрдә нинди гадәтләр була?
- Яхшы (уңай) гадәтләр, начар (тискәре) гадәтләр.
- Яхшы (уңай) гадәтләрне санап чыгыгыз.
- Бер сүзле булу. Әйбернең кадерен белү. Олыларга да, кечеләргә дә ихтирам белән карау һ.б.
- Нинди начар (тискәре) гадәтләр бар? .
- Иптәшләрнең фикере белән хисаплашмау, әти-өнинең сүзен тыңламау, тәмәке тарту, аракы эчү, сүгенү һ. б.
- Әле санап үткән начар (тискәре) гадәтләр арасында иң нык таралганнары ниндиләр?
- Аракы эчү, тәмәке тарту, дорфа сүз әйтү.
- Сәгать саен кабатлана торганнары нинди?
- Тәмәке тарту.
- Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
- Тәмәке тартуның кешегә зыяны турында.
Биремнәр үтәү
1 нче бирем.
— Нәрсә ул тәмәке?
1. Эт җиләкләре семьялыгыннан, никотинлы, озын сабаклы үлән
үсемлек.— Хәзер бакчаларда тәмәке утыртучылар сирәк очрый. Шул үсемлекне үстерү, эшкәртү яки сату белән шөгыльләнә торган.- . Тәмәке кибете бездән ерак түгел. Шул үсемлектән ясалган.— Бакча корткычларына каршы көрәштә тәмәке төнәтмәсен кулланам.
2. Шул үсемлекнең тарту, суыру, иснәү яки чәйнәү өчен киптерелеп бик ваклап туралган, төелгән яфраклары һәм сабаклары. - Аның яратып тартканы - яфрак тәмәке иде.
Папиростан аермалы буларак, шул үсемлекнең турап пачкага салынган хәлендәгесе. –“Әйдәле, бер тәмәке төреп тартыйк”,- дип тәкъдим ясады Зәкәриягә отряд командиры.
2 нче бирем.
— Тәмәке кайдан килеп чыккан?
Җаваплар.
Укытучы: тарта торган үләнне Европада яшәүчеләр "табак" (уя үсә торган Табаго провинциясе атамасыннан) дип исемләгәннәр. Аны йецан сәяхәтчесе Христофор Колумб тәүге тапкыр 1493 елның15 мартында Көньяк Америкадан Европага, ә 1593 елда инглиз сәүдәгәрләре Русиягә керткән.
Баштагы чорда тәмәке тарту өчен генә түгел, ә дару чаралары итеп тә кулланылган. Аңардан төнәтмә .сыгынты (экстракт), борчак даруы ясаганнар. Дөрес кулланмаганда аңардан нык агуланганнар. Бу дәүләт башлыкларын тартучылар белән каты көрәш алып барырга мәҗбүр иткән.
Әйтик, Михаил Федорович патшалык иткәндә тартучыларны бик каты җәзалаганнар. Аларны таяк һәм чыбыркы белән кыйнаганнар, танауларын һәм колакларын кискәннәр, ерак җирләргә сөргәннәр. Ләкин мондый катгый чаралар әйбәт нәтиҗә бирмәгән;
1697 елда Петр I Русиядә рәсми рәвештә тәмәке сатуны һәм таратуны рөхсәт иткән, тәмәке сату үзе генә дә казнага бик зур табыш китергән. 19 нчы гасыр уртасында папирос, ә XX гасырның Икенче яртысыннан сигаретлар ясый башлаганнар.
— Нәрсә ул никотин?
— Тәмәкедә була торган наркотик (агулы) матдә
Укытучы: Никотин сүзе француз дипломаты Жан Нико исеме белән бәйле. 1560 елда ул тәмәкене беренче булып Франциягә кертә.
Бер сигарет төтене тутырылган пыяла савытка күгәрченне урнаштырсаң, ул агуланып үлә. Никотин сөртелгән пыяла таякчыкны иснәү белән чыпчык та шундук үлә.
- Тәмәке белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?
- Тәмәке белән бергә тартучы да яна. Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр. Тәмәке тартсаң, каты тарт: тизрәк өзелсен. Тәмәке теләнергә өйрәтер...
- Күрүегезчә, татар телендә мәкальләр күп түгел, Бу нәрсә белән аңлатыла дип уйлыйсыз?
- Тәмәке - мөселман халкына ят нәрсә.
- Ни өчен бу гадәт кешегә бик тиз йога?
- Чөнки тәмәкедә наркотик (исерткеч, миңгерәүләтә торган) көч бар. Кеше организмы, аеруча яшь, формалашып бетмәгән организм моңа бик тиз бирешә, каршы тора алмый.
- Үзегезнең таныш-белешләрегез, туганнарыгыз арасыннан тәмәке тартучыларны хәтерләгез. Алар тәмәке тартулары белән канәгатьме? Бу гадәттән котылырга телиләрме?
Укучылардан җаваплар алына3 нче бирем.
- Организм өчен тәмәкенең зарарын нинди мисаллар белән дәлилли аласыз? Тәмәке, тикшерүчеләрнең исәпләвенчә, кеше гомерен 5—15 елга тиклем кыскарта. Бер сигарет гомерне уртача 7 минутка киметә .Йөрәк эшчанлеген какшата, ашказаны, эчәк авыруларын тудыра.
Укытучы: С витамины — сәламәтлекне ныгыта торган төп табигый элементларның берсе. Ул, зәңгелә (цинга) авыруын дәвалаудан тыш, турыдан-туры тән күзәнәкләрен тукландыручы капиллярдан кан китүне кисәтә. Алардан кан китсә, йөрәккә яисә баш миенә кан савып, кан юллары томалануы (закупорка), шуның нәтиҗәсендә кешенең дөнья белән саубуллашуы ихтимал. Аякларда кан юллары томаланса, гангрена авыруы башлануы мөмкин. Ахырда аякны кисәргә туры килә.
Тәмәке исә С витаминының тәэсирен бетерә, ягъни сезнең гомерегезне саклаучыны "урлап китә". Канада белгече доктор Мак-корник С витаминын җентекләп өйрәнә һәм бер сигаретның бер әфлисунда булган кадәр витаминны юк итүен ачыклый. Лаборатор тикшеренүләр менә шуны раслый: димәк, бер пачка сигарет тартучы кеше, организм өчен кирәкле С витаминын булдыру өчен, 20 әфлисун ашарга тиеш.
- Кызганычка каршы, бу гадәт хатын-кызларда да очрый башлады. Аны аларга аеруча зарарлы, диләр. Ни өчен?
- Хатын кызлар - булачак аналар. Алардан балалар зәгыйфь яисә гарип булып туулары мөмкин.
- Тәмәке тартучының, кеше организмыннан тыш, тагын нинди зыяннары бар?
- Төрле бәлаләргә китерә, фаҗигаләр тудыра. Әйтик, урманда тәмәке утыннан янгыннар еш чыга. Йортларда, исерекләр сүндерелмәгән тәмәке кабып йоклау сәбәпле, үлү, газ плитәләре шартлау очраклары да юк түгел.
- Тәмәкенең эш урынында зыяны бармы?
- Бар. Эш калдыра. Галимнәр исәпләвенчә 7 процент эш вакыты тәмәке тартуга китә.
- Гаиләгә нинди зыян ясый?
- Гаиләнең акчасын киметә, һәр тартучы ай саен 25—30 мең сумны җилгә яндыра.
- Тәмәкегә киткән еллык акчаны берәр газета яисә журналның еллык суммасы белән чагыштырыгыз.
Җаваплар тыңлана.4 нче бирем.
Ничек итеп бу начар гадәттән котылып була?
1. Ихтыяр көче тәрбияләргә.
2. Ныклы режим белән яшәргә.
3. Спорт белән даими шөгыльләнергә.
4. Физик эш эшләргә.
5. Тәмәке тартучылардан вакытлыча гына булса да ераграк торырга.
Укытучы: Поль Брэгг "Йөрәкне ничек сәламәт килеш сакларга" дигән китабыңда тәмәкедән котылу өчен түбәндәге киңәшләрне бирә:
1. Иң башта тәмәкенең сәламәтлек өчен ифрат зыянлы икәнлегенә
үэ-үзеңне ышандырырга кирәк.
а) "Тартуны ташларга",— дип берничә мәртәбә кабатлагыз һәм шул ук вакытта аның сезне акрынлап үтерүе һәм иң явыз дошманыгыз икәне турында гына уйлагыз.
б) Һәм яңадан "Тәмәкенең һәр төре минем җанны алучы, мин бу агудан барыбер котылачакмын" — дип кат-кат кабатлагыз.
в) Тагын берничә мәртәбә: "Мин тәмәке тартмаячакмын. Мин тәмәке тартмаячакмын",—дип әйтегез.
г) Алкоголь, тозлы, майлы ризыклар һ. б. да кулланмаска. Тәмәке тарту күзнең челтәр катлавының җитди зарарлануына китерә. Шуның аркасында олы яшькә җиткәндә сукыр калу куркынычы өч тапкыр арта. - "Челтәр катлавының үзәк өлешенең зарарлануы олы яшьтәге кешеләрдә еш очрый,— дип искәртә Лондонның офтальмология институты хезмәткәре, доктор Ричард Уорманд. — Бу авыруның күз тукымасындагы тамырларының үзгәрүе (деформация) белән бәйләнешле үзенчәлекле формасының берсе тәмәке тартудан барлыкка килә.
Кеше озаграк һәм иртәрәк тәмәке тарткан саен, ул тизрәк авырый башлый Һәм аңа күбрәк сигарет таләп ителә.
50 яшьтән алып 69 яшькә кадәр тәмәке, тартучылар арасында сукыраю куркынычы өч тапкыр артыграк.
Үсемлек азыгында сакланган микроэлементлар челтәр катламын зарарлы тәэсирләрдән саклый. Ләкин- тәмәке тарту аркасында микроэлементларның канда әйләнеп йөрүе туктатыла. Бу еш кына сукыраюга китерә.
Йомгаклау.
-Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Дәрестән нинди сабак алдыгыз?
Өйгә эш бирү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Что т акое любовь..." Внеклассное мероприятие для 11 кл
Беседа на тему"Что такое любовь..." проводится с учащимися 10-11 классов.Это мероприятие содейсвует развитию гуманных отношений между юношами и девушками; способствует воспитанию нравственн...
"Сәламә тәндә - сәламәт акыл"
Сәламәт яшәү рәвешенең төп аспектларын билгеләү; физик яктан сәламәт кеше тәрбияләү темасына язылган сыйныф сәгате....
Презентация "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл".
Сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау....
Кичә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”
Максат: - укучыларны сәламәтлек төшенчәсенең мәгънәсенә төшендерү, сәламәтлеккә тәэсир иткән факторларны...
"Акыл ягыннан артта калган балаларның эмоциональ сферасы һәм аның үсеш мөмкинлекләре"
Методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш...
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
Дәрес сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышлана. Балаларда төркемнәрдә эшләү аша дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга булышу....
УКУЧЫЛАРНЫҢ АКЫЛ ЭШЧӘНЛЕГЕ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕГЕН ФОРМАЛАШТЫРУДА ПРОЕКТ ТЕХНОЛОГИЯСЕ.
Укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора. Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклар эзләргә, табылган мәгълүм...