“Туган халкымның этник мәдәнияте” авторлык программасы
методическая разработка на тему
Бүгенге көн укучысында туган халкына, җиренә хөрмәт, милли горурлык тәрбияләү иң беренче урында торырга тиеш.Әлеге курсны үтеп, бала үзенең кайсы милләттән икәнен, бу милләтнең тормыш үтү өчен мөһим булган йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен, менталететын (дөньяга, тормышка фәлсәфи карашларын), психологиясен, динен, рухи һәм матди мәдәниятен, тарихын үзләштерә.”Әгерҗе төбәге халкының этник мәдәнияте” программасының төп максаты : җирле халыкның яшәү рәвешен билгеләү, алар арасында туганлык мөнәсәбәтләрен саклау, милли мәдәниятне үстерү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
avtorskaya_progr.rizvanova_aa_gimnaziya_no1_g.agryzrt.doc | 156.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Туган халкымның этник мәдәнияте” программасы
Аңлатма язуы
Халыкның милли үзаңын күтәрү, аны үстерүдә шартлар тудырырга омтылу, телне, гореф-гадәтләрне, милли йолаларны саклау - бүгенге көн ихтыяҗы. Тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтенә лаек булу иң беренче чиратта үз-үзеңә һәм күршеләреңә булган хөрмәттән, табигать дөньясында һәм кешеләр арасында үзеңнең урыныңны билгели алудан башлана. Этник кавемнәр арасында мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе, төрле каршылыклар килеп чыгуы, әхлаксызлыкның тамыр җәюе, сан ягыннан кечерәк булган халыкларның мәнфәгатьләрен кысу- болар барысы да бүгенге яшь буынны тәрбияләүгә яңа таләпләр куя. Бүгенге көн укучысында туган халкына, җиренә хөрмәт, милли горурлык тәрбияләү иң беренче урында торырга тиеш.Әлеге курсны үтеп, бала үзенең кайсы милләттән икәнен, бу милләтнең тормыш үтү өчен мөһим булган йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен, менталететын (дөньяга, тормышка фәлсәфи карашларын), психологиясен, динен, рухи һәм матди мәдәниятен, тарихын үзләштерә.”Әгерҗе төбәге халкының этник мәдәнияте” программасының төп максаты : җирле халыкның яшәү рәвешен билгеләү, алар арасында туганлык мөнәсәбәтләрен саклау, милли мәдәниятне үстерү. Төп бурычлар: - һәр милләт халкын, аның традицияләрен хөрмәт итү; -гореф-гадәтләрне торгызу; - кешелеклелек сыйфатларын үзенә җыйган толерант шәхес тәрбияләү; -туган як табигатенә, туган җиргә сакчыл мөнәсәбәт булдыру. 105 сәгатьлек программа гомуми белем бирү мәктәбенең 4,7,10 нчы сыйныф укучылары өчен төзелде. Өйрәнүнең һәр баскычында 35 әр сәгать вакыт каралды. Дәресләр атнасына һәр сыйныфка 1 сәгать итеп бирелде. Программа гомумуку белем һәм күнекмәләргә булган таләпләргә ия. Теоретик һәм практик дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Класстан класска күчкән саен, укучыларның белемнәре тирәнәя, киңәя. Гимназиядә татар, удмурт, мари балалары укый, программа аларны күздә тотып төзелде. Әдәбият, тарих, җыр, рәсем, хезмәт дәресләре белән интеграцияләү, сәхнәләштерү, иллюстрацияләү һәм башка укыту метод-алымнары, мультимедия чаралары куллану, дәрес-әңгәмә, дәрес-сәяхәт, дәрес-экскурсия, семинар, диспут дәресләр, йомгаклау я зачет эше буларак проект дәрес үткәрү, доклад-рефератлар язу, музейларда һәм башка истәлекле урыннарда булуны исәптә тота. Программа инновацион педагогик, шул исәптән информацион технологияләрне үз эченә ала. Укучы эшчәнлеге билге белән бәяләнми. Нәтиҗәләр укучыларның төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, фәнни-практик конференцияләрдә, иҗади эшләрдә катнашулары белән чыгарыла. Көтелгән нәтиҗәләр: укучылар үз төбәгенең мәдәниятен, халкын, телен, динен хөрмәт итсә, үз максатыма ирештем дип әйтә алам.
Башлангыч сыйныфлар өчен
программа эчтәлеге һәм тематик бүленеш (35 с.)
- нче бүлек. Ватан туган йорттан башлана (10 с.)
1.Йорт,хуҗалык турында төшенчәләр. Мин яши торган урамда ничә йорт, ишегалды. Анда кемнәр яши. Күршеләрем. Аларның милләте. Йортларның тышкы күренеше.”Кемнең өе матуррак?” Йорт төзүче осталар. ( 1с.) 2. Минем гаиләм. (Әти-әнием, абыйларым, апаларым, әби-бабайлар) Гаиләдәге традицияләр, мөнәсәбәтләр. Өлкәннәргә хөрмәт булдыру , кечеләр турында кайгырту. ( 1с.) 3. Хезмәт, аның төрләре: ир-ат эше, хатын-кыз эше, балалар эше. Өйдәге хезмәттә минем урыным. ( 1с.) 4.Минем фамилиям, аның килеп чыгышы. Иң танылган гаилә. Аның белән очрашу.( 1с.) 5.Үткән чор һәм бүгенге көн уеннары, халык авыз иҗаты үрнәкләре: санамышлар,үртәвечләр,тизәйткечләр, аларны өйрәнү. ( 1с.) 6. Хуҗалыкта йорт хайваннары, аларны тәрбияләү. ( 1с.) 7.Милли бәйрәмнәр, ял вакытлары, һәр гаилә әгъзасының яраткан шөгыле. ( 1с.) 8.Милли ашамлыклар. ( 1с.) 9.Кул эшләреннән күргәзмә .”Әти-әнием белән”. ( 1с.) 10.Үземнең гаиләм , фамилиям белән горурлана аламмы? Сочинение язу. ( 1с.)
2 нче бүлек.Туган шәһәрем ( 9 с.)
1.Минем шәһәрем, аның исеме, килеп чыгышы. (Урамнары, исемнәре нәрсәне аңлата). Шәһәрем башка шәһәрләрдән кайсы ягы белән аерыла? Күрше шәһәрләргә экскурсия.Шәһәремнең тышкы күренеше,бизәлеше. Практик эш: язын һәм көзен шәһәрдә агач-чәчәкләр утыртуда катнашу. (1) 2.Туган ягым табигате.Топонимнар, болын-кырларның,урманнарның, инеш-елгаларның исемнәре. ( 1с.) 3.Табигатьтәге үзгәрешләр.Халык сынамышлары. ( 1с.) 4.Дару үләннәре, аларны җыю. ( 1с.) 5.Безнең якта яшәүче җәнлекләр. ( 1с.) 6.Шәһәр халкы , шөгыле. Танылган кешеләре.( 1с.) 7.Халык медицинасы белән шөгыльләнүче кешеләр, очрашулар. ( 1с.) 8.Мәдәният йортлары, китапханәләр, мәктәпләр.( 1с.) 9.Спорт һәм без.Танылган спортчылар. ( 1с.)
3 нче бүлек.Туганнарым, дусларым ( 8 с.)
1.Әтием һәм әнием ягыннан туганнар. Алар миңа кем булалар? Якын һәм ерак туганнар, туган якны үстерүгә керткән өлешләре. (Гаилә шәҗәрәсе төзү) ( 1с.) 2.Туганнар белән мөнәсәбәтем. Башка төбәкләрдә яшәүче туганнарым. ( 1с.) 3.Туганнарымның юбилей кичәләре, котлаулар. ( 1с.) 4.Якын дус.Дуслар. Хәзерге уеннар, күңел ачу уеннары, мәктәптә уку. ( 1с.) 5.Дустымның туган көне. Аны әзерләү һәм үткәрү.( 1с.) 6. Сәламәтлекне саклау. Беренче ярдәм күрсәтү.Өлкәннәргә ярдәм итү. ( 1с.) 7.Түгәрәк өстәл: “Кемнәр белән дуслашырга телим?” Ачыктан-ачык сөйләшү. ( 1с.) 8.Туганнарым белән горурлана аламмы? Танылган туганнар. ( 1с.)
4 нче бүлек. Мин-кешеләр арасында. ( 8 с.)
1.Мин - гаилә әгъзасы, мәктәп укучысы. Гаиләдә, өйдә, сыйныфта тоткан урыным.(1с.) 2.Кыз кешенең тышкы кыяфәте, холкы. Хатын-кыз киемнәре.(1с.) 3.Танылган хатын-кызлар. Презентацияләр төзү.(1с.) 4.Егет кешенең тышкы кыяфәте, холкы. Ир-ат киемнәре: үткәне һәм бүгенгесе. (1с.) 5.Танылган ир-атлар турында презентацияләр төзү.(1с.) 6.Кызлар һәм егетләрнең үз-үзләрен тотышлары турында халык авыз иҗаты үрнәрләре. Әхлак кагыйдәләре.(1с.) 7.Дусларга, өлкән һәм кече яшьтәге буын кешеләренә ихтирамлы мөнәсәбәт, традицияләр(1с.) 8.Ачыктан-ачык сөйләшү: ”Кем булырга, нинди булырга?” Үзеңә, үзеңнең эш-гамәлләреңә бәя бирә алу. ( 1с.)
Тематик план
№ | Тема | Сәгать саны | Теория | Практика |
1 | Ватан туган йорттан башлана | 10 | 9 | 1 |
2 | Туган шәһәрем | 9 | 8 | 1 |
3 | Туганнарым, дусларым | 8 | 7 | 1 |
4 | Мин-кешеләр арасында | 8 | 7 | 1 |
Урта сыйныф укучылары өчен
программа эчтәлеге һәм тематик бүленеш (35 с.)
1 нче бүлек. Йорт, хуҗалык җирләре
1.Йорт, хуҗалык турында төшенчәләр. Аның төп өлешләре. Крестьян хуҗалыклары: үткәне һәм бүгенгесе.(1с.) 2.Хуҗалык урыннары сайлау, планлаштыру. Яңа хуҗалыклар торгызу. Йорт төзү, ярдәмләшү, күмәк эшләр-өмәләр.(1с.) 3.Төзелеш материаллары, хезмәт кораллары. Йорт төзү белән бәйле йолалар, гореф-гадәтләр, халык иҗаты әсәрләре үрнәкләре.(1с.) 4.Йорт эшләрен алып баруда хуҗа һәм хуҗабикәнең роле. Өй эче җиһазлары: өстәл, урындыклар, мич, ишек. Алар белән бәйле йолалар.(1с.) 5.Йортның тышкы бизәлеше.Бизәкләп эшләү осталары. Иң матур йортка экскурсия.(1с.) 6.Минем йортым – мине саклаучым. Ишегалды, бакча, капкалар.(1с.) ”Бу йорт ерактан көлеп тора” дигән әйтемгә синең фикерең. 7.Яңа йортка керү. Йорт туе, аны үткәрү йоласы. Чыгыш (өзек әзерләү) (2с.) 8.Мунча, аның белән бәйле йолалар. ( 1с.)
2 нче бүлек. Авыл (8с.)
1.Авыл турында төшенчә. Авылның урнашуы. Басу капкалары, алар белән бәйле йолалар. Авылның тарихы.(1с.) 2.Авыл халкы. Сугыш һәм тыл ветераннары. Танылган кешеләре.(1с.) 3.Авылның тышкы күренеше.Урамнары, аларның килеп чыгышы, исемнәре.Урамнарның чисталыгы. Бүгенге көн татар авылы: уңай һәм тискәре яклар(1с.) 4.Авыл халкының шөгыле. Һөнәрләр. Авыл хуҗалыгы белән бәйле йолалар, гадәтләр (1с.) 5.Милли ризыклар әзерләү, ут күршеңне, авылдашларыңны чәйгә чакыру, кунак итү йоласы(1с.) 6.Авыл бәйрәмнәре, күңел ачулар.Җир эшләре белән бәйле бәйрәмнәр.( 1с.) 7.Таныш булмаган кешеләргә үз авылың турында нәрсә сөйләр идең? ( 1с.) 8.Туган җир турында елъязма әзерләү.( 1с.)
3 нче бүлек. Безнең район (9 с.)
1.Безнең районның авыллары.Халык уйлап тапкан исемнәре. (Бу исемнәр нәрсә белдерә). Югалган авыллар. Халык саны, милләте. Район картасын сызу, картада һәр сакланып калган авыл пунктларын билгеләү. Эзләнү эше оештыру. (2с.) 2.Районның табигате. Иң матур җирләре.Табигать һәйкәлләре. Кичкетан тыюлыгы. (1с.) 3.Районыбыз сугыш чоры елларында.Тарихи урыннар. Истәлекле җирләр ( 1с.) 4.Әгерҗе төбәге сөйләме.Үзенчәлекләре. Урта диалект.(1с.) 5.Рус, мари, удмурт халкының этносы турында мәгълүмат.(1с.) 6.Борынгы бабаларыбызның яшәү рәвеше .(1с.) 7.Халык бәйрәмнәре. (1с.) 8.Әгерҗе - тимер юл үзәге (1с.) 9.”Халкы белән данлыклы район”.Танылган кешеләр белән очрашулар. (1с.) Презентацияләр төзү.( 1с.)
4 нче бүлек.Матурлыкка йөз тоту (8 с.)
1.Кул эшләре: бәйләү,чигү. Бизәкләрнең исемнәре,төсләр бирелеше. Мамык мендәрләр,түшәкләр әзерләү. Осталарны кунакка чакыру, эш серләренә өйрәнү. Шәхси әйберләрдән күргәзмә-конкурс оештыру. ”Туган як “музеена сәяхәт.Тегү станоклары белән танышу. Өйне матурлап бизәү- татар халкының милли горурлыгы.(3с.) 2.Ир-ат эшләре: өйгә бизәкләр төшерү, тәрәзә рамнары, капкаларны, ялды алларын бизәү. Күргәзмә-конкурслар оештыру.(2с.) 3.Җыр сәнгате. Халыкның җырга, аны башкаручыларга мөнәсәбәте.(1с.) 4.Бию сәнгате. Бию хәрәкәтләре белән танышу.(1с.) 5.Бүгенге көн композиторлары, рәссамнары. Аларның иҗатлары белән танышу. ( 1с.)
№ | Тема | Сәгать саны | Теория | Практика |
1 | Йорт, хуҗалык җирләре | 9 | 7 | 2 |
2 | Авыл | 8 | 7 | 1 |
3 | Безнең район | 10 | 8 | 2 |
4 | Матурлыкка йөз тоту | 8 | 5 | 3 |
Өлкән сыйныф укучылары өчен
программа эчтәлеге һәм тематик бүленеш (35 с.)
1 нче бүлек.Фән буларак- халыкның этник мәдәнияте (2 с.)
1.Татарстан халкы тарихы, өйрәнү чыганаклары. ( 1с.) 2.Фән буларак максат-бурычларны билгеләү. ( 1с.)
2 нче бүлек.Халыкның этник тарихы һәм этногенезы ( 3 с.)
1.Безнең төбәктә яшәүче халык турында гомуми мәгълүмат. ( 1с.) 2.Этник кавемнәрнең безнең төбәккә килеп урнашулары, формалашу этаплары. ( 1с.) 3.Демографик характеристика, этник территория. ( 1с.)
3 нче бүлек. Дин (7 с.)
1.Дини традицияләр,бәйрәмнәр,йолалар.( 1с.) 2.”Исеме җисеменә туры килә”. Исем кушу йолалары. ( 1с.) 3.Багышлаулар- тәрбия чарасы. ( 1с.) 4.Дини этика. ( 1с.) 5.Мәдәниятне һәм мәгарифне үстерүдә диннең әһәмияте. ( 1с.) 6. Күренекле дин әһелләре турында мәгълүмат. Тормыш юлларын күзәтү.(1с.) 7. Мәчет,чиркәү тарихларын барлау.Әгерҗедәге Рус чиркәве, “Нур”, “Хәсән” мәчетләре. Экскурсия.( 1с.) Казан каласына, Болгар дәүләтенә сәяхәт кылу.
4 нче бүлек. Җәмгыять һәм гаилә (8 с.)
1.Халыкның көнкүреше. ( 1с.) 2.Милли өс киемнәр. ( 1с.) 3.Халык ашлары. ( 1с.) 4.Халык медицинасы.( 1с.) 5.Халык педагогикасы. ( 1с.) 6.Гаиләнең демографик хәле. ( 1с.) 7.Халыкның гаиләгә мөнәсәбәте. ( 1с.) 8.Гаилә традицияләре, гадәтләр. ( 1с.)
5 нче бүлек. Рухи мәдәният һәм сәнгать (7 с.)
1.Декоратив- гамәли сәнгать. ( 1с.) 2.Халык көйләре, биюләре. ( 1с.) 3.Халык иҗаты. ( 1с.) 4.Һөнәрчелек сәнгате. ( 1с.) 5.Рәсем сәнгате. ( 1с.) 6.Музыка кораллары. ( 1с.) 7. Театр. ( 1с.) 8.Әгерҗе Сәнгать мәктәбенә экскурсия. Чыгышлар тыңлау. (1)
6 нчы бүлек.Күренекле шәхесләр (5 с.)
1.Язучы, шагыйрьләр.(1с.) 2.Артистлар.(1с.) 3.Галимнәр.(1с.) 4.Журналистлар.( 1с.) 5.Җирле әдипләр.”Күңел чишмәләре” әдәби берләшмә эшендә катнашу.
7 нче бүлек. Этник мәдәниятнең хәзерге үсеш юлында очраган проблемалар ( 3 с.)
№ | Тема | Сәгать саны | Теория | Практика |
1 | Фән буларак- халыкның этник мәдәнияте | 2 | 2 | - |
2 | Халыкның этник тарихы һәм этногенезы | 3 | 3 | - |
3 | Дин | 7 | 5 | 2 |
4 | Җәмгыять һәм гаилә | 8 | 7 | 1 |
5 | Рухи мәдәният һәм сәнгать | 8 | 7 | 1 |
6 | Күренекле шәхесләр | 5 | 4 | 1 |
7 | Этник мәдәниятнең хәзерге үсеш юлында очраган проблемалары | 3 | 3 | - |
Кулланылган әдәбият
1.Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. К.,Татарстан китап нәшрияты, 1995 ел. 2.Казыйханов В. Әхлаклылык дәресләре. Яр Чаллы. 1998 ел. 3.Зөлкәрнәева И. Бишек җырлары. К., 1992 ел. 4.Насыйри К. Тәрбия китабы. К., 1992 ел. 5.Ханбикова Я.Татар халкының уеннары һәм бәйрәмнәре. К.,1975 е. 6.”Гаилә кодексы”. К.,1966 ел. 7.Владыкин В.Е. Этнография удмуртов. И., 1997ел. 8.В.Вершинин. Словарь марийских, удмуртских, татарских слов. 8.Интернет материаллары.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
эш программасы 6 сыйныф
Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программасы...
9 класста географиядән эш программасы
Үрнәк программага нигезләнеп эшләнгән программа. Классның үзенчәлекләренә карап үзгәрешләр кертелгән. Татарстан географиясенә урын бирелгән....
рус төркемендә 8сыйныф өчен татар теле hәм әдәбиятыннан эш программасы
рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә 8нче сыйныфлар өчен Хәйдәрова Р.З.дәреслегенә нигезләнеп төзелгән эш программасы...
Татар теле түгәрәгенең эш программасы
Татар телендә эшләп килә торган "Яшь талантлар" түгәрәгенең эш программасы...
10 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ЭШ ПРОГРАММАСЫ.
“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы
Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...
3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.
3 нчесыйныфның рус төркеме (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З., 2009 ел...