7нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (7 класс) на тему

     Эш программасы “Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га, “Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”на (Казан, 2008)  нигезләнеп төзелгән тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде. Программада атнага 3 сәгать вакыт каралган (барлыгы 105 дәрес). Дәреслек: Татар теле. 7 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (Н.В.Максимов, Г.Ә.Набиуллина), Казан, 2014.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_b_tatar_tele.doc251 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды                                                                                          Килешенде                                                                  Раслыйм

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының                          Уку-укыту эшләре буенча                                       Мәктәп директоры                        

          методик берләшмәсе җитәкчесе                                                 директор урынбасары                                              

__________ Рамазанова Р.Н.                                                                                                                                               ________ Г.Т.Сабирзянова

Беркетмә № 1                                                                                  __________  Г.Т.Исмагилова                                   Боерык № 110                     

27 нче  август   2016 нчы ел                                                         29  нчы  август 2016 нчы ел                                      31  нче август  2016 нчы ел            

                                             

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы Сарман районының  муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 Кәримова Резедә Рәшит кызы

Татар теле, 7нче Б сыйныфы

                                                                                                                                                                                           

 

                                                                                                                                                                                      Педсовет утырышында каралды

                                                                                                                                                                  Беркетмә №1,   29 нчы август 2016нчы ел

                                                                                           

2016-2017нче уку  елы

АННОТАЦИЯ

     Эш программасы “Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га, “Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”на (Казан, 2008)  нигезләнеп төзелгән тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде. Программада атнага 3 сәгать вакыт каралган (барлыгы 105 дәрес). Дәреслек: Татар теле. 7 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (Н.В.Максимов, Г.Ә.Набиуллина), Казан, 2014.

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:            

             1.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы(2004нче ел, 1нче июль)

              2. "2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004нче ел, 11нче  октябрь).

3. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

4. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

5. Россия Федерациясенең 309 – Ф3 номерлы  Законы: “Федераль дәүләти мәгариф стандартлары”

7 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә. Шуны да истә тотарга кирәк: татар мәктәпләрендә үтелә торган һәр фәннең         һәр дәресе укучының бәйләнешле сөйләмен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш.

Тематик план, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать хисабыннан төзелде.

Якынча программалардагы барлык темалар да эш программасында чагылыш тапты, сәгать бүленешенә, бәйләнешле сөйләм үстерүгә үзгәрешләр кертелде. Диктант язу һәм изложениеләр язуга дәресләр сүзтезмәләрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләрне киметү хисабына арттырылды

       Искәрмә: “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү бюджет учреждениесенең “Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында”гы 29 нчы август, 2016 нчы елда педсоветта каралган (беркетмә №1) һәм мәктәп директоры тарафыннан  2016 нчы елның 31 нче августынды чыккан 110 нчы санлы приказы белән расланган нигезләмәсенең 5нче пунктына таянып, дәресләр бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, 10 нчы сыйныфта дәресләр сәгатьләрне берләштерү исәбенә программа үтәлә.

Укыту – методик комлекты.

  1.  ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.
  2.     Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, Казан 2008 нче ел.
  3. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы (Ф.С.Вәлиев, Г.Р.Саттаров. – Казан. “Раннур”, 2000)

Контроль төре: телдән җавап, диктант,мөстәкыйль эш, тест, изложение, сочинение.                                                                                            

  5-9 нчы сыйныфларда татар теленнән төп гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
  5. Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Төп бурычлар

  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирүне дәвам итү.
  2. Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.
  3. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  5. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү

                                                             

                                                           

                                                                                   Язма эшләр төре.

Класс

Дик

тант

Изложе

ние

Сочи

не

ние

Эш кәгазьләре

БСҮ

VII (28 сәг.)

10(4)

7(2)

3(1)

Мәкалә язу -1 сәг.

Гариза язу-1 сәг.,

Хат язу – 1 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 1.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү ,

Изложние язу өчен план төзү, катлаулы план төзергә өйрәтү, текст өстендә эшләү, хаталар өстендә эшләү өчен -7 сәг.

         

Программаның төп эчтәлеге.

Төп темалар

105

1

6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү

6

2

Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре

6

2

Синтаксик берәмлекләр

3

3

Җөмлә. Җөмлә төрләре

9

4

Җөмләнең грамматик кисәкләре, күнегүләр эшләү

40

5

Морфологик- синтаксик анализ

5

6

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау

7

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

29

 

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Көтелгән нәтиҗәләр

План

Факт

1

Кереш. 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре

Сүз ясалышы ысулларын кабатлау

1.09

2

Алдагы сыйныфта алган белемнәрне кабатлауга кереш диктант. Сүз ясалышы.

Сүз төркемнәрен һәм аларның классификацияләрен искә төшерү

2.09

3

Инша “Минем җәйге көннәрем”

Сүзнең ясалышы ягыннан төрләрен  искә төшерү

6.09

4

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Сүз төзелеше

Грамоталылыкны тикшерү

8.09

5

Морфологик анализ

Сүзнең   мәгънәле кисәкләрен кабатлау

9.09

  6

Уку елы башында үткәрелә торган контроль эш (кереш диктант)

Грамоталы язу күнекмәләрен камилләштерү

13.09

7

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

Кагыйдәне искә төшерү, күнегүләр эшләү

15.09

8

 Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш

Синтаксисның өйрәнү объектын билгеләү. Синтаксис турында төшенчә бирү. Таблица өстендә теманы аңлату.

16.09

9

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

Сүз бәйләнешенең төрләрен ачыклау

20.09

10

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

Тезүле бәйләнешнең үзенчәлеген табу

22.09

11

Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре

Ияртүле бәйләнешнең үзенчәлеге . Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше темасын өйрәнүне дәвам итү.

23.09

12

Б.с.үст. Миниатюр изложение.”Ут, Су  һәм Намус”

Бәйләнешле сөйләм үстерү

27.09

13

Ияртүле бәйләнеш

Ияртүле бәйләнешнең үзенчәлеге . Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше темасын өйрәнүне дәвам итү.

29.09

14

Хәбәрлекле мөнәсәбәт

Хәбәрлекле мөнәсәбәтне ачыклау, истә калдыру

30.09

15

Ачыклаулы мөнәсәбәт

Мөнәсәбәт төрләрен ачыклау, истә калдыру

04.10

16

 Аныклаулы мөнәсәбәт

Сүзтезмәләрне аерып чыгару, сүзләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклау

6.10

17

Тест эшләү. Иҗади эш.”Көзге яфрак”

Тест эшләү, белемнәрне тикшерү, ныгыту

7.10

18

 Сүзтезмә.  Аның төрләре

Синтаксик берәмлекләр турында тулы белешмә алу

төшенчә бирү. Мисаллар белән дәлилләү. Исем, сыйфат, алмашлык, сан, рәвеш,хәбәрлек сүзтезмә һәм аларның бөйләүче чараларын табу, истә калдыру;

11.10

19.

Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Фигыль сүзтезмәләр төзи белү, бәйләүче чараларны табу

13.10

20

Исем сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Исем сүзтезмәләр төзи белү, бәйләүче чараларны табу

14.10

21

Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Сыйфат сүзтезмәләр төзи белү, бәйләүче чараларны табу

18.10

22

Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Алмашлык сүзтезмәләр төзи белү, бәйләүче чараларны табу

20.10

23

Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Рәвеш сүзтезмәләр төзи белү, бәйләүче чараларны табу

21.10

24

Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Сан сүзтезмәләр төзи белү, бәйләүче чараларны табу

25.10

25

Хәбәрлек сүз сүзтезмәләр, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар

Хәбәрлек сүз сүзтезмәләр төзи белү, бәйләүче чараларны табу

27.10

26

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе

Кушымчаларны төрләргә аера белү

28.10

27

Бифункциональ кушымчалар (ясагыч һәм бәйләгеч кушымчалар)

Сүзтезмәләрнең төрләрен билгеләү. Сүзтезмәләрне тикшерә белү

8.11

28

С.үст. Сыйфатлама сочинение “Көзнең соңгы яфраклары”

Бәйләнешле сөйләм үстерү

10.11

29

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше буенча

биремле диктант

Грамоталы язу күнекмәләрен камилләштерү

11.11

30

Ике составлы җөмлә

Ике составлы җөмләләрне аера белү

15.11

31

Бер составлы җөмлә. Бер составлы исем җөмлә, бер составлы  фигыль җөмлә

Бер составлы һәм ике составлы җөмләләрнең аермалары

17.11

32

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмләләр

Хикәя җөмләнең үзенчәлеге, функциясе

Сорау җөмләне формалаштыру,

боерык җөмләнең мәгънәләр

18.11

33

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя, сорау. Боерык җөмләләр

Тойгылы җөмләне аера белү.

22.11

34

Тойгылы җөмләләрнең төрле урыннарында  килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында тыныш билгеләре

Тойгылы җөмләдә тыныш билгеләрен куя белү.

24.11

35

Синтагма

Синтагманың сөйләмдәге ролен ачыклау

25.11

36

Раслау һәм инкяр җөмләләр.

Раслау һәм инкяр җөмләләрнең кулланылышы

29.11

37

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Б.С.Ү  Хат язу

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрнең аермалары

1.12

38

Тулы һәм ким җөмләләр

Ким җөмләләрнең кулланылышы

2.12

39

Гади җөмлә.

Тыныш билгеләренең кыен очраклары, гади һәм кушма җөмләләрне аеру, табу

6.12

40

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләрне дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

8.12

41

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия: гади ия, тезмә ия

Иянең белдерелүе, буйсынмый торган кисәк булуы турында аңлатма бирү. гади ия һәм тезмә ияләрне аера белү

9.12

42-43

Контроль изложение.”Эдельвейс”

Бәйләнешле сөйләм үстерү

13.12

15.12

44

Б.С.Ү Хаталар өстендә эш

Белемнәрне ныгыту

16.12

45

Биремле контроль  диктант.”Лагерьда Сабан туе”

Җөмлә төрләрен билгеләү

20.12

46

Хәбәр һәм аның төрләре. Аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны

Хәбәрнең җөмлә төзелешендәге роле; гади хәбәр һәм кушма хәбәр.

22.12

47

Б.С.Ү. Тект буенча план төзү һәм шул план ярдәмендә сөйләү

Уку, текст буенча план төзү, сөйләү

23.12

48

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Аергыч.Тиңдәш, тиңдәш булмаган аергычлар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны

Аергычның фикер бирүдәге роле, җөмләдәге урыны

10.01

49

Аергычлар темасы буенча мөстәкыйль эш

Аергычларны дөрес куллану

12.01

50

Тәмамлык һәм аның белдерелүе.

Шартлы билгеләрне истә калдыру,тәмамлыкларны табу күнекмәләрен ныгыту

13.01

51

Туры һәм кыек тәмамлык.

Кыек тәмамлыкның кыен очраклаарын билгеләү, туры һәм кыек тәмамлыкларны аера белү

17.01

52

Биремле диктант

Туры һәм кыек тәмамлыкларны билгеләү

19.01

53

Хаталар өстендә эш. Хәлләр. Вакыт хәле

Мәгънәләрен ачыклау, ролен билгеләү

20.01

54

Урын хәле

Мәгънәләрен ачыклау, ролен билгеләү

24.01

55

 Рәвеш хәле

Мәгънәләрен ачыклау, ролен билгеләү

26.01

57

Күләм хәле

Күләм хәлләренең билгене, билгенең билгесен ачыклап килүе, белдерелүен  истә калдыру

27.01

58

Сәбәп хәле.

Мәгънәләрен ачыклау, ролен билгеләү

31.01

59

Б.С.Ү. Гариза турында төшенчә

Гариза язарга өйрәнү

2.02

60

Тикшерү диктанты

Җөмлә төрләрен билгеләү

3.02

61

Хаталар өстендә эш. Максат хәлләре

Мәгънәләрен ачыклау, ролен билгеләү

7.02

62

Шарт хәле

 

Шарт һәм кире хәлләре турында төшенчә бирү. Мәгънәләрен ачыклау, ролен билгеләү

9.02

63

Кире хәлләре

Мәгънәләрен ачыклау, ролен билгеләү

10.02

64

Сыйфатлама сочинение “Безнең як кешеләре”, “Яраткан газетам”

Бәйләнешле сөйләм үстерү Сочинение материалын туплау, тәртипкә китерү

14.02

65

Аныклагыч турында төшенчә бирү

Аныклагыч турында төшенчә бирү.

Аныклагычларны табу күнекмәләрен формалаштыру, аныкланмышны билгеләү

16.02

66

Аныклагычның белдерелүе, җөмләдәге роле

Аныклагычның фикер төзеклегендә тоткан ролен белү, күнегүләр эшләү

17.02

67

Аныклагыч янында тыныш билгеләре

Аныклагыч янында тыныш билгеләрен куя белү

21.02

68

Б.С.Ү. Текст буенча катлаулы план төзү, шул план ярдәмендә сөйләү

Уку, текст буенча план төзү, сөйләү

23.02

69

Хәл төркемчәләре буенча мөстәкыйль эш.

Мәгънәләрен ачыклау, ролен билгеләү

24.02

70

Аерымланган хәлләр

Аерымлану өчен кирәкле шартларны белү, тыныш билгеләрен дөрес кую, дөрес уку

28.02

71

Җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр

Аерымлану өчен кирәкле шартларны белү, тыныш билгеләрен дөрес кую, дөрес уку

02.03

72-73

Б.С.Ү. Контроль изложение

Бәйләнешле сөйләм үстерү

03.03

07.03

74

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре

Аерымлану өчен кирәкле шартларны белү, тыныш билгеләрен дөрес кую, дөрес уку

9.03

75

 Контроль диктант.

Диктант язу,биремне дөрес үтәү

10.03

76

Б.С.Ү Хаталар өстендә эш

Белемнәрне ныгыту

14.03

77

Җөмләнең модаль кисәкләре. Кереш сүзләр

Кагыйдәне чыгару, истә калдыр.модаль кисәкләрне белү, истә калдыру

16.03

78

Эндәш сүзләр

Кагыйдәне чыгару, истә калдыр.модаль кисәкләрне белү, истә калдыру

17.03

79

Б.С.Ү. Картина буенча эш (план төзү, шул план буенча сөйләү)

Сыйфатлама элементларын киңрәк кулланып хикәяләү

30.03

80

Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе

Төшенчә бирү. Ныгыту, төрле жанрга караган текст өстендә эшләү

31.03

81

Cөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе буенча язма һәм телдән күнегүләр эшләү.

 Ныгыту, төрле жанрга караган текст өстендә эшләү

04.04

82

Хәтер диктанты (Мәкальләрне язу)

Грамоталылыкны үстерү

6.04

83-86

ХӨЭ. Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү

Җөмләләрне шартлы билгеләре белән тикшерә белү

7.04

11.04

13.04

14.04

87-90

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау

Морфологик- синтаксик анализ тәртибен үзләштерү, мөстәкыйль анализ ясауга ирешү, күнекмәләрне ныгыту;

сөйләмне синтагмаларга бүлү күнекмәләре булдыру.

18.04

20.04

21.04

25.04

91

Б.С.Ү. Текст буенча катлаулы план төзү, шул план ярдәмендә сөйләү

Уку, текст буенча план төзү, сөйләү

27.04

92

Җөмләгә билгеләмә бирү

Уку, сөйләү, язу

28.04

93

Грамматик биремле диктант.

“ Туган авылым табигате”

Грамоталылыкны тикшерү

02.05

94-95

Хаталар өстендә эш

Б.С.Ү. Тулы изложение

Бәйләнешле сөйләм үстерү

04.05

5.05

96

Б.С.Ү.Язма эштәге хаталарны анализлау. Монологик сөйләм

Хаталарны табу, кисәтү күнегүләре эшләү

9.05

11/05

97-100

Гади җөмлә ләрне гомумиләштереп кабатлау

 Белемнәрне гомумиләштереп кабатлау

11.05

12.05

16.05

18.05

11.05

12.05

16.05

101

Грамматик биремле контроль диктант.”Саумы, кояшлы иртә!”(Йомгаклау контроль эше)

Грамоталы язу, биремне дөрес үтәү

19.05

102

Б.С.Ү Хаталарны анализлау.

Хаталарны төзәтү, орфографиянең кыен очраклары буенча күнегүләр эшләү

23.05

103

Контроль сочинение “Гөрләп үтте мәктәп еллары”

Иҗади фикер йөртеп, сочинеие язу

24.05

104-105

Кабатлау

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү

26.05

30.05

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья).

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел.

            5. Дәреслек: Татар теле , 8 нче класс. М.З. Зәкиев “Татар теле”, 2008

            6.  Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

            7.  Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

            8.  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

            9. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

10. Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

12. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

13. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

14. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

15. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

18. Лингвистик анализ үрнәкләре.

19. Татар телендә тыныш билгеләре.

20. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Контроль диктант - ел башында 120 сүз,  ел ахырында 130 сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 250-300 сүз (140-160 - язма күләме)

ел ахырында сүз 300-350 (160-180 язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

 Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

        Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

       

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Тестны бәяләү

1.Тестның 90-100% дөрес башкарылган эшкә “5”ле куела.                2. Тестның 80-89% дөрес башкарылган эшкә “4”ле куела.

3.Тестның 65-79% дөрес башкарылган эшкә “3”ле куела.                  4.Тестның 0-64% дөрес башкарылган эшкә “2”ле куела.

  Мөстәкыйль эшне бәяләү

1. Мөстәкыйль эшнең 85-100% дөрес башкарылган эшкә “5”ле куела.  

2. Мөстәкыйль эшнең 70-84% дөрес башкарылган эшкә “4”ле куела.

3 Мөстәкыйль эшнең. 50-69% дөрес башкарылган эшкә “3”ле куела.  

4. Мөстәкыйль эшнең 0-50% дөрес башкарылган эшкә “2”ле куела.

Телдән җавапны бәяләү

 

            Укытучы җавапның тулы, төгәл, дөрес булуына, сөйләмнең стилистик яктан камил булуына игътибар итә.
Барлык сорауларга да дөрес, төгәл, фәнни итеп  җавап бирелсә  (1-2 сөйләм хатасы булырга мөмкин) - "5"ле.
Сорауларның барысына да җавап бирелмәсә,  2-3 сөйләм хатасы китсә, төгәлсезлек җибәрелсә - "4"ле.
Сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелә, 3-4 сөйләм хатасы булса,төгәлсезлекләр җибәрелсә  - "3"ле.
Җавапланың яртысы дөрес түгел, сөйләм хаталары 5 тән артык булса, төгәллек һәм фәннилек булмаса - "2"ле.

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү  өчен диктантлар, изложениеләр

ДЕМОВЕРСИЯ

Аңлатмалы диктант

    1.Чү, нәрсә булды бу?

     Гөлүс, башына кияргә дә онытып, вагоннан атылып чыкты. Нәрсә булды соң? Тешкә тиярлек яман итеп, нәрсә шыгырдады? Их, нигә дип кенә ял итәргә уйлады икән? Әллә онытылып киттеме? (Г.Вәлиев)

    2. Татарның Шерлок Холмсы кем икәнен беләсезме?

      Сорауны кую, бәлки, бик үк төгәл булмас. Татарның Конан Дойле дип кемне саныйсыз? Күпләр Зөфәр Фәтхетдиновны әйтер.

      Маҗаралы китаплар авторы , юридик фәннәр докторы, профессор  Зөфәр Фәтхетдинов Мәскәүдә яши . Вакыты булган саен, ул Казанга юл тота. Монда кемнәр генә булмаган? Патша,император дисеңме, даһилар,атаклы кешеләр дисеңме? Казанда нинди бай, нинда кызыклы тарих! ( Р.Вәлиев)

     3. Вакыт ул – байлык, хәзинә. Аны әрәм-шәрәм итмәскә, файдалы эшкә тотарга кирәк.Үз алдыңа куйган максатны тормышка ашыруга бүген түгел, иртәгә тотынырмын дип уйлама. З.Фәтхетдинов  ( 111 сүз)

5-11 сыйныфлар Диктантлар җыентыгы Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2001

Контроль диктант

Лагерьда Сабантуй

     Иртәгесен кызарып кояш чыкты. Табигате  дә әлллә сизә инде? Сабан туена нинди матур көн! Иртәнге аш. Иртәнге линейка әллә булды, әллә юк, аңа игътибар  итүче булмады.. Бары тик  сабан тує ачылуын көтәбез. Сәгать тугыз. Шат йөзле балалар мәйданчыкны уратып алдылар. Алдан ук әзерләнгән озын эскәмияләрдә безнең әти-әниләр, әби-бабайлар утырган. Мәйдан уртасында – озын колга, ә аның очында – кызыл башлы борынгы сөлге. Мин моны беренче тапкыр күрәм. Мәйдан алдында – зур өстәл. Анда җиңүчеләргә бүләкләр куелган.

    Менә мәйдан  уртасында Бикнур абый  пәйда булды. Кулында – сырлы таяк. Бу чүлмәк ватарга инде. Ул безне сабан туе ачылу белән котлады. Без дәррәү кул чаптык.

     Ул бүгенге көннең прогаммасы  белән таныштырды. Жюри әгъзалары үз урыннарына килеп  утырдылар. ( 110 сүз) Р.Низамовадан

  ( 5-11 сыйныфлар Диктантлар җыентыгы Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2001)

Изложение

Ут, Су һәм Намус

(Татар халык әкияте)

   Шулай бервакыт Ут, Су һәм Намус, бергәләп, юлга чыгарга җыенганнар.

  • Туктагыз әле, - ди Ут, - юлда барганда, берәребезнең аерылып калуы яки икенче юлдан китеп адашуы  мөмкин. Ул чагында без бер-беребезне нинди билгеләргә карап эзләрбез соң? Безгә әнә шул турыда алдан ук сөйләшеп куярга кирәк. Мине, мәсәлән, төтенгә карап, ерактан ук табарга була, чөнки утсыз  төтен булмый.

Су болай ди:

  • Мине үсемлекләр көеп, башларын түбән иеп утыра торган җирләрдән, эсселектән җир ярылып, телгәләнеп беткән урыннардан эзләмәгез. Мин бөдрә таллар, зирек агачлары, камыш һәм биек яшел үлән үскән җирләрдә булырмын.
  • Миңа килгәндә, - ди Намус, - минем күзгә бәрелеп тора торган билгеләрем юк. Минем белән  дус буласыгыз килсә, сез үзегез мине югалтмаска тырышыгыз. Сыңар күзле кеше дә шулай үзенең бердәнбер күзен ничек сакласа, мине дә шулай саклагыз. Чөнки минем шундый гаҗәп хасиятем бар: бер тапкыр югалткан кеше мине яңадан беркайчан да таба алмый. (137 сүз)  

(З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев Изложениеләр җыентыгы Казан ,,Мәгариф”  нәшрияты 2001)

Контроль диктант

Шаулагыз, имәннәр

        Мин акрын гына урман эченнән атлыйм. Урмандагы һәр агач үз уена, үз моңына чумган.

        Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар. Җил имән очларына кагыла. Имән – тарихчы ул. Имән – урманның тарих укытучысы. Юкә ,каен, миләш – җыр, әдәбият, рәсем укытучылары. Өрәңге кем? Белмәссең. Ихтимал, ул – физиктыр. Каты, конкрет, төгәл. Эмоцияләр белән исәпләшми. Имән – тарихчы, монысы бәхәссез. Әнә карт имәннәр нидер сөйлиләр. Сөйләгез, агачлар, сөйләгез! Бу якның халкы  газаплы сугыш елларында ниләр күрде? Халыкның аһ-зарлары кайларга сеңде? Сезнең төпләрегездә өелеп яткан чикләвекләрне кемнәр җыйды? Кемнәр рәхимсез кышкы көннәрдә , имән чикләвегенең күмәчен ашап, ач үлемне җиңделәр?

         Офык чистарды,имәннәр әллә нинди шом белән, әллә нинди ныклык, куәт  белән шауладылар да шауладылар. Шаулагыз, имәннәр, тыныч тормышның беренче кышына мәдхия  җырлагыз! Халкыма иминлек теләгез! (118 сүз) М.Мәһдиевтән  

( 5-11 сыйныфлар Диктантлар җыентыгы Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2001)

Контроль изложение

Эдельвейс

             Мин сиңа Кызыл китапка кергән чәчәкләрнең берсе – серле тау чәчәге – эдельвейс  турында сөйләрмен.

             Беренчедән, бу чәчәкне тау башына менгән һәр кеше дә күрә алмый. Аны күрер өчен бик биеккә, хәтта  болытлардан да өскәрәк күтәрелергә, көчле җилләр, түзеп булмаслык салкыннар хакимлек  итә торган кар-боз патшалыгына менәргә кирәк. Күрәсең, эдельвейс шундый биектә, кеше кулы җитмәслек үткен  кыя башларында үсүе белән данлыклыдыр ди.

              Икенчедән, эдельвейсны бер тапкыр да күрмәгән кеше  аны гаҗәеп  матур дип уйларга мөмкин. Бу һич тә алай түгел. Матурлыкка килгәндә, гап-гади чәчәкләр дә, мөгаен аннан күп тапкырлар матурдыр.

              Мин эдельвейсның эреләрен дә, вакларын да күп күрдем. Әмма аның матурлыгын гади сүзләр белән генә аңлатуы кыен. Эдельвейс чәчәге үзеннән күп нурлар сипкән кечкенә йолдызчыкка охшап тора. Аның ак йонга, киезгә чорналган сабагы әактый озын. Ул, биек тау башы салкыннарыннан, боз сулышыннан саклану өчен, шундый киез тунга төренеп утыра.

      Эдельвейс – бик үзенчәлекле  чәчәк. Аңа өстән караганда, кыя–тау башларына кечкенә йолдызчыклар күктән  төшеп сибелгән  дә тирә-юньгә яктылык сирпеп яталардыр кебек тоела. Аны болай  һуштан язарлык матур дип әйтеп булиый. Җирдә аннан  күркәмрәк, хуш ислерәк чәчәкләр бик күп ,,,

              ... Эдельвейс бик сирәк очрый торган чәчәккә әйләнде.

                   Эдельвейсның юкка чыгып баруына  бер начар гадәт сәбәп булды. Элек-электән Швейцария һәм Австрия альпинистлары яраткан кызларына кыя-тау башларыннан эдельвейс бәйләме алып кайтып бирә торган булганнар. Моның белән алар, янәсе, кызны яратуларын, үзләренең батырлыкларын, кыюлыкларын исбат иткәннәр. Кызлар исә егетләрдән шундый бүләк алуны үзләре өчен зур дан санаганннар, яраткан кешеләренең батырлыгына сокланганнар...

             Нәкъ менә шул сәбәпле эдельвейсның даны таралган да инде ...

             Безнең көннәрдә эдельвейсның язмышы аяныч. Бу чәчәкне табарга күпләр хыяллана. Әмма чәчәкнең язмышы турында беркем дә  уйланмый. ...

            Җәйләрдән , тау түбәләрендә эдельвейслар чәчәкә аткач, аларны өзәргә бер генә кыю һәм батыр кешенең дә кулы күтәрелмәс дип өметләнәсе килә. (279 сүз)

( Нияз Хәкимуллин, Я.Х. Абдрәхимова Татар теленнән бөйләнешле  сөйләм үстерү дәресләре 5-7 Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2005 )

Хәтер диктанты

Мәкальләр

Җәяүле атлыга юл бирер.

Ил күрке – бурыч.

Акыллы дашманнан курыкма, тиле дустан курык.

Дус үләр, дуслык үлмәс.

Икәү киңәшсә, берәү егар.

Күп уйнаган бер елар.

Куркак тереләй үләр.

Куп йөргәннән сорама, күп күргәннән сора.

Акыл үзе алтын.

Вактан эре җыела.

Тел – байлык.

( 5-11 сыйныфлар Диктантлар җыентыгы Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2001  100 нче бит)

Аңлатмалы диктант

  1. Җаббарның беренче караган бхлмәләре – яңа туган балалар бүлмәсе – ясле булды.( Ш.Усманов)
  2. Ком чүленә - далага –

Тиктормас кран килгән. ( Ф.Сафин)

  1. Аларны – йолдызларны – төрле меридианнарны күзәтергә туры килде. ( Х. Туфан)
  2. Без – Туфанның дуслары – Такташ, Гомәр Гали , Кутуй – еш кына анда булабыз. ( Р.Ишморат)
  3. Икенчесе – Мөхәммәтләр белән килгәне – кәләпүшле, түгәрәк ак сакаллы карт. ( З.Хөснияр )
  4. Ә җитәкчеләр исә сәгать унбердә , ягъни тагын нәкъ бер сәгатьтән , райүзәктә булачаклар. ( З.Хөснияр)
  5. Кызлар күңелендәге дөньяга чыгарга интегеп яткан җырлар, бер-бер артлы чыгып . гармун тавышы белән бик еракка, офыкларга кадәр дулкынланып актылар. ( М. Латыйфуллин)
  6. Моннан берничә ел элек Алабуга зур юбилеен уздырды: шәһәргә нигез салынуга 200 ел тулды ( ,,Ватаным Татарстан” газетасыннан) ( 89 сүз)

( 5-11 сыйныфлар Диктантлар җыентыгы Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2001  100 нче бит)

Изложение

Сихерле чәчәкләр

               Ул уянганда, кич якынлашкан иде. Уяну белән, ул тәнендә ниндидер бер татлы рәхәтлек сизде. Кулларын, аякларын сузып киерелүе булды – җиргә егылып төште. Бераз җайсыз төште булса кирәк, чишмә янына чатанлап барды. Салкын су йокыны таратты . Ашыйсы килеп китте. Азлап кимерә-кимерә, актык сохарилар да юкка чыктылар.

               Урман, акрынлап, караңгылыкка чумды. Бу вакытта Рөстәм абагалар янында иде инде. Әбисе аңа абага җиде төн уртасында чәчәк ата дигән иде. Яз көне, төннәр кыска чакта, җиде төн уртасы кайчан була икән? Теләсә кайчан булсын – барыбер түгелмени? Бу төнне Рөстәм, йоклау түгел, күзләрен дә йоммаячак.

               Шулай уйланып утырганда, тәнгә салкынча җил бәрелде. Кайдадыр күктә каргалар карылдады. Каты итеп күк күкрәде. Яшен яшьнәп, кара урман аша яп-якты тасма сузылып үтте. Ояларына ашыккан җәнлекләр чинавы ишетелде. Төнге янгын вакытында була торган ал яктылык җәелде.

               Рөстәмне курку алды. Тик аның куркуы кызыксыну, хәйран калу белән катнаш иде. Агач яфраклары һәм үсемлекләр, алтынга манчылгандай, ялтырап яна башладылар. Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз хуш ис белән тулды.

       Бер сүнеп, бер кабынып торган яшен яктысы күзләрне чагылдырды. Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант  кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. Күз ачып, күз йомганчы,  алар үстеләр, чәчәкләрдән яуган нурлар яктылыгында үлән  арасына төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин. Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. Ул шундый комсызлык белән аларны учлап-учлап авызына тутырды һәм чәйнәмичә  йота башлады. Ул чәчәкләр, авызга эләгү белән, пешеп өлгергән җиләктәй эределәр һәм үзләреннән-үзләре югала бардылар.

                 Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. Аның башы әйләнә иде, һәм ул, хәлдән таеп, җиргә ауды.

(З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев Изложениеләр җыентыгы Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2001)

Грамматик биремле диктант

Туган авылым табигате

         Минем туган авылым табигате искиткеч гүзәл.

         Аның бер очында -  каен һәм нарат урманнары, икенче очында – зирек, имән һәм усак катыш бик матур әрәмәлек. Әрәмә уртасында -  ел саен Сабантуй була  торган ямь-яшел ашъяулык шикелле тигез алан. Әз генә арырак, елгага төшкән  иңкүлектә, ак чәчәкле чиялек.

          Авылымның өченче ягында – төнбоеклы күлләр, хуш исле печән, котырып үскән кара карлыган, кызыл бөрлегән пешкән яшел болыннар. Болын читендә -  тирә-якта атаклы урман. Ул әкрен генә шаулап, моңаеп утыра. Күкрәгеңне тутырып суласаң, һавасы башны әйләндерә.

           Без, бала-чага, бәрәңге бакчасыннан  гына әрәмәгә чыгып китә идек, ә аннан соң карт имән күләгәсендә төрле кызык хәлләр турында сөйләшеп ята идек. ( 110 сүз ) Р.Мөхәммәтшин

Бирем

Тиңдәш кисәкләрнең нинди җөмлә кисәге булуын күрсәтергә.

 ( 5-11 сыйныфлар Диктантлар җыентыгы Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2001)

Контроль изложение

Сыерчык

            Кабат яз килде. Бу язны Шамил аерым бер түземсезлек һәм өмет белән көтеп адды. Моның үзенә генә билгеле бер сәбәбе бар иде.

            Узган елны аларның колга очына кадакланган сыерчык оясы буш калды. Сыйныфташы Ильясларга килде сыерчык, ә менә Шамилләрнең оясында җил уйный. Малайлар арасында, яшен тизлеге белән, сыерчык килгән дигән хәбәр таралды. Шул көннән башлап, һәрберсе узләренә сыерчык килгәнне көтте. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да бу хакта сүз чыкмый калмый иде. Сыерчыклар, чыннан да, өй кыекларына, лапас түбәләренә килеп кунгалыйлар, бакча башларындагы, су буендагы өянкеләрдә күренгәлиләр, кайберләре биеккә кадакланган оялар тирәсендә чуала, аны кереп тикшереп чыгалар.

          Алар оя сайлый.

          Сыерчык килү хәбәре таралганның икенче көнендә үк Шамил янына Ильяс йөгереп керде.

           -  Безгә  килде, сайрап утыра, әйдә тизрәк карыйбыз, - диде ул керә-керешкә.

         Малайлар ишекккә ташландылар . Капкадан чыгып , Ильясларга таба йөгерделәр.

         Ильясларның капка төбендәге тирәктә, чыннан да, сыерчык утыра иде. Ботакка кунган да, муенын сузып, елтыр-кара каурыйлары белән кояшта җемелдәп, сайрапмы-сайрый. Шундый бәләкәй гәүдәсенә каян килгән диген ул кадәр дәрт!

          Шамил бу юлы инде ояны  колга башына түгел, ә тәрәзә каршындагы юан өянкегә менгереп кадаклады .

          Ул түземсезлек белән сыерчык килүне көтте. Беркөнне, торып , өметсез генә тышка караса, ни күрсен: оя янындагы ботакта пар сыерчык утыра.

Шамил куанычыннан:

- Әни, сыерчык килгән, сяга сыерчык килгән, - дип, табын әзерләп йөргән әнисен сискәндереп, яланөс килеш ишегалдына йөгереп чыкты. (217 сүз) Көндәлек матбугаттан

(З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев Изложениеләр җыентыгы Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2001)

Иҗади диктант

Авыл уяна

        Терлекләрне урамга чыгаруны искәртеп, көтүче кычкырды. Шуннан соң чыбыркы шартлады. Күп тә үтмәде, шыгырдап капкалар ачылды. Йокылы тавышлы ниндидер хатын-кыз сыерына, сарыкларына кычкырды. Анасыннан аерылып калган кәҗә бәтие, колак тондыргыч чәрелдек тавыш белән кычкыра-кычкыра, каядыр йөгереп китте. Ачык тәрәзәдән дымлы тузан исе катыш әчкелтем көтү исе килеп керде.

         Мәктәп турысында беркадәр вакыт тигезле-тигезсез атлаган йөзләрчә тояк тавышлары, сарык кычкырган, сыер мөгрәгән тавышлар ишетелеп торды.

         Көтү тавышына малайларның барысы да уянып китттеләр. Көтү киткәндә йоклап ятарга ярамаганлыгын уйлап, урыннарыннан тордылар, өс-башларын рәтләделәр. Икенче бүлмәдәге кызлар да уяндылар. (86 сүз) Н.Фәттах

Бирем

Авыл күренешләренә нигезләнеп, текстны тулыландырып язарга. ( 5-11 сыйныфлар Диктантлар җыентыгы Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2001)

Контроль диктант

Саумы, кояшлы иртә!

       Төн пәрдәсен ертып, көнчыгыштан алсу таң сызылып килә. Тып-тын урман буйлап барам.

       Менә кояш чыга. Урман уяна башлый. Яфракларга, аллы-гөлле  чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Борынга чәчәкләрнең хуш  исе килеп бәрелә. Чәчәкләр! Аларның ниндиләре генә юк биредә: аллары, сары, кызыл, зәңгәрләре. Шуларга гына карап торасы килә.  Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек наратлар – барысы да, салмак искән җил белән тирбәлеп, иртәнге кояшны сәламлиләр.

       Бөтен җан ияләре уяна башлый. Кайдадыр сандугач сайрый, еракта кәккүк кычкыра. Бер-берсен уздырырга теләгәндәй, күңелле безелдәшеп, эшчән бал кортлары, төклетуралар оча.

       Тар сукмак буйлап  түгәрәк  аланга килеп чыгам. Алан уртасындагы күлдә иртәнге кояш нурлары уйный. Каршы ярдан, таллар арасыннан, үрдәкләр килеп чыга.  Алар, яңа туган көнгә шатланып, бер-берсен сәламлиләр, суга чума-чума коеналар.

        Саумы, кояшлы иртә! Сәлам сиңа, тыныч тормыш таңы! (129 сүз) В.Нуриевтан

( 5-11 сыйныфлар Диктантлар җыентыгы Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2001)

Контроль диктант

Урман тургае

       Безнең якларда санап бетергесез канатлы җырчылар яши. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми. Әйтерсең урманда җыр ярышы ачканнар.

       Урман тургае бик иртә кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай, яз киләсен тоеп, чишмәдәй челтери. Аңа кушылып, урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә. Урман тургаеның төсе-кыяфәте сабан тургаена охшаган. Тик гәүдэсе аннан бераз кечерәк, ә башында коңгырт түбәтәе бар.

        Җәйге көндә урман тургаен агач башында күреп булмый. Ул ак болытлар янында, зәңгәр күктә табигатькә мактау җырлый.

        Якты  йолдызлар гүя аның җырыннан кабына.

        Урман тургае көзге салкында да туктамый. Сабан тургайлары киткәч тә, ул безнең як урманнарын ташламый, җырлый да җырлый.

        Якты йолдызлар гүя аның  җырыннан кабына.

        Урман тургае көзге салкында да туктамый. Сабан тургайлары киткәч тә, ул безнең як урманнарын ташламый, җырлый да җырлый. Күктә ап-ак кар бөртекләре оча башлагач кына,ерак сәяхәткә кузгала. ( Г.Хәсәновтан) (111 сүз)  

( 5-11 сыйныфлар Диктантлар җыентыгы Казан ,,Мәгариф “ нәшрияты 2001)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Рус мәктәбендә  5 нче сыйныфының татар төркемендә укучы балаларга  татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

7нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программаларына (5-11 нче сыйныфлар/ Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2010) нигезләнеп  төзелде....