Сузык аваз хәрефләре
план-конспект урока (5 класс) на тему

Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы

Татарстан Республикасы “Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем  учреждениесендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары өчен күрсәткән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suzyk_avaz_hreflre_5_klass.doc100.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта.

5 нче татар сыйныфы.

Укытучы: Фәрхетдинова Л.Ф.

Тема

Сузык авазлар

Максат

1. Укучыларны сузык аваз хәрефләре белән таныштыру;

2. Сузык авазлар турында булган белемнәрне  камилләштерү;  

3. Үзара  ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү; күренекле шагыйребез М.Җәлил иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.


Планлаштырылган нәтиҗә


Сузык авазларның ясалышын, кайсы сүздә һәм кайсы иҗектә ничек ясалуын, дөрес язылышын белү, аларны язуда дөрес куллана белү..


Төп төшенчәләр

 Сузык авазлар, транскрипция.


Предметара бәйләнеш


Татар әдәбияты, рус теле


Эшне оештыру төрләре


Фронталь, парларда ,төркемнәрдә эшләү


Чыганаклар :
- төп

- өстәмә


1. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова-Казан:Татар. Китап. Нәшр., 2015


1. Презентация Power Point
2. Карточкалар.


Дәрес этаплары


Дәрес этабының максаты


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге


Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-коммуникатив универсаль уку гамәлләре


Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру


Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү


Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. 

Эш ритмына кертү.

Укытучының сөйләме.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү. Укучылар 4әр кеше утыралар.АлларындаМэнэдж мэт.

Исәнләшү, хәерле көн теләү.

-Яныгыздагы иптәшегезгәКояшлы көн теләгез,

- Каршыдагы иптәшегезгә

Хәерле көн теләгез,

-  Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.

-        Укучылар! Бер-беребезгә  елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән  башлап җибәрик.




Укучылар:

- Исәнмесез! Хәерле көн сезгә!


КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү


Белемнәрне актуальләштерү

Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру


Укытучы өчен максат:
яңа материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту
Укучылар өчен максат: сузык авазларның  төрләрен ачыклау

Белем дәрәҗәсен тикшерү .

1.Типик җитешсезлекләрне билгеләү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

-Балалар, сезгә  өй эше итеп кайсы  күнегү бирелгән иде?

 (Өй эшен карап чыгу)

 -Экрандагы җөмләләрне укыйбыз,нәтиҗә ясыйбыз:

1. Авазлар язуда...белән күрсәтелә?

2. Авазларны... һәм ... .

3. Хәрефләрне ... , ... Һәм ... .

2.-Балалар, әйдәгез сузык авазларның моделен төзегез әле.

-Димәк сузык авазлар....

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.(138 нче күнегү)

138 нче күнегү

-        Укучылар хәрефләре төшеп калган сүзләрне укыйлар, кагыйдәләрне әйтеп, нәтиҗә чыгаралар

- Укучыларның җаваплары тыңлана. 

1. Авазлар язуда хәрефләр белән күрсәтелә?

2. Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез .

3. Хәрефләрне язабыз , күрәбез Һәм укыйбыз .

-Укучылар такта алдында эшлиләр, модель төзиләр,аңлаталар

 Сузык авзлар:

-калын сузыклар(арткы рәт)

-нечкә сузыклар (алгы рәт)

-иренләшкән сузыклар

-иренләшмәгән сузыклар һ.б

ТБУУГ: күнегүдәге хәрефләре төшеп алган сүзләрне уку, сүзләрдәге сузык авазларны аерып алу, аларның ясалуын, әйтелү үзенчәлекләрен аңлау

РУУГ: булган белемнәрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.  

Алдыгыздагы дәфтәр битенә Сезнеңчә ничек ? Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?Сузык авазлармы әллә тартык авазлармы?

-Ә хәзер бер әкият тыңлагыз.Әлеге әкияттән шул ук сорауга җавап эзләгез. Сорау: -        Сезнеңчә ничек ? Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?)

Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшкәннәр.

-        Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмый! – дип кычкырганнар сузыклар.

-        Анысын карарбыз әле!- дип, каршы чыкканнар ди, тартыклар. – Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

-        “М” дип авыз ачмыйча да әйтеп була!

-        Шул бер “М” нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

-        Барыбер без кирәгрәк, - дигәннәр сузык авазлар.- Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? И! Уу, ууы, О!

-        Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый- анысы дөрес. Сез бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле.  Мәсәлән: Татарстанның башкаласын.

-        А-а, - дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.

-        Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Менә без үзебез генә дә “Кзн” дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачак.

-        Ярар, яхшы. Алайса бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! – дип көлешкәннәр сузыклар.

Тартыклар , шәм утын сүндерергә тырышкан кебек, “Ф! Ф!” дип азапланганнар да, бернәрсә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар , ди.

Әлеге әкияттән соң сездә нинди фикерләр туды. Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?Сузык авазлармы әллә тартык авазлармы?

 (Укучылар төркемнәрдә фикер алышалар, үз җавапларын группада дәлиллиләр. Укытучы җавапларны сорый.)

-Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Максатлар куя, дәрес темасын  формалаштыра.

-укучылар язып куя, 1-2 укучы үз фикерен җиткерә

Регулятив: максат кую;коммуникатив: сораулар кую;танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.



Түбәндәге сүзләргә игътибар итегез әле , бу сүзләрдәге сузыкларның әйтелешендә нинди  аерма бар? (егет,ел,юл,люстра,шахтёр,клеенка,ял,яфрак)

-Димәк, (слайд№9) е,ё,ю,я хәрефләре ике аваз кушылмасын белдерә 

-Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы нинди?

- Әйе, дәресебезнең темасы: сузык аваз хәрефләре.

Дәрескә нинди максат куярсыз? (һәр төркем үзенә максат куя)

- Түбәндәге сүзләрдә а авазы ничек әйтелә? (Азат, Альберт)

 

Укучыларның җаваплары:е,ё,ю.я хәрефләре ике аваз кушылмасын белдерә

-егет сүзендә е хәрефе ике аваз кушылмасын белдерә.

-Азат, Альберт сүзләрендәге

беренче а авазы олашып әйтелә.



- сузык аваз хәрефләренең ясалышы, әйтелеше, язылышы турында дөрес итеп аера белү.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую 

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу


Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

сүзләрдә е , ё, ю, я хәрефләренең  ике аваз кушылмасын белдерүен аңларга ярдәм итү

Укучылар өчен максат: 
сүзләргә транскрипция ясау,кагыйдәне чыгару.

1 нче бирем.

142 нче күнегү. “Серле сандык” уены

-Әйдәгез бер уен уйнап алабыз:

Е.ё,ю,я хәрефләрен транскрипциядә дөрес итеп күрсәтергә. (147 нче күнегү)

2 нче бирем(төркемнәрдә эш)

1) Е хәрефенең э авазын һәм ике аваз кушылмасын белдерү очракларына 5 шәр мисал язарга.

2) Кайсы сүзләрдә а сузыгы о-лаштырып әйтелә, шул очракка 6 мисал язарга.

-Үзебез белгәннәрдән чыгып, сузык авазлар турында кагыйдә чыгарып карыйк.

1 нче бирем. 142 нче күнегү. “Серле сандык” уены

(слайд№11,

Кагыйдә.

.1) Татар сүзләренең беренче иҗегендә а (о) сузыгы әйтелә.Язуда ул а хәрефе белән күрсәтелә.

2) э авазы сүз һәм иҗек башында  э хәрефебелән; сүз, иҗек уртасында һәм ахырында е хәрефе белән белдерелә.

3) Е, ю, я хәрефләре икешәр аваз кушылмасыннан тора.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


Физкультминутка

  • Хәзер МИКС-ФРИЗ-ГРУП  эшләп алабыз. (сорауга җавап булган санга берләшеп басарга)
  • Ничә хәреф икешәр аваз кушылмасыннан тора? (3)
  • Калын сузыклар ничәү? (4)
  • Бала сүзендә ничә сузык аваз бар? (2)

РУУГ: булган белемнәрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, үз фикереңне булдыру, биремдә катнашу


Яңа белемнәрне ныгыту


Укытучы өчен максат:
яңа мәгълүмат туплауда
эзләнү алымын куллану; белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне камилләштерү

3 нче бирем. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Шагыйрь нәрсә әйтергә

тели?

Тыңлау”Батырлык турында”
Беләм, егет, синең җырыңда
Күп илеңә сөю, якынлык.
Тик әйт: авыр сугыш елында
Син күрсәттең нинди батырлык?
Син бастыңмы сафка, кыенлык,
Кайгы йөген илең тартканда?
Кыенлыкта күренә кыюлык,
Ил батырны сыный батканда

Эзләнү эше.

Шигырьдәге сүзләрне укыгыз. 

Слайдта бирелгән схемага нигезләнеп шигырьдән сүзләр язарга.


Нәтиҗә

3 нче бирем.

Экрандагы шигырьне укыйлар, тыңлыйлар һәм сорауларга җавап бирәләр:

-Батырлык турында

-

Шигырьдә е, ё,ю,я хәрефләре кергән сүзләрне укыйлар.

 

Укучыларның җаваплары.


РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: бер-береңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү


КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, үз гамәлләреңне бәяләү


Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү


Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру


Укучылар өчен максат: алган белемнәрне практик куллана белү

Тактада командалар ярышы

-сүз башында э, сүз уртасында э гә мисаллар языгыз. (144 нче күнегү)

Проект эшләү:

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

Дәрестә өйрәнгәннәр буенча мини проект эшләү. (реклама формасында)

Таймд пэа шэа структурасы буенча фикер алышабыз... бер-берегезгә рәхмәт әйтегез.

Укытучы берничә кешедән сорый.

Урыннарга утырабыз.

Эремчек электр,элек, эт, кечкенә, керпе һ.б.

 

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)

(Өйрәнгән кагыйдәләргә нигезләнеп, проект эшләү)


ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү


РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу ,эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

РУУГ: планлаштыру, прогноз ясау; 

ТБУУГ: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү;

КУУГ: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек.


Уку эшчәнлеген йомгаклау.


Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү


Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкаруга әзерлек


1. Рефлексия.
5 нче бирем.

Тест. Дөрес җавапны туры китереп, йолдызчыклар куеп барыгыз, шуларны тоташтырыгыз.


- Бүгенге дәрескә нинди максат куйган идек? Максатыбызга ирешә алдыкмы?

-Бүген алган белемнәребез тормышта кирәк булырмы?

2. Белемнәрне бәяләү. (һәр укучы  билгеләр куя. Билгеләр белән укытучыны таныштыралар)

-Шәхси крточкаларга билгеләр куябыз.

3. Өй эше.
151 нче күнегү

Б) я, ю, е хәрефләре кергән сүзле мәкальләр язарга.

В) Иҗади эш (149 нчы күнегү)

 4. Дәрес тәмам, укучылар. Сау булыгыз!



5 нче бирем.
Үзләрен тикшерәләр һәм бәялиләр.

-Сузык авазларны дөрес итеп аера  белү, аларның ясалышын, әйтелешен һәм дөрес язылышын аңлау.


ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: үз фике-реңне төгәл  һәм тулы итеп әйтә белү

ТБУУГ:рефлексия;шәхси: нәтиҗәләр чыгару


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сузык [у], [ү] авазлары, У, у, Ү, ү хәрефләре" .

рус мәктәпләренең рус төркемендә 1нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе һәм презентация....

"Сузык аваз хәрефләре"

Татар мәктәпләрендә  5 нче сыйныфта сузык аваз хәрефләрен өйрәнү буенча дәрес эшкәртмәсе....

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Сузык аваз хәрефләре. Сингапур буенча укыту структурасын кулланып төзелгән.

Дәрес эшкәртмәсе. "Сузык аваз хәрефләре" темасы буенча рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теле дәресе. Сингапурча укыту структураларын кулланып төзелгән...

Тартык аваз хәрефләре

"Тартык аваз хәрефләре" темасы буенча 5нче сыйныфның татар төркемендә уздырылган ачык дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Сузык аваз хәрефләре

5 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресенең технологик картасыСузык аваз хәрефләре белән таныштыру Хәреф һәм аваз төшенчәсен аера белү.Бердәмлек, дуслык, хезмәттәшлек булдыру.Җиһазлау: ...

"Сузык аваз хәрефләре"

Сузык авазлар темасына дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Сузык аваз хәрефләре.

Сузык аваз хәрефләре. 5 сыйныф...