Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең ГабдуллаТукай иҗатында чагылышы.
методическая разработка (10 класс) на тему

Бүгенге көндә җәмгыятьтә барган үзгәрешләр шәхес тәрбияләүгә тискәре тәэсир ясыйлар. Кешеләрдә мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлек хисләре баш калка. Шуңа күрә балалар бакчаларында, гаиләдә, мәктәпләрдә балаларга тәрбия бирү мәсьәләләре бүгенге көндә бик актуаль проблемага әверелде.  Без бүген бу эшкә ныклап тотынмасак, киләчәгебез бик аянычлы булачак. Габдулла Тукайның педагогик мирасы безгә ныклы таяныч булып тора. Милли тәрбиянең алга китүенә нигез салучыларның берсе булган Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.    

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_.docx37.75 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Кереш.

Тема: Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең ГабдуллаТукай иҗатында чагылышы.

Эшемнең максаты: Габдулла Тукай иҗатында  бүгенге көн уку-укыту процессындагы таләпләрнең чагылышын   ачыклау.

Максатыма ирешер өчен түбәндәге бурычларны куйдым:

  • педагогиканың өйрәнү предметын аңлау;
  • милләте, халкы өчен җан аткан, бөтен көче, таланты белән аның ирекле мәгърифәтле, зыялы булуы өчен тырышкан Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү;
  • Габдулла Тукайның педагогиканы үстерүгә керткән өлешен дәлилләү.

Теманың актуальлеге:  Бүгенге көндә җәмгыятьтә барган үзгәрешләр шәхес тәрбияләүгә тискәре тәэсир ясыйлар. Кешеләрдә мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлек хисләре баш калка. Шуңа күрә балалар бакчаларында, гаиләдә, мәктәпләрдә балаларга тәрбия бирү мәсьәләләре бүгенге көндә бик актуаль проблемага әверелде.  Без бүген бу эшкә ныклап тотынмасак, киләчәгебез бик аянычлы булачак. Габдулла Тукайның педагогик мирасы безгә ныклы таяныч булып тора. Милли тәрбиянең алга китүенә нигез салучыларның берсе булган Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.    

Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә өйрәнү материалым булып педагогия фәннәре докторы профессор Г.Г.Габдуллин редакциясендәге “Мәктәп педагогикасы”, Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның “Педагогика” китабы, Р.Х.Шәймәрдәновның “Татар милли педагогикасы”, Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” китабы, “Габдулла Тукай. Әсәрләр. .Алты томда томда. 1 том. Шигъри әсәрләр”, Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр; Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр. Шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. Икенче басма; Габдулла Тукай “Актык тамчы яшь”, “Тукай иленә сәяхәт” китаплары  булды. Бүгенге көндә балаларны тәрбияләүдә игътибар үзәгендә торырга тиешле татар милләтен, телен, туган җирен, аның гореф-гадәтләрен, фольклорын, әдәбиятын яратуы, горурлануы турындагы шигырьләр иҗат итүче әдип мине сокландырды. Татар халкының мәдәнияте, мәгарифе үсешенә зур өлеш кертүе, үзенең ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча,  дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тартты.

  1. Төп өлеш.

 “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән

дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр.

Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер,

дөнья байлыгына бирелми,

берни белән дә алыштырылмый.”

Р.Фәхреддин.

 Бүгенге педагогик таләпләр Габдулла Тукай иҗатында.

 Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Кешегә тәрбия бирүне педагогика фәне өйрәнә. Педагогика грекча paidaqoqos – балалар җитәкчесе дигән сүздән алынган. Борынгы Грециядә балаларны мәктәпкә алып бару, алып кайту һәм карау эше тапшырылган кешеләрне педагоглар дигәннәр. Соңрак тәрбиячеләрне, укытучыларны педагог дип атый башлаганннар. Аларның эше педагогик эшчәнлек дип исемләнән башлаган. Педагогика – тәрбия бирүнең максат һәм бурычлары, эчтәлеге, алымнары һәм аны оештыру турындагы тәгълимат ул. Кешелек җәмгыяте ихтыяҗларыннан мәктәпләр барлыкка килгән. Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм аңа белем бирү турындагы фән – педагогика туган. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия балаларның бер-берсенә һәм өлкәннәргә мөнәсәбәтенә, ал арның уен хәрәкәтләренә, хезмәткә, тулаем бөтен җәмгыятькә карашларына юнәлеш биреп килгән. Тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре күп кенә фикер ияләре, язучылар, шагыйрьләр, галимнәрнең игътибарын – гәрчә аларның кайберләре тәрбия эшчәнлеге белән турыдан-туры шөгыльләнмәсәләр дә – үзенә даими җәлеп итеп килгән. Шундый әдипләрнең  берсе – Габдулла Тукай булган.

Габдулла Тукай — буыннар алмашынган саен төрле яклап ачыла барган бөек шагыйрьләрнең берсе. Сирәк очрый торган табигый сәләт, шигъриятенең фикри тирәнлеге, милли-хисси байлыгы, колачы, социаль-иҗтимагый киңлеге, рухи куәте белән ул гаҗәеп зур акыл иясе. Г.Тукай иҗатына мөрәҗәгать иткән һәркем үз фикер-карашларын баета, сәнгати теленең байлыгын, үсешен тоя. Тукай шигърияте күп төрле темаларны колачлый.

Габдулла Тукай гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият биргән. Балалар әдәбиятының гаять дәрәҗәдә ярлы булуын күреп, аңа “хәл дәрәҗәсендә” ярдәм итү, баету, хезмәтләре һәм әдәби әсәрләре аша дөрес тәрбия бирү омтылышы белән әлеге өлкәгә килгән шәхес. Аның кайсы гына шигырен алып карасаң да, барысы да тәрбия өлкәсенә караган бит. Аның шигъриятенең төп ике максаты бар: тәрбияләү һәм танып-белергә өйрәтү. Ә бу максатлар -  уку-укыту процессында төп максатлар.

Педагогика фәне алдына куелган таләпләр Г.Тукай иҗатында һәм педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтовның “Педагогика. Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслеге”ндә  ничек бирелгән соң?

Ә.Хуҗиәхмәтов  “Хезмәт – куәтле тәрбия көче” бүлегендә болай дип яза: “Хезмәт, - чыннан да, куәтле тәрбия чарасы. Әгәр балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык, иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган эшләреннән канәгатьлек хисләре уятса, аларда тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә-тирәдә яңадан-яңа матурлыклар ачса, беренче гражданлык хисе – кеше тормышы өчен кирәкле матди байлыклар булдыру теләге булдырса, хезмәт әнә шул вакытта бөек тәрбияче була да инде. Кеше дөньяны хезмәт ярдәмендә белгән вакытта матурлык иҗат итүгә омтыла, шуның белән хезмәт, иҗат, танып белү матурлыгы хисен үстерә”.

Габдулла Тукай да балаларга яшьтән үк хезмәт тәрбиясе бирергә өнди. Ялкаулыкка, тормышта бары тик рәхәтлек һәм уен-көлке генә эзләп йөрүчеләргә тискәре карашта була. Яшәүнең мәгънәсен хезмәт сөю, һөнәрле булу, халыкка эш күрсәтүдә таба:

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш, 
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш ,-  дип яза ул.

“Эшкә өндәү”, “Кызыклы шәкерт”, “Япон хикәясе”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Карлыгач” шигырьләрендә, “Ике сабан” хикәятендә дә балаларны хезмәт аша тәрбияләү мәсьәләсе күтәрелә.  

Ә.Хуҗиәхмәтов “Әхлак тәрбиясенең эчтәлеге” бүлегендә кешеләргә гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү турында : “Гуманлылык – дөньяны, әйләнә-тирә мохитне танып белүдә, кешеләр белән мөнәсәбәттә үз янәшәңдәгеләргә тигез хокуклы, якын, тугандаш шәхес итеп карау, ярдәмгә һәрчак әзер булу, кеше хәленә керә белү, хакыйкатьне үз вакытында яклый белү дигән сүз. Игътибарлылык, сабырлык, киң күңеллелек кебек төшенчәләрнең дә гуманлылыкның бер чагылышы ди. Габдулла Тукай иҗатының да буеннан-буена әдәп, әхлак тәрбиясе сызылып бара. Хикәят-мәсәлләре фикергә бай һәм үтемле. Бигрәк тә балалар аның “Аю мәҗлесе”, “Мактанчык куян”, “Чүлмәк илә казан”, “Ташбака илә Куян”, “Ике күгәрчен” хикәятләрен укып, күпьяклы тәрбия һәм тәҗрибә алалар. Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә табигатьнең төрле җан ияләре образлары аша укучыда кешелеклелек, йомшак күңеллелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли.

Әдипне борчыган яшь буынга экологик тәрбия бирү проблемасы бүгенге көндә үзенә аеруча зур игътибар сорый. Г.Тукайның балалар күңеленә үтеп кереп, туган авыл, туган туфрак, кырлар, болыннарга, барлык тереклек ияләренә карата мәхәббәт, сакчыл караш хисе тәрбияли торган шигырьләре бихисап!  Шагыйрь үзенә генә хас алым һәм зур осталык белән балаларны табигать дөньясына алып керә, аны тоя, күрә белергә өйрәтә, аңа карата мәхәббәт хисе тәрбияли.  Бүгенге педагогикада  да экология тәрбиясенә бик зур урын бирелә.

Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора, шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – төп бурыч. Баланы. гаилә белән беррәттән, мәктәп тә тәрбияли. Мәктәпне тормыштан аерып карап булмый. Яшәү ничек, аң шундый. Бүгенге көндә балаларны тәрбияләү авыр, чөнки алар мәктәпкә килгәндә, гаиләдә салынган тәҗрибә белән киләләр. Г.Тукайда да халыкны агарту, белемле итү, үстерү теләге көчле була. Ул балаларга белем һәм мәгърифәтнең алыштыргысыз, фән нигезләрен өйрәнүнең мөһим икәнлеген “Ата илә бала”, “ Китап”, “Сабыйның укырга өйрәнүе”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Сабыйга” әсәрләре аша ачарга һәм аңлатырга омтылды:

Өч наданга алышынмас бер язу белгән кеше,

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.

                                                                     (“Ата илә бала”)

Әдип шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләре гаять зур икәнлегенә дә басым ясый. Аның “Ана мәктүпләре” (1908), хезмәтләрендә, “Голүмнең бакчасында”, “Дусларга бер сүз”, “Шәкерт, яки Бер очрашу” шигырьләрендә укыту системасын үзгәртү, милли мәктәптә тәрбия, аң-белем бирү мәсьәләләре күтәрелә.

Хәзерге Мәгариф турындагы Закон да баланы тәрбияләүдә ата-ананың мөһим роль уйнаганын ассызыклый, тәрбиянең гаиләдән башланганын  инкяр итми.

Габдулла Тукай үзенең хезмәтләрендә матур әдәбиятны, халык авыз иҗаты һәм сәхнә әсәрләрен, рәсем сәнгатен, җыр һәм музыканы балага тәрбия бирүдә көчле чара дип билгеләвен белдерә һәм аларны бу юнәлештә файдаланырга тәкъдим итә. Р.Х.Шәймәрдәновның “Татар милли педагогикасы”, Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” китабында бу тәкъдим үз яклавын тапкан.

III. Йомгаклау.

Эшемне тәмамлап, мин шундый нәтиҗәләр ясадым: балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре дә Тукай иҗатыннан һәм эшчәнлегеннән читтә калмаган. Балаларның рухына ятышлы, теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итүче әсәрләрне – шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләрне, татар әдәбиятында беренче буларак, Тукай биргән. Шагыйрь әсәрләренең төп темасы – аң-белемгә, хезмәткә өндәү, хезмәт кешесен данлау, Ватанга, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Тукай балаларга багышлап төрле әдәби җыентыклар, башлангыч мәктәп өчен “Яңа кыйраәт” (“Яңа уку китабы”) исеме белән дәреслек-хрестоматия, “Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” кебек хрестоматияләр дә чыгарган. Шуның белән ул мәктәптә татар әдәбиятын системалы өйрәнә башлауга нигез салган.

Замандашына язган бер хатында Тукай болай дигән: “Мин бит ...саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә” . Тормыш юлы һәм иҗаты белән Тукай үзенең бу сүзләрен тулысынча раслады. Тукай яшәгән чорда татар халкы тормышы өчен характерлы булган бер генә өлкә дә шагыйрь каләменнән читтә калмаган. Шагыйрьне татар мәктәпләренең хәле, мәгариф проблемалары, яшьләр һәм хатын-кыз хәле, милли музыка, сынлы сәнгать язмышы борчыган.

Габдулла Тукай шагыйрь, тәнкыйтьче, сатира һәм юмор остасы, журналист кына түгел, бөек мәгърифәтче дә булган.  

Әдәбият

  1. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001. – 192 бит.
  1. Габдуллин Г.Г. һ.б. Мәктәп педагогикасы: Педагогия институтлары һәм училищелары студентлары өчен уку ярдәмлеге/Г.Г.Габдуллин, Җ.Г.Нигъмәтов, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов; Г.Г.Габдуллин редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 1993. – 479 б.
  2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек/ Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. – Казан: Мәгариф, 2004. – 543 б.
  3. Хуҗиәхмәтов Ә.Н.Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2001. – 223 б.
  4. “Габдулла Тукай. Әсәрләр. .Алты томда томда. 1 том. Шигъри әсәрләр” (1904-1908), - Казан, Тат.кит. нәшр., 2011.- 407 б.
  5. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан: Татарстан Республикасы ”Хәтер нәшрияты” (ТаРИХ), 2002.
  6. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда. - Казан: Татар.кит. нәшр., 2006.

Эчтәлек:

  1. Кереш  - 2-3 бит
  2. Төп өлеш – 4-7 бит
  3. Йомгаклау –8 бит
  4. Кулланылган әдәбият – 9 бит
  5. Эчтәлек – 10 бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ

                РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА         ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ...

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы...

Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы Хабибуллаева Айгөл , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9 сыйныф Җитәкчесе Хәйруллина С. И.

Татар язучылары һәм  шагыйрьләре иҗатында дөнья  сурәтенең  чагылышы           Хабибуллаева Айгөл  , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9...

Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең Р.Фәхреддин хезмәтләрендә чагылышы.

Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Кешегә тәрбия бирүне педагогика фәне өйрәнә. Педагогика грекча paidaqoqos – балалар җитәкчесе дигән сүздә...

Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасының чагылышы.

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән....

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы.

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы....