Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы.
статья

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи- әхлакый кыйммәтләрнең  чагылышы.

Роберт Миңнуллин – хәзерге татар әдәбиятында күренекле һәм үзәк фигураларның берсе. Аның киң кырлы иҗатындагы төп үзенчәлек – ул халыкчанлык. Шигъри теленең төзек гадилеге, фикер борылышларының тапкырлыгы, ритмнарының ипле яңгырашы, әсәрләренең үзәгендәге халык гаме тулаем иҗатының халыкчанлыгын хасил итә.

       Аның иҗаты турында танылган язучылар, тәнкыйтьчеләр яхшы-яхшы фикерләр әйтеп киләләр. Аңа “халык шагыйре” исеме бирелү дә – югары бәя күрсәткече.

       Кайсы гына язучының иҗатын анализларга алынсаң да, иң беренче аның әсәрләрен тематик-проблематик яктан төркемнәргә бүлергә, сурәт һәм мотивларын системага салырга тиеш булабыз. Роберт Миңнуллин иҗатында бу бик тә читен эш.

Чөнки аның киң колачлы иҗатында иң характерлы, иң яхшы шигырьләрне аерып, сайлап алырга мөмкин түгел. Һәр шигыре -  бөтен, тирән һәм тәмамланган әсәр. Ул шагыйрь иҗатының барлык яхшы сыйфатларын да сыйдырган.

Р.Миңнуллин татар милләте турында  борчылып уйга чума, уйлана. “Татар өмете” бүлегенә кергән “Бүгенге хәлләребез”, “Юкмы берәр яртың?”,  “Үз илендә”, “Гасыр ахыры” һ.б. шигырьләрендә милли чарасызлык, тирәнәеп барган заман авыруы тасвирлана. Һәр шигырендә ул үзе булып кала. Авторның ярату-нәфрәте дә, канәгатьсезлек-үпкәсе дә йомшак аһәң, тыйнаклык белән сугарылган.Үзенчә әйтсәк –рухы “әниләр тәрбиясе” аша узган. Тәнкыйтьчеләр әдипнең шигырьләренең максатчан , тәрбияви рухта язылуларын әйтеп китәләр. Аларда балаларны гына түгел, зурларны да борчыган проблемалар урын алган. Аның кыска шигыр-уйланулары да тирән мәгънәле:

                       « Туган телем        « Туган телем

                        Анам теле!»-         Балам теле!»-

                        Дияр әле             Диярмикән

                        Балалар.            Аналар?        («Туган тел»)

Мәкаль кебек тирән мәгънәле шушы шигырьдә милләт язмышы, туган телнең киләчәге, бөтен җаваплылык, телебезнең зурлыгы да, хурлыгы да ана кулында  булуын уйлап, борчылып шагыйрьнең эчке авазы чаң кага… Безнең милләт кешеләренең һәркайсына билгеле булганча, Сөембикә манарасы – ул барыннан да элек татарның, Татарстанның һәм башкалабыз Казанның ерак тарихтан килгән мәшһүр символы. Димәк, Сөембикә манарасын, аның хәл-торышын, ава башлавын шагыйрь, табигый, татар халкының, милләтенең тарихи язмышы белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерә:

Казан.

Кремль.

Ак диварлар…

Чал тарихлардан калган.

Ташларыңа татарларның

Кайнар каннары тамган. (“Казан.Кремль.Ак диварлар”)

    Татар халкының киләчәге дә шагыйрь тарафыннан шул ук бәйләнештә күзәтелә: “Казан. Кремль. Ак диварлар...Капкаңны кемнәр кагар? Сине тагын кемнәр алыр? Һәм кемнәр саклап калыр?!” Шул рәвешчә, шигырь тирән эчтәлеккә ия, катлаулы зур проблемалар күтәрә, сүз Сөембикә манарасы хәленә караганда, татар халкының тарихи язмышы хакында бара.

   « Чәкчәк» шигыре дә нәниләр өчен язылган юморлы әсәр итеп кабул ителә,

әмма чынлыкта, шагыйрь балаларга милли горурлык тәрбиясе бирә.

               …Капкаласак та               Ашалып беткән

                Чәк-чәк,                   Чәкчәк!

Татар халкы ничәмә-ничә еллар буе милли азатлык турында хыялланып яшәгән.Бу зур хыялны Р.Миңнуллин әлеге шигырендә ике юлда әйтеп бирә:”Моңланабыз һаман чит телләрдә, Күзләребез һаман чит илләрдә”... Озак еллар дәвамында әнә шундый җитди: милли һәм рухи азатлык турында хыялланып яшәгән шагыйрь күңеленә-иҗатына шомлы караҗгылык образы килеп керә һәм “Чарасызлык” шигырендә киң чагылыш таба:

 Китеп барам караңгыдан,

Кара төн эченнән.

Җитә алмыйм яктылыкка...

Юк, килми көчемнән.

Аяк астым тездән пычрак,

Беркеп кала итек.

Бу караңгы баткаклыктан

 Чыгыйм ничек итеп?

 Беренче карашка, шигырь көндәлек тормышта булган конкретбер хәл турында сөйлидер сыман. Чынлыкта исә әсәр тирән һәм ярыйсы ук төгәл символик мәгънәгә ия: анда сүз гомумән тормыш, безең бүгенге чынбарлык һәм шундагы караңгылык, өметсезлек, чарасызлык хакында бара.

“Гасыр ахыры” шигыренә дә тукталып китмичә булмый. Шагыйрьнең милләт,халык өчен тирән борчылуы, куркуы, як-ягына караныпкына атлавы – гасырлар чиге өчен бик тә табигый күренеш. Тирә-ягыбызны караңгылык басып алган; анда да, монда да җинаять, эчкечелек; кая таба бара соң ил һәм аның халкы? Гомумән, бездә хәзер “халык”, “татар халкы”, “татар милләте” дигән изге төшенчәләр бармы?

 Дәүләт кесәсенә керүчеләр,

Ришвәтчеләр алар – сабыйлар.

Андый эшне бездә шаянлыкка,

Наянлыкка гына саныйлар.

Үтерәләр, кан-яшь түктерәләр,

“Без татарлар “ диеп тормыйлар.

Күрәсезме, сизәсезмә әзрәк:

Без бит инде күптән кыргыйлар.

Кая китте соң татар халкының кунакчыллык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, оялчанлык, чисталык кебек гүзәл сыйфатлары? Татар халкына хас бу гүзәл сыйфатларның берсе дә беркая да китмәгән. Алар бар әле халыкта саклана.Тик аларның барысы да, заман-чор афәтеннән ничек тә булса котылып калу өчен, бик еракка, бик тирәнгә яшеренгәннәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ

                РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА         ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы...