РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ
презентация к уроку (8 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

                  РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА

        ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ

Скачать:


Предварительный просмотр:

                     

                                                                                                                                           

                   

                  РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА

        ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ

 

Эчтәлек

1. Кереш   ............................................................................................3 бит                

2.Төп өлеш:

2.1. Шагыйрь үз әнисенең уң кулы була...........................................4-5 битләр

2.2. Әниләрнең йөрәге – балаларда...................................................6-7 битләр

2.3. Әнкәйләрнең бөеклеге – “гап-гади татар хатыны” булуда......8 бит

2.4. Ана образы аша шагыйрь яшәү кыйбласын билгели...............9-10 битләр

2.5. Роберт Миңнуллин китапларының тәрбияви көче...................11 бит

3.Йомгак..............................................................................................12 бит

4. Күрсәтмә материаллар...................................................................13 бит

5. Әдәбият исемлеге...........................................................................14 бит

  1. Кереш.

     “Көннәр якты булсын өчен,

           Йокы татлы булсын өчен

          Әни кирәк, Әни кирәк...”        

     “Әни” сүзе һәр кешегә иң якын, газиз сүз ул! Бу сүзне беренче тапкыр кайчан әйткәнен беркем дә хәтерләми, ләкин үз-үзеңне белә башлау белән йөрәккә май булып ятучы, җаннарны тибрәтеп назлаучы, күңелгә ышаныч бирүче, өшегән бәгырьләрне эретүче, тылсымлы көч өстәүче – ул “әни” сүзе. Әни янда булганда, син инде көчле, тәвәккәл; бар нәрсәне булдыра аласың; син үзеңне, канат астындагы кош баласыдай, ышанычлы тотасың; сине беркем дә кыерсыта алмый! “Әни” сүзе ул –  үзе тормышның башы, тереклекне яшәртүче язгы кояш, тау-таш арасыннан тибеп чыккан бәхет чишмәсенең үзе. Һәр кеше болында әнисе янында ваемсыз уйнап йөргән яшь колын шикелле уздырган балачагын, әнисе белән бәйләп кенә, сагынып искә ала.

             Әниләрнең бөеклеге үз баласын ашатып, киендереп, сәламәтлеген кайгыртып яшәүдә генә түгел, ә баласының киләчәге гөл-чәчәкле юлдан сузылып, башкаларга бәхет өләшеп, бөркет кебек гел биеккә очучы Кеше тәрбияләүдә. Бик күп язучылар әдәбиятта менә шундый Ана образын тудырырга  омтылалар да инде. Һәр язучы, һәр шагыйрь әнигә карата күпме әсәр иҗат иткән, күпме язмышларны тасвирлаган, күпме үлемсез образлар тудырган! Әниләр турында язмый мөмкин дә түгел бит ул! Ничек инде сулышыңны кысып, йөрәк тибешеңне чагылдырмыйсың ди! Ничек инде күңелеңнән мөлдерәмә түгелгән сөю хисен, үз-үзеңне белә башлаганнан бирле аңа соклануыңны, аның белән горурлануыңны, йөрәгең тулы хөрмәтеңне, иксез-чиксез рәхмәтеңне иң газиз кешеңә әйтми каласың ди!!!

Бөтен чор язучылары да үз иҗатларында анага дан җырлыйлар. Татар хатын-кызлары бик батыр, уңган, чиста, пөхтә, сабыр булып кала белгән. Шуның өчендер, Ана татар поэзиясендә идеал образ. Аны күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр. Һәрбер әни үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек.

2.1.Шагыйрь үз әнисенең уң кулы була.

“Әни” сүзе – үзе үк бик матур шигырь бит ул. Әниләр турындагы шигырьләр гөлләндәмендә Роберт Миңнуллинның шигырьләре,  иң матур гөлчәчәк шикелле,  нур сибеп тора. Ул Башкортстан татарларына хас җылылык белән әнисенә “Әнкәй” дип дәшә. Әйе, һәрвакыт олы хәрефтән яза шагыйрь бу сүзне:                 Без Әнкәйнең биш шатлыгы булдык,

         Биш кайгысы булдык кайчакта.

Роберт Миңнуллинның әнисенә багышланган шушы “Әнкәй” шигырен кемнәр генә белми икән дә кемнәр генә күңеленнән кабатлап йөрми икән! Чөнки ул әниләргә булган олы сөю белән сугарылган, һәр юлы йөрәктән чыккан. Миңа да якын бу юллар: безнең заманның күп гаиләләрендәге шикелле, без дә биш бала үстек, әниебезгә биш шатлык та, биш хәсрәт тә булдык. Ул заманда безне үстерү ничек кенә авыр булса да, әниләребезгә без яшәү мәгънәсе идек. Роберт Миңнуллинның әнисе дә олы бәхеткә лаек булды, без аңа сокланып карыйбыз. Биш баланы ялгыз үстереп аякка бастыра ул, бишесе дә ана йөзенә кызыллык китерми, тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Ана өчен моннан да зур бәхет буламы тагын! Ә Роберт, әллә баш бала булганга, әнисенең күңелен ныграк аңлыйдыр кебек миңа. Энеләрен, сеңлесен балачактан ул карашкан, алар өчен җаваплылык тойган, әнисенең уң кулы булган. Әнисе дә һәр эштә аңа күбрәк  өмет баглагандыр. Баш бала бит – гаиләдә уң кул! Шушы җаваплылык  аның зур шәхес булып тәрбияләнүенең нигезе булгандыр да. Аңа 11 яшь тулганда,  әтиләре Мөгаллим абый фаҗигале рәвештә һәлак була. Әниләре Гөлҗәүһәр апа, берсеннән-берсе бәләкәй балаларын кочып, тормыш дулкынында ялгызы кала. Ләкин аңа колхоз эшендә эшләргә дә, таңны төнгә ялгап дөнья көтәргә дә кирәк була. “Син ятимнәрне үстерәсең” дип, аны беркем дә эштән азат итми, бала үстерү чыгымын ул заманда һәр гаилә үзе күтәрә. Гөлҗәүһәр апа печән чабу, яшелчә җыю эшләре белән йөргәндә, балалары хуҗалыкны таркатмый карап тоткан. Билгеле, баш балага авырлык күбрәк төшкән. Әмма Роберт беркайчан да тормыш авырлыгыннан зарланмый; киресенчә, шаян, җор телле булып үсә. Шуңадыр, аның балалар өчен дә, зурлар өчен дә язылган шигырьләре матур юмор белән сугарылган – укырга рәхәт, кызыклы – әниләр белән серләшкәндә  җанга күчкән  шифалы бәлзәм кебек алар...  

 

2.2. Әниләрнең йөрәге – балаларда.

Роберт Миңнуллинның шигырьләрен һәрвакыт эчке бер дулкынлану белән укыйм: аналарның бөтен гүзәл сыйфатларын яктырта алар.

Һәрбер юлы җырлап торган  “Әнкәй” шигыре бер дә юкка гына мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкова тарафыннан көйгә салынып, иң яраткан җырларның берсенә әйләнмәде бит! Шулкадәр якын, үз, гади дә, ләкин эчкерсез мөкатдәс хисләрне сыйдырган тылсымлы сүзләр! Әниләребезнең йөрәге һәрвакыт безнең белән: безнең бәхеттән шау чәчәккә күмелә; каршылыкларга дучар булсак, бәла-казадан саклаучы корыч калканга әверелә ...   Роберт Миңнуллинга кадәр  аналарның бөеклеген, аларның  бала үстергәндә күпме ут йотып, ләкин, уфтанмый-сыкранмый, балаларына изгелекләр генә юрап яшәвен шушылай оста итеп дүртьюллыкка сыйдырган шагыйрь, мөгаен, юк иде.

        Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

        Сөн суында юган иң элек.

        Бишек җыры көйләп төннәр буе

        Без үскәнне көткән тилмереп.

Аналарның йөрәге балаларның уңышларына мең шатланса, аерылу ачысын күтәрә белүе белән дә сокландыра. Роберт Миңнуллинның “Сөн буенда Әнкәй басып тора” шигыре безне сагышландыра, моңландыра, бу фани дөньяда әниләрдән дә изге зат булмавын тагын бер кат колакларга тукый.

        Сөн буенда Әнкәй басып тора,

        Безне сагнып көткән чагыдыр,

        Канат чыгаруга бишесе дә

        Очып киткәч, кем дә сагыныр!

Әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез бу сүзне. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә  шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвкыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып,  кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәйләребезгә дәшәбез.   “Әнкәй безне  Сөннән алып кайткан” һәм “Әнкәйнең ак чәчләре” дип аталган шигырь җыентыклары –   шулар турында сөйли.  Бу шигырьләр икесе дә көйгә салынган. Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буе әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә.

        Ташлама, Әнкәй, ташлама, мине изге догаңнан.

        Ташласаң изге догаңнан, мин бәхетле булалмам.

2.3. Әнкәйләрнең бөеклеге – “гап-гади татар хатыны” булуда

     Роберт Миңнуллин Васил Гарифуллин белән әңгәмәсендә “Әниегез турында күбрәк беләсебез килә” дигән үтенечкә шулай җавап бирә: “ Гап-гади бер татар хатыны. Заманында уку эләккән булса, зур дәрәҗәләргә ирешә алган булыр иде. Акыллы, сабыр холыклы, аналитик фикерләү сәләтенә ия. Гомер буе укый алмавына кимсенеп яшәде. Безне укытуы да шуннандыр инде. Бөтен булмышы белән педагог. Мине бит укытучы баласы дип беләләр. Чыннан да, төп укытучым ул минем. Аның педагогик стажы 48 нче елдан исәпләнә, ягъни, мин туганнан башлап.”

        Ә башкаларга Гөлҗәүһәр апа бер дә гади генә татар хатын-кызы булып тоелмый. Педагогия фәннәре кандидаты Мәхмүт Әхмәтҗанов аның турында җылы хисләр белән яза:  “ Минемчә, Робертның олы тормыш юлына басуында, олы поэзиягә килүендә әнисенең – Гөлҗәүһәр апаның роле бик зур булгандыр. Дөрес, бу бик сабыр һәм гаять акыллы татар хатыны шигырьләр язмаган, хисләрен халыкка күрсәтмәгән, сөекле ире үлгәч тә, нибары “Ык буйлары”, “Вәгъдә” дигән җырлар җырлау белән чикләнгән. Иң мөһиме шул: улларын, кызын чын кеше булырга, тормышта үз урыннарын табарга, кыенлыклар алдында җебеп төшмәскә өйрәткән.”

2.4. Ана образы аша шагыйрь яшәү кыйбласын билгели.

     Роберт Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләрен укыганда шагыйрьнең үз әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, күңел кылларын тибрәтә торган шигырьләр иҗат итә ала. Икенче яктан караганда, шагыйрь әнкәй образы аша үзенең дөньяга карашын, мөнәсәбәтен белдерә, яшәеш кануннарына бәя бирә, яшәү кыйбласын билгели. Роберт Миңнуллин “Әнкәйгә” дип атап язган шигырьләрендә дөнья матурлыгына соклана “Һаман чибәр минем Әнкәй”:

Әнкәйнең әле яшь чагын,чибәр чагын беләм мин...

...Һаман чибәр минем Әнкәй,карт түгел әле дә ул.

Сугыш чорындагы тол хатыннарның язмышы бер генә булуын – бөтен тормышын  балаларына багышлавын  “Синең язмышың”да чагылдыра:

Күп булсак та, аз булсак та, бишебез – биш язмышың!

Ә менә “Без үскәндә” шигырендә меңәрләгән аналар язмышы, халык язмышы, ятимлек тарихы сурәтләнә:    

          Әтисез дә ятим булмадык без –

Чөнки безнең Әнкәй үзе ятим үскән...

“Синең бишек җырларың” шигырен Р.Миңнуллинның  барлык аналарга теләк кебегрәк аңлыйм мин: сабыйларыгызны бишек җырлары көйләп үстерегез, ул җырлар сабый җанын моңга төрә, үсеп буйга җиткәнче, яктылык сирпеп, озата бара. Бишек җыры тыңлап үскәннәрнең күңеле саф, чиста була; ул тирә-якның матурлыгын тоемларга өйрәнә.

        Йом инде, йом күзеңне, тыңла инде сүземне...

        Син бит минем бердәнберем, бик яратам үзеңне!

Әнкәй образы аша шагыйрь тагын бер зур әхлаки мәсьәләне күтәрә: кеше балачактан ук үзенең ышанычлы яклаучысы, ярдәмчесе, таянычы барлыгын белеп үсәргә тиеш. Әткәйсез үскән малайларның бөтен терәге – Әнкәй! Бу кечкенә чакта да шулай булган ( “Әнкәйгә әйтәм бит!” “Әни кирәк”),  үскәч тә шулай ул. Димәк, Әнкәй – Әткәйнең вазыйфасы өстәлгән олы зат.                                        Кеше күңелендә ана сөте белән кергән нур, иман яши. Әниләребезнең безгә арналган изге теләкләре – бәла-казалардан саклаучы шифалы дога бит ул! Роберт Миңнуллин Әнкәй образын балаларын саклап йөртүче фәрештәләр

бөеклегенә күтәрә. Илгиз Закиров көйгә салган “Әнкәмнең догалары”  җыры иң авыр көннәрендә кемнең генә хәлен җиңеләйтүчегә әйләнмәде икән!  Хәер, көндәлек тормышта да мин аны авыз эчемнән көйләп йөрим:

        Догаларның күңелемнән  юк әле югалганы –

        Саклый мине, яклый мине  Әнкәмнең догалары.        

“Күчтәнәч”, “Ул Ленинны аңлый җаны белән”, “Син аларны яратырсың, Әнкәй!”, “Әнкәйләр тәрбиясе”, “Әнкәй хатлары”, “Әнкәйнең ак чәчләре” шигырьләрендәге Ана образына тәрбия, дуслык, хатирәләр, фатиха, яшәү тәгълиматы төшенчәләре кереп беткән. Әйе, без дөньяны аналарыбызның тәрбиясе, теләкләре, авырлыкларны күтәрергә көч бирүе , җырлары, хатлары, киңәшләре, эчкерсез күңеленең балкышы аша танырга өйрәнәбез.  Әнкәй ул –  кышкы кичнең серле матурлыгы да (“Кышкы кичтә”); Сөн елгасының яшәү кебек киң сулышы да  (“Сөн буенда Әнкәй басып тора”):

Сөн буенда Әнкәй басып тора. Сөн һәм Әнкәй! Ерак без генә.

Әнкәемнең күз яшьләре барда кипмәс әле Сөн дә тиз генә.

Менә ул тормышны аңлар өчен тылсымлы ачкыч! Аналар балаларын көткәндә, ул балалар Әниләрен  сагынып кайтканда җирдә Яшәү дәвам итә, табигать бөтенлеген, матурлыгын югалтмый! Тормышта шулай булырга тиеш: ана-бала чылбырының бәйләнеше өзелергә тиеш түгел. Баласын ташлаган аналар... анасын ялгызлык утына салган таш бәгырьле балалар Яшәешнең кешелек өчен язылган  кануннарын боза. Ни өчен кешеләр шулай явызлана бара?  Ә элекке заманда – дини тәрбия буыннан буынга тапшырылып барган вакытта андый хәлләр булмаган...

2.5. Роберт Миңнуллин китапларының тәрбияви көче.

     Җәмгыятьтәге әхлаксызлык күренешләрен тамырыннан йолкып ташлар өчен, мин балаларга Роберт Миңнуллинның  “Тәмле тамаклар”, “Күчтәнәч”, “Дөньядагы иң зур алма”, “Хәрефләр бәйрәме”, “Акбай цирк карый”, “Җиде абый тай җигә”, “Айга очтык”,”Качышлы уйнаганда”,”Кунакка килегез”, “Балачак бәйрәмнәре”, “Мөгезборын белән озынборын” китапларын укып үсәргә киңәш итәм. Шагыйрь бу китапларында балалар психологиясен, аларның эчке һәм тышкы дөньясын яхшы белүен үзенә хас җор теллелек белән иҗат ителгән шигырьләре аша раслый. Аларда үзеңне кызыксындырган барлык нәрсәләр турында укырга була һәм иң мөһиме: бу шигырьләр ата-анага карата игелекле, кешеләргә мәрхәмәтле, юмарт, табигатькә сакчыл карашлы, миһербанлы булып үсәргә ярдәм итәчәк тә инде! Шагыйрьнең үзен, югары әхлакка ия булган әнисе белән беррәттән, Сөн буйларының матур табигате дә тәрбияли бит! Табигать телен аңлап үскәннәрнең генә күңеле нечкә хисләргә бай була, кеше хәленә керә белә, явызлыклар кылмый. Ә әдипләрнең язган әсәрләре  илаһи моң сирпеп тора.

3.Йомгак.

     “Мәгърифәт” газетасы хезмәткәре Васил Гарифуллинның “Хатын-кыз сезнеңчә нинди сыйфатларга ия булырга тиеш: яшь кызлар – нинди сыйфатларга, гаиләле хатыннар – нинди сыйфатларга?” дигән соравына Роберт Миңнуллин:

– Әле мин үскәндә дә апалар, әбиләр авызларын яулык чите белән каплап сөйләшәләр иде. Ир-ат янында тавыш күтәрмәсләр, кычкырып сөйләшмәсләр, бергә эчеп утырмаслар... Аларның үзләренең әхлак кануннары бар иде. Шуларны яңадан кайтарырга кирәк безгә, –  диде җавабында.

Чынлап та, җәмгыятьнең чистаруында, иң беренче чиратта, хатын-кызның әхлаки тотрыклыгы ята. Югары әхлакка ия булган ана гына баласына дөрес тәрбия бирә, олы тормышта туры юл күрсәтә ала. Кешелекнең киләчәген дөрес тәрбия алган балалар дәвам итсә иде! Бала якты дөньяга туганчы ук анасы белән рухи элемтәдә була.  Ул – шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит. Шул бәйләнеш, өзелмичә, гомер буе изге гамәлләр генә кылырга рухландырып торса икән!  

        Гөлләр чәчәк атсын өчен,

        Бәхет-шатлык артсын өчен

        Әни кирәк, Әни кирәк.

        Иң кадерле кеше җирдә

        Әни, димәк!

        

Роберт Миңнуллинның иң бәхетле тормыш мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр.

C:\Users\ICL\Desktop\классные часы\мин\img_3682.jpg           C:\Users\ICL\Desktop\классные часы\мин\img_3685.jpg

C:\Users\ICL\Desktop\классные часы\мин\img_3683.jpg

                Әдәбият исемлеге:  

1. Р.Миңнуллин. Әнкәйнең ак чәчләре: Шигырьләр. Казан, Татар китап нәшрияты, 1986

2. Р.Миңнуллин. Әнкәмнең догалары: Җырлар. Казан, Матбугат йорты, 1995

3. Р.Миңнуллин. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан: Шигырьләр, җырлар, истәлекләр, мәкаләләр. Казан, Мәгариф, 2002

4. Р.Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. 1,2,3 томнар. Казан, Мәгариф, 2004

5. Р.Миңнуллин. Әсәрләр. 7 томда. Казан, Татар китап нәшрияты, 2007   

6. Р.Миңнуллин. Мөгезборын белән озынборын: Шигырьләр. Казан, Татар китап нәшрияты,  2012 

7. Галимҗан Гыйлманов. Заман сүз сорый: Мәкаләләр. Казан, Татар китап нәшрияты, 1987

8. Журнал «Татарстан» 1993 ел № 3-4. Мәхмүт Әхмәтҗанов, педагогия фәннәре кандидаты, «Шагыйрь күңелендә ниләр тумас, йөрәгендә ниләр ятмас»

9. Кадерлем – сез, җырым – сез... Әтиләр һәм әниләр турында җырлар. Төзүчеләре: Я.Абдулкадыйрова, Р.Гатауллин, И.Байтирәк. Казан, Татар китап нәшрияты, 1998 

10. Интернет челтәрләре:  “ШигърияТ.ру”,  “Матбугат.ру”, “Татар иле” һ.б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы

Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - ...

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы...

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы.

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы....