Дуслык кичэсе
методическая разработка (7 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Дуслык кичәсе
Зал бәйрәмчә бизәлгән, күңелле көй яңгырый.
Кичәнең барышы:
Алып баручы:
Хөрмәтле укучылар , укытучылар, бәйрәмебез кунаклары! Бүген без сезгә «Дуслык кичәсе» дип аталган бәйрәм тәгъдим итәбез.
Бу кичәдә сез төрле милләт халыкларның тормышы , гореф-гадәтләре, сәнгате белән танышырсыз.
Татар халкы, башкорт ,чуваш, мари, удмурт халыклары белән элек-электән үк дус һәм тату булып аралашып яшәгәннәр. Бу гадәт әлеге көнгә кадәр сакланып килгән. Бүген дә безгә мари, башкорт ,рус милләтләреннән булган кунаклар киләчәк.
1нче укучы
Карап тормый ара еракка
Дуслар килә безгә кунака.
Дуслык- безнең тормыш бизәге
Дуслык- безнең бәйрәм үзәге.
2 нче укучы
Бәйрәмсез бик күңелсез бит.
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
3нче укучы.
Бәйрәм кирәк әтигә,
Бәйрәм кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә.
4нче укучы
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да,
Иң шәп бәйрәм булачак.
Һәркем күңел ачачак.
5нче укучы (татар халык ашлары презентациясе)
Безнең халык кунакчыл.
Якты чырай , такта чәй, дип
Каршы ала кунакны.
Ата- баба гадәтләрен
Без дә дәвам итәрбез.
Безгә кунакка килегез,
Сезне сагынып көтәбез!
Бәйрәмнәр күреп китәрсез,
Бергәләп чәй эчәрбез!
Алып баручы:
Әйдәгез әле балалар кунакларны сәламләп «Әссәләмөгаләйкем» дигән җырны башкарыйк.(кунакларны каршы алу)
( интерактив тактада җырның сүзләре күрсәтелә)
Татар кызы:
Күршем миңа алып килгән ( Бал турында презентация)
Күчтәнәчкә башкорт балы.
Янәшәгә мин дә куям.
Җыйган татар бал кортлары.
Башорт кызы:
Гәрәбәдәй якты икән,
Икесе дә татлы икән.
Синең бал да кәттә икән,
Минем бал да яхшы икән.( кунаклар балдан авыз итәләр)
Татар кызы:
Кысташабыз алмаш – тилмәш,
Макташабыз алмаш – тилмәш.
Очрашабыз алмаш – тилмәш
Бик күңелле дустың килгәч.
Башкорт кызы:
Киң болыннар янәшәләр
Гөлчәчәкләр ярәшәләр
Бал кортлары арлы –бирле
Гел кунакка йөрешәләр.
Татар кызы:
Син дип мин дип бүлешергә
Гөл илендә чикләр юк бит.
Касәләре көнгә ачык
Ил дә ачык, бикләр юк бит!
Башкорт кызы:
Синең балкорт, минем чәчәк
Күптән инде кушылгандыр.
Синең көймә, минем җырмы?
Җан уртаклык шушындадыр.
Алып баручы:
Ә хәзер кызлар бергәләп башкорт биюе биеп күрсәтерләр.
Башкорт биюе.
6нчы укучы:
Бәйрәмнәр кирәк илгә,
Бәйрәмнәр кирәк өйгә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә!
7нчеукучы:
Китерә ул кунаклар,
Пешерә ул коймаклар.
Яңа күлмәк тектерә
Үзен озак көттерә.
8нче укучы:
Бәйрәмне кем китерә?
Чәчәкләр гөлләр микән?
Бураннар җилләр микән?
Әллә соң дуслар микән?
Алып баручы:
Ярый әле җирдә чын дуслык бар.
Дуслык булган җирдә терәк бар.
Чын дусларның бүгенге кичәдә
Җырлар җырлар өчен теләк бар.
«Чын дуслык» җыры җырлана.( җырның сүзләре тактада күрсәтелә)
Алып баручы:
( Мәкальләр интерактив тактада презентация рәвешендә күрсәтелә)
Ә хәзер, балалар, игътибар белән мәкальләр тыңлап китегез:
1.Илдә илле төрле кеше була.
2.Ил белән этәргән, тау күтәргән.
3.Илгә таянган Идел кичәр.
4. Алтын- көмеш яуган җирдән туган үскән ил артык.
5.Иленнән аерылган –канаты каерылган.
6.Таянма билеңә , таян илеңә.
7.Үз халкын сөймәгән, башка халыкны да сөймәс.
Алып баручы:
- Бу мәкальләрнең төп мәгънәсе нәрсәдән гыйбәрәт?
Укучылар:
- Туган илне ярату, башка халыкларга хөрмәтле булу турында.
Алып баручы:
-Әйе,без күпмилләтле республикада яшибез.Туган илебез белән горурланабыз, аны яратабыз.
Бу хакта бик матур җыр да бар. «Мин яратам сине Татарстан» җыры башкарыла.
Алып баручы:
Татарстаныбызда барлык халыклар да дус, бердәм булып яши. Сүзләремне дәлилләү өчен киләсе кунакларыма сүз бирәм.
( Марича сәламләп, залга мари кызы керә) Ул безгә мари халык биюен бүләк итәр.
Мари халык биюе башкарыла.( Интерактив тактада Мари-Эл республикасы күренешләре презентациясе)
Рус кызы:
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел!
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле , затлы тел!
Алып баручы:
- Татарстанда ике дәүләт теле: рус һәм татар телләре. Алар безгә икесе дә кирәкле, икесе дә кадерле. Әйдәгез әле, рус кызына кушылып « Дружба крепкая» җырын башкарыйк.
9нчы укучы: ( Тактада Казан каласы күренешләре презентациясе)
Туган илем Болгар Ватаны
Казан аның мәркәз каласы.
Урыс, мари, удмурт, татармы?
Барыбыз- җир-ана баласы.
Алып баручы: ( Презентация формасында)
-Ә хәзер дуслык турындагы татар халык мәкальләрен искә төшерик әле.
Мин башлармын, сез сез дәвам итәрсез.
- Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма.
- Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.
- Үз йортыңның телен бел, җиде төрле белем бел.
10 нчы укучы:
Туган җирем Кама буе.
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
« Туган тел» җыры башкарыла. ( Җырның сүзләре күрсәтелә)
11 нче укучы:
Галәм иңли бездән чыккан җырлар.
Йолдызларга сибелә моңнары.
Җир тирәли бии әйлән-бәйлән
Миллионлаган кояш кызлары.
12 нче укучы:
Сөбханалла , Сөбханалла!
Җир йөзендә күпме бала
Уйный , көлә,һәм шаяра!
Күз тигезмик без аларга.
13 нче укучы:
Җиребездә шатлыклар күп шөкер,
Бәхетләр күп, шунысы сөенеч.
Күз тимәсен дип җир шарына
Ай да мактап аны сөйли ич.
14 нче укучы:
Изге җир- ананың
Хезмәтчел улары
Яшиләр бу җирдә
Матурлап дөньяны.
15 нче укучы:
Кайсысы шатлыклар
Кичерә- кичерә,
Кырларда шаулатып
Игеннәр үстерә.
16 нчы укучы:
Кайсысы балкыта
Өр-яңа калалар.
Күк йөзе шикелле
Нур чәчеп яналар.
Шул нурлар эчендә
Ишетелә җыр гына.
Ә җыр гел туганлык
Һәм бәхет
Һәм шатлык
Һәм дуслык турында.
Җыр башкарыла: ( Сүзләре интерактив тактада күрсәтелә)
Булсак та без төрле милләттән,
Без яшибез уртак теләктә.
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.
Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, булыр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык!
Алып баручы:
-Бүген без сезнең белән Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының гораф- гадәтләре, тормыш – көн күреше белән таныштык.
Бәйрәмебез ахырына якынлашты.
Сезгә дә бәйрәм ошагандыр.
Бу дуслык бәйрәме барыбызның да күңелендә озак сакланыр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Табышмак кичэсе
Внеклассное мероприятие о загадках....
Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.
Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....
Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"
Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"...
яна ел кичэсе
Новогодний праздник...
Чыгарылыш кичэсе
Чыгарылыш кичэсе...
Татар теле – дуслык теле 21 февраль – Халыкара дуслык көне (класстан тыш чара)
класстан тыш чара...
Э.Шәрифуллинаның “Дуслык,чын дуслык”шигыре
6 нчы рус сыйныфының татар телен өйрәнүче укучылары өчен әдәбият дәресе...